Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Сөнәгатованың тәүге концерты: «Күптән куярга тиеш иде! Юлында Ильясов чыкты да...»

20 ел иҗатта булган Ләйсән Сөнәгатова тәүге концертын куйды. Ул заманында сәхнә йолдызы булып балкыды, Яланаяклы кыз» сериалында Алсу ролен уйнап та популярлык казанды, кияүгә чыккач, югалды. Ләйсәннең тәүге концерты, сериалда уйнавы, шактый бәхәсле «Эзләмә» клибы турында – КФУ студенты Илзирә Хәйруллинаның «Интертат» өчен репортажында.

news_top_970_100
Ләйсән Сөнәгатованың тәүге концерты: «Күптән куярга тиеш иде! Юлында Ильясов чыкты да...»
Салават Камалетдинов

22 февральдә Казан шәһәр филармониясе җырчысы Ләйсән Сөнәгатова үзенең беренче шәхси – «сольный» концертын «Чулпан» мәдәният үзәгендә тәкъдим итте.

12 баллык бөкеләр булуга карамастан, тамашачы шактый күп килгән иде. Җырчының әти-әнисе, туганнары, дуслары һәм якыннары җыелган. Бинага кереп килүгә бик яратып фотога төшкән ак яулыклы әбекәйләргә күз төште – минәйтәм, хәзерге әбиләр «современный» инде!

Тамаша төгәл сәгатендә башланмады, бераз көттерделәр, шул бөкеләрнең нәтиҗәсе – кунаклары килеп җитмәгәндер, дип уйладым. Концерт Ләйсәннең җыры белән башланды. Беренче җырын җырлап бетерүгә үк, сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре белән чыктылар. Ләйсән Сөнәгатова рәхмәт сүзләре белән башлады:

– Хәерле кич, хөрмәтле тамашачыларым! Мин бик шат һәм бәхетле сезне күрүемә! Зур рәхмәт килгәнегез өчен!

Ләйсән Сөнәгатованың җырлары бик күп икән, кайберләрен ишетеп белсәк тә, белмәгән җырлары да бик күп. Концертта белгән/белмәгәннәре дә, өр-яңалары да, элеккегеләре дә һәм халык җырлары да башкарылды.

«Хәләл» булмаган клип турында

Ләйсән Сөнәгатова заманында «Эзләмә» җырына клип төшергән иде. Аны ул вакытта «эротик клип» дип бәяләделәр. Бу җырны ул икенче җыр номеры буларак башкарды. Ә «Эзләмә» үзе репертуарында иң беренчесе булып санала икән. Шул җырны җырлап бетергәч, Ләйсән үзе дә «теге вакыттагы» тәнкыйтьләрне искә алып, шаяртып алды. Бар халык көлде, сүз нәрсә турында барганын аңлаганнар, ахрысы.

– Үз вакытында бу җырга «хәләл» булмаган клип төшергән идек. Бу клипны без күрсәтмәскә булдык. Чөнки залда олы яшьтәге абый-апайлар утыра. Шуңа күрә, бу җырның клибын күрсәтмичә җырларга булдык! – дип
сүзен дәвам итте Ләйсән. Аннары үзе белән таныштырып үтте:

– Бүген тамашачылар арасында минем репертуарым белән таныш түгел кешеләр дә бардыр, бәлки. Таныш булыйк. Мин Башкортстан республикасының Октябрьский шәһәрендә дөньяга килгәнмен. 2002 елда Казан консерваториясенә укырга килдем. 1 ел укып чыккач, вокал минем өчен түгел икәнен аңладым. Озак уйлап тормыйча, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Укытучым Салават Зәкиевич иде. Укыган дәвердә аның концертларында да чыгышлар ясарга туры килде. Кайда эшләсәм дә, барысы да музыка белән бәйләнде. Шул вакытта, минем зур хыялым – Казанда үземнең «сольный» концертымны кую теләге иде! Менә 20 ел да үтмәде, хыялым тормышка ашты! Бик нык дулкынам! Ул беренче концерт – беренче тапкыр кияүгә чыккан шикелле. Бернәрсә дә белмисең.


Концертның өченче номер – «Син» дигән җыр. Ул да заманында популярлык яулады, концертта утырганда балачак искә төшеп, ностальгия булып алды. Телевизордан бу җырны гел яңгыратып тордылар, балачакта аның мәгънәсен аңламыйча, акырып-акырып җырлыйсың. Әле мин уйлый идем: «Яланаяклы кыз»дагы Алсу җырлый бит ул, нигә кинода да җырламады икән?»

Күптән ишеткән булмаган җырларны концертта ишеткәч, күңел үзеннән-үзе биергә чакырды…

«Иң «озын» күлмәк кигән» Алсу Әбелханова

Ләйсән Сөнәгатованы котларга иҗатташ дуслары да килгән иде. Иң беренчеләрдән булып Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова чыкты. Ләйсән Сөнәгатова аның турында «җеннәребез» туры килде» дип таныштырды:

Казанга килгән елларда беркемне дә белмисең, танышларым юк. Зөфәр Хәйретдинов безне – җырчыларны – бик зур бер проект белән гастрольләргә алып чыгып китте. Шул вакытта Алсу Әбелханова белән танышып, аралашып киттем һәм шунда ук аңлап алдым – безнең «җеннәребез» бер икәнен! Бик яратам һәм хөрмәт итәм!

Алсу Әбелханова сәхнәгә киеп чыккан кыска күлмәге турында да шаяртып алды.

– Иң беренче чиратта, Ләйсәнгә мине матур бәйрәменә чакырганы өчен бик зур рәхмәт әйтәм! Күрәм, матур ак яулыклы апалар килгән, алар өчен махсус «иң озын» күлмәгемне киеп кидем... Ләйсән, «җеннәребез» туры килә, ди, дөрестән дә шулай. Холкыбыз бик охшаган һәм безгә бер-беребез белән бик кызык. Без Зөфәр Хәйретдиновта гастрольдә йөргәндә дә – ул чакта икебез дә кияүдә түгел – бөтен серләрне сөйләшеп йөри идек. Аннан соң Ләйсәнне кияүгә бирдек, анда да җырладык. Хәзер ул – гаҗәеп ханым: аның 3 баласы – 3 кызы бар! Чын күңелдән бәхет кенә телим. Айрат турында да әйтәсем килә, без Ләйсәнне ышанычлы кулларга тапшырдык!

Филүс Каһиров килмәде

Кызганычка, Филүс Каһиров, авырып китү сәбәпле, чыгыш ясамады. Шулай ук Ләйсән Сөнәгатованың Башкортстанда укыткан укытучысы Галия Мусина да килергә тиеш булган, әмма барып чыкмаган. Аның видеокотлавын карадык.

Котлаудан соң Ләйсән Сөнәгатова үзе дәвам итте:

– Казанга килгәнче, Октябрьский музыка училищесында укыдым. Безнең шундый яхшы укытучы бар – Мусина Галия Закирҗан кызы, мин аңа рәхмәтле! Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин һәм мин – аның укучылары!

Безне сеңлем белән гел авылга кайтарып куялар иде. Авылда, үзегез беләсез, эш күп. Бәрәңгене утыртасың, чүбен утыйсың, аласың – эш бетми... Без шундый ярата идек авылга кайтырга! Нәрсә дисәң дә, авыл күп әйбергә өйрәтте.

Училищеда укыган вакытта, мин чыгыш ясаганда, әти гел каушап утыра, пеләш башын яулык белән сөртеп куя иде. Хәзер инде мин – алар өчен зур горурлык. Менә шушы яшемә хәтле битләрегезгә кызыллык китермәдем, киләчәктә дә китермәскә тырышырмын!

Ләйсәннең концертын ник ире алып бармый?

Концертның алып баручысы да, алып кайтучысы да Айваз Садыйров булды. Айваз 3 кыз әтисе – Ләйсән Сөнәгатованың ире Айрат Ильясовка соклануын белдерде.

«Нишләп үзең алып баручы була торып, сакаллы малайларны чакырасың?» – дип сорады Айваз аннан.

– Дөресен генә әйткәндә, бүтән кеше концертын алып бару миңа 100 тапкыр җиңелерәк! Ләкин хатынныкын түгел, – дип җавап бирде ул.

– Чөнки хатынның концертын алып барып кайтканнан соң, өйдә һаман шул хатын көтәме? Шуңамы?

– Ну вот! Менә концертта берәр ялгыш әйбер сөйләсәң... Бергә кайтасы бар. Аның турында берәр нәрсә сөйләп кара әле – ничә ел бергә торасы бар. Шуңа күрә, Айваз, син нәрсә әйтсәң дә, синең өеңә килеп сине сүгеп йөрмәячәк, шалтыратса, бер шалтыратыр... Ә миңа гомер буе «исеңдәме, син шулай әйткән идең» дип сөйләр. Әле алып бармаган өчен дә искә төшерәчәк «син минем бердәнбер концертымны да алып бармадың» диячәк, – дип көлдерде Айрат Ильясов.

Зәфәр Хәйретдинов: «Растущий организм – Ләйсән Сөнәгатова»

Концертта Зөфәр Хәйретдиновның 9 җыры яңгырады. Үзе җырчы, үзе композитор Зөфәр Хәйретдиновның җырларын җырлау гына түгел, эченә тирәнтен кереп китәсең.

– Мин Ләйсәнне иҗат юлының башлангыч чорында очраттым. Кызганычкамы, әллә бәхеткәме?! Яшьләрнең матур тавышларын ишетсәм, шунда ук минем аларга җыр язасым килә башлый. Андый яшьләр бик күп булды. Искиткеч талантлы кешеләр. Мин шуның белән бик бәхетлемен. Минем биргән бер җырым да әрәм булмады, аларның барысы да концертта яңгырады. Мин аны читтән карап кына тордым. Әлбәттә, Ләйсән күптән бу концертны куярга тиеш иде! Юлында Ильясов килеп чыкты да, 3 баланы «шалт!» тоттырып куйды. Әмма талант барыбер үзенекен итә, – диде ул.

Ренат Мөслимов сүзләренә язылган «Кара син миңа» дигән җырны Зөфәр Хәйретдинов һәм Ләйсән Сөнәгатова дуэт итеп башкардылар. Бу иҗади тандемның Зөфәр Хәйретдинов белән гастрольләрдә йөргән чакта барлыкка килгәне искәртеп үтелде. Композитор аның җырларын башкаручы кызлар белән дуэтлар җырлый торган булган, шулар арасында Ләйсән Сөнәгатова да бар.

– Рәхмәт сиңа, Зөфәр абый! Җырларыңны жәлләмичә бирдең, күп еллар бергә гастрольләргә йөрдек, ашаттың, эчерттең, миңа салат биреп, «бу синең «растущий» организмың гел ашый да ашый!» дия торган идең, – диде аңа Ләйсән.

Ләйсән, үзе ябык кына булса да, гел ашый иде. Мин әйтәм, «син ник гел ашыйсың?» дим. «Мин бит «растущий» организм» дип җавап бирә иде, – дип хатирәләрен яңартты Зөфәр Хәйретдинов.

«Насыйп иттең аналар бәхете»

Концертның кульминацион өлеше – Ләйсәннең балалары белән бер сәхнәдә җырлавы булды! Ралина, Эльвина һәм Аделина Ильясовалар әтисеннән дә, әнисеннән дә алган талантларын тамашачыларга күрсәтте.

Өч кыз әнисенең балалары белән җырлавы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, күз яшьләре үк чыкты!

Концерт азагына якынлаша, Айрат Ильясовның җырлаганын концерт буе көтеп утыручылар арасында, мин генә булмаганмындыр. Чөнки ул да бит җырчы, «Эссе» төркемендә бик популярлашып киткән иде кайчандыр. Әмма ул ялгыз җырламады, дуэт буларак «Бары син дип яшәрмен» җырын башкардылар да тәмам булды!

Парлы җырчылар арасында – кыланмый торган, ничек бар шулай җырлаучы гаилә, дияр идем.

– Концерт беткәнче аерылмасак кына ярар иде. Аллага шөкер, үтеп китте. Иртәгәдән «минем начинается новая жизнь!» – диде Айрат Ильясов.

Ләйсән Сөнәгатова белән концерттан соң сөйләшеп алдык.

– Нишләп моңарчы концерт оештырырга уйламадыгыз? Сез күптәннән җырлыйсыз бит.

– Бервакыт Айрат белән утырдык та исәпләп карага булдык. Мин әйтәм: «Айрат, карале, 20 ел булган икән бит инде мин сәхнәгә чыкканга». Шактый вакыт узып киткән. Зөфәр абый Хәйретдинов та: «Бөтен артистлар концерт куеп чыкты, син генә һаман куя алмыйсың», – ди иде. Концерт куймавымның төп сәбәбе – бала табу белән бәйле булды инде. Беренчесен табасың да, «шалт» итеп икенчесенә узасың. Аннан соң, авыр вакытка да туры килдек – пандемиялар булып алды бит. Шуңа күрә, сәбәпләр килеп чыга торды, концерт күчерелә килде.

– Сәхифәгезгә «Телевидениедә балкыр өчен акча кирәк» дип тә язган идегез...

– Әйе, бөтен әйбер бер-берсе белән бәйле. Акчаң булмаса, ротациягә биреп булмый. Менә шулай югалып торырга туры килде. «Югалып» дип әйтү дөрес тә булмас, телевидениедә күренмәсәм дә, Казан шәһәре филармониясендә эшләп йөрдем.

– «Яланаяклы кыз» сериалындагы Алсу роле сезгә популярлык китердеме?

– Әйтә алмыйм. Ниндидер көче булды бугай. Үлчәү бар бит әле, бер якка начарлык, икенче якка яхшылык җыелып бара торган. Кемдер, без сезне яратмадык, сез шундый усал икән, диде. Туктагыз әле, сез мине шәхсән беләсезме, дим. Юк. Ә нишләп сез мине «усал» дисез?! Халык күңеленә «усал» булып кергәнмен икән, димәк, мин рольне әйбәт уйнаганмын.

Без кастинг үткәндә 4 җырчы идек. Шуңа күрә миңа роль җиңелләрдән бирелмәде. Башта үзебез белән сөйләштеләр, аннан соң камераларга төшереп карадылар. Режиссерлар, бәлки, минем кыяфәттә, минем тембрда, минем характерда Алсу ролен күргәннәрдер!

– Кинода төшү ошадымы? Әллә сәхнәдә җырлаумы?

– Кинода төшү бик ошады. Чөнки ул – икенче дөнья, энергия һәм эмоция! Сәхнәдә син уйныйсың, ялгыша алмыйсың. Ә кинода берәр хата ясасаң – яңадан төшереп була.

– «Плюсовкалар» кулланасызмы?

– Кулланабыз. Беләсеңме кайчан кулланабыз – безгә кыш көне урамда җырларга туры килгәндә. Салкында җырлап булмый, җырлыйсың аны, ләкин аннан соң тавыш бетә. Фонограмма кулланмыйбыз, дип әйтә алмыйм, кирәк вакытында кулланабыз. Телевидениедә съемкалар вакытында, авырткан чакта кулланырга туры килә. Мин аны яшермим.

– Яшь вакытыгызда «Эзләмә» клибы чыккан иде, кайберәүләр тәнкыйтьләде аны...

– Әле бүген операторлар белән күрештек тә «эх сезне» дип искә алып сөйләшеп алдык. Без ул вакытта бик яшь идек. «Әйдә болай төшерәбезме?» дигәч, «Әйдә, төшерәбез!» дип ризалашкан идем. Мин хәзер карыйм да «Әстәгъфирулла, хәләл түгел!» дип уйлап куям. Концертка әзерләнгәндә, «юк, бу клипны куймыйбыз» дидем. Монда апаларың-бабаларың булачак, минем әти ул клипны, гомумән, күрмәде. Әгәр дә күрсә, аңа шок булачак!

Яшьлек белән төшерелде ул клип. Миңа режиссерлар шушы клипның идеясен төшергәндә әйттеләр. «Ләйсән, яшьлек ул бер генә. Син 20 яшеңә беркайчан да кайта алмыйсың. Әлегә синең гәүдәң матур, мөмкинлегең булганда төшереп кал. Ул синең өчен истәлек булып калачак», – дигәннәр иде. Шул чорда Альбина Апанаеваның һәм Иделиянең шундыйрак клиплары бар иде. Шул клипларны төшергән режиссерыбыз хәзер Америкада яши икән…

– Концертыгызның режиссеры ирегез Айрат Ильясов бик шаян, дигән хис кала. Ул гаиләдә нинди ир?

– Гади кеше ул, юмор хисле. Сәхнәдә генә көлдереп түгел, тормышта да җиңел яшәргә тырыша. Яхшы, йомшак әти, ә мин усалрак.

– Ирегез Әнвәр Нургалиев белән эшләгән иде...

– Әйе, аның белән 4-5 айга якын гастрольләргә йөреп алган иде. Хәзер эшләми, аның өчен ул зур тәҗрибә булды, гел алып баручы буларак кына түгел.

– Концертыгыз узды, хыялларыгыз чынга ашты, димәк?

– Әйе, Алла бирсә, киләсе тормышларыбыз да тыныч булсын. Бөтенебезгә дә сабырлык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100