Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Күз тию – Алиянең теле ачылу»

Бер атна дәвамында популяр жырчы Ришат Төхвәтуллин Казанда концертларын гөрләтте. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Илзирә Хәйруллина концертның 4нче көненнән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: «Күз тию – Алиянең теле ачылу»
Фотолар: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Ришат Төхвәтуллин – кайчандыр яшь кызларның күңелен яулап алып, акылдан шашып кияүгә чыгу теләге белән янып йөргән хыялый җаннарның артисты. Хәзер җырчы буйдаклар рәтендә түгел, ә өйләнгән. Аның янында – хатыны Алия Карачурина. Моңа кадәр егет-кыз кебек чыгыш ясасалар, быел инде ир белән хатын буларак җырладылар. Сәхнәдән Ришат Алияне кыз фамилиясе Карачурина дип түгел, ә Төхвәтуллина буларак игълан итте. Димәк, хәзер Алия Төхвәтуллина!

Шәхсән үзем Ришат Төхвәтуллин концертын беренче тапкыр карадым. Концертка барганчы «Яшьләр күп булырмы? Әллә инде урта яшьтәгеләрме икән?» кебек уйлануларым булды. Ләкин «концертта өлкән буын кешеләре генә күп иде» дип, авыз тутырып әйтеп булмый. Чөнки монда бөтен яшь категориясенә караган тамашачы җыелган диярсең.

Миңа кадәр бу концертны дус кызым барып карагач: «Концерт бетте, саубулаша, диеп чыгып китмә, әле аннан соң да җырлый», – дип кисәтү ясады. Инде «Уникс»ка килеп кергәч, иң беренче эш итеп, өс киемнәребезне куярга гардеробка барабыз бит. Шулай итеп гардеробта курткаларны элеп торучы апа, минем алдагы бер ханымга: «Бу артист халык белән саубуллашкан кебек була да, тамашачы гардеробка ашыга. Мин: «Ник чыгасыз, әле бетмәде бит?!» – дим. Белмим, бу артистның алымы башка төрле, халык белән саубуллаша, үзе җырлавын дәвам итә». Мин дә аптырап тормыйча: «Апа җаным, яраткан артистыгыз кем соң?» – дидем. Ул: «Бәдретдинова!» – дип кырт кисте.

Фоейда Ришат Төхвәтуллинның бренд киемнәрен дә сатып торалар иде. Бәяләре: башлык – 1100 сум, футболка (мерч) – 2500.

Сәгать 18:30 – концерт башланды. Зал тулы, 1 буш урын да ялгыш кына да тапмассың. Аппаратурасының көчлелеге бөтен Татарстанны уята. Фотограф белән 15 аппаратура санадык, әле бу – безгә күренгәне генә. Сәхнәнең артында, өстендә, астында – серлелек, тамашачыга күренмәгән яклары бихисаптыр.

«Барысы да кала»

Концерт «Мәтәүтамак» җыры белән башланып китте. Сәхнәгә, үз тамашачысы янына Ришат Төхвәтуллин чыкты. Концерт программасының исеме «Барысы да кала» дип атала. Нәрсә кала? Кая кала? Ник мондый исем куйды икән, дип аптырап утырган тамашачыга беренче җырын җырлап бетерүгә үк, яздырылган тавыш монолог форматында программа исеменә ачыклык кертте.

«Без бүген монда үзебездән соң ниләр калдырачагыбыз хакында уйланырга җыелдык. Һәрберебез бу дөньяда үз эзен калдыра, һәр гамәлебез киләчәккә йогынты ясый. Мин үзем дә үз эземне калдыра алырмын, дип ышанам. Карамалы-Гобәй авылындагы бәләкәй генә малайның радиодан гаҗәеп башкаручы Хәния Фәрхинең «Ышан бары йөрәк авазына» җырын ишетеп алуы әле дә исемдә. Тыңлаган көемнән сихерләнеп, шул чакта ук үз алдыма музыкант булырга һәм аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга, дигән максат куйдым!

Әлеге вакыйгадан соң шактый күп еллар узды, һәм бүген мин хыялымны чынга ашырам. Чираттагы композиция – җыр гына түгел, ул мәхәббәт хакында, җан хакында, хәтерләү һәм горурлану мөһимлеге хакында!»

«Ниһаять, өйләндем!»

Концертта яздырып куелган монологлар бик күп очрый. Гомумән, Ришат Төхвәтуллин үзе күп сөйләми. Бу, бер яктан караганда, әйбәт, чөнки тамашачы аның җырлавын тыңларга килә. Ә икенче яктан – тамашачыга хатирәләрен артист кеше үзе сөйләсә, күпкә отышлырак буладыр. Халык белән 2 җыр җырлаганнан соң гына исәнләшүе дә кәефне бозды. Чөнки кайбер концертларны карыйсың, 1 җырдан соң сәламлиләр.

«Хәерле кич, Казан! Быелгы концерт программасын без «Ниһаять, өйләндем!» дип атамакчы идек, тамашачылар саны кимер дип, кире уйладык. Безгә балачактан ук барыбызга да әйтеп сеңдереп үстерәләр: яхшы укы, әйбәт эш тап, үз йортыңны булдыр, гаилә кор, диләр. Ярар, боларның барысын да булдырдың. «А дальше» нишләргә? Бәлки, сезнең арада җаваплар булыр, хөрмәтле тамашачылар, оялып тормагыз. Миңа калса, син үзеңнең миссияң турында уйлана башлыйсың.

Аллаһы Тәгалә сине бу тормышка ни өчен яраткан? Кешелеккә нинди файда китерә аласың? Менә шул уйлардан чыгып, без быелгы программаны «Бар да кала» дип атарга уйладык. Чыннан да, бездән соң нинди эз калыр? Безгә кызык булып тыелган нәрсәләр киләчәк кешесенең күңелен җилкетерме? Йөрәк авазларына таянып, бу сорауларга без сезең белән җырлар аша да җавапларын эзләп карыйк әле», – диде Ришат Төхвәтуллин.

«Яшь җырчыларны танытты!»

Ришат Төхвәтуллин халкыбызның мәшһүр җырчылары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи иҗатларын тамашачыга тыңлатты. Бу җырчылар гүр ияләре булсалар да, аларны һич онытырга хакыбыз юклыкны Ришат Төхвәтуллин концерттында исбатлый. Әйтерсең лә хәзер сәхнәгә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхиләр чыгар сыман.

Билетларны «Пушкин картасы» кысаларында алып була, һәм концертның яшьләр өчен тәрбияви мотивлары бик күп.

Шулай ук концерт яшь талант ияләрен күрсәтү белән дә аерылып торды.

Ришат үзенең хатирәсе белән уртаклашты: «Популяр җырчыларга «мине дә үзегез белән алыгыз әле, минем дә гастрольләргә чыгасым килә, халыкка күренәсем килә», – дигән идем. Нишләптер, бер тәкъдим дә булмады. Менә шул вакытта үземә сүз бирдем: күзләре янып торган сәләтле җырчыларны күрсәм, алып чыгырмын, ярдәм итәрмен, дигән идем. Хөрмәтле тамашачылар, сезнең игътибарыгызга сәләтле җырчы кызыбызны сәхнә түренә чакырам, алкышларыгызны жәлләмәгез. Казаннарча каршы алыгыз әле. Сәхнәдә – Миләүшә Закирова

Миләүшә Закирова – Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина кызы. Бик матур җырлый!Сәләтле бала икәне күренеп тора. Бу җырчы кыз белән генә талантларны яктырту чикләнмәде, инде ничә елдан артык Ришат белән бергә йөрүче Камалны танымаган кеше юктыр. «Татар эстрадасында иң яшь артист – Буа егете Камил Вәлиев!» – ип игълан итте Ришат Төхвәтуллин.

Узган елгы концертында бар халыкны таң калдырып, «Ышанма син» җыры белән чыгыш ясаучы егетне дә ишеттек. «Бик яратып калган идегез. Ул миңа концерттагы алкышларын җәй буе сөйләде. Бик күп яңа җыр өстендә эшләде. Каршы алыгыз – Линар Шәймөхәммәтов

Тамашачы фикере

Тәнәфес булган арада бер матур апа белән аралашып алдым. Бу апаның исеме – Рәбига. Казанда яши, архитектура факультетенда укытучы булып эшли.

Концерт турында да сораштым. «Концертка һәр елны киләм. Үзе дә ошый, моңы да ошый. Сәхнә кешесе, моңлы малай булып туган! Аның иҗатыннан «Аккошлар мәхәббәте», «Карамалы-Гобәй авылы көе» җырларын яратам. Менә хәзер җырлады ич әле, шул җыры шундый ошады. Тормыштан алынган, мәгънәле». Бу сүзләр өр-яңа җыры – «Брат» турында иде. Әле интернет киңлекләренә чыкмаган. Концертларда гына ишетеп була.

Залда танылган кешеләр, Ришатның дуслары да биредә. «Бүген безнең белән танылган шагыйребез – Ренат Харис шушы залда. Шулай ук минем бик якын дустым, без хәзер аның белән туганнар кебек. Минем иң яраткан уен – волейбол. Шушы команданың табибы – Илшат Сәгыйтов монда. Ул – бик әйбәт врач. Шуңа да карамастан, талант иясе дә. Шул талантының берсен генә күрсәтәсем килә. Илшат абый миңа бу җәй көне Ренат Харис сүзләренә бик матур җыр язып бирде. Мин аны бергә җырларга бирегә чакырам!»

Җырның исеме «Рәхмәт сиңа, Казан!» дип атала. Казан тамашачы аягүрә басып алкышлады. Көчле рухлы җыр!

Концерт ахырына якынлаша бара. Ришат теге җиңсез костюмын киеп чыкты. Бөтен костюмнары матур, бу җиңсез костюмы гына үзенчәлекле. Тамашачыга: «Ничек сезгә минем костюм? Әбиләрем көләләр ахыры, шул да булдымы инде костюм, дип. Мәйтәм, концерт азагында кызып китәбез, дизайнер кызларга «берәр җиңелерәк костюм тегеп бирегез» дигән идем. Менә тегеп бирделәр – җиңсезне», – ди.

Тамашачысы белән саубуллашуга, халык торып чыга башлады. Ришат шунда: «Нәрсә җырлыйбыз?» – дип сорап куйды. Тамашачы сораган барлык җырларны да җырлады. Дискотекта башландымени, халык дәррәү биеде. «Уникс» концертлар залын дер селкетте.

Концерт башланганчы, Ришат белән аралашып та алдык. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты – аз сүзле кеше, күп сөйли торганнар рәтеннән түгел икән. Сөйләшәсе авырырак булды.

Ришат, хәзер үзеңне популяр дип уйлыйсыңмы?

– Мин үземне популяр дип билгели алмыйм. Тамашачылар гына билгели ала.

Синең өчен популярлык нәрсә ул?

«Кызык сорау» дип, көлеп куйды.

– Популярлык ул – сине кая барсаң да танысалар. Залларың тулы тамашачың булу – минем өчен популярлык.

Әгәр дә сезне танып, фото төшәргә сорасалар?

– Эш вакытында булсак, «әлегә вакытыбыз юк» диябез. Ә болай кафеда ашап утырганда килеп фото төшсәләр – шатланабыз гына. Димәк, безне таныйлар! Монда бернинди начарлык юк, алар безне кыйнамыйлар бит.

Элек концерт куйганда кыз-егет булсагыз, ә хәзер ир белән хатын буларак чыгыш ясыйсыз. Аерма бармы?

– Хәзер бер-беребезгә ышаныч күбрәк. Моңарчы үзебездә булган хисләрне күрсәтергә тырышмый идек, хәзер бөтен әйбер халык алдында ачык. Шуңа күрә җиңеллек кенә тоябыз.

Өйләнгәнче, яшь кызлар күбрәк килгәндер сезгә. Быел заллар тутырып буламы соң?

– Быел тамашачылар саны икеләтә артты.

Бу нәрсә белән бәйле дип уйлыйсың?

– Әйтә алмыйм...

Хейтерларыгыз күпме?

– Аллага шөкер. Үзебезнең аккаунтларга язмасалар да, башка публика битләрендә комментарийлар язалар.

Әле күптән түгел генә Алия бәби көткән фотосын куйды. Анда ни генә язмадылар! Ничек кабул иттегез?

– Безне караучылар арасында төрле буын кешеләре бар. Кемдер шатлыклы хәбәргә сөенә, ә кемдер исә шатлыклы булса да – көя. Киресенчә, кыза гына бара. Бөтен тормыштан зарланган, һәрнәрсәдән начарлык тапкан тамашачыларны хейтерлар рәтенә кертәм. Андыйларга игътибар итмибез. Чыннан да дөрес язучылар да бар, без аларны исәпкә алабыз.

Алия Карачурина кайсы ягы белән җәлеп итте?

– Сабырлыгы белән! Мин аның белән гастрольләрдә күп еллар йөрдем. Ул мине бөтен яклап та белә, мин аны шулай ук. Мин аны аңладым миңа туры киләчәген.

Алия кайнанасы белән нинди мөнәсәбәттә?

– Әйбәт. Әни әллә кайчаннан ук аны яраткан иде. Тик шулай да мин үзем генә сузып йөрдем. Әни безнең кавышуны күптәннән көткән иде. Болай мөнәсәбәтләре әлегә яхшы. Алия бозылып, очынып һәм ялкауланып китмәсә, бар да яхшы булачак!

Туйларыгыз да хәйран гөрләп узып китте. Туйдан соң күз тиюләр булмадымы?

– Күз тию – Алиянең теле ачылуын гына әйтә алам. Шуңа гына күз тигән, дия алам.

Сәхнәдән күз тиюләр булганы юкмы?

– Өшкереп, догалар укып торсаң, күз тими. «Күз тия миңа» дип йөрсәң – тия инде ул. Иртәгә температура белән ятасың икән, «әй, күз тиде инде» дип уйлыйсың. Ә син, бәлки, анда 1 атна элек шапкасыз йөргән буласың. Шуңа күрә бөтен нәрсәгә ышанырга кирәкми.

Фонограмма кулланганыгыз бармы?

– Юк, концертта бары тере тавышка гына җырлыйбыз.

Тавышыгызга көч киләме? Концерт башланганчы берәр төрле күнегүләр кулланасызмы?

– Әйе, күргәнегезчә, хәзергә тавышым арыган. Сәхнәгә чыгып, тамашачының кул чабуларын ишеткәч рәхәтлек алам һәм концертка кереп чумам. Беренче көннәрендә җиңелрәк, ә соңгы көннәрдә авыр. Ялларда күп сөйләшергә тырышмыйм. Миңа тавышымны кайтарыр өчен 3 көн җитә. Мунча керәм, чабарга чыгам һәм тынычлык!

Рәхмәт, Ришат! Иҗатыгыз гөрләп торсын!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 декабрь 2023
    Исемсез
    Алия мина туры килэ характеры ягыннан, диде Ришат. Э мэхэббэт, кайда хислэр?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100