Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Сәйфиев: «Мин, ялгыз бүре сыман, үз максатыма ирешергә кайттым»

Илнар Сәйфиев эстрадага «Талбишек» җыры белән үтеп керде. Үзе әйткәнчә, кабатланмас тавыш иясе, 7 ел эстрададан читләшеп торгач, кире сәхнәгә «кайтты». «Интертат» Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев белән интервью тәкъдим итә.

news_top_970_100
Илнар Сәйфиев: «Мин, ялгыз бүре сыман, үз максатыма ирешергә кайттым»
Җырчының шәхси архивыннан

«Кулың чистамы?»

– Илнар, 7 елга якын эстрададан югалып, яңадан кире кайту ничек ул?

– Сәхнәне бик сагындым. Бүгенге көннән чыгып карасак, сәхнәгә кире кайту җиңел түгел, чөнки замана күпкә үзгә. Мәсәлән, матди яктан карасак, элек җырларның бәяләре арзан иде. Ул вакыттагы суммага хәзер 1 җыр да эшли алмыйсың – күпкә кыйбат.

– Дәрәҗәле урында торсаң, акчаң күп булса, дуслар күбәеп китә... 7 ел иҗат итми торган дәвердә дусларыгыз кимемәдеме?

– Әйе, дәрәҗәле һәм акчалы булганда гына дуслар бик күп. Ләкин мин андый кешеләрне дуслар дип санамыйм. Чын дус 1 яки 2 генә була. Бүгенге көндә дусларым кимеде. Бу – минем өчен зур сынау. Сәхнәгә кире әйләнеп кайттым, сер түгел, алар яңадан барлыкка килә башлады. Шалтыраталар, «дустым» дип язалар, ләкин мин аларга бүтәнчә карыйм. Барысын да сизәм, шуңа күрә җавабымны ачыктан-ачык әйтәм – миңа аларның кирәге юк.

– 2003 елда сәхнәгә чыккан Сәйфиев һәм хәзергесе арасында нинди үзгәрешләр бар? Ябыккансыз, анысын күрәм... Ә күңел халәтенә килгәндә ничек?

– Ул вакытта «яшь чак – юләр чак», бөтен әйберне аңлап та бетермичә, котырып йөргән чаклар да бар иде. Ә хәзер төпле нәтиҗәләр ясап фикер йөртәм. Мин – ялгыз бүре сыман, үз максатыма ирешергә кайттым. Озак җырламыйча торып, кырыйдан күзләп, үземә зур тәҗрибә тупладым. Иң беренче чиратта кемнең кем икәненә һәм үземә бәя бирдем, артистлар, дусларым турында фикер йөрттем. Нәтиҗә – артистлар арасында бернинди дуслык юк. Алар бары тик бер-берсеннән көнләшәләр генә, ә синең яныңда спектакль уйныйлар – күзләреңә карап, елмаеп, хәл белешәләр. Мин үземә гел әйтә идем: «Нигә монда уйнарга кирәк?»

Спектакль уйнарга кирәк түгел, дөресен әйтергә генә.

– Эстрадада нигә дуслык юк?

– Артистлар бер-берләрен күралмыйлар, бары тик гарьләнеп яшиләр генә... Ул җырчыларның исемнәрен кычкырып әйтәсем килми, чөнки хөрмәтем зур, ләкин өлкәннәр – өлкән, яшьләр – яшь булырга тиеш. Яшьләр, өлкәннәрне танып, алар белән исәнләшкәндә, өлкәннәр кулларын сузарга тиештер. Ә бездә – «Син кем дә, мин кем?!»

Үзем белән шундый бер ситуация булган иде. Бер олпат шәхес белән бер өстәлдә утырырга туры килде. Мин үзем ачык, гади кеше булгач, хәлләрен белештем. Хөрмәт йөзеннән: «Эх, сезнең белән сөйләшеп утыру – үзе бер бәхет!» – дип кулымны иңбашына сузган идем, ул миңа: «Кулың чистамы?» – ди. Сүзсез калдым, чөнки син ул шәхеснең җырларын кечкенә вакыттан ук тыңлап, телевизордан карап үскәнсең, иҗатына гашыйксың. Әйтәсе килгән сүземне дә әйтмәдем. Чөнки мин таш белән атканга – аш белән атам. «Әйе, кулларым чиста», – дип, сөйләшүне дәвам иттем. Ә ул минем күңелемдә калды. Ничек кенә авыр булмасын, мин ул кешегә ярату хисемне үзгәртмәдем, ләкин карашым үзгәрде. Хөрмәт дигән әйбер өлкәннәргә дә, яшьләргә дә булырга тиеш.

Мин – авыл баласы, әтисез үскән егет, андый әйберләр йөрәккә каты бәрелә, күңелемә якын алам. Тора-бара шушы хәлгә «буласы булган» дип кул гына селтәдем һәм «Илнар – бу иллюзия, бу – ялган, бөтенесе дә – сәхнә арты» дип, үземне тынычландырдым.

Элек бөтенесенә ышандым, серләремне дә сөйләдем – һәркемгә ачык булдым.

– Карашыгыз хәзер башка, әйеме?

– Әйе, үзең булып, беркайчан да кеше турында гайбәт сөйләмәскә, кемнең кем икәнен күрдең икән – эчеңдә генә тот, әйтмә, тыныч, сабыр һәм кыю бул, күзләренә тутырып карап, теләгән сүзеңне батырып әйт.

«Талбишек – ул берәү генә!»

– Югалып торуыгызның төп сәбәбе нәрсәдә?

– Югалып торуымның төп сәбәбе – гаилә кору һәм балаларымның үскәнен күрәсе килү. Игезәкләр тугач һәм күп балалы гаилә булгач, тормыш мәшәкате белән югалып тордым. Ә хәзер мин барысына да әзер.

– 7 ел шактый озак бит…

7 ел – шактый зур сан. Мин үземнең репертуарымда искиткеч җыр белән танылуымны горурланып әйтә алам. Бу җырның авторы үзе мәрхүм булса да, мин Роберт абый Миңнуллинга гомер буе, үлгәнчегә кадәр рәхмәтлемен. «Бишек» турында язган шигырь ул. Ә бишек ул – адәм баласының башлангычы, ана карыннан төшкәч, элек бишеккә салганнар. Бүген балалар бишекнең нәрсә икәнен дә белми.

Рамил абый Төхфәтуллин киңәшләрен биргән иде. «Илнар, син беләсеңме соң нинди җыр җырлаганыңны? Эстрадада андый җыр җырлаганнары юк, «Талбишек» – ул берәү генә! Син шуның белән танылдың, сине яраталар. Зинһар, кире әйләнеп кайт, «бишегеңне» яңадан җырла, тамашачыларга җиткер», – диде. Шул сүзләрдән соң «кайтырга кирәк» дигән уйга килдем.

– Сезнең тавышыгыз да үзенчәлекле. Тавышыгызны халык сагынгандыр?

– Бер өлкән яшьтәге абзый әйтә: «Синең тавышың бар, ул үзенчәлекле», – ди. Әйе, эстрадада шул ук Салават Фәтхетдиновка, Айдар Галимовка пародия ясыйлар, аларга охшатып җырларга тырышалар, ләкин моның киләчәге юк. Тамашачы кайбер җырчылар турында: «Бу – Салават кебек җырлый», – дип мактый. Сүз дә юк, Салават Зәкиевичнең тавышы матур, ә халыкка истә калыр өчен, кабатланмас, үзеңә генә хас тавыш кирәк. Югалып торганнан соң, үземә: «Юк бит мондый тавыш», – дидем. Шушы югалып торган арада үземне бик каты «эчтән ашадым». Югалуга бөтен яклап та сәбәпләре бар – балалар туды, алар янәшәсендә буласым килде, көндәлек тормышка кереп киттем. Ләкин тормыш мәшәкате белән иҗатны, җырларны һәм татарча сөйләмне онытмасак иде. Бүген ул – глобаль проблема. Әгәр дә без татар телендә җырлар җырламыйбыз, сөйләшмибез икән, балалар рус телендә фикерли, сөйләшә башлаячак. Шулай татар теле бетә, татарларның кайчан килеп чыкканын, гореф-гадәт, йолаларны белмиләр.

«Мин колхоз председателе булырга хыялландым»

Сез үзегез тумышыгыз белән Апас районыннан, нигә Тукай районына күчеп киттегез?

– Әнинең әнисенең туганы Заһир абый Тукай районы Биклән авылына чакыра. Бу авыл ике шәһәр уртасында урнашкан – бер якта Чаллы, икенчесендә – Түбән Кама. Авыл зур, колхозлар гөрли торган чак, һәм Заһир абый әти белән әнине эшкә чакыра. Әни, укытучы булгач, мәктәптә эш бар. Әти белән әни 2 мендәр, юрган һәм мине кыстырып, Тукай районына чыгып китә.

Хәзер Апаста да туганнарыбыз бар, әнинең төп нигезендә – сеңлесе, әтинең төп нигезендә апасы тора.

– Җырга сәләт кемнән күчкән?

– Әни элек авыл клубларында хорда җырлаган, әти гармунчы булган. Профессиональ гармунчы булмаса да, үзе өчен җырлар көйләп утырган. Әтинең яшел гармуны бар иде, аңа ул гармунны дәү әти бүләк иткән. Хәзер ул гармунны авылдан алып килдем, тузган, шуны төзекләндерергә мастерга керттем. «Илнар, беткән бит гармуның, моны нишләтергә уйлыйсың? Яңаны ал», – ди. «Бетсә бетсен, яңаны алмыйм, ул – әтидән генә килгән гармун түгел, дәү әтидән дә калган мирас бит, сез миңа рәтләп бирегез», – дидем.

Балачакта кем булырга хыялланган идегез?

– Мин, популяр җырчы булырмын, мине танырлар, дип уйламаган идем. Мин колхоз председателе булырга хыялландым. Минем турында әти дә, җитәкче булыр, дип уйлый иде. Башка районнан күчеп килгәннәрне «килмешәкләр» диләр. Тырыш кешеләрне яратмыйлар, ә булдыра алмый торганнар күбрәк ярарга тырыша. Шуңа күрә җитәкче булу хыялы – әтидән килгән тырышлыктыр ул.

Укытучы баласы булу ничек ул?

– Син әниеңнең йөзенә кызыллык китерергә тиеш түгелсең, тырышып укырга кирәк. Начар укыдым дип әйтә алмыйм, әмма ялкауланган вакытлар да булды. «Өчле» дә бар, юк түгел. Ул «өчле» ялкаулык, игътибарсызлыктан, әти үлгәннән соң әзрәк «дилбегәм ычкынды». Чыбыркы, каеш-контроль җитмәгәнгәдер, чөнки бөтен хуҗалык минем һәм әни өстенә калды.

– «Өчле» нигә?

– «Өчле»не математика укытучысы куйды. Мин ул укытучыга: «Әле мин сезгә телевизордан сәлам җибәрәчәкмен, әгәр дә ышанмасагыз, сезнең капка төбенә вертолеттан чәчәк атачакмын», – дидем.

1998 елда «Сандугач керде күңелгә» җыр фестивалендә лауреат исеме алгач, мин җырчы булачагымны аңладым. Кайттым да мәктәпкә: «Мин җырчы булам», – дидем, миңа: «Син нинди җырчы буласың, СПТУда укы да колхозда эшлә», – диделәр. Ә мин сүземдә тордым.

Илнар Сәйфиев исеме чыккач һәм «Татарстанның атказанган артисты» исемен алгач, авылда бушка концерт куйдым. Авылымда сабантуйлар куярга да тырышам, ә бөтенесе уйлый – «үзен күрсәтә» дип... Үземне күрсәтмим, ләкин мин – үрнәк, алар да булдырсын, тырышсыннар, сүз белән генә түгел, хезмәт белән дә күрсәтсеннәр.

Иң беренче концертым ахырында укытучыларга рәхмәт сүзләремне җиткердем: «Рәхмәт безгә белем биргәнегез өчен, безгә түзгәнегез өчен. Аттестаттагы теге ике «өчле» мине бизәп кенә тора», – дидем.

Энегез Линар Сәйфиев нихәл? Эстрадага ул да ялкын булып кергән иде...

– Абыйсы аркасында килеп керде, диген. Хәзер әни белән яшәп ята, концертыма киләчәк. Ләкин сәхнәдән бик ерак кеше. Гаиләсе дә юк.

«Тәкъдим ясаган очракта акча сузасы булгандыр»

– Берәр җырчы белән дуэт яздырасыгыз килмиме?

– «Әйдә, дуэт эшлик әле», – дип, бер чорда җырлаган җырчы Гүзәл Уразовага шалтыраттым. Бу – гайбәт түгел, булган хәл. «Әй, Илнар, вакытым юк инде», – дип, сүзен тизрәк бетерде. Тәкъдим ясаган очракта акча сузасы булгандыр, ә мин дусларча гына шалтыраттым. Ул миңа өздереп «юк» димәде, ләкин җавабы шулайрак яңгырады, минем тәкъдимнән чыгу юлын тапты. Аңлыйм – күтәрелгәнсең, әмма күтәрелгәнсең икән, кешелеклелек сыйфатларын онытмасак иде. Гүзәл белән бергә гастрольләрдә йөреп, бер кунакханәләрдә куна идек.

Берзаман Гүзәлнең сеңлесе кияүгә чыга, миңа шалтыратып: «Илнар, җырлап китәрсең әле», – ди. Әлбәттә, ризалаштым. Көне килеп җитте, минем ангина, 39 температура белән авырып ятам. Ялган түгел – чын, булган хәл. Хатыным һәм әнием шаһит! Алар минем өчен кайгыра, мин: «Ничек бармыйм инде, Гүзәлне кыен хәлгә калдырам бит», – дип уйлыйм. Гүзәл белән шалтыратып аңлаштык. «Кил инде, Илнар, фонограммага булса да җырларсың», – ди. Мин әйтәм: «Кит инде, Гүзәл, мин бит сөйләшә дә алмыйм, ничек микрофоннан сүз әйтим», – дим. Менә шул вакытта аңладым мин аны, кеше хәленә керә белми икәнен. «Ярар, Илнар, тизрәк терел», – дип әйтер урынга, 39 температура белән авырып яткан кешене җырларга чакыра.

Шуннан соң Фирдүс Тямаевка шалтыраттым. Өенә чакырды, өр-яңа синтезатор алган. Һәр кеше үз артын саклый бит, аңа инстаграмга* материал кирәк. «Бу артист белән утырабыз әле, «Талбишекне» җырлаучы Сәйфиев», – ди. Телефонын кабызды да: «Әйдә, әйдә җырлыйбыз», – ди. Мин ышандым: «Фирдүс, син дөрес сөйлисеңме соң?» – дим. Башта ул бик кабынып китте, шул ягы ошады, миңа этәргеч бирде: «Әйдә, Илнар, оештыр концертыңны, музыкантларны, инструментларны – барысын да бирәм», – диде. Вакыт узгач, тагын шалтыраттым: «Әйдә, дуэт җырлыйбыз», – дип. Игътибар иттем – «юк» димәде, ләкин нәрсәдер туктатты. Әллә Илнар Сәйфиевны чыгарасылары килмиме икән соң?

Фирдүснең тавышын әйтмәс идем Хәйдәр Бигичевныкы кебек дип. Аның үзенчә шоу, гипноз, шатыр-шотыр китерә. Аның белән дуэтны күз алдыма да китергән идем.

Илсөя Бәдретдиновага да шалтыраттым. «Кайда җырларбыз соң ул җырны без?» – ди. Җырламасак та, эшләсәк, ни була? Икебезнең дуэт халык күңеленә кереп калачак ул.

Күпме җырчыларга тәкъдим итеп карадым, ләкин ризалашучы булмады, кызганыч.

– Нишләп шулай кире кагалар икән?

– Белмим, «Илнар Сәйфиев» дигән җырчыны яратмыйлар, сәхнәгә чыгуын теләмиләр ахры. Конкуренция көчле, дип уйлыйм. Шул вакытта Әлфия Авзалованың сүзләре искә төшә. Миңа аның белән якыннан сөйләшеп кайту бәхете елмайган иде. Ул миңа: «Илнар, энем, сәхнә – зур ул, иркен ул. Барысына да урын җитә», – дигән иде. Авыр вакытларымда аның сүзләре гел искә дога булып төшә!

– Җанлы әңгәмә өчен рәхмәт сезгә!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 5 май 2024
    Исемсез
    значит упкэлэткэннэр хэзер бит кеше явыз толька узенэ генэ булсын доньяга мэнгегэ килгэн кебек кыланалар
  • 12 апрель 2024
    Исемсез
    Бигрәк бөтен кешегә үпкәләгән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100