Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

823нче километр: «Әгәр дә бу фильмны Әмирхан ага караса, ул дәгъва белдерер иде...»

Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән «823нче километр» фильмында язучының стиле югалмаганмы? КФУда язучының тууына 115 ел ел тулу уңаеннан узган чарада шул хакта сүз барды. Анда яңгыраган фикерләрне КФУ студенты Илзирә Хәйруллина «Интертат»ка тәкъдим итә.

news_top_970_100
823нче километр: «Әгәр дә бу фильмны Әмирхан ага караса, ул дәгъва белдерер иде...»
Илзирә Хәйруллина, Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт буенча департаменты

2024 елда киң җәмәгатьчелек Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең (1909-2000) 115 еллыгын билгеләп үтә.

Әмирхан Еникинең туган көне иске стиль буенча 16 февральгә, вафат булган көне яңа стиль буенча шул ук көнгә туры килә. Шуңа күрә әдипнең тууына 115 ел тулуга мөнәсәбәтле чаралар Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 20 февральдә – «Халыкара туган тел көне» алдыннан старт алды.

Мөгаллимнәр һәм студентлар Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады?» хикәяләре мотивлары нигезендә төшерелгән «823нче километр» кинофильмын (cценарий авторы Валерия Байкеева, режиссерлары Ирек Хафизов, Әмир Галиәскәров) карады.

Миләүшә Айтуганова: «Бу фильмны кинотеатрда карарга кирәк!»

Чара башланыр алдыннан тарих фәннәре кандидаты, «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры, «823нче километр» фильмының продюсеры Миләүшә Айтуганова Әмирхан Еникинең өч әсәрен бер сценарийга берләштереп кино итеп төшерү җиңелләрдән булмавын әйтте.

– Әмирхан Еникинең өч әсәрен бер сценарийга берләштерү бик авыр булды. Ничәмә-ничә кешегә тәкъдим итеп карадык, кызганыч, Татарстанда бу эшне башкара алмадылар. Соңыннан Мәскәү сценаристларына мөрәҗәгать иттек. Әйе, Әмирхан аганың теле искиткеч матур, укып туярлык түгел. Ләкин безгә сценарийны башта рус телендә язарга туры килде. Аннан соң гына татарчага тәрҗемә иттек. Әлеге иҗат җимешебез Гайнуллина Гөлфия Расил кызы белән берлектә эшләнде.

Чынлыкта, әсәр телен кино теленә күчерү – бик катлаулы процесс, чөнки кино һәм әдәбият – икесе ике төрле сәнгать. Бәлки, сез: «Мин укыган әсәргә туры килми», – дип тә әйтерсез, тик шулай да киноның үзенең законнары бар. Бер генә тапкыр да әсәргә тулаем туры килгән киноны күргәнем юк әле.

Сценарий әзер булгач, актерлар эзли башладык. Күргәнегезчә, актерлар составы җитди. Төп рольләрдә – Илдар Хәйруллин һәм Алсу Гайнуллина. Яшь актерларыбызның күпчелеге Кариев исемендәге «Яшь тамашачылар театры»ннан җәлеп ителде. Фильмны караганда, актерлар осталыгына игътибар итегез, «ни өчен нәкъ менә шушы актерлар сайлап алынган» кебек сорауларга, үз-үзегезгә җавап бирергә тырышыгыз.

Әлеге кино Саба районының берничә авылында һәм Казанда төшерелде. Ләкин бу фильмны кинотеатрда карарга кирәк! Кино – мәңгелек сәнгать!

Фоат Галимуллин: «Әмирхан ага әгәр дә бу фильмны караса, дәгъва белдерер иде»

Фильмны тамаша кылганнан соң, КФУның «Рухият» түгәрәге студентлары белән берлектә фикер алышу оештырылды. Фикер алышуда Әмирхан Еники иҗатын тирәнтен өйрәнгән, әдипнең үзе белән бик тыгыз аралашып яшәгән галим Фоат Галимуллин катнашты. Фикерләшү алдыннан галим Әмирхан Еники белән бәйле истәлекләрен бәян итте, әдипнең әсәрләрен кино итеп төшергәндә искә алынырга тиешле таләпләрне җиткерде:

– Мин бу фильмны беренче тапкыр карадым. Миңа Әмирхан Еники белән нык аралашып, хезмәттәшлек итәргә туры килде. Мин моны бәхет дип саныйм. 1986 елда безгә аның белән бергә-бер авылда ялгыз гына калып, чәй өстәле янында кичкырын утырырга туры килгән иде. Сүз иярә сүз чыгып, Әмирхан ага Гаяз Исхакый турында сөйләп алды. Мин сорау бирдем: «Әмирхан ага, әйтсәгез иде, Гаяз Исхакыйга мөнәсәбәт совет чорында катгый булды, аның исемен телгә алырга ярамый иде. Бигрәк тә аның «Зөләйха» әсәре турында кискен әйттеләр. «Зөләйха» әсәре нәрсә турында ул?» дигән соравыма Әмирхан ага: «Нәрсә турында икәнен анысын үзең чамаларсың инде, 1-2 сүз белән генә әйтеп булмый. Мин Сезгә башыннан ахырына кадәр сөйләп чыгыйм әле, энем! Аннары үзең нәтиҗә ясарсың», – диде. Һәм кич буе ул миңа «Зөләйха» әсәрен сөйләде. Шушы әсәр турында мин иң беренче Әмирхан Еникидән ишеттем.

«Әмирхан ага, Сезнең әсәрләр һәм социалистик реализм методы белән язылган бүтән әсәрләр арасында бик зур аерма бар. Һәрхәлдә, сезнең социалистик реализмы белән язылган әсәрләрегезне хәтерләмим!» – дигәч, ул миңа: «Хәтерләмисез һәм бик дөрес! Чөнки юк андыйлар», – диде.

Моның сәбәбен дә аңлатты: «Минем янымда Гаяз Исхакый басып тора, шуны сизә идем. Әгәр дә каләмем читкәрәк китә башласа, ул гүя миңа бармак яный иде». Шушы ачышларны ясаганнан соң, Әмирхан ага иҗатына бөтенләй икенче күз белән карый һәм аңлый башладым!

Фоат Галимуллин «Еники әсәрләренең һәрберсе – үзе бер нәфис фильм», дип аерым билгеләп үтте:

– Фильмга нигез итеп алынган әсәрләр – «Матурлык», «Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады?» – һәрберсе шулкадәр көчле, һәрберсе нәфис фильмнарның нигезенә ятарга хокуклы! Һәм ята да. Кайбер фильмнарда «әсәрләрнең мотивлары буенча» дигән сүзләр очрый, ягъни бу – әсәрләрнең темаларын алып, шуларны берләштереп, яңа әсәр тудыру. «Әсәрләрнең мотивлары буенча» диелгән икән, язучының үзенә дәгъва белдерергә хакыбыз юк.

Әгәр дә бу фильмны Әмирхан ага караса, ул дәгъва белдерер иде, чөнки аныңча түгел. Бик нечкә хисле язучы иде ул. Мин моны бик яхшы беләм, чөнки «Татарстан радиосында» озак вакытлар диктор булып эшләгән чорымда, анда радиоспектакльләр кую барышында, Әмирхан ага Еники белән еш очрашырга туры килде. Мәсәлән, «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча радиоспектакль куелгач, аның режиссеры Госман ага Әхмәтҗанов: «Хәлләр була икән», – дип әйтеп куйды. Чөнки Әмирхан ага үз әсәрендәге бер генә сүзне алыштыруга да ризалык белдерми иде.

Бер нәшриятка үзенең хикәясен бастырырга җибәрә, редактор шалтырата: «Әмирхан ага, корректурасын эшләп чыгардылар, күз төшереп алмассызмы икән? Сезнең бит соңыннан дәгъва белдерүегез бар». Иртәгәсен әдип, бер сүз өчен, редакциядә үзе шәхсән килеп, корректурага үзгәреш кертә.

Хикәяләрнең мотивлары буенча эшләнгән әлеге фильмда Әмирхан Еникине табуы читенрәк. Бигрәк тә «Матурлык» әсәре һич тә Еникичә түгел! «Кем җырлады?»да Әмирхан Еники бар. Миңа иң ошаганы – өченче кисәк, «Бер генә сәгатькә» булды. Чөнки монда Еникилек шактый бар. Мин түзмәдем, күз яшьләрем белән тәэсирләнеп утырдым.

Әмирхан Еникинең иҗатын яңа буынга күрсәтү ул – әйбәт күренеш. Әсәрдә бер сюжет сызыгы алынган да шуның эченә Әмирхан Еникинең әсәрен таныту салынган.

Фото: © фильмнан кадр

«Урыны-урыны белән Әмирхан Еники танылды да, танылмады да»

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессорлары Флера Сәйфуллина, Нурфия Йосыпова фильмга мөнәсәбәтле фикерләрен җиткерделәр.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина:

– Миләүшә Айтуганованың: «Татар әдәбиятының иң матур классик әсәрләреннән 10 фильм төшерергә үземә сүз биргән идем, бу – 7нчесе», – дигән фикере игътибарга лаеклы. Кино татар классикларының әсәрләрендәге мотивлар буенча төшерелә икән, бу – уңай күренеш. Бу фильмда минем игътибарымны җәлеп иткән нәрсә – төп геройның ресторанда без белән май ашавы детале. Димәк, Әмирхан Еники иҗатының төп асылы тотып алынган. Язучының улы белән мөнәсәбәте туган җир мотивын кертеп җибәрә. Чынлап та, Әмирхан Еники күпчелек әсәрләрендә туган җир, туган нигез кыйммәте турында сөйли бит.

Ләкин урыны-урыны белән Әмирхан Еники танылды да, танылмады да.

КФУ профессоры Нурфия Йосыпова:

– Бүгенге фильмны караганнан соң, миндә каршылыклы фикерләр туды. Чыннан да, бу фильмның эшләнүе, фильмның киң җәмәгатьчелеккә чыгарылуы һәм аның Әмирхан Еники исемен танытуы – әйбәт күренеш. Еники иҗатын популярлаштыру, киләчәк буыннарга җиткерү омтылышы уңай хисләр уята. Ләкин, бу очракта, яңа әсәр иҗат ителгән. Бу яңа әсәрдә сюжетны хәрәкәткә китерүче төп конфликт, асылда, мәңгелек – аталар һәм балалар арасында каршылык. Мин биредә Акъәбинең васыятендәге фикерләрне таныдым. Ләкин «Матурлык» хикәясендәге Ә.Еники әйтергә теләгән матурлык фильмда җиткерелми. Гыйлемдар, асылда, ана белән бала арасындагы матурлыкны күрергә тиеш, ләкин ул аны күрми.

Еники – үз әсәрләрендә татар тормышын, менталитетын, татар дөньясын бөтен нечкәлеге белән күрсәтә, күтәрә алган әдип, кызганычка, моны кинода тоеп бетерә алмадык.

«Әмирхан Еники әсәрләре сәхнә һәм кино сәнгате өчен язылмаган»

Тәнкыйтьче, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова, фильмга нигезләнеп, язучы әсәрләрен кино сәнгатенә күчерү нечкәлекләре хакында сөйләде.

– Ирек Хафизовка төшерә башлаган чорда ук үз фикеремне җиткердем. Ул – сәләтле артист, ләкин ул, режиссер буларак, шундый авыр эшкә алынган. Әмирхан Еники әсәрләре сәхнә һәм кино өчен язылмаган. Анда психологизм бик көчле, шуңа күрә, драматик яссылыкка чыгару өчен, режиссер һәм сценарист тарафыннан бик күп хезмәт сорала. Бу сценарийга Чыңгыз Айтматов тарихы кертелгән. Безнең татар язучылары Әмирхан Еникине Чыңгыз Айтматов белән чагыштыралар, ә бит Әмирхан Еники бервакытта да татарлыгына хыянәт итмәгән.

Артистлар әйбәт уйныйлар. Ләкин алар сюжет буенча мелодрама уйнарга тырыша. Бу – Бразилия сериалына охшаш эстетика. Әмирхан Еникидә Бразилия сериалына тартым сюжет бармы? Бальзак бөеклегендә язылган әсәрләр бит аның хикәяләре! Без моның бөеклеген күрсәтә алмыйбыз. Әмирхан Еники иҗаты, диюгә – дала, чиксезлек күз алдына килә. Фильмда дала тоябызмы?

«Матурлык» хикәясендәге Әмирхан Еникине бөтенләй танымыйбыз.

Студентлар да фикер алышу барышында фильмдагы отышлы һәм бәхәсле урыннарны күрсәтеп үтте.

«823нче километр» фильмы Таҗикстанда «Тоджи Сомон» исемле Беренче Халыкара кино фестивале дипломына, «ХIХ Казан мөселман киносы» фестивалендә «Тамашачы призы»на ия була.

Фильм 29 февральдән киң прокатка чыга.

Әдипнең тууына 115 ел тулуга багышланган юбилей чаралары әле 1 март көнне Казанда Максим Горькийның әдәби музеенда Әмирхан Еникинең тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә ачылышында дәвам итәчәк. Биредә шулай ук КФУның «Рухият» түгәрәгенең чыгыш ясавы көтелә.

Әмирхан Еники турында Казан федераль университеты доценты, Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Гөлфия Гайнуллина белешмәсе:

  • Әмирхан Еники – үткән гасырның икенче яртысында әдәбият яңарышына юл сызган әдипләребезнең берсе. Әдәбиятның бу чорын «Әмирхан Еники дәвере» дип атыйлар. Язучы Бөек Ватан сугышы чорында танылу алып, шул вакыттагы әсәрләре белән әдәбиятта 1960 елларда башланган эчтәлек һәм форма үзгәрешләренә юл сала. Сугыш шартларында язылган хикәяләре белән үк әдип иҗатчыларны милли әдәбиятның үз традицияләрен кайтарырга өнди. Язучы, беренчеләрдән булып, хикәя-повестьларында буыннар арасында рухи бәйләнешләр өзелү проблемасын калкыта. «Туган туфрак», «Әйтелмәгән васыять», «Матурлык» хикәяләрендә әдип миллилекне югалтуның нинди фаҗигагә китерәсен уйланып сызлана. «Рәшә» повесте рус телендә басылып чыкканнан соң, матбугатта, беренче чиратта Мәскәү матбугатында, төп образның милли әдәбиятлар өчен ачыш булуы хакында фикерләр әйтелә. «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда язучы беренче професситональ татар композиторы С.Сәйдәшев образы аша татар җәмгыятендә сәнгатькә караш мәcьәләсен кузгата, укучыны Кәрим Тинчурин, Фатих Әмирхан, Солтан Габәши кебек шәхесләр белән таныштыра.
  • Ә.Еники публицистик язмаларында ХХ йөзнең иң күренекле шәхесләре турында яза. Киң җәмәгатьчелеккә әдип Сәгыйть Сүнчәләй, Төһфәт Ченәкәй исемнәрен кайтара, зыялылар алдында беренчеләрдән булып Гаяз Исхакый мирасын торгызу проблемасын күтәрә. М.Җәлил, Х.Туфан, Б.Урманче һ.б. белән аралашып яшәгән язучы – заманында Г.Тукай исеме тирәсендәге ялганга каршы чыга алган бердәнбер әдип. Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Н.Исәнбәтләрнең рухи батырлыгын үрнәк итеп алып, Ә.Еники 1980 елларда туган телне саклау мәсьәләсен хәл итүне иң югары мөнбәрдән кыю таләп итеп чыга. Бер язмасында язучы бөек рус әдибе Л.Толстой кабереннән бер уч туфрак алып, татар зиратына килеп, Г.Тукай каберенә салуын билгеләп үтә. Ә.Еники, ике бөек әдипне берләштерү аша, ике милләтне үзара тоташтыра.
  • Әдипнең иҗаты безнең уку йорты галимнәре тарафыннан ярты гасырдан артык эзлекле өйрәнелә килә. Галимнәребез Ә.Еники иҗатын өйрәнү мәктәбе формалаштырды, дип әйтергә тулы нигез бар. 1960 еллардан башланган фәнни эзләнүләр Ф.Хатипов, Р.Х.Сверигин, Ф.Галимуллин кебек олпат галимнәрнең исемнәре белән бәйле. Шушы дәвер эчендә безнең уку йортында язучының әдәби һәм публицистик иҗатын өйрәнүгә мөнәсәбәтле дистәләгән мәкаләләр, монографияләр дөнья күрде, кандидатлык диссертацияләре якланды.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100