Урманчы Айрат Әдиятуллин: «Урманда яшәү – үзе бер бәхет»
Урман хуҗалыгындагы һөнәр ияләре турында нигәдер бик аз языла. Аларның тормышы, эшләре турында белергә, кызыксынырга тырышмыйбыз сыман. Кайбер профессияләр гел игътибар үзәгендә кебек. Ә менә урман хуҗалыгында хезмәт куючылар да шундыйлар рәтендә була алырмы?
Кайбыч районы Урсак урманчылыгында 50 елдан артык Айрат Әдиятуллин эшли. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Илзирә Хәйруллина урманны җаны-тәне белән сөйгән шәхес белән «Интертат» сайты өчен интервью әзерләде.
Айрат абый – атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре. Кышын, чаңгыларын киеп, питомникка көненә 2-3 тапкыр барып кайта. Ерткыч хайваннар кермәдеме икән дип, күз-колак булып тора. «Әгәр дә яңадан тусам да, мин башка һөнәр сайламас идем! Урманчы булыр идем!» – ди ул. Чыннан да мактаулы исеме җисеменә туры килеп тора: үз эшенә тугры калып, халкы өчен, табигать өчен көчен куярга әзер булган, «урман – ул яшәү чыганагы» дип җан атучы, 74 яшендә дә егетләр сыман дөбердәтеп яшәп яткан урманчы ул Айрат абый.
«Мин – Яшел Үзән районы, Мамадыш – Әкил егете!»
– Айрат абый, үзең белән таныштырып кит әле, белүемчә, Кайбыч районында туып үсмәгәнсең.
– Мин 1950 елның 20 декабрендә Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында дөньяга килгәнмен. 1968 елда Норлат авылы мәктәбен тәмамлап, Кукмара районындагы Лубян урман хуҗалыгы училищесына укырга киттем. 1 ел укып, имтиханнарымны уңышлы биргәч, мине армиягә алдылар.
2 елга якын Венгриядә танкист булып хезмәт куйдым. Аннан соң, укуымны дәвам итәр өчен, янәдән Лубянга киттем һәм 1973 елның март аенда кулыма диплом алып, Кайбыч урманчылыгына эшләргә дип кайттым.
Мине 13 март көнне Урсак урманчылыгына ярдәмче итеп билгеләделәр. Менә шушында килеп урнашканга, хезмәт куйганга 51 ел гомерем узып та киткән...
Шушында килгәч, мин тормыш иптәшем Рушания белән таныштым. Ул монда клуб мөдире булып эшли иде. 3 елга якын очрашып йөргәч, 1976 елда өйләнештек. Инде 48 ел бергә яшибез, 2 ир-егет һәм 2 кыз үстердек. Олы улым СПТУны, икенчесе – кооператив-техникумны тәмамлады. Ландыш кызым – Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын, ә Лилиям югары уку йортын бетерде. Хәзер икесе дә Кошман авылында кияүдә, ул һәм кыз үстерәләр.
Өйләнешкәч, урман хуҗалыгында хатыным белән бергә эшли башладык. Ул да, минем кебек үк, хәзерге көнгә кадәр эшли. Рушания 2008 елда лаеклы ялга китеп, 9 ел өйдә утыргач, яңадан эшкә чакырып алдылар, чөнки эшләргә кеше булмады.
– Урманда эшләү теләге – кечкенәдән килгән хыялмы ул?
– Урманчы булу теләгенә мәхәббәт әти белән абыйдан уянгандыр. Чөнки әти – урманчы, ә абый урман остасы, ягъни «мастер» булып, Күгәй урманчылыгында эшләделәр. Мәктәптә укыган вакытта әти белән еш урманга йөрелде.
Әтием урман хуҗалыгында эшли башлаганда, мин 6нчы сыйныфта укый идем. Әти эшли торган урманчылык безнең авылдан - 6 км, эшкә җәяү барып йөргән. Хәзер әтием мәрхүм, 71 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды.
Без гаиләдә 6 бала үстек. Әнием сугыш вакытында тракторчы булып эшләгән. Кошман, Мөрәле, Биябашы кырларын ул сукалаган.
Урманда яшәве – үзе бер бәхет! Кемнәрдер, акча түләп, табигать карарга бара, ә без, рәхәтләнеп, урманыбызны көн саен түләүсез карыйбыз. Җәй көннәрендә җиләк, дару үләннәре, чикләвек, себеркеләр җыйсак, ә көз көне гөмбә җыябыз. Болар барысы да – экологик яктан чиста бит.
Элек Урсак урман хуҗалыгында 125-130 кеше яшәгән, 42 хуҗалык тәшкил итә иде. Мәдәният йорты, медпункты, кибете һәм хәтта мәктәп тә бар иде, авылыбыз гөрләп яшәгән вакытлар, сагынып искә алабыз! Ә хәзер исә 9 йорт кына утырып калды, картлар үлде, яшьләр шәһәргә китеп барды. Шушы 9 хуҗалык арасында иң өлкән кешесе – мин. Заманында бик күп хайваннар асрадык: 4 сыерыбыз бар иде, кызганыч, сөт бәяләре төшкәч, 1 генә сыер калдырдык. Бозауларыбыз, кош-кортларыбыз да бар.
«70 гектар җирне кул белән утырта вакытлар да булды»
– Урманда аю, бүреләр очраганы бармы?
– Безнең урманда аю һәм бүреләр, Аллаһка шөкер, юк. Ә болай кабаннар белән очрашырга туры килә. Безнең урманда кабаннар 1979 елда күренә башладылар, хәзер соңгы елларда кыр кәҗәләре күбәйде. Кыр кәҗәләре 1987 елда берәү-икәү генә күренгәли иде, хәзер бик күп. Пошилар гомер буе монда. Берара селәүсеннәр дә яшәп алды.
Хәзерге урманнар элеккеге урманнар кебек куе түгел шул.
– Гомумән, урманда нинди эшләр башкарыла?
- Эшкә килгән елларда урманда бик күп төрле эшләр башкарылды, планны үтәргә кирәк бит. Агач утыртырга 70 гектар җир бирәләр иде, ә хәзер 10 гына гектар бирелә. Шул 70 гектар җирне кул белән утырткан вакытлар да булды. Ни дисәң дә, элек бик күңелле иде. Урманда 6 бригада көн-төн эшли, тирә-як авыллардан да бик күп кеше килә: газ юк, һәркемгә утын кирәк. Агач эшкәртү цехы бар иде заманында: рәшәткәләр яра, ат чаналары ясый, дугалар бөгә идек.
Хәзер урман питомнигында үсентеләр үстерәбез. Безнең питомникта 25 төрле агач-куак бар. Төп эшебез – төрле агач - куаклардан орлык җыеп, шуларны киптереп, кышка сакларга куябыз. Көз нарат, чыршы күркәләрен җыеп, киптереп кышка әзерлибез. Яз җиткәч, питомникка орлыкларын чәчеп, үстерәбез. Ничә гектар агач кисеп алынган, шуның хәтле үсенте утыртабыз. Аларга җәй карап торабыз.
– Агач үстерү кыен эшме?
Апрель аенда питомниктан әйбәт, уңдырышлы үсентеләрне казып алып, тамырлары корымасын өчен кар күчләрендә саклыйбыз. Шуннан соң, күпме үсенте кирәген санап, урманнарга утыртырга җибәрәбез. Утырту эшләре беткәч, яңадан орлыклар чәчәбез. Аның эше бик күп – җентекләп аңлатып та бетереп булмый.
Кайбыч урман хуҗалыгында имән агачына өстенлек бирелә. Аннары гына нарат, чыршы һәм каен, чөнки алар бик кыенлык белән генә үсә. Ылыслы агачлар безнең җиребезгә туры килми – безнең якта кара туфрак, ә аларга комлы урын кирәк. Ә каен эссе һава торышын яратмый һәм, дым җитмәгәнгә күрә, авырдан үсә. Ул матур гына үсә башлый да, бик көчле кызуларга башланып, үсеш ала алмый.
– Элек урманчылар «элиталы» кеше булып санала иде, хәзер дә шулаймы?
– Хәзер алай түгел шул. Чөнки урманга утынга килүче юк, бөтен җирдә дә газ бар, төзү материалларын да әзерне, китереп кенә бирәләр. Кызганычка каршы, урманчының дәрәҗәсе юк. Элек авылларда урманчыны чиратлашып чәй эчәргә көтеп торалар иде…
«Урман – яшәү чыганагы!»
– Урманда эшләр өчен нинди булырга кирәк?
– Урманда эшләр өчен, урманны яратырга кирәк. Урманда эшләүченең курку хисе булырга тиеш түгел. Урманда эшләгән кеше ачка да үлми, ялангач та булмый. Урман кешене тукландыра! Урман – яшәү чыганагы. Сугыш вакытында да урманда яшәгән кешеләр үлмәгән.
Бүгенге көндә уйлануларым да бик күп. Без үлеп беткәч, безнең урынга кемнәр килер икән?! Чөнки яшьләр эшләп карыйлар да, тиз туялар һәм китү ягын карыйлар. Хезмәт хакы аз түгел, яшәргә була, ни кызганыч, шәһәргә күбрәк тартылалар. Яшь буын вәкилләре курыкмасыннар, урманнарыбызны сакларга кайтсыннар иде.
– Нәрсә белән бәйле соң яшьләрнең эшкә килмәве?
– Яшьләр укып бетереп, 2-3 ай эшләп карыйлар да, китәләр. Урман эше – җиңел эш түгел. Яшьләргә эшли башлау белән үк акча күп булуы кирәк. Ләкин үз кулың һәм үз аягың йөреп эшләмәсәң, сиңа беркем дә килеп бернәрсә дә тоттырмый. Яшьләрнең күбесе диплом алырга гына укырга керәләр, хәтта стипендиатлар да 1 елдан артык эшләми. Урманчы нәселеннән булган укучылар калырга мөмкин.
Без – гаиләбез белән урманчылар нәселе! 43 елга якын Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Илгиз Хаффазов җитәкчелегендә эшлибез. Аннан бик күп тәҗрибә тупладык. Ул – бик таләпчән кеше, бар җирдә дә тәртип булганны ярата. Җитәкчебезгә бик зур рәхмәт әйтәсе килә, мактаулы исемне, ул булмаса, бирмәсләр дә иде.
– Сер булмаса, урманчының хезмәт хакы күпме?
– Сер түгел. Мин хәзерге вакытта 35 мең алам, ни дисәң дә, 50 еллык тәҗрибә багажым бар. Иң беренче эшли башлаган елларда әзрәк иде – 5 мең дә, 10 мең дә алганым булдым. Нишлисең, яшәрлек җиткән, ялангач түгелбез, Аллага шөкер. Өс-башларыбыз тук, җылы өебез бар. Ләкин менә эшкә яшьләр килмәве генә күңелне тырный. Килсеннәр иде, эшләсеннәр – без һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер.
– Эшегездә дә дәрәҗәгә ирешкәнсез, гаиләгездә дә бәхетле. Гаиләдә бәхетле яшәүнең сере нидә?
– Урманчының эшен аңларга кирәк. Аларның төгәл эш көннәре юк. Яз һәм җәй урманда эшләр башлангач, яллары да булмый. Әгәр дә «нигә ялың юк» дип ачулансаң, ул тыныч күңел белән эшләп йөри алмый. Без, бер-беребезгә ышанып, хөрмәт итеп яшәү яклы. Һәр эштә бер-береңә булышып, аңлап, юл куеп яшәсәң генә бәхетле буласың. Бәхетле яшәү – бер-береңә юл куеп, аңлап, санлап, яратып һәм сәламәт булып яшәү!