Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Марсель Бакиров – энә белән кое казыган кеше»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият галиме, фольклорчы, тюрколог һәм профессор Марсель Бакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган «ОСТАЗ, ГАЛИМ» исемендәге кичә булды. Институт студенты Илзирә Хәйруллина кичәдән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Марсель Бакиров – энә белән кое казыган кеше»
Салават Камалетдинов

Бик күп еллар үзен әдәбият фәненә багышлаган галимнең зур юбилеен һәм шатлыклы мизгелен уртаклашырга якын кешеләре, дуслары, хезмәттәшләре, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының укытучылары һәм укучылары килде.

2023 ел – «Россиядә укытучы һәм остаз елы» дип игълан ителде. Күп кенә шәхесләрнең укытучысы булган, фольклор дәреслекләре төзегән, 5000 меңнән артык мәкаләләр авторы булган, шагыйрьләргә үз бәясен биргән, бүгенге көндә дә актив эшчәнлек алып баручы галим ул Марсель Хәернас улы Бакиров.

Рәдиф Җамалетдинов: «Мин сезнең гаиләгезгә сокланам!»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов бәйрәмне котлау сүзләре белән ачып җибәрде:

– Марсель Хәернас улы турында зур яңалык ача алырмын дип уйламыйм. Әлеге залда утырган коллегаларыбыз, кунакларыбыз, хәтта студентларыбыз да сезнең хезмәт юлыгыз белән таныш. Марсель Хәернас улы – институтыбызның, татар фәненең горурлыгы! Мөслим районында туып, шушы институтка укырга керә, укуын тәмамлагач, Уфада «Кызыл таң» газетасында эшли, 1966 елдан башлап, бар гомерен яшь белгечләр тәрбияләүгә һәм фәнгә багышлый. «Төрки-татар шигърияте»н, «Борынгы төркиләрнең этномәдәни тарихы»н өйрәнү – сез һәр юнәлештә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән үрнәк галим. Татар дөньясында да, рус дөньясында да галимнәр бик күп. Ләкин безнең татар фәнендә Марсель Хәернас улы кебек киң колачлы, искиткеч дәрәҗәдә тирән кереп өйрәнүче галимнәр бик сирәк. Марсель Хәернас улы язган мәкаләләренең үзәгендә – татар фольклоры, ул аларның барысын да төрки фольклор белән чагыштырып бирә һәм бик бай, тарихи материалларга, архивларга таянып эшли.

Марсель Хәернас улының әле күптән түгел җыентыгы басылып чыкты. Мин аны 2 көн эчендә укып чыктым, чөнки укый башлагач, туктап булмый. Сез – матур, мәгънәле тормыш юлын үткән шәхес, без сезнең алда баш иябез!

Марсель абый, мин сезнең белән чагыштырмача алай бик күптән аралашам дип әйтә алмыйм. 2010 елларда гына сезнең белән якыннан сөйләшә башладык. Мин сезнең гаиләгезгә сокланам! Гаиләгезгә булган мөнәсәбәтегезгә куанам. Сез – бала җанлы кеше, гаиләгез өчен үлеп торасыз. Киләчәктә дә сезне якыннарыгыз шатландырып яшәсен, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне куандырып торсыннар.

Юбилей кичәсен күләмлерәк, башка форматта оештыруны планлаштырган идек. Ләкин Марсель абый безне шунда ук туктатты: «Миңа ниндидер зур залларда креслога утырып, бик ошап бетмәгән теләкләр кабул итү кирәк түгел! Мин аңа мохтаҗ түгел!» – диде.

Сезне хөрмәт итәбез, яратабыз! Безнең белән булсагыз иде, – дип сөйләде ул.

Рәдиф Җамалетдинов галимгә КФУда чыга торган «Tatarica» журналын бүләк итте. Шулай ук бу бүләк белән генә чикләнмәде, тәбрикләү адресы эчендә приказ да бар иде. Галим, татар дөньясында куйган хезмәте өчен, 90 мең сум акча белән бүләкләнде!

Фаяз Хуҗин: «Безнең татар дөньясында гына түгел, дөньякүләм феномен кеше»

Археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Шәрип улы Хуҗин:

– Мин тел белгече дә, әдәбият белгече дә түгелмен! Марсель абыйны әллә кайчаннан күреп, ишетеп һәм укып кына беләм. Якыннан аралашып караганым булмады. Якыннан танышу берничә ел элек булгандыр. 1974 елда Казанга килгәч, археология белән кызыксына башладым. Поэзиягә бик үк битараф түгелмен. «Бу бит – феномен, безнең татар дөньясында гына түгел, дөньякүләм феномен кеше!» дигән фикер соңгы вакытларда гына килде.

Безнең «Җыен» фонды бар бит, һәм берничә елдан соң сезнең турында да китап чыгар дип көтеп калабыз! Халыкка кирәк, – дип сүзен тәмамлаган археологны бүлдереп, Рәшит Минһаҗ: «Фаяз абый, гафу, «Җыен» фондында китапны кеше үлгәч кенә чыгаралар, ашыкма әле син!» – диде.

Фоат Галимуллин: «Марсель Хәернас улы татар әдәбиятында үзенең чын галимлек сүзен әйтә»

Мәгариф хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы да үзенең ихлас котлауларын җиткерде, ул: «Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор мәктәбен булдырырга, аны үстерүгә өлешегез гаҗәеп зур», – дип әйтте.

Киләсе сүз әдәбият галиме, профессор, үзенчәлекле тембрлы, «Татар радиосында» иң матур тавыш иясе, татар әдәби сүзе, татарның әһәңе Фоат Галимуллинга бирелде. Олпат галимнәребезнең берсе, Марсель Бакировның коллегасы, кулга-кул тотынып эшләүче галимнәребездән.

– Безнең әдәбият фәнендә Марсель Хәернас улы – зур урын тота торган, абруйлы, үзенең саллы хезмәтләре белән, сүз сәнгатебезнең бигрәк тә борынгы тарихын һәм аннан килгән бүгенгесен фәнни җәмәгатьчелеккә җиткергән зәвыклы, зур галимнәребезнең берсе. Ул 1999 елда докторлык диссертациясен Казан Дәүләт университетында яклады. Аның җитәкчесе – Хәсәнов Мансур Хәсән улы иде. Аның яклау вакытында һәрвакыт искә төшә торган фикерләре сеңеп калган. «Марсель Хәернас улының бу хезмәте – ул татар әдәбияты турында гына түгел, бәлки гомумтөрки халыкларның кыйммәтле рухи хәзинәләрнең нигез тәшкил итә торган хезмәт», – диде. Икенче фикере: «Әле моңа кадәр сүз сәнгатенең тирән тамырларын бу кадәр әйтеп биргән кеше юк иде», – диде. Бу – искиткеч зур бәя! Арттыру да түгел, киметү дә түгел, ничек булган – шулай әйткән. Марсель Хәернас улы, әнә шул рәвешле, татар әдәбиятында үзенең чын галимлек сүзен әйтә ала.

Газинур Морат: «Марсель Бакиров – энә белән кое казыган кеше»

Сәнгать фәннәре кандидаты Лилия Җиһаншина мөнәҗәтләр дәфтәре туплаган. Төрле районнарның мөнәҗәтләрен язып алган. Марсель Бакировка бүләк итеп, Пермь өлкәсенең Барда районында язып алынган мөнәҗәтне җырлады.

Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Морат сүзне дәвам итте.

– Марсель абый 90га кадәр дә – 90 дип яшәде. 90нан соң да – 90 диеп яши торган кеше. Марсель абый – туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә «энә белән кое казыган кеше», – дип, Марсель Бакировка багышлап шигырен укыды.

Шулай ук бәйрәм кичәсендә бик матур номер да булды. Танылган алып баручы, уен кораллары остасы Илмир Ямалов күңелләрне дәртләндерде: ул бик күп уен коралларында уйнап күрсәтте.

Чараны Марсель Бакиров үзе рәхмәт сүзләре белән тәмамлады:

– Минем юбилей кичәсенә җыелуыгыз өчен зур рәхмәт! Вакытыгызны әрәм итеп килгәнсез, аргансыз да дыр инде. Шуңа да карамастан, бик игътибар белән утырдыгыз. Барыгызга да рәхмәтемне белдерәм, – дип әйтте һәм үзе иҗат иткән шигырен укыды.

Галим Марсель Бакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган «ОСТАЗ, ГАЛИМ» исемендәге кичәдән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100