Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Миңа бала кирәк!»

Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның хатыны, концертлар директоры Эльмира (Тәтишка буларак билгеле) белән «Интертат» әле генә «табадан» төшкән интервью тәкъдим итә. Интервьюны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Илзирә Хәйруллина алды.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Миңа бала кирәк!»
Фото: © "Татар-информ", Илзирә Хәйруллина

«Ришатны чәнечке һәм пычак тотып ашарга мин өйрәттем»

– Ришат, иң беренче сәхнәгә аяк басканыңны хәтерлисеңме?

– Иң беренче профессиональ яктан чыгышым 2006 елда Салават Фәтхетдинов концертында булды. Шуннан соң 2011 елдан «Барс Медиа»да белән эшләдем. Андагы Ришат һәм хәзерге Ришатка – икесенә дә рәхмәтлемен!

– Ришат, җыр сәләте сиңа каян килгән?

– Әнием гомер буе мәктәптә пешекче булып эшләде, әтием – колхозда. Беләсеңме, Илзирә, күпчелек җырчыларыбыз шәһәрдә тумый, ә авылда туа! Моңлы, сәләтле балалар авылда дөньяга килә!

– Эльмира, син Чаллыда туып үскәнсең, әйт әле, авыл малае һәм шәһәр кызы арасында аерма бармы?

– Әйе, сизелә. Ришатны чәнечке һәм пычак тотып ашарга мин өйрәттем, анда «этикет» дигән әйбер бераз аксый шул...

– Әти-әниең нинди һөнәр ияләре?

– Әни тумышы белән Кама Тамагыннан, ул 16 яшендә Казанга чыгып китә һәм «Мелита» фабрикасында туннар тегү белән шөгыльләнә. Әти белән танышкач, бергә Чаллы шәһәренә яшәргә киткәннәр. Әни анда «КамАЗ» заводында эшли. Әтием гомере буе бизнесмен. Бертуган апам бар.

– Белемегез буенча син полиция хезмәткәре, сәхнәдә бу һөнәрең ярдәм итәме?

– Полиция хезмәткәрләренең холыклары бик үк ягымлы түгел… Белмим, бәлки, холкым спорттан да килгәндер. Полициянең тикшерү комитетында эшләгәч, бөтен әйберне тикшереп, уйлап эшләргә тырышам. Әгәр дә нәрсә дә булса дөрес түгел икән, мин моны сизәм һәм тикшерә башлыйм. Кайчагында Ришат берәр нәрсә сөйләсә, күзләренә карыйм да: «Син миңа дөрес сөйлисеңме?» – дим, ә ул миннән күзләрен яшерә.

Мине спорт «Беркайчанда бирешмәскә!» дигән девиз астында яшәргә өйрәтсә, ә полициядә тикшереп, һәр эшемне уйлап эшләргә өйрәндем.

– Полиция хезмәткәре булу теләге каян барлыкка килде?

– Әнинең туганнан туган абыйсы полициядә эшли. Мин алар янына килеп: «Мин прокурор булам», – дия торган идем, үзем прокурорның нинди һөнәр иясе икәнен белмәдем. Бу хезмәт юлым нәселдән килгән кебек, минем әтиемнең дә авылдагы кушаматы «прокурор».

«Эльмира – туйдырмый торган бердәнбер кыз!»

– Ирең Ришат гаиләдә нинди кеше?

– Ришат белән миңа бик җиңел, бер-беребезгә юл куя беләбез. Бәлки, ул бергә эшләгәнгә күрәдер. Әгәр дә бергә эшләмәсәк, нишләгән булыр иде микән? Чөнки талашып алганда да 1-2 көн мин сөйләшмичә йөрим, ләкин эш буенча күрешергә кирәк була. Күрешкәч: «Нәрсә, өйгә кайтабызмы? Кафега барабызмы?» – дип, дуслашу юлын табабыз.

– Бер-берегездән туймыйсызмы соң?

Ришат:

– Эльмира – туйдырмый торган бердәнбер кыз. Кайбер кызлардан тиз туя идем. Чөнки ул төрле, җебегән түгел, холкы белән дә җәлеп итә. Читләтеп әйткәннәрне тиз аңлыйбыз. Ир белән хатын иң башта дуслар булырга тиеш, диләр ич, шуның кебек.

– Эльмира, Ришатның хыяллары күпме?

Эльмира:

– Бер-беребез белән танышып, сөйләшеп йөргәнгә 5 көн узгач, Ришат,минем әнигә шалтыратып: «Мин сезнең кызыгызга өйләнәм!» – дигән. Шулай итеп, без аның тагын да якыннанрак сөйләшә башладык, эшләребез дә уртак булды. Беркөн Ришаттан сорыйм: «Ришат, синең хыялың бармы?» – дим, ул миңа: «Минем ике хыялым бар: беренчесе – вертолет сатып аласым килә, икенчесе – Салават абый белән концерт куясым килә», – дигән иде.

– «Тәтишка» тәхәллүсе кайдан килеп чыкты?

Ришат:

– Мин куштым! Мин синнән бренд эшлим, бигрәк тәти кыз бит син, дигән идем.

– Эльмира, ә син иреңә кем дисең?

Эльмира:

– Ришат минем өчен «Файзик», җайлы, кыска һәм җиңел. Сәхнәдә «Ришат»лар күп, ә фамилиясе озын. Телефонымда «Файзик» дип язылган.

«Ришат мине яшелчәләр утыртырга өйрәтте»

– Кибеткә бергә йөрисезме?

– Ришат белән кибеткә йөрмәвең хәерле – бөтен акчаны туздыра. Кирәген дә, кирәкмәгәнен дә җыеп чыгарга ярата. Ул кәрҗингә тутырып бара, мин – арттан кире куеп.

– Костюмнар тектергәндә ничек?

– Бервакыт Ришатка әйтмичә генә костюм тектердем. Әни белән икәү бардык та, костюмга матур материал сайладык, ә аның размерлары дизайнерда бар иде. «Ничек кидертеп карарга икән?» – дип, алып барырга план кордым. Мин әйтәм: «Ришат, әйдә әле, тегүче янына барып кайтыйк, мин үземә бер матур костюм тектердем», – дим. Килдек тә, тор, сиңа костюм тектердем, киеп кара әле, дим. Куанды. Ул ялтыравык кием яратмый, кысып тора торганны кими. Ләкин сәхнәдә артист ялтырап торырга тиеш. Күптән шуны әйтә килдем, ул: «Юк, юк, мин андыйны тектермим», – дип кире кага иде. Менә шулай итеп шыпырт кына тектерергә булдым.

– Авыр вакытларыгызда нишлисез?

– Авыр вакытта спортзалга барам. Бик нык ачуымны китерәләр икән, мин өйдә елап утырмыйм. Менә балаларыбыз булса, нишләрмен икән, дип көлеп тә куям. Теге сумкалар була ич әле бала утырта торган, шуның белән спорт залга йөрермен инде, дип хыялланам. Әгәр дә игезәкләр булса!.. Безнең нәселдә игезәкләр дә бар...

Син гел матурлык салонына, фитнеска йөрисең, моны Ришат тәэмин итеп бетерә аламы?

– Мин үз-үземне тәэмин итәм. Ришатта да эшлим, үз эшемдә дә эшлим.

Авылга күбрәк кунак буларак кайтасызмы?

– Җәй бакчада эшлибез. Ришат мине яшелчәләр утыртырга өйрәтте. Гомумән, бөтен яктан булган ул минем. Рәхәтләнеп җырлый, өйдә дә булыша, ашарга да пешерә. Ул тәмле итеп итләр кыздыра, аның әнисе дә пешекче булган бит. Ришат элек «ябык» кеше иде, ә хәзер минем белән ачылды.

Гаиләдә ир-ат – баш, хатын – муен, диләр, ә сездә ничек?

– Эш буенча җаваплык күбрәк минем өстә. Өйдә – ул хуҗа.

«Фирдүс Тямаев: Сез бергә булырга тиеш!»

– Җәй көне аерылышып та торган идегез, сәбәбе нәрсә иде?

Ришат:

– Әйе, аерым яшәп алдык. Миңа бала кирәк, шуннан тавыш чыкты. Ә эшләвен бергә эшләргә туры килде.

Әни булу тәмен тоясың киләме, Эльмира?

– Әлбәттә килә, кияүгә чыгу, бала табу – хатын-кыз бәхетенең асылы.

– Ә аерылып торгач, кем беренче адым ясады?

Эльмира:

– Әлбәттә, Ришат! Әле эш буенча шалтыраталар, Ришатның җавабы кирәк, мин нәрсә эшләргә белмим, кеше аркылы сората идем. Яңадан кавышыр алдыннан миңа язган: «Сиңа ямансу булса, авылга кайтып, мунча кереп килә аласың», – дигән...

– Фирдүс Тямаев сезне кавыштырып та маташты бит.

– Фирдүс: «Сез бергә булырга тиешсез», – дигән иде инде...

«Минем ирем – хоккеист була!»

– Артист хатыны булу ничек ул, Эльмира?

– Авыр дип әйтә алмый, миңа ошый! Артист хатыны акыллы, төпле булырга тиеш. Чөнки артист халкы – «күктә очып» йөрүчеләр, аларга күбрәк матур сүзләр әйтергә, дөрес юл күрсәтеп, күңелләрен күреп торырга кирәк. Алар сәхнәгә чыгар алдыннан гел борчылалар. Мәсәлән, тормышта «кызу канлы» кызлар бар, туры бәреп, «миңа ошамый бу» диләр. Әгәр дә син ярдәм итеп, булып чыкмаса да, «булып чыга, сине тамашачы ярата, тавышың матур, синең җырларың – хит» дип юатып торсаң, алар тагын да дәртләнеп эшләячәкләр. Бер-береңә терәк булырга кирәк!

Мин – Ришатның концерт директоры да, хатыны да. Бергә эшләгәч, бу тагын да отышлы.

– Артист хатыны булу турында кечкенәдән хыяллана идеңме?

Юк, башыма андый уй килгәне дә булмады. Гомумән, 4 яшьтән спортта булгач, үзем дә тимераякта йөргәч, гел: «Минем ирем – хоккеист була!» – дип әйтә килдем. Соңыннан әле каратэга да кердем. Шул каратэда 12 малай арасында мин генә кыз идем. Булачак ирем үзем белән бер дулкында, спорт өлкәсеннән булыр, дип уйладым. Ләкин тормыш башкача борылыш алды...

Эльмира шулай сөйләп торганда, янында утыручы Ришат Фазлыйәхмәтов, уенын-чынын кушып: «Тыштан гына матур, малайларны да, кызларны да тотып яра», – дип өстәп куйды.

– Ришат белән бер сәхнәдә җырлау теләге бармы?

– Бар, бу әлегә сер булып калсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100