Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл укытучысы: «Хәзерге замана балаларына ияреп барыр өчен укытучыга күп белергә кирәк»

2023 ел – Россиядә укытучылар һәм остазлар елы. «Интертат» Кайбыч районы Кошман авылы мәктәбенең югары квалификацияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Розалия Зөфәр кызы белән таныштыра.

news_top_970_100
Авыл укытучысы: «Хәзерге замана балаларына ияреп барыр өчен укытучыга күп белергә кирәк»
Илзирә Хәйруллина

«Укытучы – Аллаһы Тәгалә биргән язмыш»

Розалия Зөфәр кызы – 37 ел буена сайлаган һөнәренә тугры калып, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бөтен күңелен биреп эшләгән мөгаллимә, озак еллар укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры.

Кошман мәктәбенең кайсы гына укучысыннан сорама, укытучыларына булган кадер-хөрмәтләрен күрсәтәләр, яратуларын белдерәләр. Мин үзем дә шушы авыл кызы. Бу авылның чишмә суын эчеп, мәктәбендә белем алдым.

Мәктәптә укыганда, кайсы да булса укытучыга яраклашырга тырышасың. Менә рус теле һәм әдәбияты дәресенә кереп утыргач, Розалия апаның сабыр гына көтеп утыруы, тыныч кына дәрес бирүе һәм БДИга төпле итеп әзерләтүе күңелгә кереп калган... Тавышы чишмә суы сыман йомшак. Әгәр дә авылыбызга Казан шәһәреннән, яки районнан кунаклар килә икән, бу очрашулар берсе дә Розалия ападан башка узмый.

Бүгенге көндә Розалия Зөфәр кызы – ике бала анасы, бәхетле хатын һәм хөрмәтле укытучыларыбызның берсе. Авыр юлларны урап узып, үз максатына ирешкән укытучы. Ничә буынга белем биргән шәхес!

Розалия апа, шундый сораудан башлыйсым килә: «Укытучы – ул кем?»

– Укытучы – Аллаһы Тәгалә биргән язмыш. Укытучы дигән бөек исемне бөтен кеше дә йөртеп бетерә алмый. Ул – сиңа табигатьтән бирелгән изге бер һөнәр. Укытучы – ул сабыр да, тыйнак та, акыллы да, таләпчән дә һәм шул ук вакытта бөтен балаларның күңеленә ачкыч таба белүче кеше дә!

Розалия апа, сезнең әти-әниегез нинди һөнәр ияләре?

– Әти – гади колхозчы иде. Бүгенге көндә ул исән түгел. Әнием шушы Кошман мәктәбендә укып чыккан. Ул үзенең хезмәт юлын медицина белән бәйли. 8нче классны тәмамлап, Волгоградка кадәр укырга киткән кеше. Алар без сайлаган юлга берничек тә каршы килмәделәр. Әти үзе гади кеше булса да, безнең белем алуыбызны теләде. Гаиләдә без 5 бала үстек. Бишебез дә биш төрле юлдан киттек.

Сезнең укытучы булу хыялы кайчан барлыкка килде?

– Хыялым мәктәптә укыган вакытларга барып тоташа. Үзебезгә төпле белем биргән укытучыларны тирән хөрмәт белән искә алам. Менә шундый укытучыларымның берсе – Сахара апа Шәрәфиева, ул әлеге һөнәргә мәхәббәт уятучы да. Мәктәптә укыган вакытта ук укучылар укытучыларга яраклашырга тырыша иде, бигрәк тә кызлар. Ул узган сукмаклардан аның кебек йөреп, кигән киемнәренә сокланып, дәрес биргән вакытта тирән белемле булуына таң калып, дәресләрен йотлыгып тыңлый идек.

Хыялларны чынга ашыру өчен, сез, мәктәпне тәмамлап, Арча педагогия училищесына укырга кергәнсез.

– Әйе, 8 нче классны тәмамлаганнан соң, тормыш сукмакларым Арча педагогия училищесына илтте. Бу училищега рәхмәтем бик зур! Биредә 4 ел буе башлангыч сыйныф укытучы һәм өлкән вожатый һөнәренә белем алдым. 4 ел уку дәверендә мин иң якын дусларымны таптым. Хәзергесе вакытта алар белән бик тыгыз элемтәдә торабыз, 5 ел саен безгә белем биргән белем йортына очрашуга җыелабыз. Бүгенге көндә «Телеграм», «Ватсап» социаль челтәрләрендә группабызның төркеме бар, көндәлек җылы аралашу шунда бара.

Группабызның 34 укучысы да укып чыгып, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, матур хезмәт юлы узып, Кеше дигән исемне горур йөрттеләр. Кеше гомере – ул иксез-чиксез диңгездәге бер тамчы кебек. Менә шушы җирдә һәр кеше үзенең тирән эзен калдыра белергә тиеш. Гомумән, Арча ягы, Казан арты, Тукай туган яклар безгә кеше булып яшәр өчен юл күрсәтте.

Арча педагогия училищесының директоры Илдус абый белән бүген дә тыгыз элемтәдә яшибез, телефоннар аша хәл-әхвәл сорашабыз. Без өлгерә алмасак, үзе безгә шалтырата. Хәлебезне белеп, яратып «сеңлем», «энем» диеп эндәшә.

Мондый дустанә аралашу бәхете бөтен кешегә дә бирелми. Бүгенге көндә ул инде – пенсионер укытучы, ләкин көн саен училищега бара торган укучыларны капка төбеннән озатып, аларның кайтканнарын каршы ала торган бөек шәхес.

«Бер телем икмәкне дә бергә бүлеп ашау шушы вакытлар аеруча күңелгә рәхәт!»

Кайбыч белән Арча арасы бик ерак, уку елы дәвамында 4 кенә тапкыр кайта идек. Ерак араны сайлавымның сәбәбе – Казан педагогия училищесы ул вакытта күбрәк рус мәктәпләре өчен генә белгечләр әзерләде. Татар мәктәпләрен тәмамлаган укучылар өчен Арча педагогия училищесы уңайлырак булып саналды. Татар телендә белем алу әйбәтрәк булыр, дигән фикер белән, әти-әниләр безне Арча педагогия училищесына укырга җибәрделәр. Теләк бик зур булгач, араның ераклыгы сизелмәде.

Туган ягыгызны, әти-әниегезне сагынып елаган чакларыгыз да күп булгандыр?

– Туган ягымны, әти-әниемне, туганнарны сагыну хисе бик көчле булды. Арча ягының үзенә укырган кергән укучыларны берләштерә, дуслаштыра торган бер ягы бар: ул вакытта бездә чөгендер үстерсәләр, анда – гектарлап бәрәңге. 1нче сентябрь – белем бәйрәмен үткәргәннең икенче көнендә үк Арча районы кырлары буйлап бәрәңге чүпләргә җибәрәләр. Һәр группаны Арча районы авылларына җибәрәләр, шул авылда иртәдән кичкә кадәр бәрәңге чүплисең. Уку гына түгел, бердәм эшләр дә бер-беребез белән дуслыкның ныклыгын сынар өчен зур этәргеч бирде.

Ай буе бәрәңге кырларында эшләп кайткач, билгеле күләмдә акча түлиләр. Ул вакытта иң зур сумма – 100 сум. Иң озак эшләгәндә 160 сум бирделәр. Бәрәңге алып кайткач, программа материалы да күбәя башлагач, «Башка укырга бармыйм, укуның тәлапләре зур, укыйсы авыр», – диеп, күңелем тулып кайтып килгәндә, үзебезнең авыл кешесен очраттым. Уку йорты турында сорашты, мин барысын да сөйләп бирдем. «Укуны ташларга ярамый, укып белем алырга кирәк. Бу фикерегезне өегезгә кайтып, әти-әниләрегезгә әйтә күрмәгез», – дип, төпле киңәшләрен бирде. Дөрестән дә, авылга кайткач, үземнең елаганымны әти-әнигә күрсәтмәдем. Димәк, максатым бар, мин шушы максатка ирешү өчен, бөтен авырлыкны да җиңәргә тиешмен. Һәм шушы сүзләрдән көч алып, укуымны дәвам иттем. Матур гына укып бетереп, кулыма диплом алдым!

Илзирә Хәйруллина

Студент елларыгызның иң истә калган мизгеле?

– Иң сагынган мизгел: бергәләшеп төрле бәйге-чараларда катнашу, төрле шәһәрләр буенча сәяхәттә булу һәм, әлбәттә, студентларның төзелеш отрядлары. Бер телем икмәкне дә бергә бүлеп ашау – шушы вакытлар аеруча күңелгә рәхәт!

Студент еллары, мөгаен, шунсы белән дә истә кала: бер белмәгән кешеләр сине якын күрәләр, дәресләрдә катнашып утырасың һәм тугры дуслар табасың. Арча авылларыннан килеп укыган иптәш кызларыбыз бик күп булды. Шуңа күрә, туган якны, әти-әнине сагыну хисен басар өчен, өйдә булган мохитне тудырып, еш кына Түбән Мәтәскә авылына – төркемдәш дустыбыз Лилияләргә кунакка кайтып йөрдек. Әгәр тагын шушы юллардан узарга туры килсә, мин, һичшиксез, бу юллардан икеләнмичә узар идем!

Яраткан укытучымның юлын дәвам итеп, рус теле һәм әдәбияты буенча белем алыр өчен, көчемне сынап, имтиханнар тапшырдым. Сахара Газизулла кызы хәзерге вакытта, Аллаһка шөкер, исән. Күрешкән саен үзенең төпле киңәшләрен бирә, эшебез белән кызыксына. Бүгенге көндә дә дәрес алып барганда: «Сахара апа нәрсә әйтер иде икән?» – дигән уй- фикерләрем күп.

Беренче тапкыр дәрес биргәнегез исегездәме?

– Беренче дәресне 3нче курста Түбән Мәтәскә мәктәбендә бирдем. Ул математика дәресе иде. Математика дәресенә әзерләнү өчен, иң беренче укытучы янына барып теманы аласың, шуннан әлеге тема буенча әзерләнү этабы башлана. Үзебезнең методист-укытучыга дәрес эшкәртмәсен тикшертәсең, материаллар туплыйсың, аннан соң гына синең дәресең әзер була. Бу дәресне карарга синең группадашларың, шушы мәктәптәге укытучылар һәм училищеның методист-укытучысы кереп утыра. Курку хисе бик көчле була. Ләкин, балалар синең сорауларыңа җавап бирә башлагач, ул курку үзеннән-үзе юкка чыга.

Яшь чагы

«Мәктәп ул икенче өем»

Ә төп эшкә кайту вакыты 1986 елда, кулга диплом алгач булды. Хәзерге Кайбыч районы – Апас районы иде бит, шунда мәгариф бүлегенә бардым. Мине Карамасар авылына укытучы итеп билгеләделәр. Ничектер язмыш җилләре башка борылыш алып, үзебезгә якын авылга – Кече Кайбыч мәктәбенә кайттым. Иң беренче укучыларымны 1нче класска кабул итеп, шунда эшләп киттем. Бер ел узгач, язмыш мине туган авылымда белем алган мәктәбем белән бәйләп куйды.

Мәктәп сукмагыннан быел 37нче елымны атлыйм инде. Әлеге елларга тагын 8 елны кушсаң, мәктәп сукмагының еллары 45 була. 8 ел мәктәп миңа белем бирсә, аннан соң мәктәптә үземә белем бирергә туры килде.

Сүз дә юк, укытып чыгарган укучыларым бик күп. Аларның һәрберсе миңа бик якын, һәрберсенең тормыш юлы, киләчәге, эшләгән эшләре белән кызыксынып торам. Бүгенге көндә югалып калмаулары, тормышта үз юлларын таба белүләре миндә чиксез горурлык хисләре уята.

Мәктәптә укыган вакытта укытучыларымның: «Мин мәктәптә 28 ел эшлим», – дигән сүзләрен ишеткәч, гаҗәпкә калып: «Бик күп бит бу. Ничек шулкадәр эшләп була икән?» – диеп уйлый идем. Була икән бит, аларны да уздырып, һаман эшләп йөрим. Яраткан хезмәтемне бер дә ташлыйсы килми. Сәламәтлек булганда, аз гына булса да эшләп йөрисе килә. Мәктәп – ул икенче өем!

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләндем. Зур бүләкләр алырмын дип, күз алдыма да китермәдем. Аны сирәк кешеләргә генә бирәләр, дип уйлый идем. Максатың нык булып, эшләгән эшеңне, укучыларыңны яратсаң, теләсә нинди авырлыклар артта кала, уңышларга да ирешеп була икән!

18, 19, 20 яшь мәхәббәттә йөрәк дөрләп янган чаклар... Арча егетләренә гашыйк булып йөргән чакларыгыз бар идеме?

– Әйе, әлбәттә, дуслашып йөргән танышларым бар иде. Бәрәңге алырга баргач, егетләр, кызлар белән уртак тел табып, төрле кичәләргә, татар халкының милли уеннарын уйнарга чакыралар иде. Танышып йөргән егетләр дә булды. 4нче курста үзебезнең авыл мәктәбенә практика үтәргә кайткач, кич белән клубка кино карарга чыккач, үземнең тормыш иптәшем Рөстәмне очраттым. 2 ел матур итеп йөргәннән соң, гаилә кордык.

Белгәнемчә, тормыш иптәшегез укытучы түгел. Сезне укытучы буларак ничек кабул итте икән?

– Тормыш юлымда Рөстәм очраганга чиксез рәхмәтлемен. Мине укытучы буларак та, кеше буларак та ул дөрес итеп кабул итә белде. Эшемнең төгәл эш сәгате юклыгын, өйгә дә кочак-кочак эш алып кайтуымны ул гел аңлап кабул итә иде, минем тормышыма, мөмкинлекләремә, ирегемә ул бернинди дә чикләүләр куймады. Кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Бер генә буш вакытымны да, мәктәптә дәресләрдән соң калып эшләгән вакытымны да санамады. Укытучы буларак үтә башлаган тормышымның борылышлары шактый күп булды. Мин «укытучы» дигән һөнәрнең узарга тиешле барлык юлларын да үттем. Иң беренче укытучы булып эшли башладым, туган мәктәбемдә озайтылган көн группа тәрбиячесе булып та эшләдем. Аннан соң рус теле һәм әдәбияты укытучысы урынын тәкъдим иттеләр. Рус теле укыта башлаганнан соң, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, шуннан соң мәктәп директоры булып эшләргә туры килде. Декрет ялыннан килгәч, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып озак еллар эшләдем. Хәлемнән килгән кадәр яхшы эшләргә тырыштым. Шушы укытучы һөнәренең бөтен этапларын үтеп, бүгенге көндә, олыгайган көнемдә, гади укытучы булып эшләп киләм.

«Укытучы балаларына укуы авыр»

Кызыгыз сезнең юлдан киткән кеше. Хәзерге вакытта ул да, нәкъ сезнең кебек, балаларга белем бирә. Бер мәктәптә укытасыз. Әниле-кызлы укытучы булу авырмы ул? Әллә бер-береңә терәк кенәме?

– Кызымның язмышын билгеләгән вакытта, минем таләбем көчлерәк булды. Үзенең укытучы булу теләге юк иде. Юллар аны Казан педагогия көллиятенә илтте. Шушы училищены кызыл дипломга бетереп, матур гына эшли башлады. Кызым белән бергә мәктәптә эшлисе бер яктан караганда авыррак, чөнки аның өчен дә җавап тотасың, кайгырасың. Ә икенче яктан рәхәт – бер мәктәптә, кирәк булган вакытта киңәшләреңне, серләреңне уртаклашып аласың. Кайбер эшләрне дә бергәләп эшлисең. Менә шул ягы җайлы да, рәхәт тә! Кызым белән бергә эшләгән проектларыбыз да бар. «Тарихта без эзлебез!» дигән республикакүләм бәйгенең зона этабында катнашып, икенче урын алып кайттык.

Укытучы баласына мәктәптә укуы авырмы?

– Укытучы балаларына укуы авыррак, чөнки ул гел күз уңында. Үз балаңа тиешле булмаган кисәтүне дә ул үз өстенә ала. Мәктәптә берәр укучыны ачуланмыйча калдырасың икән, өйгә кайткач, ул ачу аңа төшә. Классларында берәр нинди начарлык эшләп куйсалар: «Минем балам катнашмаганмы икән?» – дип борчыла башлыйсың.

«Һәрбер укучы – үзе бер шәхес!»

Розалия апа, моннан 20 ел элек укыган укучылар һәм хәзерге укучылар арасында аерма зурмы? Сизеләме? Нинди ул хәзерге замана баласы?

– Хәзерге заман һәм элеккеге балалар арасында аерма бар. Чөнки заман үзгәрә, заман белән яңа технологияләр, яңа алымнар, методлар барлыкка килә. Без укыганда бөтенләй башка төрле юнәлеш булса, хәзерге заман балаларына ияреп барыр өчен, укытучыга да күп белергә кирәк.

Иң борчылганым: хәзерге заман балалары чиста татар авылларында яшәсәләр дә, күп вакытта бер-берсе белән татарча аралашмыйлар. Татар мәктәпләрендә укучы балалар әниләре сөте аша кергән татар телен онытмасыннар иде, дигән фикердә калам.

Һәрбер укучы – үзе бер шәхес ул! Ул бүген начар билге ала икән, иртәгә яхшы билге алырга мөмкин. Аннан соң билгеләрне укучының мөмкинчелегенә карап куеп та, стимул биреп тә укытып карыйбыз.

Мәктәпкә укытырга яшь укытучылар киләме?

– Хәзерге заманда укытучы һөнәренә белем алучы яшьләр бик күп. Ләкин мәктәпкә укытырга кайтучы сирәк. Ә мәктәпкә килгәне, тиешле булган вакыт аралыгын эшләп ала да, аннан китү ягын карый. Ул укытучы һөнәренә тугры калып, намусы белән, йөрәге кушканча сайлаган икән, һичшиксез укытучы булып эшләячәк. Әгәр дә нинди һөнәр сайларга белмичә, аптырап кына уку йортына барса, бу юнәлеш буенча эшләмәячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100