Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Тыйнак татар кызы «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрә кебек була»
«Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан филармониясе артистлары Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасын күрсәттеләр. Вокаль-хореографик спектакльдән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Илзирә Хәйруллина репортажы.
«Зәңгәр шәл» – татар театрын булдыруның башында торган шәхесләрнең берсе – драматург Кәрим Тинчурин пьесасы. Әсәрнең төп темасы – ике гашыйк йөрәкнең чын мәхәббәте.
Казан шәһәр филармония артистлары, ә үзләрен сәхнәдә җырчы буларак кына түгел, актер һәм актриса итеп тә таныттылар. Гомумән, спектакльдә диалог, сөйләшү өлешләре аз. Күбрәк җыр-биюгә басым ясалган. «Булат кайту», «Сабантуй», «Мәйсәрә белән Булат очрашуы»на биюләр куелган иде. Чын милли итеп киенеп, «Чулпан» сәхнәсендә «Казан» бию ансамбле тамаша куйды.
«Абыстайлар куера»
«Зәңгәр шәл»дә иң көтеп алынган өлеш – абыстайлар чыгышын көттем. Әллә инде мәктәптә укыган вакытта шул өлешен сәхнәләштереп, җиңү яулап кайтканга бик көттем инде шунда.
Абыстайлар рольләре шулай бүлгенгән: Хәдичә – Татарстан Республикасының атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова, Мәрфуга – Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәридә Әхмәтшина, Сабира – Марина Карпова, Фазыйлә – Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Сөнгатуллина. Болар – ишан хәзрәткә кызыгып йөрүче абыстайлар. Ишан хәзрәт ролендә – Фердинанд Фәтхи.
«Гайбәтемне чәйнәргә шуннан да уңайлырак урын тапмадыгызмы? Берсе – кабер якасына баскан, икенчесе – кеше үтерүче калдыгы. Шулай да кеше тикшергән булалар. Үләтләр!» – дип тузына Сабира ролендәге Фәридә Әхмәтшина.
Ләйсән Мәхмүтова – үзе бер спектакль! Каты итеп көлеп җибәрүләре тамашачыны «уята».
– Сине әнә ялчы Галәви тикшерсен, яме! Ишан хәзрәтләренең фатыйхалы йортын уйнаш йортына әйләндереп бетердегез инде!
Сабира:
– Убырлы карчык! Әгәр дә син юньле булсаңмы, мунча пәрие, гайбәтче!
Шулай әрләшә торгач, дүртенче абыстай – Фазыйлә, «таза хатын – шәп хатын» дип җырлый-җырлый кайтып керә, «Уф, шартлыйм дип торам. Әнкәй үземне шулкадәр сыйлады! Тутырган тавык, паштет, бәлеш, гөбәдия, кәнфит, коймак... Уф, шартлыйм дип торам».
Мәрфүга – Гөлшат Имамиева кырт кисеп кычкыра:
– Юкка шартламагансың!
Тегеләрнең ачуын китереп, Фазыйлә: «Ишан хәзрәткә дә күчтәнәч алып кайттым», – дип көлә. Моның артыннан «Аһ!» дия-дия куалыйлар. Мәйсәрә боларның тамашаларын кырыйдан карап тора.
Кечкенә малай чыга, абыстайларны ашка чакыра.
Сәйдә Мөхәммәтҗанова – Мәйсәрә
Залда урыннар шыгрым тулы булмаса да, кеше йөри икән. Ак яулыклы әби-апайлар, яшьләр булуы тагын да куандырды. Янымда чәчәк бәйләме тотып утырган апа Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әнисе булып чыкты. Антракт вакытында интервью алырга кергәч, бу апаны күреп сискәнеп киттем – әле генә минем янда утырган апа инде сәхнә артында Сәйдәгә булышып йөри.
Сәйдә бу спектакльдә төп рольдә – Мәйсәрәне уйный. Ә Булат – Рөстәм Насыбуллин. Мәйсәрә сәхнәдә 4 костюм алмаштырып өлгерде! Киемнәрен карарга гына килсәң дә үкенмәссең бу спектакльгә.
– Сәйдә, хәзерге татар яшьләре халык җырларын беләме?
– Әгәр дә гаиләдә татар теленә нигез салынса, мондый гаиләдә үскән балалар, әлбәттә, татар халык җырларын беләләр. Күптән түгел «Шаян ТВ»ның юбилеенда булдым. Андагы балалар челтерәп аккан чишмә кебек җырлый, татар халык җырларын беләләр.
– Хәзерге кызларның авызында электрон сигарет, ертык чалбар, аннан чыккан футболка кияләр. Нигә шулай икән?
– Миңа әти-әнием башка тәрбия бирде. Минем әхлакый рухыма мондый әйберләр сыймый. Ярар киеме, ә менә тәмәке – юк. Кызлар, миңа калса, андый булырга тиеш түгел. Хәзер, кызганычка, шундый тенденция бара, бернишләтеп тә булмый. Бу – аларның үзләренең сайлаулары.
– Тыйнак татар кызы нинди була?
– «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрә кебек.
– Кайсы ошый – җырлаумы әллә спектакль уйнаумы?
– Миңа икесе дә ошый. Икесе ике төрле тәҗрибә. Сәхнәдә уйныйсың да, җырлыйсың да, биисең дә. Ә үзең генә чыгыш ясаганда, син үз-үзең өчен җаваплы.
– Тавышыңа берәр нинди күнегүләр ясыйсыңмы?
– Һәрбер җырчы тавыш өстендә эшләргә тиеш. Һәр көн саен 1 сәгать булса да тавыш өчен күнегүләр эшләргә, аны ныгытырга кирәк. Чөнки мин татар халык җырларын гына җырламыйм, башка юнәлештә дә җырлыйм.
– Егетең бармы?
– Мондый сорауларга җавап бирмим...
– Әниең гел булышамы?
– Әйе, әнием миңа гел булыша. Чөнки костюмнарны алмаштыру – үзе бер мәшәкать. Уйнаудан да иң авыры – күлмәкләрне алмаштыру.
– Син хәзерге вакытта укыйсыңмы?
– Әйе, быел мин КФУ бакалавриатын бетердем һәм, беррәттән, Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятен. Хәзерге вакытта КФУда магистратурада укыйм.
«Спектакь кую күп көч сорый»
Безнең филармония оешкач, спектакльләр куя башладык. Басымны «Зәңгәр шәл»гә ясадык. Чөнки ул җырлы-биюле, ә филармониядә җырчылар һәм биючеләр шактый. «Зәңгәр шәл» – татарның классик, атаклы әсәре бит. Моңа кадәр Камал театрыннан кала, беркем дә куйганы юк. Театр баласы буларак, миңа бик якын бу спектакль. Безнең дә искиткеч Мәйсәрә белән Булатыбыз бар, аларны күз алдына китереп куйдык. Спектакль кую күп көч сорый. Әзерләнү процессы 2 ай, кую – 4-6 ай булырга мөмкин. Режиссердан сорасаң, «сез спектакльне күпме куясыз?» дип, аның һәрберсенең үз вакыты, – дип сөйләде спектакльне куючы, Татарстанның халык артисткасы Чулпан Закирова.
Тамашачы фикере
Казаннан Тәнзилә апа: «Спектакльне шулкадәр матур уйныйлар. Күптән теләгән идем килергә. Тагын булса, тагын килер идем. «Галиябану»ны куймаслармы икән? Иң яраткан артистым – Сәйдә! Бик матур җырлый, үзе чибәр».
Тәскирә апа: «Спектакль бик ошады! Очып кына йөриләр. Камал театрыннан да караган бар! Ләкин анда күптән булганым юк».
«Чулпан» мәдәни үзәгендә куелган «Зәңгәр шәл» вокаль-хореографик спектакленнән фоторепортаж