«Тизрәк кызарсын, куе булсын өчен, помидорларны аерып утырткач, йодлы су сибәргә кирәк»
Февраль ае җитү белән, һәвәскәр бакчачылар үсентеләр утыртырга әзерләнә башлый. Кайбыч районы Кошман авылында бакча эшен яратып башкаручы ирле-хатынлы Миләүшә һәм Илдар Насретдиновларда кунакта булдым. Алар үсентеләрне утырту алымнары турында «Интертат»ка сөйләделәр. Шулай ук, туя агачын үстерү серләрен дә чиштеләр.
Кайбыч районы Кошман авылында гомер итүче Миләүшә һәм Илдар Насретдиновлар, яшьләре 60 тан узса да, хәзергесе вакытта икесе дә өйдә булсалар да, лаеклы ялда да тик ятмыйлар, бакчаларын, тирә-юньнәрен карап чистартып торалар.
Миләүшә апа Кайбычка Мамадыш районыннан килен булып төшкән. Укыган чорда тормыш иптәшен – Кошман егете Илдар абыйны очрата. Һәм алар, бүгенге көндә бер ул һәм бер кыз үстереп, аларны олы тормыш юлына бастырып, оныклар сөяләр. Бәхетле дәү әни һәм дәү әти. Лаеклы ялда булгач, Миләүшә апа мәдрәсәгә укырга йөри, биш вакыт намаз укый һәм бакча эше белән шөгыльләнә. Ул заманында, Кошманда колхозлар булган вакытта, бухгалтер булып эшләсә, Илдар абый озак еллар буе газ участогында хезмәт куя.
Җәй көне бакчаларында төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Узган җәй абрикос, чия, алма, карбыз, кавын, каен җиләге һәм башка бик күп төрле үсентеләр үскән.
Мин килгәнне сизенеп, «Җәй көне бакчабызда үскән яшелчәләр белән аш пешердем», – дип, тәмле ашлары белән каршы алды хуҗабикә. Табын артында сөйләшеп утыргач, Миләүшә апа һәм Илдар абый бакча серләре һәм киңәшләре белән уртаклаштылар.
– Туфракны сатып аласызмы?
– Туфракны беркайчан да сатып алганым юк, көздән уңдырышлы, матур туфракларны әзерләп куям. Февраль аенда болгар борычы утырту кирәк. Әле мин үзем утыртмадым. Быел бөтен әйберне соңрак, март урталарында утыртырга җыенам, чөнки, иртә утыртып, бернинди мәгънә юк. Алар чәчәкләрен генә коя башлыйлар.
– Иң әйбәт борыч сорты нинди?
- Миңа ошаган сорт «Калифорнийское чудо»аеруча ошый. Сарысы да була, кызылы да.
- Помидорны кайчан утыртырга исәплисез?
- 15 нче мартта помидор утыртам дип билгеләп куйдым, февраль аенда да утыртканым бар, ләкин алар тәрәзә төбендә җәфа чигеп кенә утыралар. Помидорның миңа ошаган, иң әйбәт сорты ул – «Яблонька России». Бу сортның тәме дә тәмле, чыгышы да әйбәт. Тозлау өчен дә бик әйбәт томат. Тәрәзә төбендә үсентеләргә кояшлы урын кирәк. Ләкин бик кызу кояш та ярамый. Әгәр дә язгы кояш нурлары кызурак керсә, салкын якка алып чыгам, чөнки помидор, борычның яфраклары саргая башлый.
– Узган җәй бик күпләп кавын һәм карбыз үстергән идегезе. Аларны ничек үстерергә кирәк?
Карбыз, кавыннарны да өйдә үстереп чыгарам. Карбыз һәм кавынны ашагачтын орлыкларын алып калам, һәм үстерәм. Менә Үзбәкстаннан карбыз алып кайтканнар иде, узган ел шуны үстердем, 16 кило булды. Кыяр, карбыз, кавын кебек зур орлыкларны өйдә утырткан очракта, аерым савытларга утырту кирәк.
– Нишләп?
Чөнки, җиргә аерып утырткач, тамырларына зыян килергә тиеш түгел. Зыян китермәс өчен аерым савытларга целлофан пакеты куеп калдырып, туфракны шуның эченә салам. Аннан соң, бакчага утырткан очракта, пакеттан алып кына куясың.
Кибеттән үсентеләр алып утыртып караганыгыз бармы?
2021 нче елда «Леруа Мерлен» кибетеннән бакчага каен җиләген алып утырткан идек. Шәп үсте, мул итеп, эре-эре җиләкләр бирделәр. Үстереп җибәргәч, бик күп су сибәргә кирәк. Су сипмичә торган идек, җимешләре кечкенә генә булды, ә су сипкәч, шаулатып җимеш бирде. Урман җиләгенең вареньесы да тәмле була бит, ә бу җиләк кайнатмага тәмле түгел. Ашарга менә дигән!
Минем ике сеңлем дә бакча эшен бик яраталар. Бер сеңлем чәчәкләр белән бик мавыга. Менә беркөнне шалтырата – 100 меңгә пионга заказ бирдем ди. Күзләрем акаеп чыга дип торам. Мин алай чәчәкләр сатып алмый, авыл кешесе гел бер-берсе белән элемтәдә торгач «бер ботагын миңа бирерсең әле» дип, шулай үстерәбез.
Миләүшә апа, син виктория җиләген дә орлыклаткан идең бит, ничек орлыклаттың аны?
Матур җиләкне алам да, салфеткага изеп куям. Шуннан орлык та була. Һәм туфракка утыртып куям.
Ә сез роза чәчәген дә бит өйдә үстерәсез бит.
Әйе, көз аенда матур, яшел таякларын алып, чиләккә суга утыртып куям да, тамыр чыгарганын көтәм. Ә тамыр чыгаргач, караңгы урынга алып куям,салкынча урын кирәк, шуңа күрә мин базга төшерәм. Ләкин туфракка утыртырга тырышмый. Чөнки аннары аңа бакчада үсәсе авыр. Бар, туфракка утыртып караганнарым да, кызганыч үсә алмый алар.
Агачларга куяннар һөҗүм итәме?
Куяннардан саклап булмый шул. Астын чүпрәкләр белән чорнап та куйган идек, ләкин кар-бураннар булгач агачларның өсте генә утырып калды. Рәхәтләнәләр шуны кимереп. «Электропастух»та сузып куйган идек, кар басып китте. Алмагачны бик яраталар, чияләрне яратмыйлар, әчкелтем булганга күрәдер.
Йод сипкәнегез бармы? Ярдәме тияме?
Әйе, сипкән бар. Помидорларны аерып утырткач, аларга йодлы су сибәргә кирәк. Чөнки йод помидорларның әйбәт, куе үсүенә тәэсир ясый. Тизрәк кызарсын өчен дә йодның көче зур. Ун литр суга 3-4 тамчы йод. Суны атнага бер тапкыр сибәргә кирәк.
Җәйге кояшта суганнар саргая башласа, аларга тозлы су сибәргә кирәк. Шулай ук көл суы сибәргә дә ярый. Сарымсаклар зур булып үссен өчен, нашатырь спирты кулланырга – 2 аш кашыкны 10 литр суга салырга кирәк.
Помидор чәчәкләнгәч, 2 аш кашыгы бор кислотасын 10 литр суга саласың. Гөлләр шау чәчәк атсын өчен, 100 грамм чүпрәне 10 литр суга салып сибү кирәк.
Сездән бакчачы буларак төп киңәшләр?
Төп киңәшләрем:
- Иң элек, утыртканчы, орлыкларны 15-20 минут содалы яки марганцовкалы суда тотарга кирәк. Аннан соң чүпрәк белән томалап куйгач, артык пешеп китмәсен өчен саклап торыргак.
- Орлыклар әзер булгач, туфракка кайнар су сибеп чыгам. Бу анда булган микробларны үтерү өчен файдалы. Парникка утыртканда да шулай итәм.
- Кибетләрдән ашлама алып сипкәнем юк. Кар суын, банан һәм әфлисун кабыкларын суга салам да, шул суны сибәм.
- Әгәр дә үсентеләр «нечкәрә» икән, чөгендерне угычтан уып, суын сибәм. Парникта да яшелчәләрем начаррак үссә, шул чөгендер суы ярдәмгә килә.
Бакчада төрледән-төрле экспериментлар эшләп, үзләренә бик күп тәҗрибә туплаган бакчачылар гаиләсе. Менә туя агачын ничек үрчетү ысулы видеода.