Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мирзаяновлар концертында: «Мәгариф министрының Рәхмәт хаты безнең өчен дә зур шатлык»

news_top_970_100
Мирзаяновлар концертында: «Мәгариф министрының Рәхмәт хаты безнең өчен дә зур шатлык»

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Казанда 4 көн өр-яңа концерт программаларын тәкъдим итәләр. Шул уңайдан концертта мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллиннан рәхмәт хаты тапшырылды.

«Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, милләтебез алдында хезмәтегез, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен сезгә олы рәхмәтен белдерә. Алдагы елларда да безнең үзара аралашып яшәүебез дәвамлы һәм милләтебез өчен файдалы булсын иде. Сезгә татар рухын үстерүдә яңа иҗат уңышлары, киләчәк буын кешесе тәрбияләүдә, нык ихтыяр көче телибез. Ихтирам белән, министр Илсур Гәрәй улы Һадиуллин» диелгән котлауда.

Тапшыру мизгеленнән видео:

Концертка Балтач районы Норма авылыннан бер автобус – 20 кешелек делегация килгән. Сәхнәгә күтәрелгән ханым күчтәнәчләрен биргәч, министрның Рәхмәт хаты безнең өчен дә зур шатлык, дип уртаклашты:

«Без, чыннан да, бүген Балтач районы Норма авыл җирлегеннән 20 кешелек делегация белән килдек. Сагынып, яратып һәм хөрмәтләп килдек! Мирзаяновлар безнең Балтач районында еш булалар, һәм килгән саен без аларга сокланып, аларның тирән эчтәлекле шигырләрен, матур җырларын күңел түрләреннән чыккан йомшак җылылыкларын тоеп калабыз. Бик зур рәхмәт! Мәгариф министрының да игътибар итүе, алар өчен дә, безнең өчен дә зур шатлык! Алар авыл халкын, татар милләтен, тамашачыны тәрбияләүдә бик зур елеш кертәләр. Аллаһның рәхмәте булсын аларга! Авыр хезмәтләрендә зур уңышлар, түгәрәк бәхетләренең гомерлек булуларын, исән-сау булуларын телибез, һәрвакыт тамашачылар күп булып, аларны сөендереп, аларга тормыш тәрбиясен биреп, дәвам итсеннәр!»

Зөлфирә бу ханымның тәмле сөйләвенә күңеле булып:

«Бик матур сөйлисез! Сөбханаллаһ!» – дип, аларны сәхнәдән озатты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100