Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәриф Камалның хатлары басылып чыкты: «Китап аның шәхесенә яңа караш булуы белән кызыклы»

«Татар китабы йорты»нда язучы, драматург, публицист Шәриф Камал җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар студенты Илзирә Хәйруллина да катнашты.

news_top_970_100

15 ноябрь көнне «Татар китабы йорты»нда язучы, драматург, публицист, журналист, милли әдәбиятыбызда новелла жанрына нигез салучы классигыбыз Шәриф Камал җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Бу чарада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының журналистлар һәм мөгаллимнәр төркемнәре студентлары катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, язучылар, әдәбият галимнәре, Шәриф Камалның туганнары һәм укытучыбыз Гөлфия Гайнуллина белән берлектә без – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең булачак журналистлар һәм укытучылар төркемнәре студентлары да булдык.

Китап «Жыен» фонды тарафыннан «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды ярдәме белән нәшер ителгән. Шәриф Камал фатир-музеенда эшләп килүче белгечләр, аерым алганда, Айдар Шәйхин, Гөлназ Җиһангирова, материалны кириллицага күчереп, җыентык эшлиләр. Җыентыкның төп әһәмияте – милли музейда, язучы Шәриф Камал архивында сакланып килүче кулъязма, хат һәм документларны беренче мәртәбә дөньяга чыгарудан гыйбарәт.

«Язучы образы»

Чара башланыр алдыннан килгән кунакларны язучы образы каршы алды. Шәриф Камал образында әдипнең бүлмәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Булат Зиннәтуллин иде.

«Мин Казанга 1925 елда гына килдем. Оренбург, Петроград, Донбасс, Каспий буйлары, Истанбул белән Каһирә – туган Пешләдән аерылгач, мин гизгән, мин күргән җирләр калмагандыр. Сез бу фатирымны яхшы беләсездер. Әнә теге рояль янында әле кичә генә Салих бөтерелә иде, җанын биреп шунда әй уйнар иде. Ә бу диванда кем генә утырып карамагандыр инде. Бу йорт диварлары әле дә тарихны хәтерли… Кунакларымны хәтерли…

Хәзер сез минем иҗатымны сайланмалар аша гына беләсездер. Бәлки, әсәрләремнең күбесен хәтерләмисездер дә. Әмма бу Йортка килгән саен дөньяда минем дә барлыкны, минем дә сүзем яшәгәнен һәм үземнән соң шәкертләр, укучылар калганын искә төшерерсез», – дип сөйләде ул.

Булат Зиннәтуллин Шәриф Камал ролен беренче тапкыр гына тәкъдим итми, узган ел алар биредә «Әминә. Бәхет елы» дигән спектакль куйган. Ул эксперименталь эзләнү булды, дип искәртте артист.

Татарстан Республикасының Милли музее генераль директорының фәнни эшчәнлек юнәлешендә урынбасары Светлана Измайлова сүзләренчә, бу музейга шагыйрьләр, артистлар килә торган булган.

«Язучының кызы Зәйнәп үз өлешен кертмәгән булса, бу китап, бәлки, басылмаган да булыр иде. Ул шушы мирасны саклап калу өчен барлык көчен куйды. Биредә бу китап белән бәйле мөхтәрәм галим Миркасыйм Госмановны искә алу зарур. Казан университетында ул нигез салган татар халкы тарихы кафедрасы булмаса, бәлки, бу эзләнүләр булмас та иде. Аеруча рәхмәтләремне шулай ук мәрхүм шагыйрь Разил Вәлиевкә җиткерер идем. Бу җыентык турында без аның белән 2021 елда ук сөйләшкән идек», – дип ул мәрхүм Разил Вәлиевне дә искә алды.

«Бу китап шушы юбилейларны башлап җибәрү өчен бик кадерле!»

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Дания Заһидуллина җыентыкның «Җыен» фонды озак еллар чыгарып килә торган сериядән булуын искәртте. Аның сүзләренчә, ул Шәриф Камал турындагы фәнни, публицистик, әдәби-документаль материалларны үз эченә туплаган.

«Беренче карашка, Шәриф Камал шәхесе, аның иҗаты инде укучыга шактый билгеле кебек, ләкин бу китапта без Шәриф Камалның моңа кадәр билгесезлектә калып килгән проза әсәрләре, публицистикасын, әлегә кадәр исеме генә күренеп килгән «Сада» дигән шигырьләр китабыннан материалларны күрә алабыз. Монда без әдипнең биографиясен, иҗатын яңа яктан ачарлык тәнкыйди, фәнни материаллар белән очрашабыз, һәм бу китап, гомумән, Шәриф Камал шәхесенә яңа караш булуы белән кызыклы! Гомумән, Шәриф Камал турында ачышлар булыр, бигрәк тә киләсе елга – аның юбилей елында. Бу китап шушы юбилейларны башлап җибәрү өчен бик кадерле!» – дип бәяләде галимә.

Чарада җыентыкны эшләүгә үз өлешен керткән шәхесләрдән шагыйрә, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар һәм татар әдәбияты тарихы музее, Шәриф Камал мемориаль фатиры («Татар китабы йорты») директоры Айдар Рәсим улын Шәйхинның чыгышлары да бик эчтәлекле булды.

.Язучы Гариф Ахуновның мондый сүзләре бар: «... иҗатыбыз формалашкан елларда, эстетик завыкларыбыз уянып, дөньяга карашыбыз ныгыган чорда, безнең бердәнбер классигыбыз Шәриф Камал иде».

Чынлап та, Шәриф Камал шәхесе безгә – яңа буын журналистларга һәм мөгаллимнәргә рухи терәк ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100