Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаевның махсус операциядәгеләргә багышланган концерты: «Егетләрне ипиле, сулы иттегез»

«Дуп итә йөрәк» дип аталган өр-яңа концерт программасы белән Фирдүс Тямаев УНИКСны 10 көн рәттән дөбердәтә. Татарстанның атказанган артисты быел 12нче концерт сезонын тәкъдим итә. Шушы тамашаның бер көненнән КФУ студенты Илзирә Хәйруллинаның «Интертат» өчен репортажы.

news_top_970_100
Тямаевның махсус операциядәгеләргә багышланган концерты: «Егетләрне ипиле, сулы иттегез»
Илзирә Хәйруллина

Фирдүс Тямаевка татар эстрадасында тиңнәр була аламы? Башка артистлар белән аны һич тә чагыштырып та, аны кем беләндер алыштырып та булмый. Андагы энергия, көч һәм дәрт бар тамашачыны җилкендерә. Тормышка карашы, җырлары үтә дә тирән мәгънәгә ия булган, шул ук вакытта өздереп-өздереп биеп торганнарын да башкаручы, гаҗәеп үзенчәлекле шәхес! «Авыл малае» булуын һичкайчан яшермичә, күкрәген горур кагып әйтүче, халыкка якын артист – «Безнең Тямай!»

«Тямай Сабантуе»

Тямайның концертын социаль челтәрләр аша ничә көн карап күзәтеп бардым. Бар да «Тямай Сабантуе» дип язып, видеолар кертә. Карыйсы, Фирдүс Тямаев белән биисе килде. Ничек икән ул «Тямай Сабантуе» дигән уйлар башта йөрде.

Фирдүс Тямаев концертын 6нчы март көнне тамаша кылып кайттым. Бу көнне концерт 4 сәгатьтән артык барды. Әлеге тамашасын ул «8 Март бәйрәме алды» дип атады. Монда махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әниләре һәм хатыннары килгән иде. Шулай ук хәзер сугыш кырында булган хәрбиләр дә бар.

УНИКСның ишек төбеннән үк башланды «Тямай Сабантуе». Өс-башларны салмыйча таңнар калып карап басып тордым. Тамашаны оештырырга «Риваять» инструменталь төркеме ярдәм иткән. Фирдүс Тямаев хатын-кызларга бәйрәм уңаеннан лалә чәчәкләре таратты, тамашачы белән фойеда ду китереп биеп, җырлап, бәйрәм ясап кереп китте.

«Это не по-Тямаевски!»

Зал шыплап тулган. Буш урыннар юк, аншлаг! Концертның башлануы үзенчәлекле булды.

Иң башта сәхнә артыннан Фирдүс Тямаев «Ялгыз торна» җырының бер куплетын җырлады һәм туктап: «Ник кул чапмыйсыз?» – диде. Халык алкышларга күмде. Ләкин җырын җырлап бетермәде – биючеләр сәхнәгә чыкты. Аларны биюдән туктатып, зур экраннарда видео башланды. Анда Фирдүс Тямаев сәхнәгә чыккан биючеләренә: «Нишлисез, ник миннән башка концертны башладыгыз! Кем әйтте сезгә чыгарга? Керегез бар!» – ди. Видеода бу мизгелдә Тямаев үзе сәхнәгә чыгарга әзерләнә – чәчен рәтләп утыра. Төркемендәге җырчы, музыкант кызлар һәм егетләр, аның «торып баскан» чәченә ишарә ясый: «Абый, синең монда баскан!» – «Карале, чыннан да баскан!» – ди Фирдүс Тямаев ачуланып, үзе әзерләнергә әмер бирә: «Әй, үтерәсез. Ник киенмәдегез сез?». Кызлар һәм егетләр озын футболкаларын кигәннәр, чалбарлары салынган. Алар: «Абый, без чишендек!» – диләр.

Һәм сәхнәгә «Ак кораб» җыры белән Тямай чыкты. «Агыйделдә ак кораб, утырдым алга таба», – дип җырлап бетергәч, тагын зур экраннардан видео күрсәтелә башлады. Анда Фирдүс Тямаевның күңел халәте иде: «Син кая чыктың? Син әллә халыкны юләр дип уйладыңмы? Кайда синең яңа җырларың, яңа костюмнарың, яңа энергияң? Это не по-Тямаевски, сиңа әзерләнергә 2 минут, тиз кереп кит!»

Тамашачы шул минутта рәхәтләнеп көлде. Экрандагы Фирдүс Тямаев кушуы белән сәхнәдәге Тямаев кереп киткәч, сәхнәгә биючеләре башка костюм киеп чыкты. Экранда тагын видео башланып китте, бу видеода Тямай аксаган аягы белән юлдан атлап бара-бара да, абынып егыла, я булмаса, юлында киртәләр очрый. Концерт икенче төрле борылыш алды. Фирдүс Тямаев шушы видеода эчке кичерешләре белән уртаклаша, ул анда «язмыш җиле аяктан екканда да торып бастым» дип әйтә:

«Мин – Фирдүс Тямаев, 12 ел сәхнәдә, сез белгән «Тямай». Бөеклеккә һәм биеклеккә юллар җиңел булмый. Абынмыйча да барылмый. Тырыша-тырмаша инде менеп җиттем дигәндә генә, кире аска томырылган мизгелләр дә була. Күтәрелүе авыр булса да, түбәнгә таба хәрәкәт итүе ай җайлы ул! Җәяүләп түгел, тәгәрәп төшәсең. Юлыңда гайбәт сатучы озын телләр дә, каты бәрелешүләр дә, аяк чалырга тырышучылар да очрады. Саулык та бит, «Фирдүс, кирәгеңне бирәм» дип, әллә ничә тапкыр туктатмакчы булды.

Күреп торасыз – мин бирешмәдем, үҗәтләнеп, җан көчемә тырышып-тырмашып, яңадан өскә ыргылдым. Язмыш җилләре аяктан екканда да, торып баса алдым. Якыннарым, туганымдай төркемем, иҗатымнан илһам алып яшәгән тамашачы миңа кул сузды.

Еллар гомер йомгагын сүтә, 12 ел узса да – мин һаман да шул гап-гади авыл малае, гап- гади Фирдүсегез. Җырларым белән сезне юаткан да, елмайткан да, типтерткән дә, биеткән дә Тямай булып каламын. Без бергә, халкым! Җилләргә бирешми, мең тапкыр йөрәкне канаттым. Алга барырга, иҗатта янарга көч бир миңа, йә Раббым!»

Җырчы «Авыр бит» җырын җырлады. Моңсу, уйландыра торган, күңелне айкап чыгара торган җыр булды бу. Концертның бу өлешендә булган җырлар төрле. Беренче җыры халыкны көлдерә, күңелләрне җилкендерә, икенчесе – узган гомерләрне уйландыра. Фирдүс Тямаев «җилләргә бирештем» дип җырлады. Җырчы тамашачыны төрлечә – көлдереп, уйландырып җәлеп итәргә теләгәндер. Тегесе дә, монысы да йөрәккә тиде.

«Сезнең алкышларыгызга гына мин «возбуждаюсь»

«Концертыбыз 4 сәгатьләп барачак, ачуланмассыз дип уйлыйм. Кадерле тамашачым, минем концертымның матур булуы 90 процент сездән тора. Миңа концерт барышында бары тик ике генә әйбер кирәк, өченчесен сез аның бирдегез – акчасын түләп кердегез, Алланың рәхмәте яусын! Ике әйберне 12 ел буена сорыйм инде: беренчесе – мин җырлаганда елмаеп утырыгыз әле, яме. Сезгә концерт бик ошаган кыяфәт чыгарып утырыгыз әле. Сезнең елмаюыгызга карап, мин рәхәтләнеп, чын күңелдән җырлаячакмын.

Бер дулкынга керәбез – биибез, җырлыйбыз, ләкин арада канәгать булмаган утыручысы да була. Ник килгәнен үзе белми. Шушы тамашачыга карыйм да, «минем концертым начармы соң?» дип уйлап куям, җырның сүзләрен оныта башлыйм, микрофон белән берне башына бирәселәр килә. Елмайдык! – дип фәрман бирде ул. – Икенчесе: «Дайте мне адреналин» дисәм, зинһар, буфетка чыгып, миңа «адреналин» ташый күрмәгез. Шулай дисәм, кул чабарга, акырырга, сызгырырга кирәк. Сезнең алкышларыгызга гына мин «возбуждаюсь».

«Егет без!»

Фирдүс Тямаев һәм аның командасы махсус хәрби операциядә булучыларга гуманитар ярдәм күрсәтә. 6 март концертында фронтта булган хәрбиләрне «Егет без» дигән җыры астында сәхнәгә чыгарды. Бу җыр күпмедер дәрәҗәдә гимнга әверелде, дисәк тә, ялгыш булмас. Халык аягүрә басып кул чапты.

Чакырылган кунакларны Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев сәхнәгә чакырды.

Татарстан Республикасы конституция суды рәисе, Болгар ислам академиясе ректоры, Россия сугыш сәнгате берлеге рәисе Фәргать Госман улы Хөснетдиновка сүз бирделәр:

«Шушы залдагы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, аларның гаиләләренә, әниләренә зур рәхмәтләрне әйтеп, баш иябез. Хәрби операциянең беренче көненнән үк Донецк һәм Луганск өлкәләрендә яшәүчеләргә хәйрия концерты белән дә, гуманитар ярдәм җибәрүе белән дә иң беренче урында – Фирдүс Тямаев!»

Фирдүс Тямаев – Нурлат районының мактаулы гражданины

Нурлат районы советы рәисе урынбасары Линар Маняпов:

«Хәерле кич, тамашачылар! Районыбыз башлыгы кушуы буенча бирегә килдем. Батыр егетләребезне залга чыгарып, сугышта булган егетләрнең туганнарын чакырып, зурлаганыгыз өчен рәхмәт! «Егет без» җырын җырлаган вакытта зур экраннардан солдатларны кочып озатканын күрдек, бу күренеш безнең Нурлат районыннан иде. Без аны бергәләп эшләдек. Фирдүс, миңа шалтыратып: «Линар, дустым, егетләребезне бергәләп мәйданга җыеп, матур итеп озатсак, ничек булыр икән?» – диде. Ул вакытта ничек дөрес эшләргә дә белмисең, чөнки андый нәрсә баштан узмаган. Фирдүс үзенең матур сүзләре, эчкерсез җырлары белән, һәр егетнең кулын кысып рәхмәт әйтеп, шушы илгә авырлык килгән вакытта да куркып калмыйча, батырларча озатты.

Шуннан соң, ныклап торып бу эшне башлап җибәрде. Нурлат җирлегендә «Боевое братство» дигән төркем эшләп килә, егетләребез бик актив. 2 көн элек 19нчы командировкаларыннан кайттылар. 300дән артык Нурлат егетләренә, һәм Татарстанның башка районнарыннан хезмәт итүчеләргә гаиләләре биргән күчтәнәчләрен җиткезеп торалар. 29 машина җибәрелде. Һәм шушы командировкаларның һәрберсенә Фирдүстән аерым машина бара!

Сезгә Нурлат халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәм! Районыбыз башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев һәм барлык район депутатлары исеменнән, куйган хезмәтегез өчен...» – диде ул һәм җырчыга «Нурлат районы һәм шәһәренең мактаулы гражданы» дигән исемне тапшырды.

«Син онытма!»

Бу концерт елатты да, көлдерде дә, биетте дә, уйландырды да. Залда утыручылар арасында мобилизацияләнгән солдатларыбыз күп иде. Менә шундыйларның берсе хатыны һәм кызы белән иң беренче рәттә утырды. Концерт башланганчы ук ире әллә ничә тапкыр чыгып керде. Нигә икән дип уйлаган идем, концертның икенче өлешендә бу гаиләне сәхнәгә чакырып чыгардылар. Гаилә тарихын сөйләгәндә, Фирдүс Тямаевның дә, төркеменең дә, тамашачының да күзләренә яшьләр килде.

«Бу егетебез берсекөнгә Украинага китә. Кызын һәм тормыш иптәшен бәйрәм белән бүген котлый», – диде Тямаев. Ханымга һәм кызына лаләләр бүләк иттеләр. Хәрби Фирдүс Тямаевтан гаиләсен тәбрикләвен сораган, ахры.

Котлаганнан соң, җырчы дәвам итте: «Рәхмәт, «бырат»! Шушы гаиләң хакына исән-сау кайт! Синең матур гаиләң, шундый матур кызың бар. Әле безнең синең белән концертларда очрашулар алда. Бүген күп әниләр, хатыннар, балалар көтә... Йоклаганда да ачык күз белән йоклыйлар, чөнки алар телефоннан шалтырату көтә. Ничек кенә булса да тавышны ишетергә, дип... Илне яклап, исән-сау кайт!» – диде Тямаев. Аннары ул хатыннары белән килгән ир-атларга, басып, хатыннарын кочаклап үбәргә, «Мин сине яратам» дип әйтергә кушты.

«Син онытма мине» дигән җырга гаиләне вальска биетте.

«Хәзерге Сабантуйга маймыл урынына, безне – артистларны чакыралар»

«Ашаган ризыгыбызның бәрәкәте юк. Кигән киемебезнең рәхәте юк, алган малыбызның рәхәте юк. Юк, дуслар, без нык үзгәрдек, 20 ел җитте безнең милләт таркалырга. Бездә әдәп дигән әйбер юк хәзер. Мода куабыз, йортлар салабыз, машиналар алабыз. Карагыз әле – Казан үскәннән-үсә, машина куярга урын юк. Йортта 4 кеше торса, һәрберсендә икешәр машина. Хәтта «модно» сөйләшәбез, соңгы 20 ел бер сүз модага керде «вакыт юк» дигән. «Туганым, ник кунакка килмисең? – Вакыт юк». «Ник әти-әнигә шалтыратмыйсың? – Вакыт юк». Әле ярый кеше туа – шунда җыелабыз, әле ярый кеше үлә – шунда җыелабыз», – дип сөйләде Фирдүс Тямаев. Аның сүзләре белән килешмичә һич мөмкин түгел.

«Шуның хәтле түбәнчелеккә төштек. Бердәнбер үзебезнең милли бәйрәм бар иде – Сабантуй! Анысын да күмдек, Аллаһы әкбәр. Элек туганнар кайта иде шәһәрдән, мунчалар ягып каршы ала идек. Бакчага чыгып, учак ягып, бәрәңге пешереп, урам белән җыелып гармун тартып җырлап утыра идек. Рәхәтләнеп кич утыра идек. Идәндә генә тезелешеп ята идек. Сәгать иртәнге 5 – сикереп торабыз, чөнки сәгать 6да атлар чабышы башлана. Бер авыл булып атлар чабышы карыйбыз – чөнки барыбызның да өендә атлар бар иде. Әниләр, апалар яулыклары белән бизәп куялар иде. Һәрбер Сабантуй уенында катнаша идек. Бөтен авыл җырлап чыга иде...

Хәзерге Сабантуй: маймыл урынына безне – артистларны чакыралар. Мин үзем өчен сөйлим: «Фирдүс, көрәш беткәнчегә кадәр китмәле, халык тарала», – диләр. Ике «показуха» уеннарны карыйбыз да… Минем, дөресен генә әйткәндә, косасым килә ул уеннардан. Үзем җырлыйм, үзем елыйм эчтән. Акчасын түләгәч, маймыл кебек басып торабыз инде. Халык концерт карый да, балаларын батутта уйната да – Сабантуй вәссәләм!

Килер бер көн: кояш та безгә карап елмаер әле, туганнар аралаша башлар, әти-әниләрне ярата башларбыз! Рәхмәт сезгә минем концертыма килгәнегез өчен!» – диде Фирдүс һәм, «Ялгыз торна» җырын җырлаганда, ак яулыклы ханымнарга роза чәчәкләре бүләк итте.

Тетрәндерде дә, биетте дә бу «Тямай балдагы». УНИКСта «чума үрдәк, чума каз» биюен дә биеп алдык. Гомумән, концертның узып киткәнен сизмичә дә калдык.

Концерттан соң җырчы белән аралашып алырга да насыйп булды.

Махсус операциядә булган егетләргә ярдәм итәр өчен аларның кайда икәнлекләрен ничек табасыз?

– Безнең Нурлатта «Боевое братсво» бар. Алар белән бергә Нурлат егетләренә ярдәм итәбез һәм параллель рәвештә Мөслим егетләренә дә. Рүзәл белән реклама бирәбез, акчалар җыябыз. Балык Бистәсе районыннан да «Рәхмәт хаты» бирделәр. Ул район егетләренә дә ярдәмебез тиеп тора, акмаса да тамып, дигәндәй. Бөтенесенә дә ярдәм итеп булмый, әлбәттә. Тик шулай да – хәлдән килгәнчә.

– Концертларыгыздан да өлеш чыгарасызмы?

– Минем башка керемем дә, бизнесым да юк, концертымнан өлеш чыгарам. Аллага шөкер, тамашачы килә. Аларга да: «Сез мине генә шатландырмадыгыз, СВОдагы егетләрне дә ипиле, сулы иттегез», – дим. Хәлемннән килгәнчә, концерттан өлеш чыгарып барам.

– 12 ел иҗат итү дәверендә эстрадага карашыгыз үзгәрдеме?

– Аны, дөресен генә әйткәндә, мин сездән сорарга тиеш. Күзәтеп барган тамашачыдан сорарга тиешмен. Монда күрдегез бит – барыбер кызыгы да бар, елап та алдык. Бер концерт та бер-берсенә охшамаган. Унысы ун төрле үтә. Бүген күз яше белән, бик җанлы, җылы үтте. Бер гаилә чыкты баласы белән. Шунысы шатландыра – тамашачы белән бергә елыйбыз, елмаябыз. Мин үземне артист итеп хис итмим, ничектер туганнарым җыелган зур бер мәҗлес бара кебек. Мәгънәле үтте бүген концерт, телевидение килде, дип тә каушамадым. Артык «билдән түбәнгә» төшеп китмәдем. Хәзерге вакытта күп кенә блогерлар кабәхәт әйберләр күрсәтә, шуларга гына пародия ясадым.

«Билдән түбән» мәзәкләрегезгә тамашачылардан шелтә килмиме?

– Юк инде, тамашачы мине белә бит инде. Әгәр хәзер мин артык тәртиплегә әйләнсәм, алай да ярап булмый. 12 ел иҗат итүемдәге «үз сызыгым» китә, елавым да китә. Тамашачы мине белә, кабул итә.

– Эстрададагы юморны ничек бәялисез?

– Һәр нәрсәдән кызык табып була. Мин «катырак» йөртеп алам юморны. Мәсәлән, бүген биегәндә «бар инде!» дип кычкырдым, аның шул кычкыруы кызык бит. Мин бит артист буларак алай әйтергә тиеш түгел, мин аны кызык итеп әйтәм. Тамашачының көлгәнен беләм, үземә дә кызык.

Сезгә пародия ясаганга ничек карыйсыз?

– Карамыйм берничек тә. Пародистлар пародия куя, яшьләр минем җырны җырлый икән, димәк, артист яши дигән сүз. Миңа ясарлык пародия бар – сөйләрлек сүзем, җырларлык җырым.

Улыгыз Кәрим кеше арасында йөри, күз тимиме?

– Әле зур улым фойеда кибеттә сата. Бердәнбер кибет ачтык, ул эстрадада беркемдә дә юк. Олы улым – «культурный» бизнесмен. Кечкенәсе үтерә инде: «Әти, мине сәхнәгә чыгар әле», – дип. «Сандугач»ка биергә чыккач, кермичә аптырата.

Күз тиядер инде, миңа да күз тия. Менә « көн күңелем болганды, косып яттым. Кичә догалар укып өшкергәннән соң рәткә килдем.

– Пиарга ничек карыйсыз?

– Безнең татар сәхнәсе – чит ил сәхнәсе түгел. Безнең татар сәхнәсендә «аерылдым» дип пиар ясап булмый. Безнең милләт андый нәрсәне яратмый. Пиарны матур җырлар белән ясарга, шуның белән каратырга кирәк, матурлык белән алырга, мәзәкләр белән. Әнә без, ялгыш, Гүзәл Уразова белән песи турында эләккән идек бит... Ул бер дә пиар булмады – минем өчен зур стресс булды.

Әгәр дә син «крутой» икән – ярдәм ит ятимнәргә, мохтаҗларга, онкология больницасына барып концертлар куй. Эшлисе эшләр күп, эшләргә кирәк.

Мөслим районы Метрәй авылы егете, блогер, шагыйрь, Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән, аның белән бергә солдатларга ярдәм итүче Рүзәл Минһаҗев белән дә аралашып алдык.

– Хәрби операция башланыр алдыннан «Егет без» дигән шигырь яздым. Ярты сәгатьтән соң Марат Галимов көен язып җибәрде. Иртәнге алтынчы ярты, тыңлыйм – бик матур көй.

2 көннән соң мобилизация башланды. Шул ук елны апрель аенда Фирдүс абый белән хәйрия концерты куйдык. Минем шундагы хәлләрне күрәсем килде. Безнең төркемннән иң беренче булып Фирзәр барып кайтты. «Икенче барганда мине дә ал әле», – дидем. Анда баргач, үземнең Мөслим егетләрен күрдем. Аларның нинди хәлдә икәннәрен күреп, блиндажларда кундык. Безнең алдан гына баручы 7 егетне атып үтерделәр. Безне кертмәскә маташтылар, ләкин безнең, баргач, күрәсе, керәсе килде. Группадан 3 егет бардык – Фирзәр, Фидаил һәм мин. Фидаил әйтә: «Рүзәл, белгәннәреңне укы әле», – ди. Белгән догаларыбызны укый-укый, бабайлар үткән юлдан кердек.

Шунда беренче тапкыр Мөслим егетен очраттык. Шул мизгелдә чынлап торып күктән җиргә төштем. 21нче гасырда суга, ашка интеккән кешеләрне күрдем, авырлыкның нәрсә икәнен аңладым. Шушы хисләр мине бик нык кузгатты, китәргә контракт төзергә дә йөрдек. Чөнки без монда үзебезне файдасыз дип уйладык. Ул якларны күреп кайткач, монда йөрәкне тынычландырып булмый. Егетләр әйтә: «Әгәр дә син дә, Рүзәл, монда килсәң, ачка ятачакбыз катып. Син шунда калып безгә ярдәм итсәң, хәерлерәк булыр», – диделәр.

«Егет без» дигән төркем төзедек, бу җыр гимнга да әверелде. Бүгенге көндә безнең районнан 256 егет хезмәт итә. Безгә кайсы авылдан, кайсы районнан икәне мөһим түгел – барысы да безнекеләр. Барып туктыйбыз да, фураны ачып җибәрәбез – 50 егет басып тора. Икесе Мөслимнеке, калганы башка районныкы. Без аларның һәрберсенә тартмалар тутырабыз. Чөнки бөтен кеше дә моннан җибәрә алмый. Иң нык кирәклесе «маскировочная сеть»лар булды. Элек Актүбәдән, Азнакайдан алып кайта идек. Шуннан соң үзебездә үрә башладык. Халыктан, эшмәкәрләрдән 40-50 меңгә материаллар алып кайта башладык. Кич белән шуны үрәбез. Апалар көненә берне үрә. Үргән чакта догалар язып калдыра.

Украина бик зур, аның бер башында кар яуса, икенче башында җәй. Шуңа күрә егетләрдән нинди төс кирәклеген сорыйбыз. Шулай ук «леший» киеме үрдерәбез. Окоп шәмнәре дә бик кирәк булды. Беренче тапкыр 100 кило алып ясаган идек, хәзер 600 кило парафин алып кайтып ясыйбыз. Халык бик нык ярдәм итә.

Мин үзем элек тә ятим балаларга, инвалид балаларга хәйрия концерты куя идем. Хәзер исә егетләргә ярдәм иткәндә халык бик нык уянды. 3 көндә без фураны тутырабыз.

Анда баргач, җир астында кунып, күреп кайткач, «Ничек ярдәм итеп була?» дип уйлыйм. Коры душлар уйлап таптык. Кыр тычканнары белән бик интектеләр. Чөнки басуда икмәк күп, блиндажлар җылы. Без тычканнарның «коронавирусын» уйлап таптык. Тычканның берсе агулы бодайны ашый да – тамак төбе шешә, маңкалый, хатынына, күршесенә, урамга, бөтен авылга ияртә бу авыруны. Анысын шулай җиңеп чыктык без.

Бәләкәй мичләр ясадык. «Агромастер» оешмасы – Илгиз абый ярдәм итте. Бу мичләр җиңел генә, аны күчерү дә җайлы – тоттың да чаптың. Эченә окоп шәме дә сыя, 2 минутта тушенкаларны җылыта. Ә болай 6 сәгатькә җитә. Блиндажга икене куйсалар, җылы була. Аның төтене дә, исе дә чыкмый.

Иң авыры – татар мохите юк. Егетләр үзләрен кирәксез дип хис итмәсен өчен, балаларга саф татарча хатлар яздырабыз. Татар җырлары тупланган флешкалар, дисбеләр һәм догалыклар алып барабыз.

Менә шундый бер вакыйга булды, минем дус егет әйтә. «Ай ярым эчтә ятам, Рүзәл, минем барырлык көчем калмады, рух белән сындым мин, ди. Күңел сынса – алга баруы бик авыр. Нәрсә эшләргә белмим, кулымны йөрәккә куйган идем, карыйм: каты әйбер бар. Карасам, син биргән хат», – ди». Безнең авылдан 3нче класс малае татарча рәхәтләнеп, хаталары белән язган иде. «Шушыны укыдым да, бу дөньяга кирәклекне аңладым. Үземне герой итеп хис иттем, һәм рухым күтәрелде. Шушы көч белән барып, җиңеп чыктым. Тап әле син шул баланы, Рүзәл, бәлки, аның хыялы бардыр, мин аның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәр идем, чөнки тиздән кыска вакытлы ялга кайтам», – диде.

Татарстанда 44 район бар, ләкин егетләр янына 5-6 район гына йөри. Кайбер районнар, авыллар актив эшли, ләкин илтер кешеләре юк. Ә кайбер районнарда илтергә ашкынып торалар, ләкин халык уянмаган. Безнең Мөслимдә бу яктан бәхет бар. Һәрвакыт хәерле кешеләр генә очрасын иде, дип сорап торам. Аллага шөкер, әйбәт кешеләр очрап тора.

Хәбәрсез югалган егетләрне табабыз. Барган саен шаккатып кайтам, мин анда чын тормышны күрергә барам. Миннән сорыйлар: «Рүзәл, бөтен тормышыңны куркыныч астына куеп, гаиләңне калдырып, нигә һаман барасың?» – диләр. Мин анда егетләрне күрергә барам. Анда беркем дә маска кими, икейөзлелек юк, бөтен әйбер чиста, нәкъ элеккеге заман сыман. Иң рәхәте – егетләр белән күрешеп, кочаклашу. Андый хисләрне беркайда да тойганым юк һәм ул хисләрне бернәрсә дә алыштыра алмый дип уйлыйм.

Кичләрен бергә үткәрәбез, алар миңа тарихларын сөйли. Мин китап алып барам да, алар миңа шигырь укыталар. Анда татарлар гына түгел чуваш, удмурт, руслар да бар. Мин шигырь укыганда акырып елап утыралар. Олы абыйлар, татарча бер сүз аңламыйлар, ләкин йөрәкләренә үтеп керә.

Минем иҗатта шундый чор – шигырьләрем Украинага багышланган. Шаян шигырьләр сорыйлар, андыйны яза да, аңлый да алмыйм. Әлегә көләргә урын юк. Мин монда концертта басып торам, ә күңелем белән егетләр янында. Яхшы хәбәрләр генә килсә ярар иде, дип борчылам. Чөнки соңгы вакытта матур җилләр исми. Гел авырлык, гел югалту…

Аллага шөкер, шатлыклар да була, 9 ай буе элек югалган кешене таптык. Ул бит могҗиза! Аллаһ бар, җиңеллеген бирә. Анда барганда бензин бетте, бер бабайдан юл сорарга туктаган идек, 35 литр бензинны бушка бирде. Пугачев кырында машинабыз ватылып калды, туктадык бер капка төбенә – машина алга бармый. Иртәнге сәгать 5, йорт хуҗасы чыкты да алып кереп китте. Бер сүз әйтмичә, «ял итеп алыгыз» диде дә, машинаны ремонтлап бирде. Бер тиен акча да алмады...

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 9 март 2024
    Исемсез
    Бу язма авторына +5 ле билгесе! Күптән темага алып кереп китә торган мәкалә укыган юк иде. Ихлас күңелдән куандым, Фирдүс Тямаевның концерт программасын тиешле югарылыкта бәяләп язылганы өчен.
  • 9 март 2024
    Исемсез
    Зур рәхмәт бу язмаларның авторына! Елый-елый укыдым. Хәзер Одноклассники соц.челтәренә куям: анда минем иң күп "друзьялар".
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100