news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урамда тапкан акчаны алырга ярыймы?

«Әйбер тапсагыз, бер ел дәвамында аның хуҗасын эзләргә кирәк!» — ди Рөстәм хәзрәт.

news_top
Урамда тапкан акчаны алырга ярыймы?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин урамда табылган акчаны нишләтергә икәнлеген аңлатты.

«Теләсә нинди табышка сөенергә кирәкми, акча тапсаң да «әй, мин баедым, бу минеке» дияргә ярамый. Бу акчаны югалткан кеше, акчаның хуҗасы бар.

«Хәзрәт, аның хуҗасы якында юк бит, аны алсам ярамыймымни?» — диючеләр бар.

Сез акчаны алсагыз да, аның хуҗасын эзләргә тиеш. Хәзер эзләү җиңел — ватсап, телефон бар. Аны алып — үзеңнеке итәргә ярамый.

Зур сумма булмаса, хуҗасын таба алмасаң, үзеңә калдырырга була. Тик мохтаҗ кешегә бирү хәерле.

Әгәр табылдык зур булса, бер ел эчендә хуҗасын эзләргә, бөтен җиргә игълан бирергә кирәк. Алып кесәгә салып кына куйсаң, Аллаһы Тәгалә аны урлау дип санарга мөмкин.

Әйбер тапсагыз, бер ел дәвамында аның хуҗасын эзләргә кирәк!» — ди Рөстәм хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар