Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар җыры-2014»: кризис сәхнә артында да сизелә

Җыр белән бәйле фестивальләр бездә бик күп. Быел 15 нче тапкыр уза торган «Татар җыры» фестивален татар эстрадасына еллык нәтиҗә ясый торган чара, дисәк тә була.

news_top_970_100

Әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә Илшат Әминов: «Каеннарны «сикереп уздык», шуның белән тамашачыны җәлеп иттек», – дип әйткән иде. Оештыручылар каеннарны, чыннан да, «сикереп уза алдылармы соң»?

Ришат Фазлыйәхмәтов быел фестивальдә өченче тапкыр катнаша икән. «Кайтчы, иркәм, кайтчы яныма» җыры өчен быел «Алтын Барс» премиясе ала. «Әлеге премияне алу минем өчен дәрәҗә. Бу тамашачының кабул итүе, үзеңә исем ясауны аңлата», – диде башкаручы.

Эльмира Сөләйманова да барс сынын өченче тапкыр ала икән. «Быелгы фестивальдә бер кеше дә фонограммага җырламаячак. Оештыручылар тарафыннан шундый шартлар куйдылар. Аллага тапшырдык!» – диде ул.

Сәхнә ярымтүгәрәк экран рәвешендә ясалган иде. Аңа карагач, сәхнә тагын да киңәйгән шикелле тоела. Премияне алучылар җырларын башкарганда, җыр темасына туры килгән анимацияне карап булды.

Һәр номинациянең – үз җиңүчесе

Чараны «Ел ачышы» номинациясендә «Бәгърең таш булса» җыры белән лаек булган Руслан Кираметдинов ачып җибәрде. Җырчы башкарганда, чыннан да, ул тере тавышка җырлый, дип әйтеп булды. Борма-борма көйне сузып җырлады башкаручы. Премиягә дә әле беренче тапкыр гына ия була икән.

Азалия Зиннәт исә «Елның музыкаль ташкыны» номинациясенә җиңде. Ел буе тавыш җыйган әлеге җырны, нишләптер, минем беренче тапкыр ишетүем иде.

«Кабатланмас тавыш» номинациясенең җиңүчесе – Алинә Даутова. Алып баручылар әйтүенчә, әлеге башкаручының тавышы кабатланмас, бер кешегә дә охшамаган булырга тиеш. Миндә шундый сорау туды: бу башкаручының тавышын күп кеше беләме икән?

«Үзенчәлекле тавыш иясе» номинациясенә Ильмира Нәгыймова «Буламы соң?» җыры белән лаек булды.Җырчы исә 70-80 нче еллар стилендә киенгән иде.

Ландыш Нигъмәтҗанова «Иң яхшы танцеваль проект»та җиңү яулады. Бу юлы ул сәхнәдә аз биеде.

Татар җырчысы татарча киенмәгән!

Матбугат конференциясендә җырчыларның киемнәрдә милли элементлар булачак, дип ышандырганнар иде. Тик җырчыларның кайберләре генә бу кагыйдәне үтәргә тырышкан. Күбесе татар җырын җырлаганда, костюмны да татар орнаменты белән бизәргә кирәклеге турында «оныткан». Мәсәлән, Азалия Зиннәтнең бик ачык күлмәгенең бил өлешендә генә татар бизәкләрен күреп булды.

«Халыкчан җырчы» хуҗасы Илдар Хәкимов булып чыкты. Аның биючеләре диңгезче стилендә киенгән иде. Биюче кызларның гына кендекләрен күрсәтү татар җыры сәхнәсе өчен килешле урын түгел инде.

Хәмдүнә Тимергалиева Мөнир Рахмаев белән җыр башкарганда исә, биюче кызларның итәкләре генә артык кыска иде...

Зәйнәп Фәрхетдинова «Авылым хатирәсе» җырын башкарганда, тамашачылар аның милли бизәкләр төшерелгән күлмәгенә игътибар иткәндер.

Кемнең чәчәкләре күбрәк?

Тамашачы җырчыларга чәчәк бәйләмнәрен жәлләмәде. Гөлчәчәкләрне, беренче булып, Азалия Зиннәт алды. Алинә Даутовага да кызганмадылар. Иң күп чәчәкләрне Гөлназ кабул итте. Җыры тәмамланганнан соң, аңа бәйләм тапшыручылар, трамвай булып, тезелеп чыкты. Әнисе, кайнанасы, кызы – болар гына түгел иде анда. Ильвина да чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Аңа алсу чәчәкләр бәйләмен кәрҗиндә тапшырдылар.

Алып баручыларның киеменә кризис «тәэсир» иткән

Гадәттә, масштаблы чараларда алып баручылар тамашачаны үз киеме белән шаккатырырга ярата. Тик, ни кызганыч, «Татар җыры»нда моны күреп булмады. Әллә фестивальгә дә кризис тәэсир иткән: Гөлназ Сәфәрованың ике күлмәге шактый таныш иде инде.

Айваз Садыров белән Гөлназ Сәфәрова исә доллар белән евро турында да шаяртып алды. Ир белән хатын мөнәсәбәтләрен дә читләтеп үтмәде.

Җырчылар вирус «тарата»

Алып баручылар татар йолдызларының вирус таратуын әйтеп салды. «Салават гриппы» башланган икән. Аны йоктыручыларның башта борыны тыгыла. Аннары тавыш тембры үзгәрә, үзең дә сизмәстән сүгенә башлыйсың икән, имеш.

«Муниролла» да – йогышлы авыру, ди. Аны «йоктыра» калсаң, шунда ук тир-ягыңдагы кешеләрдән энергия таләп итә башлыйсың икән. «Фирдастрит» Норлаттан килгән вирусны «эләктерүче» бер урында басып торган җиреннән бии башлый, ди.

«Энелви» вирусын Ландыш Нигъмәтҗанова «йоктыра». Аны эләктерүгә, башта кызыша башлыйсың. Аннары киемнәреңне салу теләге уяна.

Кем, ничек булдыра

«Халык мәхәббәте» номинациясе җиңүчесе Нәфкать Нигъмәтуллин сәхнәгә, беренчеләрдән булып, үзенең баянчы, синтезаторчы, саксофончысын алып чыкты.

«Хит-парадлар җиңүчесе» Иркә күптәнге җырын башкарды. Аның киенү рәвеше – чиксез галәм стилендә. Ләкин шул ук вакытта аны татарча биюе белән дә кушарга онытмадылар.

35769 смс-тавыш җыйган Ләйсән Гыймаева «Татар радиосы»ның махсус бүләгенә ия булды. «Иң популяр автор-башкаручы» исеменә Фирдүс Тямаев лаек, дип табылган. Башка җырчылардан аермалы буларак, ул ике җыр башкарды. Менә шул вакытта исә бар халык «уянды», дәррәү кул чапты.

Җырлап яшик!

«Татар җыры» фестиваленең беренче бүлегендә 2014 елга нәтиҗәләрен әйтсәләр, икенче бүлектә исә 15 еллыкка йомгак ясалды.

– Әгәр дә моннан 15 ел элек без әлеге өлкәдә бер нәрсә эшләмәгән булсак та, барыбер берничә татар, кулы белән йөрәгенә суга-суга, җырлап йөрер иде, чөнки безнең ихтыяр көчебез шундый. «Татар җыры»ның оешкан төс алуы – гаҗәп зур казаныш. Татар моңы – безнең мирасыбыз. Моңны мин көтүче тормышы белән чагыштырам. Халык җырсыз яши алмый. Җырлап яшик! – диде Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Аннан соң ул Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән «Татар җыры» фестивален оештыручы Камил Гәрәевкә Рәхмәт хаты тапшырылды. Минтимер Шәймиев, «Чын егетлек» дигән номинациясе булса, аның Айваз Садыровка тапшырылырга тиешлеген ассызыклады.

Таныш йөзләр...

Концертның икенче бүлегендә 15 еллыкның хитлары башкарылды. Монда «Айфара», Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Илнар Сәйфиев, Вәсилә Фәттахова, Идрис Газиев, Раяз Фасыйховның җырлавын күреп булды.

Гомумән алганда, фестиваль тантанасында моңсу, салмак җырлар күп булды. Әллә оештыручылар моның белән тамашачаны да уйландырырга теләде микән?

Премияне тапшыручылар исә җиңүчеләрне котлады. Араларында үзләре татар булып та, русча сөйләшкәннәр дә булды. Ә бер ширкәтнең төрек милләтеннән булган вәкиле исә саф татарча шигырь укыды. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!

Иң беренче «Татар җыры» фестивале лауреаты Рөстәм Закиров «Картайма әле, әнкәй» җырын башкарды. ул аны бөтен әнкәйләргә багышлады. Аны котларга чыккан Разил Вәлиев исә җырчыга шигырь атап язган.

Айдар Галимов, Хәния Фәрхи премияне исә 15 нче тапкыр ала икән. Салават бу бәхеткә 16 нчы тапкыр иреште. 2010 елда ул берьюлы ике сын алган булган.

– «Барс»ы бар, алтыны юк. Кризис булганга. ахры. Кризис сәхнә артында да сизелә. Узган ел шампан шәрабе белән пакет өләшсәләр, быел – кефир, – дип шаяртты Салават.

Каеннар нишләгән?

Чара дәвамында барлыгы 31 җыр җырланды. Һәр башкаручы бер җыр җырларга тиеш булса да, Фирдүс Тямаев икене башкарды. Шул 31 җырның 23е мәхәббәт турында булды. Каеннардан өскә «үрмәләргә» тырышсалар да, бер каен агачыннан «арына алмаганнар». Ник дигәндә, концертның икенче бүлегендә Айфара «Ак каен» җырын башкарды. Әниләр, дуслар темасына багышланган берәр җырны ишетеп булды. Туган як темасы мәхәббәтнекеннән ким булмады: 4 җыр башкарылды. Моннан тыш, талбишек, картлык, яшьлек турында да җырлар ишетергә мөмкин иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100