news_header_top
news_header_bot
Автор: Гөлнар Гарифуллина
  • 07:49
    21 август 2017
    "Татарча укытуны туктату - милләттән ваз кичү": Милли мәгариф рейтингы
    Быелгы август конференциясендә, 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча, Татарстан район һәм шәһәрләре арасында милли мәгариф рейтингы тәкъдим ителгән иде. Министрлык рейтингында бик күп күрсәткечләр алынган һәм татар телендә белем бирү чагыштырмача түбән булган районнар алдынгылар исемлегенә кергән. "Татар-информ", рәсми саннардан чыгып, милли мәгариф буенча үз рейтингын тәкъдим итә.
    "Татарча укытуны туктату - милләттән ваз кичү": Милли мәгариф рейтингы
  • 07:08
    17 август 2017
    Татарстанда 2017-2018 уку елында кертеләчәк 10 яңалык
    Татарстанда милли мәктәпләр һәм туган телдә белем бирүче бакчалар эшчәнлеге тикшереләчәк, милли мәгарифне үстерү вазифаларын җиренә җиткереп башкармаган җитәкчеләр эштән азат ителәчәк, рус мәктәпләрендә IX сыйныфта татар теленнән имтиханга сөйләм буенча сынау кертеләчәк – болар хакында мөгаллимнәрнең республика август киңәшмәсендә игълан ителде.
    Татарстанда 2017-2018 уку елында кертеләчәк 10 яңалык
  • 18:00
    14 август 2017
    Биектау районында инвалид ирне хатыны газ белән агулап үтермәкче булган
    Биектау районында яшәүче 43 яшьлек ханымның мәкерле уе барып чыкмаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче часте, 105 нче маддәнең 1 нче часте (үтерергә ниятләү) буенча җинаять кылуда гаепләнә. Район прокуратурасы аңа карата җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслаган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.
    Биектау районында инвалид ирне хатыны газ белән агулап үтермәкче булган
  • 21:29
    8 август 2017
    Чаллыда 5 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән: 10 көн эчендә бу өченче очрак
    Бүген, ягъни 8 нче август якынча 12 сәгать 30 минутта, Яр Чаллының ГЭС бистәсендәге 5/07 йортында 5 нче каттагы фатир тәрәзәсеннән 5 яшьлек бала егылып төшә. Баланы кичекмәстән Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаталар. Баланың хәле уртача авырлык дәрәҗәсендә дип бәяләнә, дип яза “Челнинские известия” сайты (http://www.chelny-izvest.ru/city/53235.html).
    Чаллыда 5 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән: 10 көн эчендә бу өченче очрак
  • 11:35
    8 август 2017
    "Диагнозы якынча бер ай элек ачыкланды" - Архитектура фәннәре докторы Нияз Халит вафат
    Бүген архитектура докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләгән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Нияз Халитов вафат булды. Нияз Халитовның улы – блоггер-сәяхәтче Рәйхан Халитов “Интертат” хәбәрчесенә әтисенең үлем сәбәбе яман шеш булуын әйтте.
    "Диагнозы якынча бер ай элек ачыкланды" - Архитектура фәннәре докторы Нияз Халит вафат
  • 08:50
    7 август 2017
    Чит илгә ялга барганда һәр турист истә тотарга тиешле кагыйдәләр
    Бездә быелгы җәй челләгә үтә саран булды. Кызу кояш эзләп, Россиянең диңгез буе шәһәрләренә яки чит илгә сәяхәт кылучылар байтак. Күпләр мондый сәфәрләрне август-сентябрь аена ниятли. Чит илгә ял итәргә барганда, белгечләр кайбер кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә.
    Чит илгә ялга барганда һәр турист истә тотарга тиешле кагыйдәләр
  • 14:00
    5 август 2017
    Салават Фәтхетдинов концертында ни өчен Хәния Фәрхине искә алмаган? (видео)
    Язмыш турында уйланулар, Әлфия Авзалованы сагыну һәм бөек сер... Салаватның 29 нчы сезон концертлары турында шулай дип әйтергә була.
    Салават Фәтхетдинов концертында ни өчен Хәния Фәрхине искә алмаган? (видео)
  • 09:00
    2 август 2017
    “Татар теле кирәкми” дигән шикаятьләр белән килгән ата-аналар юк - Казанның 33нче мәктәбе
    Җәйге каникулларның инде ике ае артта калып баруга да карамастан, 2 нче сыйныфка баручы рус малае Арсений Майдаровский татар телен онытмаган. Ә Данил Петров “Туган тел” җырын моңлы итеп көйли, татарча сорауларга да рәхәтләнеп җавап бирә ала. Шулай булмый мени, алар укый торган 33 нче мәктәптә татар телен онытылырлык, кызыксыз итеп түгел, ә укырга теләк уянырдай итеп өйрәтәләр бит!
    “Татар теле кирәкми” дигән шикаятьләр белән килгән ата-аналар юк - Казанның 33нче мәктәбе
  • 11:05
    29 июль 2017
    Хәния Фәрхинең кызы Алия хушлашырга килүчеләргә әнисе исеменнән рәхмәт җиткерде
    Татар җәмәгатьчелеге бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озатты.
    Хәния Фәрхинең кызы Алия хушлашырга килүчеләргә әнисе исеменнән рәхмәт җиткерде
  • 10:30
    29 июль 2017
    Йосыф Дәүләтшин үлем турында: Аллаһы Тәгалә кешегә кайда яхшырак булуын белә
    Берәү дә мәңгегә килмәгән. Иртәме-соңмы, һәркайсыбызга якыннарыбызны югалту ачысын татырга туры килә. Әмма иңнәргә төшкән шул хәсрәтне күтәрә белү, мәрхүмнәрне хөрмәтләп соңгы юлга озату – безнең бурычыбыз.
    Йосыф Дәүләтшин үлем турында: Аллаһы Тәгалә кешегә кайда яхшырак булуын белә
  • 10:00
    28 июль 2017
    Хәния Фәрхинең иң популяр 7 җыры (видео)
    Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар иде. Алар арасында иң популяр булган җидесен искә төшерик.
    Хәния Фәрхинең иң популяр 7 җыры (видео)
  • 04:00
    27 июль 2017
    “Базарда сатып, канына салкын тигән, диләр...” Дүрт бала әнисенә ярдәм кирәк
    Хәсрәт көтмәгәндә килә. Дүрт бала анасы – 43 яшьтәге Гөлнара Сабирова да хәлсезлегенең сәбәбе яман чирдәдер дип башына да китермәгән...
    “Базарда сатып, канына салкын тигән, диләр...” Дүрт бала әнисенә ярдәм кирәк
  • 06:56
    16 июль 2017
    Балаларны кояш кагудан ничек сакларга – белгеч киңәше
    Ниһаять, көтеп алынган җәй җитте. Эссе сагындырган булса да, аның мәкерле икәнен онытмаска кирәк. Балаларны кояш нурларыннан, эссе кагудан, пешү җәрәхәтләреннән ничек сакларга – бу кагыйдәләрне “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесенә Республика клиник балалар хастаханәсенең Изоляцион-диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова искәртте.
    Балаларны кояш кагудан ничек сакларга – белгеч киңәше
  • 11:52
    12 июль 2017
    Артист, җырчы, "бюджетник" һәм депутат: кемдә нинди автомобиль? (сораштыру)
    Соңгы айларда "Лада" автомобильләре "Ә!" дигәнче сатылып бетә икән, дилерларга хәтта машина җитми, чират торалар, дип хәбәр итте "Татар-информ". Алдагы ел белән чагыштырганда, 2016 елның июленнән 2017 елның маена кадәр сату буенча рекорд куелган – үсеш 22 процент. Бу нисбәттән сораштыру үткәрдек: артист, җырчы, "бюджетник" укытучы, депутат һәм IT белгеч нинди автомобильләрдә җилдерә икән?
    Артист, җырчы, "бюджетник" һәм депутат: кемдә нинди автомобиль? (сораштыру)
  • 14:09
    8 июль 2017
    Казан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында оптимизация көтелә: мәгариф учреждениеләре берләшә
    Казан мәктәпләрендә зур үзгәреш көтелә. Быел Казанда ике яңа мәктәп ачылачак, аз комплектлы мәктәпләр һәм балалар бакчалары берләшәчәк. Бу хакта Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда белдерде.
    Казан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында оптимизация көтелә: мәгариф учреждениеләре берләшә
  • 10:25
    5 июль 2017
    Татарстанда Сабан туе баш батырларына бирелгән иң зур бүләкләр: автомобиль, ноутбук һәм тәкә
    1 нче июль – шимбә көнне Татарстанның 25 районында Сабан туйлары узган. Ә калган район һәм шәһәрләрдә милли бәйрәм июль дәвамында соңрак үткәреләчәк. Билгеле булганча, Зәй трассасында пассажир автобусы очраган һәлакәткә бәйле рәвештә, 2 нче июльдә узарга тиешле район Сабан туйлары кичектерелде. 25 район Сабан туенда баш батыр булып калган көрәшчеләрнең исемнәрен тәкъдим итәбез. Абсолют батырлар җилкәләренә тәкә генә салып китмәгән, төрле бүләкләр дә кабул иткән. Кемнең нинди призлар отканын районнарга шалтыратып сораштык.
    Татарстанда Сабан туе баш батырларына бирелгән иң зур бүләкләр: автомобиль, ноутбук һәм тәкә
  • 07:04
    1 июль 2017
    “Халык контроле” системасына дини һәм милли җирлектә низаглар, экстремизм фактлары турында күпме мәгълүмат юлланган?
    Татарстанның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасында “Экстремизм, дини һәм милли җирлектә низаглар” категориясе гамәлдә. 2017 елның 16 нчы июненә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу категориядә быел дини һәм милли сәбәпләр нигезендә конфликтлы вазгыятьләр, шулай ук экстремизм һәм террорчылык күренешләре очраклары турында барлыгы 4 мәгълүмат басылып чыга. 3 заявка буенча мәсьәлә хәл ителгән, 1 хәбәргә “сәбәпләрен аңлатып кире кагу” статусы куела. Кабул ителгән мәгълүматны өйрәнү барышында, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы тору үзәге тарафыннан экстремистик юнәлештәге җинаять һәм хокук бозу фактлары ачыкланмаган. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлекнең әйдәп баручы консультанты Дана Карпухина шундый мәгълүмат җиткерде.
    “Халык контроле” системасына дини һәм милли җирлектә низаглар, экстремизм фактлары турында күпме мәгълүмат юлланган?
  • 13:31
    28 июнь 2017
    Балтачтагы фаҗига корбаны Рәсимә Төхвәтуллинаны үлеме алдыннан соңгы булып күргән хезмәттәше: "Ирен көнче дип әйтә иде"
    Кызларының чыгарылыш кичәсенә барасы урынга, бүген ирле-хатынлы Төхвәтуллиннар – гүр ияләре. Кичә Балтач районында вәхшиләрчә кылынган җинаять бөтен республиканы тетрәндерде. Балтач районы йортларының берсендә 41 яшьлек ир-ат хатынын балта белән чабып үтерә, башын чабып өзә. Аннары үз-үзенә кул сала, шәхси чыганакларга караганда, асылына. Гаиләнең ике баласы калган. Уллары Артем студент, Казанда белем ала, кызлары Айгөл быел мәктәпне тәмамлаган. Әле ничек кенә – алтын медальгә! Чыгарылыш кичәсенә дә кыйбатлы күлмәк сатып алалар. Кара төс килешә дип, кара күлмәк сайлыйлар. Тик әйтерсең лә, күлмәк бәйрәмгә түгел, ә матәмгә алына...Кара күлмәк Айгөлгә кара хәсрәт китерә.
    Балтачтагы фаҗига корбаны Рәсимә Төхвәтуллинаны үлеме алдыннан соңгы булып күргән хезмәттәше: "Ирен көнче дип әйтә иде"
  • 11:23
    23 июнь 2017
    Казан-Мәскәү арасын якынайтучы тиз йөрешле магистраль табигатькә нинди зыян сала?
    Җилдереп кенә Мәскәүгә барып кайтыйм әле дисәң, ике якка юл өчен, ким дигәндә, 6 мең сум акчаны кесәңә тыгасың да, яшендәй югары тизлекле поездга ашыгасың. 3,5 сәгатьтә – син Мәскәүдә. Шундыйрак хыяллар бар, әмма әле хәзер түгел, 2020 елда гына дип фаразлана. Якынча 4 елдан “беренче карлыгач” булып, беренче югары тизлекле поезд рельсларга басар дип көтелә. Трасса Казан, Чабаксар, Түбән Новгород, Владимир, Мәскәү шәһәрләрен тоташтырып, Екатеринбургка кадәр сузылырга тиеш.
    Казан-Мәскәү арасын якынайтучы тиз йөрешле магистраль табигатькә нинди зыян сала?
  • 09:52
    17 июнь 2017
    Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалова турында: "Ничәмә-ничә миллион кешегә хезмәт иткән кеше начар була алмый"
    17 июньдә җәмәгатьчелек Казанда татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзалова белән хушлаша. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасына иртәдән кешеләр агыла. Аларның кулларында - чәчәкләр.
    Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалова турында: "Ничәмә-ничә миллион кешегә хезмәт иткән кеше начар була алмый"
  • 10:54
    16 май 2017
    Астрономия белгече Алмаз Галиев: Магнит давыллары кеше организмына йогынты ясый
    “Магнит давыллары көтелә, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз”, - дигән кисәтүләрне еш ишетергә була. Интернет челтәрендә магнит давылларын бер ай алдан, тәгаен көннәрен күрсәтеп фаразлануын очратырга була.
    Астрономия белгече Алмаз Галиев: Магнит давыллары кеше организмына йогынты ясый
  • 06:13
    3 май 2017
    Табиблар баш авыртуы турында: “Сәбәбен белмичә, дару эчмәгез”
    Миңа 42 яшь. Минем башым еш авырта. Авыртканда, пенталгин эчәм һәм авырту басыла. Әмма дус кызым, баш даруын күп эчәргә ярамый, дип куркыта. Атна-ун көнгә бер баш авырту минем яшьтәге кеше өчен ул нормаль күренештер бит?
    Табиблар баш авыртуы турында: “Сәбәбен белмичә, дару эчмәгез”
  • 06:43
    22 апрель 2017
    Татарстан “Россия көчле төбәкләре белән көчле” тезисын алга сөрә – Рөстәм Миңнеханов
    Бүген Казанда Татарстан халыкларының III съезды узды. Көн тәртибенә “Татарстан Республикасының бүгенге этапта этномәдәни үсеше” мәсәьәләсе куелган иде. Төп доклад белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
    Татарстан “Россия көчле төбәкләре белән көчле” тезисын алга сөрә – Рөстәм Миңнеханов
  • 06:44
    7 март 2017
    "Бер артист та бер-берсен яратмый". Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грейның көрәше турында - экспертлар
    Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә карата Радик шулай җавап биргән.
    "Бер артист та бер-берсен яратмый". Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грейның көрәше турында - экспертлар
  • 14:06
    24 февраль 2017
    7 айлык көмәне белән үлгән ханымның ире: “Салават Илсөярне җәннәткә алып керер”
    Өлешемә тигән көмешем, үземә тиңне таптым дип канатланып кына йөргәндә, кинәт хыяллар чәлпәрәмә килсен әле. 18 февраль көнне генә бер кабергә ике газизен җирләгән Миңнулла Нәбиуллинның да күптән көткән бәхет канатлары шулай көтмәгәндә сына. Апрельдә улыбыз туар дип сөенеп йөргәндә, инде 7 айлык көмәне булган Илсөяр Фәләхованың гомере өзелә.
    7 айлык көмәне белән үлгән ханымның ире: “Салават Илсөярне җәннәткә алып керер”
  • 07:38
    18 февраль 2017
    ЗАГС хезмәткәре: Ир-ат – 1, хатын-кыз – 0 ул. Нуль алга басса, гаилә булмый
    “Безнең заманда инициативалар күрсәтеп, бөтен күңелне биреп, фанатларча эшләү бар иде...” - ди 32 ел гомерен ЗАГС органында эшләүгә багышлаган Фирания ханым Котдусова. Ул 1976-2008 елларда Татарстан Республикасы Түбән Кама районында Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) органы белән җитәкчелек итә. Соңгы елларда, республикада муниципалитетлар барлыкка килгәч, Түбән Кама районы Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе башлыгы булып эшләгән. “Интертат.ру” электрон газетасы хәбәрчесенә интервьюда ул үзе эшләгән чорда һәм бүгенге көндә ЗАГС органнары эшендәге үзенчәлекләр, аермалы яклар турында сөйләде, үзенең гаилә институтына карата мөнәсәбәтен белдерде.
    ЗАГС хезмәткәре: Ир-ат – 1, хатын-кыз – 0 ул. Нуль алга басса, гаилә булмый
Барлык язмалар