Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Халык контроле” системасына дини һәм милли җирлектә низаглар, экстремизм фактлары турында күпме мәгълүмат юлланган?

Татарстанның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасында “Экстремизм, дини һәм милли җирлектә низаглар” категориясе гамәлдә. 2017 елның 16 нчы июненә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу категориядә быел дини һәм милли сәбәпләр нигезендә конфликтлы вазгыятьләр, шулай ук экстремизм һәм террорчылык күренешләре очраклары турында барлыгы 4 мәгълүмат басылып чыга. 3 заявка буенча мәсьәлә хәл ителгән, 1 хәбәргә “сәбәпләрен аңлатып кире кагу” статусы куела. Кабул ителгән мәгълүматны өйрәнү барышында, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы тору үзәге тарафыннан экстремистик юнәлештәге җинаять һәм хокук бозу фактлары ачыкланмаган. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлекнең әйдәп баручы консультанты Дана Карпухина шундый мәгълүмат җиткерде.

news_top_970_100
“Халык контроле” системасына дини һәм милли җирлектә низаглар, экстремизм фактлары турында күпме мәгълүмат юлланган?

Бу категория Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Куркынычсызлык советы, Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия һәм Татарстан Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча совет карары нигезендә, 2014 елның ноябрендә кертелгән. Дана Карпухина әйтүенчә, әлеге категория ябык булып санала, ягъни бастырылган хәбәрләр аны юллаган кулланучыга һәм категориянең модераторына гына билгеле.

“Халык контроле” системасындагы хәбәрне карау срогы 10 календарь көненнән артык түгел. Бу вакыт кысаларында “Эшләнештә” (“В работе”), “Планлаштырылган” (“Запланировано”) һәм “Нигезләнгән кире кагу” (“Мотивированный отказ”) статуслары куела.

Системадан кулланучы хәбәр биргәндә, хокук бозу турында хәбәр итә, исем-фамилия, әтисенең исемен, кәрәзле телефон номерын күрсәтә һәм фотоматериал урнаштыра. Ә экстремизм билгеләре булган материаллар турында мәгълүмат юллаганда, Интернет челтәрендә тиешле ресурс яки басманың исеменә сылтама бирә. Хәбәрләрнең каралышын әлеге категориянең модераторы – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы күзәтеп бара.

2014 елның ноябреннән әлеге категория буенча “Халык контроле” дәүләт системасына 11 хәбәр юлланган. 9ы буенча мәсьәлә хәл ителгән, 2 сенә “сәбәпләрен аңлатып, кире кагу” статусы куелган. Бу категория буенча гражданнардан хәбәрләр аз булуын Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты ике сәбәп белән бәйләп карый: я халык шәхси мәгълүматларын ачып бирүгә сак карый, я булмаса, гражданнар бу категория барлыгы турында белми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100