“Татар теле кирәкми” дигән шикаятьләр белән килгән ата-аналар юк - Казанның 33нче мәктәбе
Җәйге каникулларның инде ике ае артта калып баруга да карамастан, 2 нче сыйныфка баручы рус малае Арсений Майдаровский татар телен онытмаган. Ә Данил Петров “Туган тел” җырын моңлы итеп көйли, татарча сорауларга да рәхәтләнеп җавап бирә ала. Шулай булмый мени, алар укый торган 33 нче мәктәптә татар телен онытылырлык, кызыксыз итеп түгел, ә укырга теләк уянырдай итеп өйрәтәләр бит!
Казанның Авиатөзелеш районындагы Сингапур технологияләрен кулланучы 33 нче мәктәбендә без дә булып кайттык. Биредә чыннан да татар теле дәресләре үзгә. Эш, гадәттәгечә укытучыны тыңлап, аннары шуны өйдә ятлап утыруга корылмаган, ә укытучы һәм укучыларның үзара җанлы диалогына нигезләнгән.
“Эш дөрес оештырылса, канәгатьсезлек булмаячак”
Укытучы фикеренчә, рус балаларына татар телен өйрәтүдә эш дөрес итеп оештырылса, әти-әниләрдә канәгатьсезлек булырга тиеш түгел.
– Безгә татар теле кирәкми дип килгән әти-әниләр юк. Бу мәсьәләдә безнең укытучыларыбыз зур тырышлык куя. Мещерякова һәм “Сәлам” дәреслекләре буенча укыткан укытучыларның нәтиҗәләре дә яхшы, уен методикасы өстенлек иткәч, балалар татар телен бик яратып өйрәнә.
“Артык катлаулы итеп бирмәсәк иде материалны”
Альбина Хөснетдинованың да педагогик стажы 20 елга якынлашып килә.
– Иң беренче елларда традицион программа буенча эшләгән идек, ул вакытта да әйбәт нәтиҗәләр күрдек. Ә менә 2016 елдан Валерия Мещерякова методикасы буенча яңача укыта башладык. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү уен методикасы аркылы алып барыла. Балаларны сүзлекләр белән тәрҗемә итәргә, ятларга мәҗбүр итеп түгел, ә уен аркылы өйрәтүне күздә тота ул. Һәр сорауга алар аңлап җавап биреп, шул уенга кереп китеп, курчаклар, уенчыклар белән сөйләшәләр, кайсыларын "коткарырга" туры килә, кайсылары белән җанлы аралашу туа. Уен формасында сөйләшә башлаганнарын сизми дә калалар. Безгә шундый нәтиҗә күрү үзебезгә дә куанычлы. Яңа елдан соң балалар дәресләрдә бер авыз сүз әйтмичә, бары тик татарча гына җавап бирә. Уйныйбыз, көләбез, җырлыйбыз. Безнең идәндә - келәмдә "тәгәрәп" уйный торган уеннарыбыз да бар, түгәрәк өстәлдә уйный торганнары да.
Балаларның “мин татар телен яратам, татар теле минем яраткан фәнем” дип әйтүе без укытучылар өчен зур горурлык. Балалар да безне кая күрсәләр дә, татарча йөгереп килеп, татарча исәнләшәләр, татарча сораулар бирәләр. 1 нче сыйныфка килгәндә бер кәлимә сүз дә белмичә, 1 ел эчендә ирешкән нәтиҗәләре инде шактый югары. 2 нче сыйныф өчен дә дәреслекләр әзер. Куанып 1 нче сентябрьне көтәбез, ди укытучы.
"Рус балаларына татар телен өйрәнү чит тел өйрәнүгә тиң булуын онытмасак иде"
Альбина Хөснетдинова сентябрьдә, уку елы башында, татар теле дәресләре русча аралашу белән башланып китсә, ярты елдан, гыйнварда, дәресләрнең бер рус сүзе дә кыстырмыйча диярлек үткәнен билгеләп узды.
Альбина ханым фикеренчә, балаларның гайрәтен чигермәс өчен, укыту материалының җиңел булуы мөһим. “Артык катлаулы итеп бирмәсәк иде материалны. Элегрәк бит инде, сүзләрнең мәгънәсен аңламаса да, озын, авыр шигырьләрне ятлату рәвешендә барды бит эш. Без – укытучылар, шушы рус балаларына татар телен өйрәнү чит телне өйрәнүгә тиң булуын онытмасак иде. Бу бик мөһим әйбер”, - ди ул.
Ул укытучылар үзләрен балалар урынына куеп карарга тиеш, дип саный. “Балаларның белем дәрәҗәсенә төшеп бетеп, үзебез алар белән күтәрелсәк, шул вакытта каршылыклар да тумас иде, балаларга да җиңел булыр иде дип уйлыйм”, - дигән фикерен җиткерде ул.
Альбина Хөснетдинова былтыр укыткан балаларына быел 2 нче сыйныфта белем бирүне дәвам иттерәчәк. Ә мәктәпкә кабул ителгән яңа укытучылар өчен тәҗрибәлеләре остаз булып билгеләнә. Тьюторларның һәркайсына 5 шәр укытучы тия. “Без аларга 1 нче сыйныфтан ук эшләү тәртибен өйрәтәчәкбез, ярдәмче булачакбыз”, - диде ул.
Ул татар теле буенча артта калганлык иң беренче укытучыдан тора, дигән фикердә. “Үз эшен яратып, эшкә барганда ук, бүген шуларны өйрәтәм дип уйлап барырга тиеш. Таләпләр дә балаларның мөмкинлекләреннән чыгып куелырга тиеш. Балаларның төрлесе бар – көчлерәкләре, йомшаграклары. Ә аларның бөтенесенә дә таләпләр бер. Йомшак бала күңелсезләнеп кала, кәефе төшә. Шул моментларны күздә тотып эшләсәк, нәтиҗәләр үсәр дип уйлыйм”, - дип белдерде укытучы.
Каникуллар булуга карамастан, безнең белән очрашуга килгән укучылар да сөендерде. Арсений Майдаровский рус гаиләсеннән. Каникуллар башлануга ике ай вакыт узса да, Арсений татар телен онытмаган. Татар телендә сорауларга дөрес җавап кайтара ала. Арсений 20 ләргә кадәр санап та күрсәтте.
Данил Петров “Туган тел” җырын башкарды. Ул бер акцентсыз татарча сөйләшә. “Өйдә әти, әни, апама татарча сөйләшергә кушам. Каникулларда урамда уйныйм, китаплар укыйм”, - ди ул.
Бертуганнар Камилә һәм Мәликә Галиевалар татарча камил белүе белән сөендерде. “Рус балалары үзләренең ана телен яхшы белә, без татарлар үзебезнең телне яхшы белмәсәк, онытсак, безгә оят булыр дип уйлыйм мин”, - ди Камилә.