Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Астрономия белгече Алмаз Галиев: Магнит давыллары кеше организмына йогынты ясый

“Магнит давыллары көтелә, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз”, - дигән кисәтүләрне еш ишетергә була. Интернет челтәрендә магнит давылларын бер ай алдан, тәгаен көннәрен күрсәтеп фаразлануын очратырга була.

news_top_970_100
Астрономия белгече Алмаз Галиев: Магнит давыллары кеше организмына йогынты ясый

Нәрсә ул магнит давыллары? Магнит давылларын алдан фаразлап буламы? Бу хакта “Интертат” хәбәрчесенә Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе доценты Алмаз Галиев сөйләде.


Галим Интернет сайтларында “май аена магнит давыллары фаразы” кебек язмаларны дөрес түгел дип атады.Магнит давылларын күпкә алдан фаразлап булмый икән. Күп булса, 2-3 көн алдан гына магнит давылы ихтималлыгын әйтеп була.

- Гороскоп кешеләрнең зиһенен чуалту, алдау булган кебек үк, магнит давыллары турында да күпкә алдан фаразлау – бары тик уйдырма. Кешеләргә үз сәламәтлеге кадерле, шуңа алар магнит давылларының сәламәтлеккә бик начар тәэсиренә ышанып, пошаманга төшә, - ди ул.

Кояшта да таплар бар!

Алмаз Галиев магнит давылларын нәрсә китереп чыгарганы турында аңлатты. Кояш - күптөрле катлаулы физик процесслардан торган зур газ шары. Аның эчендә газларның үзара катлаулы тәэсир итешүе, гидродинамик процесслар бара. Бу Кояш активлыгы дип атала. Әлеге күренешне 19 нчы гасыр уртасында, Кояштагы тапларны күрә башлагач ачканнар. Алмаз Галиев “Интертат” хәбәрчесенә телескоп аша Кояшның фотосурәтендә күренгән ике тапны күрсәтте.

– Кечкенә генә кебек күренсә дә, чынлыкта алар, мөгаен, Җир күләмендәдер. Билгеле булганча, Кояш бит Җирдән йөз мәртәбә зуррак.Мондый процесслар Кояшта даими булып тора. Таплар бик зур булса, аларны хәтта телескопсыз да күреп була. Борынгы заманнарда, урта гасырларда да Кояшта күз белән күрә алырлык таплар булган. Кояш үз күчәре тирәли бер ай әйләнә, димәк, таплар да әйләнеп йөри дигән сүз. Таплар үзгәреп тора, 30 көн эчендә искеләре юкка чыгып, яңалары да пәйда булырга мөмкин.

Һәм ул таплар - Кояшның активлыгы күрсәткече

Алмаз Галиев Кояштагы таплар саны буенча галимнәр тарафыннан төрле елларда төзелгән графикны күрсәтте. Кайсыдыр елларда таплар аеруча күп булып, кайсыдыр елларда азрак булуы күзәтелә. Кояш активлыгы югарырак булган саен, таплар да күбрәк була. Кояш активлыгының максимум һәм минимум чорлары уртача 11-12 ел саен чиратлашып баруы теркәлгән.

Хәзер, мәсәлән, Кояш активлыгы түбән чор. 2014 елдан активлык түбәнәя башлаган, димәк, Кояш активлыгы күтәрелешен 2023-2024 елларда көтәргә була.

Кояш эчендә көчле магнит кырлары бар. Алар Җирдәге магнит кырыннан куәтлерәк. Менә шул магнит кырларының тышка чыгуыннан “шартлаулар” булып, таплар пәйда була. Газ агымы төрле якка тарала, шул исәптән Җир тарафына да юнәлергә мөмкин. Ул протон һәм электрон кисәкчекләреннән тора. Алар Җирнең магнит кырына килеп эләккәч, аңа тәэсир итә башлый. Нәтиҗәдә, Җирнең магнит кыры берникадәр зарарлана, үзгәрешләр хасил була.


Бу Кояштагы тапларны күзәтү буенча Кояш активлыгы графигы (Бельгия Корольлеге обсерватория).



Бу Кояш активлыгының хәзерге, ягъни 24 нче циклы, активлыкның киләчәге буенча ике фараз бирелә.

“Магнит давыллары турында бер ай алдан әйтү – уйдырма”

– Магнит давыллары Кояшта “шартлаулар” нәтиҗәсендә кабынып китүләрдән соң гына була. Башка сәбәпләре юк. Җирнең глобаль магнит кырына болай гына зыян килми, бу - Кояш тәэсире.

Әйткәнемчә, хәзер Кояш активлыгы түбән, шуңа күрә Җиргә йогынты ясаучы андый “кабыну”лар бик сирәк. Без Кояштагы “кабыну”ларны әйтә алмаган кебек, магнит давыллары турында да алдан әйтә алмыйбыз. “Шартлаудан” соң газ матдәләре Җиргә якынча 2 көннән килеп җитә дип фаразлыйбыз. Димәк, магнит давылы турында да 2-3 көн алдан гына төгәл фаразлап була. Бер ай алдан белеп булмый - бу уйдырма. Әйткәнемчә, хәзер Кояш активлыгының түбән чоры, димәк, магнит давыллары да азрак.

Алмаз Галиев әйтүенчә, әлбәттә, Җирнең магнит кырындагы теләсә нинди үзгәрешләр кеше организмына йогынты ясый. Кешеләр үзләрен начар хис иткән кебек тоя башлый. Ни өчен дигәндә, һәр кешенең тәне аша магнит кыры уза һәм ул Җирнең магнит кыры белән тәэсир итешә - алар бербөтен. Шушы магнит давылларының йогынтысы төрле кешегә төрлечә була. Берәүләр аларга аеруча сизгер, кемнәрдер җиңел генә уздырып җибәрә.

“Магнит давылыннан качып булмый”

– Тузанга аллергиядән качып булмаган кебек, магнит давылыннан да качып булмый. Акрынлап табиблар моның белән тирәннәнрәк шөгыльләнә башлар дип уйлыйм. Алар бу процессларның сәламәтлеккә ничек тәэсир итүен күзәтеп, бәлки халәтнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә ирешә алыр. Шулай ук һава торышы үзгәргәндә дә, кешеләрнең кәефе, хәле какшап китүе бар. Атмосфера басымы белән организмдагы кан басымы үзара бәйле. Атмосфера басымы үзгәрсә, билгеле, кан басымына тәэсир итми калмый, - ди Алмаз Галиев.

Галим Кояш активлыгының Җирдәге барлык процессларга зур йогынты ясавын билгеләп узды: үсемлекләр һәм хайваннарның үсешенә, популяцияләр санына, климаттагы үзгәрешләргә...

“Кояш активлыгына карап, Антарктидада боз калынлыгы вакытына, хайваннарның миграциясенә, инфракт һәм инсультлар, юлларда аварияләр һәм техноген бәла-казалар санына бәйле үзгәрешләрнең графигы төзелә. Хәтта социаль процесслар да берникадәр Кояшка бәйле...” – ди ул.

Табиб: Магнит давыллары бар, тик тәэсире фәнни яктан исбатланмаган гына

Магнит давылларының кеше сәламәтлегенә тәэсире турындаКазанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең 1 нче сырхауханәсендә терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова да фикерләре белән уртаклашты.


– Мин әле беркайчан да, беркайда да бу тема турында фәнни яктан сөйләнгәнен очратканым булмады. Мин бу хакта фәнни фактларга нигезләнеп аңлаткан бер табибны да белмим. Бу бары тик табиблар һәм пациентларның үз күзәтүе генә. Алар һава торышы үзгәргәндә, хроник чирләренең кискенләшүен, хәле начараеп китүен тоя. Минемчә, магнит давыллары бар. Әгәр безнең тирәли физика булганын, кеше дә физик күренеш, магнит давылы да физика булуын исәпкә алганда, безнең күз күрмәгән, әмма тәнебез тойган процесслар, үзара бәйләнеш, мөгаен, бардыр. Әле кешелек моны фәнни яктан исбатлауга, җентекләп өйрәнүгә барып кына җитмәгәндер.

Гүзәл Сәгыйтова фикеренчә, бу күренешне фәнгә таянып аңлату өчен, югары медицина белеме булган физик кирәк. Ә моның өчен физика һәм медицина бәйләп өйрәнелә торган уртак берәр фән кирәктер, мөгаен, дип саный ул.

– Хәле начараеп килүче пациентлар күп. Кайбер табиблар пациентның хәлен тәгаен ачыклый алмыйча, һава торышына сылтый. Нәрсә әйтергә һәм нәрсә билгеләргә белмәгәчә, һава торышы йогынты ясыйдыр, климатик шартлар үзгәргәндер, дип әйтә. Ә чынлыкта исә, баш авыртуы магнит давылы белән дә бәйле булырга, башка сәбәпләр аркасында да булырга мөмкин.

Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, “магнит давылы узгач, авырту да узар” дип, бернинди дару эчмәгән, инъекция кадамаган кешеләр дә шактый.  Күп кенә пациентлар һава торышы үзгәрүен сизсә, моңа алдан әзерләнә, өйдән чыкмый.

- Гипертоникларга, хроник авырулы кешеләргә, “һава торышы үзгәргәндә, хәлегез үзгәрүен сизсәгез, я өйдән чыкмагыз, я моны кисәтү өчен барысын да эшләгез” дип киңәш итәм. Гипертоник булсалар, препаратны гадәти дозадан күбрәк кулланырга кушам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100