Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалова турында: "Ничәмә-ничә миллион кешегә хезмәт иткән кеше начар була алмый"

17 июньдә җәмәгатьчелек Казанда татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзалова белән хушлаша. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасына иртәдән кешеләр агыла. Аларның кулларында - чәчәкләр.

news_top_970_100
Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалова турында: "Ничәмә-ничә миллион кешегә хезмәт иткән кеше начар була алмый"

Әлфия Авзалова 84 яшендә 15 июньдә вафат булды, 17 июньдә ул Казанның Яңа Татар бистәсендәге зиратка җирләнә.

Җырчы белән хушлашу чарасында Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованы татар җыр сәнгатендә иң тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе, дип атады.

- Кешенең үзеннән тора: Әлфиянең җор теллелеге, тормышта югалып калмавы - шушы казанышлары барлыкка килүгә нык ярдәм итте. Булганнан булган булып чыкты. Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова шушы чорның бизәге, безнең мирасыбыз булды. Бөтен илне гизеп, күпме җырлар җырлап: моннан да зур эшләр кайда булыр? Әлфиянең таланты зур, ничәмә-ничә миллион кешегә хезмәт иткән кеше начар кеше була алмый. Бу зур казаныш. Ул күңелдә яши. Әлфиянең гомере җырлап үткән гомер. "Моң патшабикәсе", дию аңа зур бәһа дияр идем. Эчтәлекле төшенчә... Әлфия 14 телдә җырлап бирә алган. Шушындый сәләтле кызыбызны соңгы юлга озатабыз. Андый шәхесләр сирәк бит ул. Татар моңы башка телләрдә җырлаганда да үзенчәлеген югалтмый. Бүген артистлар өлкән җырчыларыбызга шундый мәрхәмәтле. Кайберәүләр өлкән буынны җитәкләп кенә йөри. Салават Әлфияне сәхнәдә җитәкләп йөрде. Мин моны үрнәк итеп әйтәсем килә. Шулай булырга тиеш. Безгә үзебезнең кадерне белергә кирәк. Бу безнең халкыбызга хас әйбер. Рәхмәт Әлфиягә дә, балаларга, иптәшләрегезгә. Кияүләрнең бианайга карашы. Син халкыбызның күңелендә бар һәм булачаксың, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100