Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артист, җырчы, "бюджетник" һәм депутат: кемдә нинди автомобиль? (сораштыру)

Соңгы айларда "Лада" автомобильләре "Ә!" дигәнче сатылып бетә икән, дилерларга хәтта машина җитми, чират торалар, дип хәбәр итте "Татар-информ". Алдагы ел белән чагыштырганда, 2016 елның июленнән 2017 елның маена кадәр сату буенча рекорд куелган – үсеш 22 процент. Бу нисбәттән сораштыру үткәрдек: артист, җырчы, "бюджетник" укытучы, депутат һәм IT белгеч нинди автомобильләрдә җилдерә икән?

news_top_970_100
Артист, җырчы, "бюджетник" һәм депутат: кемдә нинди автомобиль? (сораштыру)

Казан шәһәре Думасы депутаты, "Мәгълүмати системалар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорлар советы рәисе Марат Бикмуллин:

"Элегрәк мин “Лада” машинасында йөреп алган идем, хәзер инде күптән кулланган юк. Танышларым арасында да кулланучылар юк. Ә болай сөйләүләргә караганда, бәясенә туры килә торган яхшы машина дип әйтәләр. Минем үземдә “Volkswagen”, уңайлы, куәтле машина кебек тоела. Ә, гомумән, мин машинада сирәк йөрим, күбрәк велосипедта йөрергә яратам".

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов “АвтоВАЗ” машиналарына ихтыяҗ артуын ишеткәч, “иртәгә кояш икенче яктан чыкмаса ярый инде” дип ярымшаяру белән гаҗәпләнүен белдерде.

"Мин үзем “Лада” машиналарыннан башладым. Иң беренче машиналар – шулар иде. Бәясенә күрә яхшы машиналар. 2008 елдан 2013 елга кадәр йөрдем. Башта “ВАЗ-21099”, аннары “ВАЗ-21012” тә йөрдем. Миңа бик ошый иде. Һаман да сагынып искә алам, яшь вакыт булгангадыр инде. Хәзер   KIA Sportage да йөрим, монысы да бик ошый. Аны сайлауның сәбәпләре күп инде. Уңайлы инде, чит ил машиналарын “ВАЗ” белән чагыштыру урынсыз дип уйлыйм. Безнекеләр бу мәсьәләдә бераз арткарак калды инде. Ярар, җитешербез әле, без дә. Vesta, Xray лар чыга башлады бит инде.

Кайберәүләрдә патриотизм рухы да көчле инде, үзебезнең ил машиналарында йөрергә кирәк дип саныйлар. Минемчә булса әгәр, мин бөтен бюджет учреждениеләрен, түрәләрне яңа чыккан шул үзебезнең машиналарда утыртып йөртер идем. Беренчедән, бу бюджетка экономия дә, икенчедән, патриотизмны арттыра торган әйбер булыр, өченчедән, бәлки, “Лада” автомобиле тагын да яхшырак булыр иде дип уйлыйм. Хәзер кая карама, югарырак вазифага күчә икән, кеше эш машинасына – иномаркага күчеп утыра. Үзеңнең машинаң иномарка булса, ә бер хәл, ә хезмәт машинасы үзебезнеке булса да ярыйдыр. Миңа инде, артист буларак, әйбер төяргә зуррак багажниклы машина кулай. Гомумән, күңелемә зуррак машиналар якын.    

Казанның биология укытучысы Искәндәр Нәбиуллин:

Мөмкинлек булса, “Лада” машинасын сатып алмау хәерлерәк, дип саныйм. Мин шундыйрак фикердә. Беренчедән, ул уңайлылык, ышанычлылык ягыннан калыша. Минем үземнең “Калина” бар иде, анда 3 ел тирәсе йөрдем, аның якын ут лампочкасы гел янып чыгып интектерде. Хәзер “SKODA Rapid” та йөрим. Сатып алганда, бәяләре, сыйфаты ягыннан да чагыштырдым. Минем өчен ул иң оптималь булып чыкты. 2016 елда сатып алдым, икенче елын йөрим, мин канәгать.

Җырчы Нурзадә Вәлиуллина:

Мин хәзер “Skoda Fabia” да йөрим үзем. Миңа кечкенә генә машина кирәк иде. Беренчесе – танышлардан алган “Hyundai Getz” иде. Хатын-кыз өчен машинаның уңайлырак булуы кирәк бит. “Лада” турында бернәрсә әйтә алмыйм, гомумән, соңгы модельләре белән кызыксынганым да юк. Аларның нинди икәнен дә белмим. Элек кечкенә чакта әтинең “шестерка”сы бар иде инде. Иномаркадан соң андый “каты” машинага күчәр идем микән? Дуслар да “йөреп булмый ул машинада, каты” диләр.

Иминиятләштерү компаниясендә эшләүче IT-белгеч Илнур Шиһапов:

Шәхсән үзем “Лада-Калина” автомобилендә йөрим. Икенчесен алмаштырам инде һәм проблема да күрмим. Безнең юллар бит сикертмәле, кайчак бордюрларга менәргә туры килә, мин машинаны ат урынына җигәм дияргә була. Кеше машиналарының асты түбән булганга кызганып, сак кына йөри, миңа чокыр-чакырлар куркыныч түгел. Кыйбатлы машина алдым дип, һәр чокырны урап узыр хәлем юк. Мин машинага хәрәкәт чарасы кебек кенә карыйм. Мин машинага түгел, машина миңа хезмәт итәргә тиеш.

Кыйбатлы “внедорожник”лар алалар да, чокыр-чакырларны әкрен генә, тизлеген киметеп бетереп кенә узалар, чөнки запчасте кыйбат. Дустым иномаркасына запчастьны 2 мең сумга алмаштырды, мин шуны ук 200 сумга алам.

Аннары шунысы да бар: кыйбатлы чит ил машинасына күз карасы кебек карап, ул хәтта кешедән дә кадерлерәк була башлый. Әз генә сызылган, бозылган урыны булса да, шуңа үлеп китеп борчылалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100