Биектау районында инвалид ирне хатыны газ белән агулап үтермәкче булган
Биектау районында яшәүче 43 яшьлек ханымның мәкерле уе барып чыкмаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче часте, 105 нче маддәнең 1 нче часте (үтерергә ниятләү) буенча җинаять кылуда гаепләнә. Район прокуратурасы аңа карата җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслаган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.
Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 7 нче маенда, элекке инвалид ире белән бергә яшәгән ханымның башына мәкерле уй килә. Ул, бәхетсезлек очрагына охшатып, параличланган ирен көнкүреш газы белән агулап үтермәкче була. Исерек хәлдә булган ханым кухнядагы газ плитәсе конфоркасын ачык калдыра. Фатирга газ исе тула башлагач, ир-ат, ис тоеп, хатыныннан газ плитәсен ябуын сорый. Ханым, иренә үтерү белән янап, фатирдан чыгып китә.
Гомере куркыныч астында булуын аңлаган ир, ир кулларына таянып, ишеккә кадәр үрмәләп бара, клюшка белән шакып, ярдәмгә чакыра. Тавышны күршедәге ханым ишетеп ала. Аның ярдәме белән ир-ат исән кала.
Җинаятьтә гаепләнүче ханымны сак астына япканнар. Җинаять эше Биектау районы судына юлланган.