Казан-Мәскәү арасын якынайтучы тиз йөрешле магистраль табигатькә нинди зыян сала?
Җилдереп кенә Мәскәүгә барып кайтыйм әле дисәң, ике якка юл өчен, ким дигәндә, 6 мең сум акчаны кесәңә тыгасың да, яшендәй югары тизлекле поездга ашыгасың. 3,5 сәгатьтә – син Мәскәүдә. Шундыйрак хыяллар бар, әмма әле хәзер түгел, 2020 елда гына дип фаразлана. Якынча 4 елдан “беренче карлыгач” булып, беренче югары тизлекле поезд рельсларга басар дип көтелә. Трасса Казан, Чабаксар, Түбән Новгород, Владимир, Мәскәү шәһәрләрен тоташтырып, Екатеринбургка кадәр сузылырга тиеш.
Татарстанда исә магистраль Казан һәм Яшел Үзән аша узачак. Трасса Яшел Үзәндә Әйшә, Новопольск, Октябрьский, Васильево җирлеге, “Полянка”, “Колос-2” бакчачылык ширкәтләре, Яшел Үзән шәһәре, Казан шәһәрләре территорияләре аша уза.
Элегрәк төрле маршрутлар уйлап каралды: аларның берсе торак пунктларда яшәүчеләр тынычлыгын какшата, йорт, каралты-кура һәм башка күчемсез милек объектларын сүтүне таләп итә, аннан соңгы тәкъдим ителгәннәре әйләнә-тирә мохиткә зыян сала, ул җирлектә милке булган КФУ мәнфәгатьләренә каршы килә дип чаң суктылар. Ахыр чиктә, халык үтенечләрен исәпкә алып, трассаны үзгәрттеләр. Барысы да бик кәттә кебек, әмма җиңеллек, уңайлылык өчен ни беләндер корбан итү дә кирәк. Мәсәлән, табигатькә зыян килми калмаячак. Бу хакта Яшел Үзәннең Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә сүз барды. Анда магистральнең әйләнә-тирә мохиткә тәэсире материаллары буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Күпме агач, кош юкка чыгачак, дип борчылган Яшел үзәнлеләрне проектлаучылар тынычландырырга ашыкты. “Тиз йөрешле магистральнең табигатькә тискәре тәэсире мөмкин кадәр киметеләчәк, китерелгән зыян башкача капланачак”, - ди алар.
“Барлык искәрмәләрне дә исәпкә алу җиңелләрдән булмады”
Мәскәү-Казан тиз йөрешле магистраленең өстенлекләре турында “Тиз йөрешле магистральләр" ачык акционерлык җәмгыятенең техник департамент директоры Юрий Котлов сөйләде. Ул докладында дөньяда югары тизлекле тимер юл магистральләренең гомуми озынлыгы 37 мең километр булуын, шуның 24 меңе Кытайга туры килүен әйтте. Юрий Котлов тиз йөрешле магистраль челтәре ел саен 1,5 млрд тан артык пассажирны ташуын билгеләп үтте. “Пассажирлар ташуда тирән технологик реформа үткәрүгә ихтыяҗны күздә тотып, Россиядә дә тиз йөрешле магистральләр төзү мәсьәләсе актуальләште. Программа кысаларында, 4 мең 300 километр югары тизлекле, 7 меңгә якын километр тизлеге зур булган линия оештыру күздә тотыла. Программада барлыгы 20 проект каралган, бу 50 дән артык югары тизлекле маршрут оештырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде ул.
Юрий Котлов Мәскәү-Казан тиз йөрешле магистраленең Россия Федерациясендә югары тизлекле хәрәкәт булдыруда сынау проекты булып торуын ассызыклый. Аның әйтүенчә, проект өстәмә 300 мең эш урыны булдырачак. “Ул төбәкнең инвестицион кызыклылыгын, халыкның эшлекле активлыгын арттыруга, төбәкнең транспорт өлкәсендәге элемтәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Проектны гамәлгә ашыру Казан һәм Мәскәү юл арасын 4, Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород арасын 2 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар, Казан шәһәрләре арасында юлның уртача дәвамлылыгы 1 сәгать тәшкил итәчәк”, - диде белгеч. Казаннан Мәскәүгә исә, 3,5 сәгать эчендә барып җитеп булачак. 4 төрле хезмәт күрсәтү класслы планлаштырыла. Билет бяәләре дә шуңа бәйле булачак.
“Проект уникаль, техник яктан катлаулы. Барлык техник карарлар җентекле фикер алышу, анализ аша узды, аннары гына соңгы карарлар кабул ителде. Бүген алар дәүләт экспертизасы аша уза”, - ди ул.
Юрий Котлов сүзләренә караганда, тиз йөрешле хәрәкәт иң экологик һәм энергия аз сарыф ителүчән транспорт төре санала. “Сарыф ителгән бер берәмлек энергиягә тиешле җиренә илтелгән пассажирлар саны, тиз йөрешле магистральдә, автомобиль транспортыннан 4, авиатранспортка караганда, 8 мәртәбә күбрәк. Шулай ук, һавага чыгарылган газ күләме шәһәр транспортыннан 3, авиатранспортныкыннан 4 мәртәбә азрак, - ди ул. Юрий Котлов быел барлык проект документациясенә дәүләт экспертизасын төгәлләү ниятләнгәнен белдерде.
“Трасса планын үзгәртү буенча саллы эш башкарылды. Бу гади юл түгел, борылышларда аның үз радиуслары бар, шуңа күрә барлык искәрмәләрне дә исәпкә алу җиңелләрдән булмады. Әгәр барлык каршылыклар исәпкә алынса, ул инде югары тизлекле тимер юл була алмас иде. Республика гражданнары фикерләрен исәпкә алып, трассаның соңгы варианты кабул ителде”, - диде Котлов.
"Төзелеш вакытында һавага 15 матдә бүленеп чыгар дип фаразлана"
Әйләнә-тирәне саклау чаралары турында “Мосгипротранс” оешмасының баш белгече Ольга Дугинова бәян итте. Ул тимер юлның табигатькә тискәре тәэсире мөмкин кадәр киметеләчәгенә ышандырды. Хәзерге вакытта белгечләр табигатькә никадәр зыян китереләчәген исәплиләр. “Белгечләр өйрәнү, тикшерүләр барышында һавага тәэсире әллә ни зур булмавын, магистраль салу юлында сирәк үсемлекләр очрамавын ачыклады. Төзелеш линиясендә тарихи, кыйммәтле мирас, археологик объектлар юк. Трасса узган урында суга да бернинди тискәре тәэсир булмаячак”, - диде ул. Су объектларында су сыйфатына зыян килмәсен өчен, суүткәргеч торбалар кую, сулыкларның химик составына тәэсир итми торган материаллар куллану кебек чаралар үткәреләчәк. Барлык төзелеш эшләре балык тоту органнары белән килештерелеп алып барылачак. Пассажир составы экологик чиста туалетлар белән җиһазланачак. Тимер юл атмосфера һавасына пычрак матдәләр бүлеп чыгармый. Бары тик төзелеш эшләре чорында гына һавага 15 матдә бүленеп чыгар дип фаразлана. Ольга Дугинова ышандырганча, атмосфера һавасы пычраклыгы аеруча интенсив төзелеш эшләре чорында 50 метрдан да еракка таралмаска, урыны-урыны белән генә булырга тиеш.
"Яшел Үзәндә тиз йөрешле магистраль төзелеше өчен якынча 150 мең агач киселәчәк"
Белгечләр әйтүенчә, магистраль төзелеше өчен киселергә мәҗбүр булган һәр агач өчен муниципаль берәмлекләр компенсациясен алачак. Әлегә якынча 150 мең агач киселәчәк дип фаразлана. Чарада катнашучылар моны ишетеп, гаҗәпләнүен яшерә алмады, тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Ольга Дугинова төзелеш барышында бозылган территорияләр рекультивацияләнәчәген, киселгән һәр агач өчен бергә бер нисбәтендә башка урында үсентеләр утырту күздә тотылуын әйтте. “Килешәм, табигатькә теләсә нинди тыкшыну эзсез узмый, берникадәр зыян сала. Тик берни дә төземәсәк, таш гасырда калачакбыз бит! Шуңа күрә дә тискәре йогынтыны мөмкин кадәр киметәчәк чаралар күзаллана бит. Проект нигезендә каралган табигатьне саклау чаралары үтәлсә, алай ук хафаланырлык урын юк”, - дип юатты ул.
– Трасса урман массивы аша үтә, ә без анда ял итәбез, әгәр юл урман аша узса, аны юкка чыгарачаклар бит! Урманны сакларга кирәк дибез. Ә монда шундый зур урман массивы юк ителәчәк. Норма дигән булалар, әмма төзелеш башлангач....Төзүчеләр бит алар тиешлесен дә, тиешсезен дә – барысын да кырып барачак. Урман буенда мари урманнарына барып булырлык юллар салынган иде. Хәзер анда берничек эләгә алмаячакбызмы?” - дип хәвефләнә пенсионер Александр Журавлев. Юрий Котлов трассаның 30 проценты эстакададан узуы, эстакадалар астында ирекле хәрәкәт юлы булачагын әйтте.
"Бер кош та үлмәячәк!"
“Агачлар киселү кошлар үлеменә тиң. Аларга оя корырга агач калмый дигән сүз”, - диделәр залдан. “Бер кош та үлмәячәк, бары тик кошлар тыгызрак булып кына урнашачак”, - дип җавап бирделәр. Төп эшләрнең кошлар оя корып, кошчыклар чыгарганда, балык уылдык чәчкәндә алып барылмаячагы әйтелде. Якынча исәпләүләргә караганда, төзелеш барышында 10 килограммнан артык балык үләргә мөмкин. Балыкларны мөмкин кадәр саклап калу юнәлешендә дә эшләр үткәреләчәк. Ольга Дугинова әйтүенчә, Сумка елгасында эшләр алып барылганлыктан, Иделгә чөгә балыгы маймычларын җибәрергә мөмкиннәр.
"Минем анда яшисем килми!"
Поезд сәгатенә 360 километр тизлек белән бара алачак. Идел, Ока, Сура, Клязьма елгалары аша барлыгы 5 күпер төзеләчәк. Татарстан территориясендә трасса 47,8 километр. 29,2 километр – Яшел Үзәнгә туры килә, шуның 22 километры урман массивын колачлый. Яшел Үзән районы территориясендә җир эшләре мәйданы 2 млн куб метр тәшкил итәчәк. 7 км лы 10 эстакада, 2 күпер булачак. Трассадан торак пунктка кадәр минималь чик 65 метр тәшкил итә. Магистраль “Аккош күле” урман-парк зонасы аша Яшел Үзән районына юл тотачак. Ул Әйшә авылыннан 65 м, Новочувашский бистәсеннән 80, Яңа Юдинодан 125, Юдино бистәсеннән 450 метр ераклыкта узачак.
Йортларны күчерү күздә тотылмый. Шулай да, йортының якын урнашуына эче пошучылар бар. Шундыйларның берсе – Сафоново бистәсендә яшәүче ике балалы, йөкле ханым Инна Линарова. “Без анда 3 ел элек участок сатып алдык, йорт төзедек. Теркәү палатасында да биредә магистраль төзеләчәге турында кисәтмәделәр. Сез 65 метр дисез, ә миңа җәмәгатьчелекне кабул итү урынында йортым 60 метр зонасына эләгә диделәр. Мин балаларым, алар сулаячак һава нинди булыр дип борчылам. Төзелеш вакытында шул газлар белән агуланырбызмы икән? Безгә моның өчен компенсация булырмы соң? Мин аны сатар идем, чөнки анда яшисем дә килми, әмма алучы булмас. Əгәр минималь чик зонасына кермәсә, дәүләт сатып алырмы?” – дип борчылды ул. Юрий Котлов җавабыннан аңлашылганча, әгәр йорт “рөхсәт” зонасына кермәсә, дәүләт йортны сатып алырга тиеш. Моны ачыкларга сүз биредәләр. Ольга Дугинова һава начар дип хафаланмаска киңәш иттте. Төзелеш вакытында эшчеләргә агач яндыру, төзелеш материалларын тентсыз күчерү тыела. Техника һәм җиһазларга техник тикшерү, төзелеш материалларын дымландыру тиеш булачак. Таләпләр үтәлешенә шикләнеп кенә караучыларга, проект вәкилләре Роспотребнадзор һәм башка органнар бу мәсьәләләрне контрольдә тотачагына вәгъдә бирде.
"Тавыштан саклаучы экраннар куелачак"
Шәһәр халкын тавыш булачак дип тә хафаланмаска киңәш иттеләр. Поезд тәгәрмәчләре тавышы нык комачауламасын өчен, торак пунктлар тирәсендә тимер юлда ике яклап “тавышны йотучы” экраннар урнаштырылачак.
Шулай ук, проект нигезендә, кыргый җәнлекләр үлеменә юл куймаучы технологияләр дә каралачак.\
"Миграция ничек үзгәрер?"
Магистраль ачылгач, башкалага юл ачылыр, миграция көчәер дигән шөбһәләр дә булды залдан. Түрәләр исә, киресенчә уйлый. “Билет бәясе километрына 4 сум, бер якка гына бару 3 мең сумга төшүен исәпкә алганда, миграция артмас. Кемдер көн дә алай эшләп йөрер дип уйламыйбыз”, - ди алар.
Җәмәгать тыңлаулары тәмамланганннан соң, заказчылар әле ай дәвамында катнашучылардан тәкъдимнәр кабул итәчәк. Хәер, магистраль төзелеше шундый мәшәкатьле, каршылыклы, проблемалы буласын җитәкчелек, мөгаен, шәйләгәндер, әмма күз курка – кул эшли. Моннан берничә ел элек халыкның проектның әһәмиятен аңламавына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә гаҗәпләнүен белдергән иде. Журналистлар белән очрашуларның берсендә ул: “Бу минем йортыма илтә торган юл түгел лә. Ничек кешеләр моның Татарстанны башка дәрәҗәгә чыгарачагын аңламый?! Бу проект республика өчен бик мөһим. Әгәр ул барып чыкса, гасыр проекты булачак, төзүчеләрне генә түгел, ә сәнәгать хезмәткәрләрен дә эшле итәчәк”, - дип белдергән иде ул.