Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ЗАГС хезмәткәре: Ир-ат – 1, хатын-кыз – 0 ул. Нуль алга басса, гаилә булмый

“Безнең заманда инициативалар күрсәтеп, бөтен күңелне биреп, фанатларча эшләү бар иде...” - ди 32 ел гомерен ЗАГС органында эшләүгә багышлаган Фирания ханым Котдусова. Ул 1976-2008 елларда Татарстан Республикасы Түбән Кама районында Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) органы белән җитәкчелек итә. Соңгы елларда, республикада муниципалитетлар барлыкка килгәч, Түбән Кама районы Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе башлыгы булып эшләгән. “Интертат.ру” электрон газетасы хәбәрчесенә интервьюда ул үзе эшләгән чорда һәм бүгенге көндә ЗАГС органнары эшендәге үзенчәлекләр, аермалы яклар турында сөйләде, үзенең гаилә институтына карата мөнәсәбәтен белдерде.

news_top_970_100
ЗАГС хезмәткәре: Ир-ат – 1, хатын-кыз – 0 ул. Нуль алга басса, гаилә булмый

“25 ел дәвамында рейтингта да беренче урында тордык”

- Фирания Касыймовна, үзегез эшләгән чорны һәм бүгенгесен чагыштырып сөйләсәгез иде. Нәрсәләр үзгәрде?

- Элекке һәм бүгенге эш рәвешендә аерма бик зур. Ул вакытта безнең коллективларда инициативалар бик күп иде. Без үзебез һәрвакыт бөтен күңелебезне биреп, фанатларча эшләдек, эш дип кенә карамадык. Эшкә яратып, куанып йөри идек. Һәрвакыт “бүген кичәгә караганда яхшырак , ә иртәгә бүгенгә караганда яхшырак эшләргә” дигән девизга тугры булдык. Безнең коллективта үз эше өчен янып-көеп йөргән хезмәткәрләр булды. Эш авыр булса да, бәйрәмгә барган кебек, куанып бара торган замана иде ул. Безгә берәү дә өстән күрсәтмәләр бирмәде, үзебез инициатива күрсәтеп, бик күп чаралар үткәрә идек.

Атнаның һәр көнендә тантаналы чаралар уза иде. Мәсәлән, сишәмбе балага тантаналы төстә исем кушу, чәршәмбе кавышырга теләп, ЗАГС ка гариза бирүчеләрне тәбрикләп үтү, җомга туй көненең юбилей елларын бәйрәм итүчеләрне котлау һәм башкалар. Ягъни, атнаның һәр көне билгеле бер йола тантаналары белән узды. Моңа махсус бик күп костюмнар тегелә иде. Яшьләр язылышуга гариза тапшыргач, аларны тәбрик итеп, помолвка үткәрә идек, шунда 10, 25 еллык юбилейларына чакырулар бирә идек. Ай дәвамында классик музыка концертларына чакыра идек.

Шәһәрнең 25 еллыгына, исемен җисеменә туры китереп, Йола тантаналары йорты ачылды. Башка җирдәге кебек Никах теркәү сарае гына түгел. Бу бина шәһәрдәге барлык предприятиеләр хисабына төзелде. Мин үзем дә күп кенә предприятиеләргә мөрәҗәгать иттем, безнең үтенеч буенча һәр предприятие үз өлешен кертте. Гаилә бәйрәмнәре, йолаларын шулай тантаналы уздыру буенча республикада беренче ачыш иде ул. Гаилә корырга теләгән яшьләр белән очрашулар, аерылышырга теләгән парларны дуслаштыру өчен сөйләшүләр дә үткәрә идек. Без анда хезмәт хакы дип түгел, ә искитмәле нәтиҗәләр күрсәтү, дәрәҗә алу өчен тырыштык. 25 ел дәвамында рейтингта да беренче урында тордык, елдан-ел яңалыклар кертә бардык. Безне “болай, тегеләй эшләгез” дип баштан тукмаклап торучы булмады. Максат, бурычлар бар, шуларны елдан-ел арттырып үтәргә тырыштык. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәреп, коллектив белән бассейнга, аэробикага бара, табигать кочагына да чыга идек. Кыскасы, бер йодрык булып эшләдек. Ә хәзер башкачарак. Җитәкченең таләбе дә, хезмәткәрләрнең эш рәвеше дә үзгәрде. Хәзер җитәкче бары тик нәтиҗә күрсәтүне кайгырта кебек. Ә без кешенең күңеле булсын, бөтен йөрәген биреп эшли алсын өчен, барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырышып эшләдек. Шуңа күрә хезмәткәрләр эшкә бәйрәмгә йөргән кебек йөрде. Хезмәт хаклары коточкыч түбән булуга карамастан, ә теркәүченеке ул 5 мең сум була торган иде, гаилә, яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирдек. Дөрес, хәзер дә тырышалар, заманча чаралар уздыралар, әмма болар барысы да тиеш дип, кушу буенча гына. Башка таләп, башка инициатива, башка стратегия һәм сәясәт тә бөтенләй башка хәзер.

“Хәзер гражданлык никахлары киң таралыш алды”

- Хәзер кешеләрнең гаилә төшенчәсенә мөнәсәбәте ничек?

- Хәзер гражданлык никахлары киң таралыш алды. Бу безгә чит илдән кергән. Анда бит 30 ел торгач, балалары үсеп беткәч, туй итә башлыйлар. Безгә дә әкренләп шул нәрсә керә. Әйтик, ир белән хатын 7 ел бергә торган, хатын-кыз “кайчан тәкъдим ясар” инде дип йөри. Хатын-кыз шулай гражданлык никахы җайлы дип яши инде ул, әмма ахыр чиктә хатын-кыз өчен бу яхшы түгел. Аның мәнфәгатьләре якланмаган булып чыга. Алар 7 ел яши, җиһаз, башка милек сатып ала, ә аннары аерылганда ул урталай бүленми. Шуңа күрә язылышу кирәк нәрсә ул, хатын-кыз, балалар мәнфәгатьләреннән чыгып караганда да. Кирәк булмаса, аны уйлап та чыгармаслар иде. Аерылышкач, малны суд аркылы бүлү бик катлаулы.

Ашыгып өйләнүчеләр булды инде һәр заманда да. Аннары факт буенча, икенче төрле әйткәндә, йөклелек аркасында кавышучылар бар иде элек тә, әмма барыбер гаиләгә карата җаваплылык көчлерәк иде. Ул вакытта катнаш никахларга каршы көрәш барды. Аларны хупламый иделәр, тик барыбер 35 процент тирәсе була иде ул. Катнаш никахларда аңлашылмаучанлыклар туйдан ук башлана дип без дә аңлатып карый идек, әмма өйләнер көне билгеләнгәч, сөйләшүнең мәгънәсе юк инде. Алар, кагыйдә буларак, әти-әнисенә каршы төшә, беркайчан уеннан кайтмый.

- Бездә депутатлар аерылышуларны катлауландыру процессын кертмәкче иде бит. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Юк, минемчә, бергә яшәргә теләмәгән кешеләр бернәрсәгә карамый, пошлина кыйбат булуга да, 5 балага да. Акча, закон белән генә тотып кала торган әйбер түгел бу. Ата-ана балаларны дөрес итеп, гаиләгә яраклы итеп тәрбияләргә тиеш. Мин оныкларга да шуны сеңдерергә тырышам.  Гаилә тормышына, балаларны, ирне кайгырта белү гадәтләренә өйрәтелми хәзер яшьләр.

Менә әле генә “Модный приговор” тапшыруын карап ятам. Анда берәүләр аерылышыр чиккә җиткән, ире хатыныннан нәзакәтле кием киюен сорый, ә бу үзенчә эшли. Аерылышырга да риза, юл кую дигән әйбер юк. Аңа Эвелина бик җайлап әйтте: “Телевизордан тәкъдим көткән миллион хатын-кыз сезне карап утыра, ә сез ирегезгә бер адым юл куярга теләмисез”, - ди. Ир кешене ир дип санга сукмасаң, гаилә алга бармый. Ир-ат – 1, хатын-кыз 0 ул. Нуль алга басса, гаилә булмый. Менә шул принцип булса, гаилә саклана. Нуль бер алдыннан түгел, ә бер артыннан торырга тиеш, менә шул вакытта гаилә 10 баллы була.
 
- Кемнәрдер махсус Гашыйклар көнендә яки ниндидер даталарга туры китереп өйләнешәләр. Моңа ничек карыйсыз?

- Башлар катты инде ул 08, 08, 08 ләр белән. Ашык-пошык, шуңа туры китерәм дип алдан язылулар бездә дә булды. Андыйлар да барыбер аерылыша, аңа карамый ул. Бу бары тик мода, “безнең язылышкан көн шул көн иде” дип сөйләр өчен, үзенә күрә өстенлекне күрсәтер өчен генә. Шуңа гына ярый инде, гаилә ныклыгына тәэсир итми. Киресенчә, күбесе ашыгып, шул дата булсын, дип уйлап бетермиләр. Гашыйклар көнендә өйләнешү – яшьләр өчен үзенә күрә бер мода. Хәзер башкалардан аерылырга теләп, үзеңне күрсәтү яшьләр арасында киң таралган. Гашыйклар көне булгач, гомер буе яратышып яшәсеннәр дип кенә телисе кала. 1-2 айга гына түгел, мәңгелеккә булсын сөюләре.

“Исем сайлауга җырлар, күп серияле фильмнар тәэсир итә”

- Йола тантаналары йортында балага исем дә куша идек дисез. Бу хакта да әйтсәгез иде. Заманасына карап, ниндидер исемнәр бик популяр була. Дәррәү кубып, гел бертөрле исемнәр кушалар. Моңа нәрсә тәэсир итә? Ничек уйлыйсыз?

- Без эшләгәндә һәр балага исемне тантаналы итеп кушу традициясе бар иде. Әйе, чыннан да, кайбер исемнәр бик популярлаша. 90 нчы елларда Азалия, Алинә, Булатны күп куштылар. Искәндәр кебек борынгы исемнәргә дә игътибар иттеләр. Моңа җырлар, күп серияле фильмнар да тәэсир итә. Аэлита, мәсәлән. Китапларның да йогынтысы бар. Аннары ир белән хатын икесенең исемен кушып, исемне үзләре дә ясый башлады. Соңрак исемне дөрес булсын дип, белешмәлекләрдән карап куша башладылар. Әле исемне ЗАГС рөхсәте белән генә бирү турында закон чыгармакчы булалар дип ишеттем, алайса “Царь” кебек мәгънәсез исемнәр дә куша башлаганнар. Мәгънәсез исемнәрне кушудан муллалар да баш тартырга мөмкин. Муллаларның сүзенә колак салучылар да бар. Кайбер яшьләр муллаларга барып, “шулай кушсак ярыймы дип” киңәш сорый. Ә кайберләре балага бертөрле исем биреп, мулла сабыйның колагына икенче төрле итеп кычкырган мисаллар да бар. Мәсәлән, бер татар гаиләсе София дип кушкан баласына, ә бабай Сафия дип кычкырган.

Үземнең яраткан исемем Булат. Улыма да Булат дип куштым.

“Яшьләр арасында тусовка дигән әйбер дә бар, тик туй ул гаилә бәйрәме”

- Хәзер күп кенә парлар туйларны купшы итеп уздыралар, кредитка, бурычларга батучылар да бар. Сез хуплыйсызмы моны?

- Хәзер берсеннән берсе уздырырга тырышу мода инде. Кайвакыт затлы туй дип котырып, түбән зәвыкка кадәр барып җитә. Үзеңне “мин кем” дип кенә күрсәтергә тырышу сизелә. Ә гаилә кору ул туганнар, якыннар өчен бәйрәм. Минем күп кенә зур шәһәрләргә барганым бар, 2-3 машина, 10-15 кунак белән тыйнак кына туй үткәрәләр. Ярты Түбән Каманы җыеп гүләйт итү түгел инде бу. Яшьләр арасында тусовка дигән әйбер дә бар, тик туй ул гаилә бәйрәме, туганнар, әби-бабайлар өчен.

“Балалар сәламәт тусын өчен, генетик якны да карарга кирәк”

- Үзегез эшләгән чорда берәр истә калган кызыклы очракны сөйләп китсәгез иде...

- Бер матур үрнәкне хәтерлим. 90 нчы елларда милли хәрәкәт күтәрелгән вакытта, әти-әниләре дә, яшьләр дә милли киемнән, күлмәк-камзул, калфаклар киеп килгән иде. Итагатьле сүзләр, тәрбияви матур тәбрикләр яңгырады анда. Билгеле, язылыштыру тантанасы да татарча булды. Шулкадәр йөрәккә кереп калды бу пар. Алар әти-әниләре каршында башларын иеп, рәхмәт сүзләре әйтте. Җиренә җиткерелгән милли рухтагы туй булды ул.

Күңелсез очраккка килгәндә, бер кыз төрмәдән чыккан бер егеткә кияүгә чыкты. Никахларын теркәргә килгәч, паспортларын онытканнар булып чыкты. Егет холыксызлана башлады, аңа тагын нәрсәдер ошамады. Кызны сугып очырды, ишектән үк чыгып очты кыз. Кыскасы, егет үзен бик тәртипсез тотты. Бөтен халык ЗАГС тан качып бетте. Мин егетне сүзләр табып, тынычландырырга, юатырга тырыштым. Милиция чакырырдай булган идек. Бераздан паспортларын алып килеп, тәки шул кешегә киягү чыкты бу кыз. Ир-атның кыяфәтеннән үк күренә иде тормышка яраксыз кеше икәне – күлмәген корсагына бәйләп куйган иде, костюмсыз. Белә торып, шулай ук кияүгә чыгучылар бар. Күреп тора нинди кеше икәнен, әти-әнисен хөрмәт итмәгәнен, бөтенесенә күзен йомып, гафу итеп, тормыш кора. Элек тормыш корганчы, 40 тапкыр уйларга кушылган. Балалар сәламәт тусын өчен, генетик якны да карарга, төптән уйларга кирәк бит. Гомумән, бик күп балалар әти-әниләрен хөрмәт итә белми, бу проблемага әйләнеп бара. Безнең өчен әти-әнинең һәр сүзе идеаль иде.

- Үз тиңен таба алмый йөрүчеләргә яучылар да ярдәмгә килә. Аларның эшен ничек бәялисез?

- Үзеңә пар табу хәзерге заманның проблемасы инде ул. Әгәр яучылар психологик яктан, холыклары буенча бер-берсенә туры килгән кешеләрне табып бирсә, мин моны хуплыйм. Пенсиягә чыккач, яучылык буенча эшләү хыялы бар иде, әмма барып чыкмады.

Хәзерге заманда яшьләргә танышу өчен урын булмау зур проблема, шуңа күрә бу бик зур эш. Ялгыз кызлар бик күп, яшьләрне кавыштыру эшен оештырырга, үстерергә, гаиләләр ныклыгы буенча эшләр бик күп булырга тиеш. Гаилә ул – зур фән, дөнья көтәргә, тормышны оештыра белергә, балаларны тәрбияли белергә кирәк, ләкин аңа өйрәтүче институтлар юк. Гаилә тормышына яшьләрне өйрәтмиләр. Моның белән шөгыльләнмәү бик зур җитешсезлек. Төрле яктан игътибар бирергә кирәк бу мәсьәләгә дип әйтәсем килә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100