Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар баш авыртуы турында: “Сәбәбен белмичә, дару эчмәгез”

Миңа 42 яшь. Минем башым еш авырта. Авыртканда, пенталгин эчәм һәм авырту басыла. Әмма дус кызым, баш даруын күп эчәргә ярамый, дип куркыта. Атна-ун көнгә бер баш авырту минем яшьтәге кеше өчен ул нормаль күренештер бит?

news_top_970_100
Табиблар баш авыртуы турында: “Сәбәбен белмичә, дару эчмәгез”

Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә.

Гүзәл Сәгыйтова:

Баш авыртуның берничә көнгә сузылуы нормаль күренеш түгел. Бу кан басымының югары яки түбән булуы, ми карынчыгындагы басым күтәрелүе белән бәйле булырга мөмкин. Өйдә утырырга ярамый. Сәбәбен ачыклап, шуны дәваларга кирәк. Авыртуны баса торган даруны күпме дә эчеп була аны, тик һәрвакыт чирнең нәтиҗәсен түгел, ә сәбәбен дәвалау зарур. Ә баш авырту ул – чирнең нәтиҗәсе. Әгәр сәбәп башта икән – башны, умырткалыкта икән – умырткалыкны дәваларга, кан басымы югары яки түбән икән, аны төшерә яки менгерә торган препаратларны эчәргә кирәк. Алар бик күп төрле, һәркемгә индивидуаль билгеләнә.

Ләйсәния Әгълиева:

42 яшьтә баш авырту нормаль күренеш түгел. Шуңа күрә, сәбәбен белмичә дару эчеп йөрүгә караганда, терапевтка барып тикшеренү дөресрәк булыр. Моның климакс алды халәте булуы да ихтимал. Гинекологка барып күренү дә комачауламас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100