Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 5 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән: 10 көн эчендә бу өченче очрак

Бүген, ягъни 8 нче август якынча 12 сәгать 30 минутта, Яр Чаллының ГЭС бистәсендәге 5/07 йортында 5 нче каттагы фатир тәрәзәсеннән 5 яшьлек бала егылып төшә. Баланы кичекмәстән Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаталар. Баланың хәле уртача авырлык дәрәҗәсендә дип бәяләнә, дип яза “Челнинские известия” сайты (http://www.chelny-izvest.ru/city/53235.html).

news_top_970_100
Чаллыда 5 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән: 10 көн эчендә бу өченче очрак

Кызчык фатирда әнисе белән булган. Ишек төймәсенә шалтырату ишеткәч, әни кеше бер минутка гына бүлмәдән чыга. Бу вакытта бала тәрәзә төбенә менә һәм черки-чебеннән саклый торган челтәргә таяна. Москит челтәре баланың авырлыгын чыдата алмый, һәм бала аска төшеп китә.

 Искәртеп үтик, ата-аналарның карап өлгермәве аркасында, бу Чаллыда беренче очрак кына түгел. 31 нче июльдә 9 нчы каттан 6 яшьлек кыз бала егылып төшә. Аны Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар. Ә аннан алдарак, 27 нче июльдә, 9 яшьлек бала егылып төшә. Имгәнгән сабый әлегәчә Кама балалар медицина үзәгендә дәвалана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100