Балаларны кояш кагудан ничек сакларга – белгеч киңәше
Ниһаять, көтеп алынган җәй җитте. Эссе сагындырган булса да, аның мәкерле икәнен онытмаска кирәк. Балаларны кояш нурларыннан, эссе кагудан, пешү җәрәхәтләреннән ничек сакларга – бу кагыйдәләрне “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесенә Республика клиник балалар хастаханәсенең Изоляцион-диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова искәртте.
– Хәзер каникуллар чоры. Балаларны, үсмерләрне дә, “кызынырга, коенырга билгеле бер сәгатьләрдә генә чыгарга ярый” дип кисәтергә кирәк. Бу 8 дән 11 гә кадәр, я 15-16 сәгатьтән соң. Төшке вакытта кояшның активлыгы зур, һәм кояш кагарга, тән артык каты кызарга мөмкин. Яр кырыенда булганда, башка кияргә, ачык кояш астында утырмаска, күләгәдә, я зонт астында утыру хәерлерәк. Кызыну процессы да акрынлап кына барырга тиеш: беренче көннән үк озаклап кызыну ярамый. Кечкенә баланың суга кереп чыгып, аннан соң 3-5 минут ачык кояш астында йөрүе аның тәне пешү өчен җитә калырга мөмкин. Балаларның йомшак тәнен кояш тиз көйдереп ала, шуңа күрә, беренче көннәрне тәнне пешүдән саклаучы спрейлар сөртергә кирәк. Хәзер андый крем, спрейлар теләсә нинди яшьтәге балалар өчен бар.
Лилия Зыятдинова, бала кечкенә булса да, аңа су коену өчен махсус костюм кидертү яхшырак, ди. Шәхси гигиенаны да күздә тотып, балаларның шәрә килеш комда утыруы киңәш ителми.
Бу киңәшләргә колак салмаган ата-аналарның балалары пешсә алса, нишләргә?
– Тәне кызарса, составында пантенол булган кремнар, спрейлар бик күп. Кефир, башка әчетелгән сөт эчемлекләрен, суыткыч компресслар һәм башка халык чараларын кулланырга мөмкин. Әгәр баланың температурасы булса, сызланса, нурофен яки температураны төшерә торган башка препаратлар бирергә була. Әгәр бала бик хәлсез булып, баш авырту, күңел болгану, косу кебек билгеләр булса, һичшиксез, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Димәк, балага эссе каккан, баш мие бераз гына киңәйгән дигән сүз. Нәтиҗәдә, нерв системасы какшау билгеләре барлыкка килә. Алар кыска вакытлы инде, үтәчәк, әмма барыбер табибка мөрәҗәгать итү зарур, чөнки кояш бик нык “суккан” булса, баш мие шешенергә дә мөмкин. Пешү җәрәхәтләреннән баланың тәнендә кабарчыклар күренсә, хастаханәдәге Пешүләр үзәге табибларына күрсәтү хәерлерәк. Пешүләрне төзәтә торган мазьлар бар, әмма үз белдегең белән дәвалану кирәкми.