Казан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында оптимизация көтелә: мәгариф учреждениеләре берләшә
Казан мәктәпләрендә зур үзгәреш көтелә. Быел Казанда ике яңа мәктәп ачылачак, аз комплектлы мәктәпләр һәм балалар бакчалары берләшәчәк. Бу хакта Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда белдерде.
Яңа уку елында –яңа мәктәпләр
Яңа уку елын яңа мәктәптә каршылау - икеләтә шатлык. Мондый бәхет быел Азино һәм "Седьмое небо" торак массивларында яшәүче ата-аналарга һәм аларның балаларына елмайды. 2-я Азинская урамы һәм "Седьмое небо" торак комплексларында 180 нче һәм 181 нче номерлы мәктәпләр укучыларны кабул итәчәк.
Кайбер мәгълүмат чараларында 180 нче мәктәптә бары тик татар сыйныфлары гына була дигән хәбәр чыккан иде. Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсендә матбугат конференциясендә Илсур Һадиуллин бу имеш-мимешләргә нокта куйды.
- 180 нче мәктәп полилингваль күп профильле гимназия булачак. Анда татар, рус сыйныфлары да булачак, чит телләрдә дә укытачаклар. Ул 1224 укучыга исәпләнгән. Хәзер балалар туплана, бүгенге көндә инде 1 меңнән артык бала шунда укырга гариза тапшырган. Дүрт - татар, бер рус сыйныфы була дип язу дөрес түгел. Ата-аналар гаризаларында баласын кайсы телдә укытырга теләвен яза, шуннан чыгып, сыйныфларны формалаштырачакбыз. Беркем дә мәҗбүр итә алмый”, - дип белдерде ул.
Илсур Һадиуллин мәктәптә гуманитар, техник, IT-юнәлеш тә булачагын әйтте. “Директор бик креатив - кытай, испан телләрен ачарга да тәкъдим итә. Анда ике бассейн, 460 урынга ашханә булачак”, - диде.
“Светлая долина”, “Салават күпере”, “Соловьиная роща”, "Ноксинский спуск"та яңа мәктәпләр төзеләчәк.
Казанда барлыгы 167 мәктәп, 335 балалар бакчасы, 543 өстәмә белем бирү оешмасы бар. Алар яңа уку елында - 115 мең укучыны кабул итәчәк. Тагын бер елдан бу сан 3 меңгә арта: 2018 елда 1 сентябрьгә 118 мең укучы килер дип көтелә.
Мәктәпләр берләшә – кайсылары мөстәкыйль юридик зат булудан туктый
Белем бирү дәрәҗәсен арттыру да планлаштырыла. Билгеле булганча, бер үк шартларда бер үк мәктәпләрдә күрсәткечләр яхшы, икенчеләрендә хәлләр мактанырлык түгел. Шул сәбәпле, кайбер мәгариф учреждениеләре юридик зат булудан туктаячак. Берләшү юлы белән 2017-2018 уку елына Казанда яңа 7 белем бирү үзәге барлыкка киләчәк. "Бу оптимизация, ставкаларны киметү максатыннан түгел, ә белем бирүнең яңа системасын булдыру өчен эшләнә. Берләштереп, яңа система булдыру күздә тотыла", - дип белдерде Илсур Һадиуллин. Шул рәвешле, исемлекнең “койрыгында” йөргән мәктәпләр бераз "көрәячәк".
Барлыгы 13 мәктәп һәм 28 балалар бакчасы эшчәнлегенә үзгәрешләр кертелә. Берләштерү юлы белән 5 нче гимназия һәм 134 нче мәктәп, 75 нче гимназия һәм 133 нче мәктәп, 83 нче лицей һәм 95 нче мәктәп, 8 нче гимназия һәм 79 нчы мәктәп, 101 һәм 166 нчы мәктәпләр, 22 һәм 58 нче мәктәпләр, шулай ук 100 нче мәктәпнең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге һәм 176 нчы балалар бакчасы эше үзгәртеп корыла. Бу белем бирү учреждениеләре территориаль яктан бер-берсенә якын урнашкан. Күп балалы мәктәпләр азкомплектлылары белән берләштерелә. Мәктәпләрне кушканнан соң барлыкка киләчәк 7 яңа белем бирү үзәгендә 7 мең 272 бала белем алачак.
Илсур Һадиуллин мәктәпләрне берләштерүнең уңай якларын да санап китте. Алар түбәндәгеләр:
Беренче плюс: финанслау арта
- Мәктәптә балалар күбрәк булган саен, финанслау да шулкадәр күбрәк, шуңа күрә укучылар саны аз булган мәктәпләргә хуҗалык эшчәнлеген алып бару, модернизация үткәрү кыенга туры килә, - дип белдерде Илсур Һадиуллин. Әмма, аның сүзләренә караганда, проектның максаты мәктәпләрне ябу түгел. “Һәр бина калачак, балалар ничек укыган булса, шулай укуын дәвам иттерәчәк”, - дип ышандырды ул.
Икенче плюс: икенче смена бетерелә
Илсур Һадиуллин мәктәпләрне берләштерү икенче сменадан котылу өчен дә файдалы булачагын искәртте. Казанда ике сменада белем бирә торган 58 мәктәп бар. Аларда 16 меңнән артык бала укый. Үзгәртеп кору карарына кертелгән мәктәпләр арасында да ике сменада эшли торганнары бар. 75 нче, 8 нче гимназияләр, 22 нче, 101 нче мәктәпләр шундыйлар. Аларда 672 бала ике сменада укыган.
- Берләштерелгәч, икенче смена булмас. Нәтиҗәдә, мәктәпләрдә өстәмә белем бирү өчен дә шартлар барлыкка киләчәк, түгәрәкләр эшләячәк”, - дип ышандырды Мәгариф идарәсе башлыгы.
Өченче плюс: мәктәпләрнең статусы арта
Мәктәпне берләшүдән 133 һәм 79 мәктәптә укучы балалар аеруча отачак. Берләштерү кануны нигезендә, мәктәп гимназия яки лицей белән берләштерелсә, уку йортының статусы дәрәҗәлерәк якка үзгәрәчәк. Моңа кадәр мәктәптә укыган бала киләсе уку елыннан гимназиядә белем ала башлый. Шул рәвешчә, 133 нче мәктәп укучылары 75 нче гимназияне, 79 нчы мәктәпнекеләр 8 нче гимназияне тәмамлый.
Балалар бер бинадан икенчесенә күчеп йөрмәячәк, дип вәгъдә ителсә дә, кайбер үзгәрешләр котылгысыз. Мәсәлән, 8 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары 79 нчы мәктәпкә күчереләчәк. “Бу биналар икесе дә бертөрле. 8 нче гимназиядә – 1008 бала, 79 нчы мәктәптә – 445 укучы. 8 нче гимназиядә 218 башлангыч сыйныф укучысы икенче сменада укый. Икенче сменадан качу өчен, без башлангыч сыйныфны 79 нчы мәктәпкә күчерергә уйладык. Башта ризасызлыклар булды, ата-аналар дәгъва белән чыкты. Сөйләшүләрдән, аңлатулардан соң, күчәргә риза булдылар. Алар бер территориядә диярлек. Шулай да, бу мәктәп җитәкчелегеннән дә тора. Әгәр күпчелек каршы булса, алар быел күчермәүне сорап мөрәҗәгать итә ала иде. Бу мәҗбүри түгел, һәр мәктәп ата-аналар белән бергәләп үзе хәл итә”, - дип белдерде Илсур Һадиуллин.
Дүртенче плюс: татар сыйныфлары сакланып калачак
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Авиатөзелеш районы Северный бистәсендәге 230 бала укыган 134 нче мәктәп белән бәйле проблемалар булганын да әйтте. “Без аны 5 нче гимназия белән кушабыз, татар һәм рус сыйныфлары барысы да сакланачак. Ата-аналар: “Нигә 134 нче мәктәпкә 1 нче сыйныфка кабул итмиләр” дип сорагач, “Бу микрорайонда 5 бала өчен аерым сыйныф ача алмыйбыз”, дип җавап бирәбез. Әгәр ата-аналар 25 бала җыйса, без ачачакбыз. Бер бала да урамда калмаячак”, - диде Илсур Һадиуллин.
Бишенче плюс: укучыларга һөнәр сайлау мөмкинлеге арта
Проект нигезендә һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр туа. Педагогик состав артуга бәйле рәвештә, методик берләшмәләр, предмет кафедралары ачу өчен мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. “134 нче мәктәптә 13 сыйныф бар, 166 нчы мәктәптә бераз күбрәк. Һәр параллельдә берәр генә сыйныф. Кемдер гуманитар яки икътисади юнәлеш буенча китәргә тели икән, моның өчен балаларга сайлау мөмкинлеге юк. Шуңа күрә мәктәпләрне кушкач, балалар үзләре теләгән профильне сайлый алачак”, - дип белдерде Илсур Һадиуллин.
Беренче минус: үзгәрешләр – авыр процесс...
Үзгәртеп коруларның барлык өстенлекләрен санап чыкса да, Илсур Һадиуллин моның ата-аналар, балалар, укытучылар өчен дә авыр процесс булуын инкарь итми. Кайчандыр бер кечерәк кенә мәктәптә эшләгәннән соң, кем беләндер кушылып, зуррак учреждениегә әверелү ансат түгел, билгеле. Әмма элекке уку елларында бу мәктәпләргә чит учреждениеләрдән укытучыларның килеп укытуы мәгариф сыйфатына уңай йогынты ясамаган.
- Тулы бер ставка җыю өчен, төрле җирдә укытып йөреп өлгереп булмый ул”, - дип белдерде мәгариф идарәсе җитәкчесе. “Кайбер мәктәпләрнең һәрвакыт аутсайдерлар рәтендә булуы безне канәгатьләндерми”, - ди ул.
Икенче минус: кайбер директорлар һәм завучлар вазифаларын югалтачак
Мәгариф идарәсе җитәкчесе педагогларны кыскарту булмаячак дип ышандыра һәм ата-аналарга да, укытучыларга да алдан хафаланмаска киңәш итә. Хәер, берләштерелгәч, барлык ставкалар да саклана дию дә дөрес булып бетмәс иде. Ике мәктәп кушылгач, директорларның берсе башка вазифага күчерелә.
- Бер мәктәптә ике директор, 10 завуч та була алмый”, - дип белдерде Илсур Һадиуллин.
Кайбер директорлар инде вазифаларын алмаштырырга ризалык биргән. 133 нче мәктәп директоры балалар бакчасы мөдире вазифасына күчерелгән. 4 мәктәп директорының өчесе укыту эшләре буенча мөдир вазифасына ризалашкан, тагын берсе әле уйлый. “Артык” завучлар исә укытучылар булып күчәчәк. Яңа 7 үзәктә 487 укытучы белем бирәчәк, дип көтелә.
Бистә мәктәпләренә үзгәрешләр янамый Мәгариф идарәсе җитәкчесе Казанда 300 гә кадәр баланы үз эченә алган 19 мәктәп, шул исәптән 150 балалы 8 мәктәп булуын билгеләп узды. “Бу бистәдәге мәктәпләр. Без аларны ябарга җыенмыйбыз, алар сакланып калырга тиеш”, - диде ул.
Балалар бакчалары берләшә: мөмкинлекләр арта
Шушы ук рәвешчә, 28 балалар бакчасы эше үзгәртеп корылачак.
366 һәм 341, 300 һәм 36, 51 һәм 72, 45 һәм 15, 283 һәм 179, 289 һәм 66, 252, 178 һәм 223, 147 һәм 33, 203 һәм 310, 391 һәм 57, 213 һәм 251, 305 һәм 150, 171 һәм 38 нче балалар бакчалары берләштереләчәк.
Балалар бакчаларын берләштерүгә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге (ЦЭСИ) нормативлары сәбәпче булган. Алар нигезендә аз комплектлы балалар бакчаларында өлкән тәрбияче, психолог, музыка җитәкчесе ставкалары каралмаган. Берләштерү барышында бу җитешсезлек бетерелеп, балаларга мәктәпкәчә белем алуда бертигез мөмкинлекләр тудырылачак.
- 2013 елдан Казанда торак йортларның беренче катларында 2, 3, 4 төркемле балалар бакчалары эшләде. Хәзер ике балалар бакчасы янәшә булса, аларны берләштердек. 12 төркемле балалар бакчалары бер үзәк итеп оештырылып, 25 төркемлегә әверелде. 2 төркемле балалар бакчаларын 4 төркемлеләргә куштык. Бу мәсьәләләр җитәкчеләр һәм коллективлар белән килешенгән. Проблемалар юк. Төп мәсьәлә – балалар бакчасы мөдире ставкасы кыскаруы гына. Без кечкенә балалар бакчаларын яки мәктәпләрне берләштереп, җитәкче ставкаларын саклап кала алмыйбыз, - дип белдерде Илсур Һадиуллин.
Аутизм белән интегүче балалар гадәти мәктәпләрдә укый башлый
Тагын бер үзгәреш – аутизм белән авыручы балалар гадәти мәктәпләрдә укый башлый. 1 нче сентябрьдә Казанның 5 уку йортында (1, 65, 97, 156, 168 мәктәпләр) аутизм авыруыннан интегүче балалар өчен ресурс сыйныфлары ачыла. Мондый укучылар белән махсус белем алган 17 педагог эшләячәк. Көн дәвамында һәр баланы тьютор – ягъни махсус белем алган тәрбияче-педагог озатып йөриячәк.
"Аутистларның әти-әниләре мөрәҗәгать итте, шуңа без алар өчен шартлар тудырдык. Мәктәпләрне Транспорт уңайлылыгын да күздә тотып, шушы мәктәпләрне сайладык. 1 нче сентябрьдән сыйныфлар эксперимент рәвешендә ачылса, бер ел эчендә алар тулысынча әзерләнеп бетәчәк”, - дип белдерде башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе. Сыйныфка 2 аутист бала кертелсә, анда укучылар саны 15тән, 1 аутист бала булса, 20 баладан артмаска тиеш.
Бу проект авырту балаларның ата-аналары күңеленә аеруча хуш килгән. Казанда беренче сыйныфка укырга керү яшендә 30дан артык шушындый авырулы бала исәпләнсә, беренче сыйныфка 17 гариза кабул ителгән инде. Моңа кадәр ул балалар өйдә яки махсус коррекцион мәктәпләрдә генә укый алган. Хәзер алар гадәти мәктәпләрдә укып җәмгыятькә ияләшә алачак.
“Дәүләт программасы кысаларында, Казанда 61 мәктәп физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен яраклаштырылды. 34 мәктәп инклюзив белем буенча база мәйданчыгы санала. 2016 елда Казанның Мәскәү районында 13 нче музыка мәктәбендә сукыр балалар өчен махсус сыйныф ачтык”, - дип белдерде мәгариф идарәсе җитәкчесе.