Әдәби тормыш: романнар языла, премияләр алына, «Туган тел» шигыренә эскиз идеясе генә юк
Премия җитмәгәннәргә дәрәҗәле исем; Муса Җәлилнең кызы Люция ханымнан беренче зур интервью; китапка «яшерен» презентация — 2023 елда әдәби тормышта булган төп вакыйгаларны барладык.
1. Тукай премиясе тарихында уникаль очрак – премия җитмәгәннәргә «Халык язучысы» исеме бирелде
2023 елның 26 апрелендә Тукай исемендәге дәүләт премиясенең лауреатлары игълан ителде. Бу көнне премия тарихында гадәттән тыш хәл булды: Дәүләт бүләкләре исемлеге Тукай премиясе лауреатлары белән төгәлләнмәде, премия җитмәгәннәргә «Халык язучысы» исеме бирелде.
Узган елда Тукай премиясе, шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен (Түбән Кама шәһәренең милли архитектурасы – Җәмигъ мәчете һәм шәһәр парклары) 72 яшьлек рәссам-архитектор Фирдәвис Хановка; «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен, Себердән 73 яшьлек татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллинга (Шәүкәт Гаделша); рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен Наилә Кумысниковага тапшырылды.
Тукай премиясенә кандидат булган Флера Гыйззәтуллинага һәм Наил Касыймовка «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде.
2. Бер ел эчендә татар язучылары 23 роман язган – Ябык әдәби конкурсның «Роман» номинациясенә шул кадәр эш тапшырылган
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына 23 роман килгән.
«Роман» номинациясе буенча җиңүчеләргә 500, 400 һәм 300 мең сум премия каралган.
«Роман» номинациясе буенча җиңүчеләр 2024 елның 1 февралендә мәгълүм була. Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә – тантаналы чарада бүләкләнәчәк.
3. Әлмәтлеләр Әдәби чара уздыру буенча мастер-класс бирде: Саҗидә Сөләйманова премиясе беренче тапкыр Казанда тапшырылды
«Татнефть» һәм Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы Милли китапханәдә узды. Әлмәтләр уздырган кичәдә бер зал тулы тамашачы иде.
2023 елгы премия шагыйрә һәм тәрҗемәче Алия Кәримовага, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәраповага һәм Әлмәт шагыйрәсе Минзифа Әхмәтшинага тапшырылды (һәркайсы 150 мең сум). С.Сөләйманова исемендәге әдәбия премия кысаларында кызыксындыру бүләге Буада яшәүче шагыйрә Гөлнур Айзатулловага, Нурлатта яшәүче язучы Илдус Диндаровка, Казанда яшәүче шагыйрә Ольга Овчинниковага тапшырылды (һәркайсы 75 мең сум). Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия иҗатта үзләрен күрсәткән 10 студентка да бирелә.
Бер тапкыр бирелә торган стипендиянең суммасы 60ар мең сумны тәшкил итә. Быел бу стипендия А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (Мәскәү) сәнгатьчә тәрҗемә кафедрасына караган махсус бүлектә белем алучы Теләче авылы кызы Руфия Мортазина һәм Теләче районы Үзәк авылы егете Илмир Газизовка да тапшырылды. Әлеге стипендиягә шулай ук КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыннан Алинә Закирова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан Ландыш Гобәйдуллина, Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Дарина Мороз һәм Екатерина Мершина, Түбән Кама педагогия көллиятеннән Виктория Обручникова, Әлмәт политехникумыннан Полина Валова, Әлмәт медицина көллиятеннән Алинә Гыймадиева һәм Чаллы дәүләт педагогия университетыннан Полина Яковлева лаек булды.
4. Муса Җәлилнең өлкән кызы Люция Җәлилова беренче мәртәбә әтисенең туган төбәгенә – Оренбургта кайтты
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы – 87 яшьлек Люция Җәлилова – әтисенең туган ягына күренекле татар язучылары Вахит Имамов, Ләбиб Лероннар инициативасы һәм чакыруы буенча кайткан. Оренбургта үткән IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумында катнашучыларның барысы да әлеге «тарихи вакыйга» шаһиты булган. Люция ханымнан беренче зур интервьюны «Интертат» хәбәрчесе алды.
5. Әдәби геройның – Туган батырның йөзен, бөтен дөнья балалары фотоларын кушып, нейрочелтәр ясаган китап басылып чыкты
«Туган батыр» проектының авторлары яңа милли геройның йөз-кыяфәтен барлыкка китереп, «Туган батыр һәм Гаделлек кылычы» китабын презентацияләде.
Туган батыр – эшмәкәр Радик Абдрахманов командасы тарафыннан, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашы белән уйлап табылган бренд. Аның максаты – балаларга һәм яшьләргә милли мәдәнияткә һәм тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләү. Туган батырның маҗараларын халык язучысы Зөлфәт Хәким яза.
6. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсе 2 мәртәбә аншлаг белән узды
Кичәләрнең беренчесе Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе инициативасы белән җыр һәм шигърият кичәсе форматында узса, икенчесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 еллыгы уңаеннан рәсми искә алу кичәсе иде.
Кичә кысаларында Роберт Миңнуллин исемендәге балалар әдәбияты конкурсы лауреатларына премияләр тапшырылды. Быел бу конкурс та ябык форматта узды. Конкурс җиңүчеләре: «Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы драма әсәрләре» номинациясе: Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлүсә Батталова, Әлфис Гаязов. Иң яхшы комикс (сюжеты иллюстрацияләр белән сөйләнгән хикәя): Дилә Гыйльметдинова, Сәлимә Аскарова (текст авторы һәм рәссам) һәм Елизавета Буланкина, Азалия Ибраһимова. «Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәрләре» (повесть, хикәя) номинациясе: Ләлә Гыймадиева, Лилия Сираева, Галимҗан Гыйльманов. «Иң яхшы балалар шигыре» (шигырьләр циклы яки поэма) номинациясе: Гөлназ Хәйруллина, Илдус Диндаров, Ленар Шәехов.
7. Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары беренче тапкыр язучының туган ягында – Кама Тамагы районында үтте
Татарстан Язучылар берлеге драматургларны Куйбышев затоны бистәсенә җыйды. Шулай итеп, моңарчы 3 тапкыр Биектау районының Кече Битаман авылында узган семинар, 2023 елдан башлап, Туфан Миңнуллинның туган ягына күчте.
Драматурглар семинары – драматургларның үз әсәрләрен үзләре укып, үзара һәм театр белгечләре белән бергә фикер алышу урыны. Семинарга театр вәкилләреннән Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев, Түбән Кама театры директоры һәм режиссеры Рөстәм Галиев, Буа театры директоры Раил Садриев килде. Әмма Ильяс Гәрәевтан башкаларының пьесалар тыңлап утырырга вакыты булмады. Дөрес, биредә әсәр укудан бигрәк «тусовка» кыйммәт.
Рәсми ачылышка район вәкилләре дә, семинарга нигез салган Данил Салихов та килде. Семинарның кадерле кунаклары – Башкортстан делегациясе иде. Кадерлеләрнең дә кадерлесе булып, Татарстанда һәм Башкортстанда актив куелган драматург, 66 пьеса авторы Наил Гаетбай килгән иде.
8. «Юлбасма» нәшрияты балалар өчен татарча китаплар чыгаруны киметәчәген хәбәр итте
Татарча балалар китапларын коммерция проекты буларак чыгаручы «Юлбасма» нәшрияты балалар өчен татарча китаплар чыгаруны киметә һәм моңарчы чыкканнарын рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә башлый.
Әлеге нәшриятка нигез салган һәм 11 ел җитәкләгән Гүзәл Хәсәнова социаль челтәрләрдәге аккаунтына шундыйрак хәбәр элгән: «...1000-1500 данә тираж белән чыккан татарча балалар китаплары 3 елдан артык сатыла. Бу – проект өчен үзен акламый торган күрсәткеч. Әмма без бу күрсәткечкә тәэсир итә алмыйбыз. Шунлыктан без алга таба бу категориядәге китаплар чыгаруны киметәбез һәм чыкканнарын рус теленә тәрҗемә итәбез...»
Ни кызганыч, бу хәбәр җәмәгатьчелектә зур борчылу тудырмады, нәшриятның татар балалар китабы юнәлешен саклап калу буенча чаралар күрелүе турында да ишетелмәде.
9. Гәрәй Рәхимнең каберенә таш куелды – кабер ташы кызы Лилия Апакинадан әтисенә соңгы бүләк иде
Күренекле татар шагыйре, Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Гәрәй Рәхим (Григорий Василий улы Родионов) 2021 елның 6 сентябрьдә 81 нче яшендә вафат булды. Ул Лаеш районы Габишево авылы зиратының мөселман ягына җирләнгән. Ерак түгел – улы Кубратның кабере. Язучының кабере улы каберенә якын гына урында. Ни өчен шушы урында җирләнүен кабер ташы ачу тантанасында Диләрә ханым язучының үз теләгенә бәйләп аңлатты.
Кызының әтисе каберенә таш куюын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «гайре табигый хәл» дип бәяләде. «Гадәттә андый статуслы язучыларның туганнары Хөкүмәткә мөрәҗәгать итә, чөнки шәхеснең дәрәҗәсенә туры килгән һәйкәл кую өчен акча аз кирәкми», – диде ул . «Әтиемә 15 июльдә 80 яшь тулганда: «Юбилееңны үткәрәбезме?» – дип сорадым. Аның үткәрәсе килде. Мин матди яктан булышачагымны әйттем. Әмма җәй узсын, җәйге-көзне эшләр бетсен, дип кичектерде, ә сентябрь аенда китеп барды. Шушы кабер ташы һәм аш мәҗлесе әтигә кияве Айдар белән икебездән соңгы бүләгебез булсын», – диде Лилия Апакина.
10. «Идел» журналының экс-баш мөхәррире Гөлүсә Закирова алдына яңа татар әдәбиятын барлыкка китерү бурычы куелды
«Идел» журналының баш мөхәррире булган Гөлүсә Закирова вазифасыннан китеп, Татарстан китап нәшриятында эшли башлады. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга һәм бу эшчәнлекне Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте.
«Көн кадагында торган мәсьәлә – татар әдәбиятының киләчәге. Киләчәк турында уйласак, безгә яшь язучылар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Беркадәр алар белән эш башланды. Без «Татмедиа»дагы эшчәнлекне Язучылар берлеге белән бергә уртак эшкә әверелдерергә, дигән фикергә килдек. Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырып, яңа команда формалаштыру тәкъдиме белән чыктым. Без Гөлүсә Закированы тәкъдим итәбез», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Язучылар берлегендә яшьләр иҗатына багышланган утырышта.
11. Арча районы Казанбаш авылы мәктәбенә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исеме бирелде
Казанбаш авылы мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелү уңаеннан тантана оештырылып, анда әдипнең кызы Наилә Ахунова, бертуганы Сания Ахунова һәм Татарстан Язучылар берлеге делегациясе катнашты. Җай гына барган тантананы шагыйрә Нәҗибә Сафина «җанландырып җибәрде».
«Гариф Ахунов гаиләсендә 5 язучы рус телендә язалар. Гариф Ахунов дип аталган зур корифей туган телен балаларына бирә алмаган! Язучының тарихи билгеләнеше – туган телен, гореф-гадәтен киләчәккә илтеп ялгау. Арча халкы ишетсен, белсен! Безнең язучылар шул эшне эшли аламы? Эшли алдылармы? Эшли алачаклармы? Булдырачаклармы?» – дип чыгыш ясады ул.
«Нәҗибә апа белән килешергә дә була, килешмәскә дә. «Гариф абый гаиләсендә туган телдә яза торган язучылар әзерләмәде», – дигән сүз дөрес түгел, чөнки ул балалар шәһәр җирлегендә үсте. Мин аларны аңлыйм. Алар нинди телдә тели – шул телдә язарга ирекле. Бу мәсьәләдә Наилә үпкәләде. Үпкәләшмик, аңлашыйк, уртага салып сөйләшик. Нәҗибә апа белән килешергә дә була, килешмәскә дә... Мондый сүзләр белән сак булырга кирәк, җәмәгать!» – диде Хәбир Ибраһим.
12. Татарстан язучылар берлеге беренче тапкыр әдәби премияләр бүленүче идарә утырышын журналист катнашында уздырды
Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары әдәби премияләр бүлешергә җыелды һәм 1 сәгать тә 15 минут эчендә 7 төрле премиягә – Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Туфан Миңнуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләргә намзәтләрне билгеләде.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары әдәби премияләр бүлешергә җыелды һәм 1 сәгать тә 15 минут эчендә 7 төрле премиягә – Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Туфан Миңнуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләргә намзәтләрне билгеләде.
-
«Кул күтәрик... Рәхәтләнеп күтәрик»: язучылар 70 минутта 7 премияне аласы кешеләрне тапты
-
Әдәби премияләрне «стахановча» бүлү мәрәкәсе: «Берничә премия җыю мактаныр өченме ул?»
13. «Туган тел»гә һәйкәл КУЮ идеясе бар, ЭСКИЗ идеясе юк
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров Татарстан Рәисе белән очрашуда Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл кую инициативасы белән чыккан иде. Урыны сайланды – ул Милли китапханә тирәсендә булырга тиеш. ТР Мәдәният министрлыгы эскизга ябык конкурс игълан итте.
Конкурска 12 эскиз тәкъдим ителгән. Әмма комиссия утырышында аларның берсе дә сайланмаган. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тәкъдиме белән «Татар-информ»да бу темага фикер алышу уздырылды. Әмма бу утырыш һәйкәл эскизына кагылышлы тирән фикерләр булмавын гына раслады.
14. Тинчурин театрында «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә Нәкый Исәнбәткә багышланган китап тәкъдим ителде
Язучы Ринат Мөхәммәдиевның «Ак кәгазь нидән саргая» дигән романы әдәбият галиме Миләүшә Хабетдиновага Нәкый Исәнбәт шәхесен һәм иҗатын өйрәнү өчен этәргеч булды.
Нәкый Исәнбәткә багышланган китап Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны чыгар алдыннан презентацияләнде. «Миләүшә эшли һәм кем беләндер дулаша икән, бу – Йолдыз Исәнбәтнең аңа тапшырган әманәте», – диде китап тәкъдим итү кичәсендә фольклорчы галимә Фәнзилә Җәүһәрова.
15. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның авылында шагыйрьнең музее ачылды
Балык Бистәсе районы Балтач авылында (Юлсубино) Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган мәктәбендә аңа багышланган музей салоны ачылды.
Музей салонын оештыру эшен Татарстан Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров йөкләмәсе буенча, Татарстан Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды финанслаган һәм кураторлык иткән.
Салон оештыру эшен башыннан ахырына кадәр Фонд җитәкчесе Нурия Хашимова башкарган. Нурия ханым – Балык Бистәсе якташлык җәмгыяте рәисе дә. Музей төзү эше архитектор Светлана Алаева һәм Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина командасы тырышлыгы белән тормышка ашырылган.
16. Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктады
20 октябрьдә күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев вафат булды. Аның белән хушлашу Камал театры залында үтте. Озату мәрасименә халык бик күп килгән иде.
«Сәясәттә мин Фәрит Мөхәммәтшиннан, Минтимер Шәймиевтан, Рөстәм Миңнехановтан бик күп нәрсә өйрәндем. Мин әле бу хакта язармын. Курыкмагыз, сүгеп язмам, мактап та язмам, дөресен язармын. Мин беркемгә дә үч саклап яшәмим. Мин һәммәгезгә дә бик рәхмәтле. Ходай сәламәтлек бирсен. Табиблар мине 2 мәртәбә үлем тырнагыннан алып калды. Юбилеем апрель аенда булырга тиеш иде, әгәр табиблар ярдәм итмәсә, сезнең каршыда басып та тора алмаган булыр идем. Исән-сау булыгыз», – диде Разил Вәлиев 2020 елның сентябрендә узган юбилей кичәсендә. 2021 елда ул «Интертат»ка кайбер нәрсәләрне беренче тапкыр сөйләп, зур интервью биргән иде.
17. Язучы, хәрби комиссар Шамил Усмановка багышланган «Сынган канат» спектакле күрсәтелде. Залда тамашачы бик аз булган
«Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова әйтүенчә, спектакльгә авторлар һәм актерлар тарафыннан зур көч куелган. Аның бер мәртәбә генә күрсәтелүе һәм тамаша залының чиреге дә халык белән тулмавы үкенечле калды.
Юкса игъланнар алдан эленгән, чакырулар таратылган булган. Яңа ел алдыннан вакыты уңайсызрак туры килгәнме, кешеләр спектакльнең никадәр эчтәлекле, тәэсирле буласын күзалламаганмы – аңлатуы кыен. Илсөяр Иксанова, кичәнең видеоязмасы Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрләренә эленер, дип вәгъдә бирде», – дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Рифат Каюмов.
18. Ркаил Зәйдулла татар мәктәпләренә татар язучылары исемен бирү тәкъдиме белән чыкты
Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Бездә бик күп татар мәктәпләре бар. Аларның һәрберсенә атаклы татар язучыларының исемен бирсәк һәм шунда кечкенә генә музеен булдырсак, иҗатын пропагандаласак, минемчә, бу – патриотизмга әйбәт өлешебез булыр иде. Мәсәлән, Казанның 155нче мәктәбенә Нурихан Фәттах исемен бирү мәсьәләсе күтәрелде – директоры да риза. Ләкин ниндидер киртәләр бар. Чаллыда 29нчы мәктәп Туфан Миңнуллин исемен алырга тели, чөнки ул аларга ярдәм иткән. Аның иҗаты ватанны, халкыбызны яратырга өндәп тора. Бездәге дистәләгән татар гимназиясенә татар язучылары исемнәрен бирергә иде, дигән тәкъдим белән чыгам», – диде.
19. Иң күп титуллы татар шагыйре Ленар Шәехнең китабы инглиз телендә басылды һәм «яшерен» презентация үтте
«Ногай» отеленең Габдулла Тукай залында Евразия иҗат гильдиясе очрашуы булды. Анда 2022 елда «Я не лгу» дигән китабы өчен Самуил Маршак исемендәге Россиякүләм әдәби премиясенең озын исемлегенә кергән татар шагыйре, Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, Халыкара журналистлар ассоциациясе әгъзасы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, «Евразия иҗат гильдиясе» әгъзасы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара ПЕН-клубның Татар Пен-үзәге әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы, Пётр фән һәм сәнгать академиясе (Санкт-Петербург) әгъза-корреспонденты, «NEWBOOK.Волга – 2015» Идел буе әдәби премиясе лауреаты, «Дөнья генераллары тынычлык өчен» халыкара иҗтимагый ассоциациясенең «Тынычлык күгәрчене» медале иясе, Саха (Якутия) Республикасының «Халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгыткан өчен» Почёт билгесе лауреаты, Саха (Якутия) Республикасының «Якут АССРына 100 ел» Юбилей билгесе лауреаты, Балалар китабы буенча халыкара Советның (IBBY) Мактаулы дипломы лауреаты, XI Халыкара «Open Eurasian Book Forum & Literature Festival» әдәби конкурсы һәм фестивале лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Язучылар берлеге һәм Актаныш районының Гамил Афзал исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Open Eurasia» җиңүчесе, филология фәннәре кандидаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехнең инглиз телендә басылып чыккан «One song will be enough» китабы тәкъдим ителде.
Ни кызганыч, интернет киңлекләрендә, шул исәптән Татарстан китап нәшриятының интернет-ресурсларында да әлеге очрашу турында татар һәм рус телләрендә мәгълүмат табылмады.
20. Шагыйрь Рифат Сәлах Муса Җәлил премиясе алу буенча лайфхак бирде
Шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах Муса Җәлил премиясе алды һәм башкаларга премия алу буенча лайфхак бирде: «Дога кылырга кирәк».
Билгеле булганча, язучылар арасында Рифатның кушаматы «Хәзрәт».