Гәрәй Рәхим каберенә таш куелды: «Бер керәшен персонажы булса, һичшиксез, Григорий була»
«Гәрәй Рәхим диюгә, елмаеп торган йөз күз алдына килә. Элек «Тынгысыз каләм» стенгазетасына Гөргөри исеме кермәсә, аны укымыйлар иде. «Чаян»да Гөргөри исеме белән пародия-эпиграмма чыкса, егылып укыйлар иде. Шундый шат күңелле, шат чырайлы кеше булып күз алдында калсын», – дип искә алдылар аны.
Күренекле татар шагыйре, Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Гәрәй Рәхимнең каберенә таш куелды – кабер ташы кызы Лилия Апакинадан әтисенә соңгы бүләк иде.
«Бу, дөресен генә әйткәндә, гайре табигый хәл. Гадәттә андый статуслы язучыларның туганнары Хөкүмәткә мөрәҗәгать итә, чөнки шәхеснең дәрәҗәсенә туры килгән һәйкәл кую өчен акча аз кирәкми», – диде үзенең чыгышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
«Әтиемә 15 июльдә 80 яшь тулганда: «Юбилееңны үткәрәбезме?» – дип сорадым. Аның үткәрәсе килде. Мин матди яктан булышачагымны әйттем. Әмма җәй узсын, җәйге-көзне эшләр бетсен, дип кичектерде, ә сентябрь аенда китеп барды. Шушы кабер ташы һәм аш мәҗлесе әтигә кияве Айдар белән икебездән соңгы бүләгебез булсын. Мин әтиемә беркайчан да чәчәкләр бүләк иткәнем булмаган икән. Аның каберенә 101 роза чәчәге куйдым», – диде Лилия Апакина.
Лилия һәм Айдар Апакиннар Гәрәй Рәхим каберенә ачык китап формасындагы затлы таш куйдырган иде, кабер ташы ачылу тантанасыннан соң, язучыларны аш мәҗлесенә хәләл табынга чакырды.
Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим (Григорий Василий улы Родионов) 2021 елның 6 сентябрьдә 81 нче яшендә вафат булды. Ул Лаеш районы Габишево авылы зиратының мөселман ягына җирләнгән. Ерак түгел – улы Кубратның кабере. Язучының кабере улы каберенә якын гына урында. Ни өчен шушы урында җирләнүен кабер ташы ачу тантанасында Диләрә ханым язучының үз теләгенә бәйләп аңлатты.
Белешмә: Лилия Апакина – Гәрәй Рәхимнең беренче гаиләсеннән туган кызы, ул ире Айдар белән Мәскәүдә яши. Лилия ханымның әнисе дә исән-сау, Флера ханым инде өлкән яшьтә, ул да Мәскәүдә гомер итә. Кубрат белән Давыт – Гәрәй Рәхимнең икенче гаиләсендә туган балалар. Гәрәй Рәхим үзеннән күпкә яшь булган Диләрә белән икенче гаиләсен шактый соң – 50 яшеннән узгач кына корган.
Кабер ташын ачу тантанасына кеше күп килгән иде. Гәрәй Рәхимнең туган авылы Федотовкадагы туганнары, хатыны Диләрәнең туганнары килгән, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бер автобус тутырып язучыларны алып килгән, керәшен җәмгыятеннән дә кешеләр байтак иде – күренекле җырчы Галина Казанцева, шагыйрә Людмила Аланлы, шагыйрь Егор Уткинның улы Игорь һәм башкалар. Шушы зиратта «Мөселман календаре» чыгаруны башлап җибәргән Шәех абый Зәбиров та җирләнгән икән. Аның хәләл җефете һәм эшен дәвам итүче Фәния Хуҗиәхмәтова да кунакларны каршы алып биредә йөри иде.
Кабер ташын Гәрәй Рәхимнең ике баласы – Лилия белән Давыт ачты.
Лилия Апакина: «Бу – китап. Аны без үзебез уйлап чыгардык дисәк, дөрес булмас. Мин Англиядә шуңа охшаш һәйкәл күрдем. Димәк, аның берсе Лондонда булса, икенчесе монда. Ни өчен китап? Безнең өчен китап, икмәк, бала, мәхәббәт сүзләре бер дәрәҗәдә кадерле иде. Бу китап – аның тормыш символы, аның мәрхәмәтле эшләре символы, илһам символы. Бу таш миңа бик ошый, әтием дә шаттыр. Бу сурәттә әтигә 40 яшь. Аны Марсель Галиев төшергән иде кебек. Минем өчен әтигә гел 40 яшь иде. Минем өчен ул 80 яшьлек карт булмады. Безгә соңгы мәртәбә килгәндә, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре иде. Минем әтине Әдәбиятчыларның үзәк йортына (Центральный дом литераторов) алып бару хыялы бар иде. Без шул тирәдә яшибез. Алар Равил Фәйзуллин белән бергә килделәр, һәм без анда бик матур утырдык. Әти үзе дә мине гел рестораннарда ашатты, матур киендерде. Ул миңа нәрсә кирәк – барысын да бирергә тырышты. Мин аңа бик рәхмәтле. Шул килүендә әти матур итеп Мәскәү белән хушлашып китте. Чөнки ул Мәскәүне бик ярата иде».
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Бүген күренекле вакыйга – Гәрәй абыебыз каберенә, ниһаять, таш куелды. Лилиягә зур рәхмәт! Безнең әби-бабайлардан шулай калган – ата-ана каберенә таш кую бурыч булырга тиеш. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Шуңа күрә Хөкүмәт ярдәм итәм дип тора икән, аңа да каршы төшәргә ярамыйдыр. Бу мәсьәләдә мине Диләрә ханым сүгеп тә ташлаган иде әле, Гәрәй Рәхимне оныткансың, дип. Ничек инде онытыйм, минәйтәм, «Рәхим» дип уянам, «Рәхим» дип йокларга ятам».
Шул урында Гәрәй аганың үзенең бер шаяртуы искә төште. 2019 елның җәендә Язучылар Болгарга сәяхәт иткән иде. Әлеге сәяхәттә Гәрәй Рәхим белән Диләрә ханым да бар иде. Менә шушы сәяхәт репортажыннан бер өзек: «...Язучылар һәм язмаучылары да мәчеткә юл ала. «Залга намаз укучылар гына керә, карау өчен өскә менегез», – ди ишек төбендә каршы алучы ханымнар. Гәрәй Рәхим залга таба атлый. «Гәрәй абый, анда намаз укучылар», – дип кабатлыйм теге ханымнар сүзен. «Ә мин укый да алам. Менә – Бисмиллаһи...– дип башлый керәшен шагыйре һәм – ...Гәрәй Рәхим», – дип төгәлләп куя...»
Ркаил Зәйдулла дәвам итә: «Гәрәй абыйның дошманы булгандыр дип уйламыйм. Аны үзе алдында да, артында да бөтен кеше мактый иде. «Гәрәй – начар кеше», – дигән кешене хәтерләмим. Аның көлеп җибәрүе әле дә колак төбендә чыңлап тора. Аның белән шактый күп аралашырга насыйп булды».
Кабер ташын ачылу тантанасында чыгышлар күп булды. Мин аларның барысын да язып тормыйм – алар басылып чыгу максатыннан түгел, ә Гәрәй Рәхимне юксынып, аның турында истәлекләрне шушы тантанага килүчеләрне җиткерү өчен тар даирәгә әйтелде. Кайбер юлларны гына биредә китерәм.
Язучы Камил Кәримов: «Гәрәй Рәхим диюгә, елмаеп торган йөз күз алдына килә. Элек «Тынгысыз каләм» стенгазетасына Гөргөри исеме кермәсә, аны укымыйлар иде. «Чаян»да Гөргөри исеме белән пародия-эпиграмма чыкса, егылып укыйлар иде. Шундый шат күңелле, шат чырайлы кеше булып күз алдында калсын. 1976 елда «Волга» лагеренда кызы Лилия белән тактак-дуэт җырладылар. Бу – искиткеч иде. Кирәксә Гәрәй Рәхим дә була белә, Григорий Васильевич та була белә, Гөргөри дә була иде. Арабызга шундый кешеләр күбрәк кирәк. Андый кешеләр тегендә дә кирәктер – алып торалар».
Ркаил Зәйдулла: «Язучыларның әсәрләрендә бер керәшен персонажы булса, һичшиксез, Григорий була.
Гәрәй Рәхим Мәскәүдә Язучылар берлегендә милли әдәбиятларга куратор булып эшләде. Референтның оештыру эшләре бихисап бит. Әле шефка чыгышлар да язарга тиешсең. Михалков моңа ышанган инде – Родион Григорьев бит. Һәрхәлдә рус телен бик шәп белә, дип уйлаган. Алдан укып та чыкмыйча, чыгып укый башлаган...»
Газинур Морат: «Гәрәй абый чыннан да, кешелеклелекнең аргы ягына чыгып, аягын асылындырып утыра торган кеше иде».
Гәрәй Рәхимнең сеңлесе Вера түтәй: «Мин Федотовкадан килдем. Анда безнең туганнар әлләни күп калмады. Шулай да аның яшьтәшләре бар әле, алар, килеп, сезгә барыгызга да рәхмәтләр әйтергә куштылар – Лилиягә, Айдарга, барлык язучыларга. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән мәкаль юкка гына әйтелмәгән. Аны акыллы кешеләр әйтеп калдырган. Безнең абый белән арабыз 5 кенә яшь, бергә үстек, бергә клубларга йөрдек. Абыйның шаянлыгы, шуклыгы әнидән килгән. Шигырьләр яза иде, балалар мин киткәч еламасын дип, үләр алдыннан 3 китабын мичкә яккан. Лилияләргә абыйны шулай хөрмәтләгән өчен киләчәктә балаларына, оныкларына шундый зур хөрмәт язсын! Кырык эшегезне кырык якка ташлап, абыйны искә алырга бирегә килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!»
Татарстанның халык артисты Галина Казанцева: «Гөргери минем үз дәдәем булды. Без рухи яктан һәрчак бик якын булсак та, арага гөнаһ кермәде. Бүгенге көндә мин моны точно әйтә алам. Алайса кеше төрлечә уйларга мөмкин, уйламагыз! Гөргери дәдәй миңа гел дәдәй булды. Гомер буе беркайчан да «вакытым юк» димәде, һәрвакыт Гөргери белән киңәштем, нинди генә адым ясасам да, Гөргөри белән киңәшелгән иде. Гөргери чын мәгънәсендә совестьлы кеше булды. Ул бит синең проблемага бөтен күңеле белән керә иде. Гөргерине телевиордан тыңлаганда да керәшеннәр: «Сөйләшүе «май кебек», – дип әйтәләр. Иҗатын язучылар әйтер, минем аның нинди кеше булуын әйтәсем килде».
Шагыйрә Людмила Аланлы: «Гәрәй абый бик юксындыра, әлбәттә. Ул бик әйбәт, ипле, күркәм кеше иде. Кешелек дөньясында булган барлык матур сыйфатлар Гәрәй абыйда туплангандыр кебек. Ул минем күңелемдә, җырларымда».
Диләрә ханым: «Лилия белән Айдарга зур рәхмәт. Гәрәй авырый башлау белән «Нәрсә кирәк?» дип кенә тордылар. Гәрәй соңгы көннәрендә бер дә интекмәде, ярдәм итеп тордылар, Лилия янәшәмдә булды. «Бөтен туганнарның каберенә ташлар куйдык», – дип, Кубратның да ташын алар куйдырды. Мин фотоны һәм ташны сайладым гына. Бик зур рәхмәт! Лилия Гәрәй каберенә ташны да бик озак сайлады. Ташка языласы юлларны да озак сайладык. Язучылардан киңәш сорадым. Үзе әйтеп калдырмаган иде бит. Ләбиб абый Лерон шушы юлларны тәкъдим итте. Фәлсәфи дә, кыска да. «Мин китәм... Минем урынга бәхет иңсен бу илгә».
Урын турында да әйтим әле. Зиратка бергәләп соңгы килүдә, мин Кубрат кабере янында калдым, Гәрәй Роза апа кабере кырына барып килде дә: «Диләрә, хәзер монда икенче рәт китә, ди, Кубрат кырында икебезгә урын алып калыйк әле», – ди. «Тегендә урын алып калдың бит, нишләп монда килергә булдың?» – дим. «Нишләп мин ул якта ятыйм, ди, улым кырында бергә-бергә ятмыйча?!» – ди. Бик озак шаярыштык әле ул темага. Соңыннан Лилия белән дә сөйләштек, ул як бит керәшен зираты түгел, керәшен зираты булса, бер хәл булыр иде. «Ни өчен монда?» диючеләргә җавап бирәсем килеп сөйлим моны. Гәрәй Рәхим – гомере буе татарга хезмәт иткән кеше – үзе әйтеп калдырган урынга җирләнде. «Мин китәм... Минем урынга бәхет иңсен бу илгә»,– дигән шигырь юллары язылган.
Гәрәй үләм дип ятмады. Китәсе көнне: «Син миңа бүген басарга вәгъдә иттең, нишләп ашамыйсың?» – дим. «Басам, әле хәл генә юк», – ди.
Лилия Апакина: «Әле каядыр барырга да планнар корды бит».
Ркаил Зәйдулла: «Әле миңа ничек эшләргә дә өйрәтте. Яңа гына рәис булган вакытым иде...»
Диләрә ханым: «Кичә генә Луиза Янсуар шалтыратты. «Алдарак белсәм, килә идем», – ди. «Без керәшен яшьләре белән килеп, Гөргөри дәдәйне искә алыр идек», – дип рөхсәт сорады. Шушы урын яшьләрне туплый торган учак булырга да мөмкин».
Тантаналы өлеш тәмамлангач, таш янына шушы зиратның имамы килде.
«Гәрәй абыйны белмәсәк тә, аның турында шулкадәр матур сүзләр ишеттек. Мин, ярый әле, Гәрәй абый безнең бистә зиратында җирләнгән, дип уйлап куйдым. Минем янга кешеләр килеп: «Нигә зиратыбызга рус кешесе күмелгән?» – дип сорыйлар иде. Җайлап, аларга аңлатып җибәрә идек. Аңлаткач, каршы килмиләр. Хәзер инде «Гәрәй Рәхим» дип язылган китаплы таш торгач, беркем дә бу сорауны бирмәс. Гәрәй абый турында бүген шулкадәр яхшы сүзләр ишеттек, урыны җәннәттәдер. Хәзер Коръән укып дога кылырбыз».
Лилия һәм Айдар Апакиннар барлык туганнар һәм язучылар өчен хәләл аш мәҗлесе дә оештырдылар. Гәрәй аганың рухы шат булсын!
- Гәрәй Рәхим Лениногорск районының Федотовка (Аланлык) авылында дөньяга килгән. 1962-1967 елларда Г.Родионов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Яшь шагыйрьнең студентлык еллары да иҗтимагый һәм иҗади активлык белән уза: ул университет каршындагы татар әдәби иҗат берләшмәсенең бюро җитәкчесе итеп сайлана, шигырьләре республика матбугатында басыла башлый.
- Университетны тәмамлагач, Гәрәй Рәхим 1 ел чамасы «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан башлап Татарстан китап нәшриятының балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1972-1977 елларда ул Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, ә 1978-1979 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтендә. 1979-1981 елларда М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Бер үк вакытта ул, 1980 елдан башлап 1987 елга кадәр, РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чувашстан республикалары зонасының әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы секретаре һәм РСФСР милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант вазифаларын башкара. Казанга кайткач, 1987-1992 елларда, Гәрәй Рәхим Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, аннары «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1992 елдан Татарстан Дәүләт Советында референт һәм баш референт, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөдире була.
- Г.Рәхимнең аерым әсәрләре инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин, казакъ, азәрбайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.
- Г.Рәхим курчак театры өчен язылган «Кәҗә белән Сарык» (Г.Тукай буенча) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча) исемле либретто, 3 серияле «Борынгы Болгарны сагыну» исемле тарихи-әдәби киноэпопея сценарие, Минзәлә һәм Туймазы татар театрларында куелган берничә драма әсәре һәм мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар авторы буларак та билгеле.
- 2021 елның 6 сентябрендә Казанда 81нче яшендә вафат була.