Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Разил Вәлиев: «Депутатлык чоры — үтенечләр һәм үкенечләр чоры»

Разил Вәлиев белән хәбәрчебез әңгәмәсе. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе кайбер четерекле темаларны беренче тапкыр ача.

news_top_970_100
Разил Вәлиев: «Депутатлык чоры — үтенечләр һәм үкенечләр чоры»
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән Милли китапханәнең Карл Маркс урамындагы бинасында — китапханәнең кайгыртучылар шурасы бүлмәсендә очраштык. Сүзебез Камал театрының соңгы премьерасыннан башланды.

«Сәфәр» турында язганыңны укыдым. Әмма минем фикерләр башкачарак, — дип башлады ул. — Син бик йомшак, бик мәрхәмәтле итеп язгансың. Анда бит бераз укымышлы  кеше башкорт ягына авыша, ә наданнар, җүләрсымаклар, диннән йөз чөергәннәр — барысы да авылда яшәүче татарлар, мескен татар менә шушы инде ул дигән нәтиҗә ясарга була. Җитмәсә, татар авылы «Черкиле» исемле, башкортныкы — «Актау»?!

Разил абый, бөтенегез дә үзара сөйләшкәндә әйтәсез, ләкин берегез дә әйткәнегезне яздырырга рөхсәт итми шул.

Мин спектакльдән соң фикер алышканда да әйттем: «Нәкый Исәнбәтләр, Туфан Миңнуллиннар язган әсәрләр чын сәнгать булса, бу спектакль — газета мәкаләсе», дидем. Спектакльдә татар кешесе, мескен Сәфәргали, баш иеп, нәсел-нәсәбеннән аерылган «Укымышлы Старший брат»ка бара. Тегесе дә, туганлык хисләре уянып, кайтырга чыккан булса, юлда очрашсалар, бер хәл — һичьюгында шулай кирәк иде. Юл фаҗигасендә бәрелешеп, икесен дә исән калдырырга да булыр иде. Әйтик, иң соңыннан юл кырыена утырып кочаклашып сөйләшәләр. 

Әмма син бер яктан хаклы — пьесаны язган авторның канатын кисәргә ярамый. Альберт, һичшиксез, сәләтле егет… Туфан Миңнуллинның беренче пьесасын, өйрәнчек дәрәҗәдә булса да, Минзәлә театрында куйганнар бит. Сабир Өметбаев: «Бу пьесаң пүчтәк», — дигән, ләкин беренче әсәре булгач, куйган. 

Бу әсәрдән татарга зыян булмагандыр…

Тирәнтенрәк уйласаң, бу бит татарга файдага эшли торган әсәр дә түгел.

Ләкин әйттегез ни, әйтмәдегез ни… Тыңламаганнар — спектакль дүрт көн дәвамында гөрләп барды.

Аны үзгәртергә соң булгандыр инде. Мин Альберт Шакировның «Юлчы»сын карап барам — бик кирәкле тапшыру, әлеге спектакльгә караганда тәэсирлерәк һәм кирәклерәк. Ул сценариен язган «Бер-бер хәл» сериалының да унлап сериясен алдан карап чыктым. Аннары миңа күрсәтми башладылар, фикерләрем, тәкъдимнәрем ошамады бугай. 

Миңа Альбертның четерекле темаларга алынуы ошый. Кыскасы, афәрин егет! Гәрәй Рәхимнең бер яраткан сүзе бар иде: «Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, доклад начар иде». 

Әңгәмәне актуаль тема белән дәвам итик әле, Разил абый. Җанисәп буенча фараз ничек — кимибезме? 

Мин шул чама калыр дип уйлыйм. Әмма бу инде минем генә фикер дә түгел: татарны санаганда һәрчак хилафлык китә. Россиядә дә дөрес сан түгел, башка илләрдә аны санап бетереп тә булмый. Электән үк аптырый идем: безнең авылдан гына да дистәләгән кеше Донбасста шахтада эшләде. Күрше авылдан да шулай, башкаларда да. Советлар берлегендә ун меңгә якын татар авылы булган. Ә бөтен Украинада 30-40 мең татар диләр. Миллион ук булмаса да, анда 500 мең татар булган инде. Шул вакытлардан ук җанисәпкә шигем уянган иде. 

Монда санаучылар да гаепле. Без онлайнга зур өметләр баглыйбыз. Ә аңа кем нәтиҗә ясый соң? Берәр контроль бармы? Сайлаулар турында төрле тәнкыйть сүзләре әйтелә: дөрес түгел, тегесе-бусы дибез. Сайлауда, яхшымы-яманмы, кырыйда күзәтчеләр була. Ә монда беркем дә күзәтми — теләсә ничек язып, теләсә кай якка борып җибәрергә була. Мин аның бигрәк тә милли мәсьәләдә объектив булуына шикләнәм. 

Үткән җанисәп чорларында сез депутат идегез. 

Мин бит инде туксанынчы елдан ук Татарстан Югары Советы депутаты идем. Сайлаулар турында үз фикерем бар иде, чөнки аның советлар чорында ничек узганын күрә идем. Ә туксанынчы елда үзем депутатлыкка сайлангач, Фәүзия Бәйрәмовалар, Марат Мөлековлар, Фәндәс Сафиуллиннар үткәч, «Болай да булырга мөмкин микәнни?» дип аптырап та калдым. Дөресен әйткәндә, үтүемә ышанмаган идем, ярымуйнап кына башланган эш иде — мине Рәшит Әхмәтовлар эткәләп-төрткәләп чыгарды.

Ул вакытта Халык фронты дигән хәрәкәт бар иде бит — шулар мин командировкада чакта Милли китапханәгә кергәннәр дә, коллективны җыеп үгетләгәннәр. Ул вакытта Милли китапханә дә түгел иде әле, Владимир Ильич Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсе иде. «Проблемаларыгыз күп — тегесе юк, монысы юк, подвалларда китапларыгыз череп ята, әйдәгез, директорыгызны депутат ясыйк, шул юл белән китапханәгә ярдәм итеп булыр», дигәннәр. Коллектив белән җыелышып, мине депутатлыкка тәкъдим иттеләр. Шуннан соң миңа Вахитов районының пропаганда бүлегеннән бер хезмәткәр килеп: «Сез анда барырга тиеш түгел, билгеләнгән кеше бар, ул сезгә ярдәм итәр», дип бик каты үгетләде. 

«Мин бит үземне үзем тәкъдим итмим, коллектив тәкъдим итә, җыелышыгыз да сөйләшегез, кандидатурамны кире алалар икән — коллективка каршы бара алмыйм», дидем. Ул, безне сәяси өлгермәгәнлектә гаепләп, саубуллашмыйча гына китеп барды. Ә мине обкомга — КПСС Өлкә комитетының оештыру бүлегенә чакырдылар. Анда инде башкачарак — куркытыбрак сөйләштеләр: кандидатураңны алмасаң, бу урында эшли алмаячаксың. «Мин язучы кеше, эшсез калмам әле, каләмем бар», дидем. «Нәрсәгә әтәчләнәсең?» дигәч, тагын шул сүзне кабатладым: «Бу — коллектив тәкъдиме, аларга аңлатыгыз», дидем. Бер урынга 12 кандидат идек. Мин үттем. 

Ул биш ел чын мәгънәсендә шау-шулы һәм нәтиҗәле парламент эше булды. Чын мәгънәсендә депутат булып җиң сызганып эшләргә мөмкин иде: беркем дә авызыңа сукмый, трибунага чыгар алдыннан чыгышларыңны күрсәтүне сорамый иде. Утыз еллык депутатлык чорымда бу иң куанычлы, нәтиҗәле елларым булгандыр. 

Ә халык исәбе алуга килгәндә, билгеле, ул һәркемнең шәхси эше, әмма шәхси эш булса да, дәүләткә кирәкле эш, дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә торган чара — шуңа күрә аңа җитдирәк мөнәсәбәт булырга тиеш. Анда саннарның дөреслегенә халык контроле дә булырга тиеш. Бигрәк тә күрше республикалардан хилафлыклар күп дип хәбәрләр килә. 

Разил Исмәгыйлевич, заманында парламентта иҗатчы депутатлар байтак иде. Сезнең белән бергә эшләгән Туфан Абдуллович һәм Роберт Мөгаллимовичлар иртәрәк китеп барды. Әлбәттә, шартлы фаразлар була алмыйдыр, әмма сез шушы депутатлык эше аларның иртәрәк китеп баруына тәэсир иткәндер дип уйламыйсызмы?

Ул турында уйлаганым бар, бигрәк тә Туфан агай турында. Чөнки мин аның белән ныграк аралаштым — 40 ел буена янәшә булдым — депутатлык чорында бер комитетта эшләдек: мин — рәис, ул урынбасар. Туфан абый, чыннан да, бөтен нәрсәне күңеленә якын ала иде. Вакыт-вакыт «Китимме икән әллә? Нәрсәгә кирәк бу миңа?» дия иде. Ул бит бик тиз кабынып китә иде дә, сүнеп тынычлангач, чәй эчеп утырганда: «Юк, Разил, безгә бу трибуна кирәк. Без сүзебезне тагын кайдан халыкка ишетелерлек итеп әйтә алабыз?! — ди. — Билгеле, әсәрләр белән әйтергә була, ләкин ул бит сәнгать әсәре, ә безгә Президент һәм башка җитәкчеләр дә ишетерлек итеп әйтергә кирәк — чөнки күп эшләр алар әйткәнчә бара. Мин тагын кайда әйтә алам — бүтән урыным юк бит». 

Ә минем беркайчан да партия исемлегеннән депутатлыкка барганым булмады. Һәрвакыт үземнең туган районым Түбән Камадан, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән бер мандатлы округтан сайландым — үзем шулай кирәк санадым. 

Соңгы елларда Туфан абыйның йөрәге тота башлады. Төш вакытында ашханәдән менгәндә: «Син чәй куя тор. Мин әзрәк тын алып торам», — дип мине менгереп җибәрә иде. Хастаханәләрдә дә ятып чыкты. Фараз кылып булмый инде, үзенә борчулар алмаган булса, бәлки, озаграк яшәгән булыр иде. 

Туфан агай янына кеше күп килә иде, берсен дә читкә тибәрмәде — ишекләре ачык иде. Ул бит кешеләрне депутат буларак кына түгел, йөрәге аша үткәреп, язучы буларак та кабул итте. Бервакыт Минтимер Шәрипович янына кереп, өчәү сөйләшеп утырабыз. Шунда Минтимер Шәрипович Туфан абыйга: «Мин дә төшеп калган кеше түгел, ләкин син халыкта миңа караганда популяррак бит. Аермабыз нәрсәдә?» — ди. 

«Сез президент буларак, баш белән уйлыйсыз. Миндә дә бар ул баш, ләкин мин беренче чиратта йөрәк белән уйлыйм — аермабыз шунда», — диде Туфан агай. Чыннан да, ул йөрәге белән уйлый торган кеше иде, шуңа аның йөрәге бик тиз таушалды да. Тиз дә дип әйтеп булмый инде — ул 77 яшьтә вафат булды, әмма әле яшәргә тиеш иде. Тәне нык булды, үзен карап тора иде. 

Сезнең авыр чакларда үзегезне саклый торган рецептларыгыз булдымы? Дәүләт эшендәге дип әйтик инде, кыен моментларда нәрсә саклады?

Авыр чаклар күп булды, андый чакта ялгыз калырга яратам — урманга, басуларга чыгып китәм, яки үзем якын күргән кешеләр белән аралашам — гаилә, туганнарым, фикердәшләрем. Принцибым шундый — гомумән, күңелемә якын булмаган кешеләр белән аралашмаска тырышам. 

Депутатлык — бик күп утырышлар һәм документлар. Вакытны әрәм итте ул җыелышлар дигән үкенү бармы?

Шактый әрәм итте. Халык язмышын, республика язмышын, кеше язмышын хәл итә торган җыелышлар да була — алары бик кирәк, аларында ярсый-ярсый чыгышлар ясадык. Нәтиҗәсе дә булды… күпмедер дәрәҗәдә. Әмма бөтенләй кирәкмәгәннәре дә бик күп. Соңрак мин моңа ияләшә дә башладым: буш сүзле җыелыш вакытында башка килгән фикерләрне язып утыра идем. Бөтен нәрсәне иҗатка әйләндерергә тырыштым — хәтта Дәүләт Советы мөнбәреннән шигырь белән чыгыш ясаган вакытларым да булды. Башта сәерсенеп карасалар да, соңыннан ияләштеләр. 

«Бәлки ташлап чыгып китәргә кирәк булгандыр…»

Разил абый, бу сорауны бирмәсәм дөрес булмас. Тел вазгыяте калкып чыкканда депутат идегез һәм сезне әлеге сессиядә туган телебезне якламауда гаепләүчеләр, яисә шулай күрергә теләүчеләр булды. Татар тарихында шулай калмаммы дигән борчу юкмы? Акланасызмы, аңлатасызмы?

Акланасым да, мине өнәмәүчеләргә аңлатып торасым да килми. Дөрес, алар күп түгел, әмма бар һәм булачак. Гафу итегез, мәсәлән, сезгә дә бөтен кеше гел елмаеп тормыйдыр. Язмаларыгыз шактый усал, төртмә телле бит… Туфан ага андыйларны «пеләш баштан бет эзләүчеләр» дип атый иде.

Чөнки депутат булып эшләү дәверемдә Дәүләт Советында туган телебез өчен ничек көрәшкәнемне һәм аның өчен башыма ничәмә-ничә мәртәбә тукмак төшкәнен үзем һәм якын дусларым, фикердәшләрем генә белә. Теләгән кешеләр бу хакта Туфан Миңнуллин һәм Фәндәс Сафиуллин, Миркасыйм Госманов һәм Индус Таһиров язмаларына, чыгышларына мөрәҗәгать итә ала. Кем ничектер, ә мин үзем аларга ныграк ышанам.

Тел вазгыяте ул сессиядә генә калкып чыкмады. Туган телебез язмышы турында минем аңа кадәр дә парламент мөнбәреннән әллә ничә мәртәбә чыгышлар ясаганым булды. Бу мәсьәлә мине борчымыйча кала алмый иде. Сибгат ага Хәкимнең бер сүзе бар: «Белгәннәр тик тора, белмәгәннәр сөйли», — дигән иде ул. Бездә күбрәк белмәгәннәр сөйли.

Минем депутат буларак ниләр эшләвем турында берни белмәгән кешеләр бер детальне ала да, шуны сөйли дә сөйли. Ул деталь тискәре һәм кешене рәнҗетә икән — анысына инде бигрәк тә игътибар итәләр.

2017 елда булган вакыйгага килгәндә, тел мәсьәләсендәге сессия бер көн генә булмады, берничә көн дәвам итте. Беренче көндә мин чыгыш ясадым — тыңлаган булсалар, бу фикерләрне әйтмәгән булырлар иде. Әйе, беренче көнне бик кызу, бик бәхәсле сессия булды. Без ул сессияне япмадык, дәвам итәргә карар кылдык, чөнки әле Мәскәүдән документлар килеп төшмәгән иде.

Икенче көнне документлар килеп төшкән, ләкин аларны депутатларга күрсәтмәделәр — беребез дә аның нәрсә турында икәнен белми. Сессия башланды. Прокурор сөйләде — ул документны белә. Иртәгә сессия буласы дигән көнне алтымы-җидеме депутат чыгыш ясарга теләвебез турында сессия секретариатына язган идек, шуңа прокурордан соң сүз сорадык.

Әмма Парламент рәисе чыгышлар булмаячагын әйтте — беребез дә чыгыш ясый алмадык. Рәис: «Беркемгә дә сүз бирелми», — дип кырт кисеп куйды. Мин инде аптырап калдым. Шунда ук тавышка куйдылар. Анда «Принять к сведению» дип язылган иде. Ягъни, без күрмәгән документны «Принять к сведению» дип тәкъдим иттеләр. Мин сүз бирмәгәнгә рәнҗеп, тавыш бирүдә катнашмадым. Мин бу хәлләрне беренче мәртәбә сөйлим, моңа кадәр сөйләгәнем булмады.

Сез мандатыгызны ташлап чыгып китә ала идегез.

Әйе. Теләсә кайсы депутат шулай итә ала иде. Ләкин аннан бернәрсә дә үзгәрмәгән булыр иде…

Әлбәттә, үзгәрмәс иде, ләкин, бәлки, башкачарак мөнәсәбәт булыр иде. Исемегез…

Мин исемем өчен борчылмыйм. Исемемне депутат буларак калдырырга беркайчан да омтылмадым. Мин бер анкетада да үземне депутат дип күрсәтмәдем, шагыйрь дип яздым. Минем ярты гасырлык иҗат биографиям бар, яңа гына җиде томлыгым чыкты. Халык җырлый торган 200гә якын җырым бар. Кайбер шигырьләремне дә халык белә торгандыр. 

Кешегә ике төрле бәя биреп була: җәмгыятьнең бер өлеше биргән бәя һәм гомумҗәмгыять фикере. Синең иҗат кичәңдә залда басып торырга да урын юк икән, димәк, син күпмедер дәрәҗәдә җәмгыять игътибарына лаек. Ә тормышта үзенә урын таба алмыйча бәргәләнгән берничә «таш атучы»ның һәм бер-ике журналистның сүз куертуы… Ул бит мине тәнкыйтьләү йөзеннән түгел, беренче чиратта үзләрен күрсәтү өчен эшләнә. Ул кешеләр кемнедер сүгүдән тыш милләт өчен нәрсә эшләгән соң әле? Сүгүдән дә җиңел нәрсә юк. Ә син эшләп күрсәт!

Сез ул журналистларга җавап бирмәдегез дип хәтерлим.

Юк, ул дәрәҗәгә төшергә ниятем юк иде.

Башка журналистлардан да, җәмәгатьчелектән дә соңыннан сораулар булгандыр.

Тавыш бирмәү мәсьәләсендә сораулар булды. Мин аларга хәзер сезгә әйткәнне өлешчә әйткән идем. Әмма һич кенә дә акланырга ниятем юк: чөнки үземне гаепле санамыйм. Дөрес, вакыт-вакыт уйлап куям да, бәлки, ташлап чыгып китергә кирәк булгандыр дигән фикерләр килә. Шулвакыт Туфан абыйның фикере искә төшә — ул һәрвакыт әйтә иде: «Ну шуннан нәрсә? Син трибунага чыгып, башка бер сүз дә әйтә алмаячаксың. Синең андый мөмкинлегең булмаячак».

Ни өчен Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхфәтуллин анда барырга омтылды? Ул аларга шагыйрь һәм артист буларак кирәк түгел. Ул аларга милләтпәрвәр буларак, милләт кайгысын кайгырту өчен кирәк. Бүгенге көндә китапларыбыз 1000 данә тираж белән чыга. 7-10 миллионлы татар өчен 1000 данә тираж белән фикереңне ишеттереп булмый. Бигрәк тә җитәкчеләргә. Җитәкчеләрнең, гомумән, бик азы гына китап, газета-журнал укый. Икенчедән, ул халыкка да барып җитми, әйткәнемчә, тиражы аз. Дәүләт советы трибунасыннан киң даирәгә күп фикерләрне ишеттереп була.

Сез инде депутатлыктан туеп киттегезме? Әллә калу мөмкинлеген дә уйладыгызмы?

Калу мөмкинлеге дә булгандыр. Мин инде күптән — алдагысында да китергә талпынып караган идем, әмма фикердәшләрем: «Син барырга тиеш», — диделәр. Чөнки тел мәсьәләсендә дә, башкасында да хәл ителәсе нәрсәләр күп, парламентның эш тәртибен яхшы белгән, тәҗрибәсе булган кешеләр кирәк иде. Бу юлы инде үзем дә атлыгып тормаган идем, кайбер даирәләрнең дә мине парламентка үткәрәселәре килмәгәндер. Чөнки соңгы елларда милли мәсьәләдә бик нык артка китеш булды, милләт турында кайгыртып чыгыш ясаган кешеләрнең «башына суга» башладылар. Моңа кадәр милли мәсьәләләрне күтәргән, милли мәктәпне, туган телебезне яклап сөйләгән депутатларны парламенттан читләштерделәр.

Россиянең мәгариф турындагы законыннан «милли мәктәп» дигән термин бөтенләй алып ташланды — хәзер Россиядә милли мәктәп юк. Безнең милли-мәдәни үзәк тә юкка чыкты. Хәзер инде Милли музей белән Милли китапханә калды — аларга да чират җитмәдеме икән дип борчылып торам. «Национальный проект» дигән нәрсә бар. Ул татарчага милли проект булып тәрҗемә ителә алмый, илкүләм проект яки федераль проект дип аталырга тиеш. 

Сүзнең этник төсмерен алып ташлау өчен бу термин махсус кертелә. Күпмилләтле илдә алай була алмый. Франциядә, Англиядә нигездә бер милләт, анда национальный дигән сүз — дәүләти дигән сүз, Национальный музей икән, димәк, Дәүләт музее. Ә бездә алай гына түгел, чөнки без күп милләтле. Милли мәдәният, милли сәнгать дибез икән, ул инде этник төсмердә. Шуңа күрә милли дигән сүзгә бүтән төрле мәгънә биреп, безнең күп милләтле дәүләттә була торган мәгънәсен алып ташламакчы булалар. 

Хәзер безнең милли ягыбызны кайгырта торган дип әйтик инде, ике депутатыбыз бар — Ркаил Зәйдулла белән Рамил Төхвәтуллин. Сез аларга үз тәҗрибәгездән чыгып киңәшләр бирәсезме? Әллә аларның үз юллары, үз карашларымы?

Аллага шөкер, алар белән — телефоннан булсын, очрашып булсын — һәрдаим аралашып яшибез. Соңгы вакыттагы кайбер законнар турында бик тәфсилләп сүз алып бардык. Ркаил депутат булып сайлангач та — Фәндәс ага, мин, Ркаил — өчәү чәй эчеп бик озаклап депутатлык эшчәнлеге турында әңгәмә корган идек. Минемчә, алар безнең фикерләргә күпмедер дәрәҗәдә колак сала. 

Гел безнеңчә генә уйлый алмыйлар инде, үз башлары бар. Парламентта чыгып кычкырырга да мөмкин, эмоция белән дә әйтеп була, ләкин шуның өстенә саллы дәлилләр дә булса, тагын да яхшырак. Шагыйрь яки артист булып кына чыгыш ясау җитми. Депутатлык тәҗрибәсе бик озак килә. Мин депутатлыкның нәрсә икәнен биш елдан соң гына аңлый башладым. Аның өчен күп законнарны белергә, дөнья парламентлары эшчәнлеге белән танышырга кирәк. Аларның әле вакытлары бар, бер чакырылышта гына депутат булмасыннар иде. 

Сәяси тормышта да, язучы тормышында да — кайда да интрига дигән әйбер бар инде ул. Андый хәлләрдән тапталып-югалып калмыйча өстен чыгу рецептлары бармы? 

Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Язучыларыбыз турында да начар фикерләр әйтәсе килми, төрлесе бардыр, гомумиләштерергә ярамый. Үзем турында гына әйтә алам. Язучы бит инде күбрәк үзе турында яза, чөнки иң күп белгән кешесе үзе. Шуңа күрә мин бүген күбрәк үзем турында сөйлим. Язучылар арасында бер начар нәрсә бар: бер-беребезгә терәк булыр урында, бер-беребездән гаеп эзлибез. 

Язучылар арасында гынамыни инде ул?

Бөтен дөньяда шулдыр инде. Дәүләт советында комитет рәисе булып эшләгәндә кайбер язучыларыбыз, аеруча бер хатын-кыз язучы еш кына миңа ташлана иде: тегеләй кирәк, болай итәргә кирәк, Хәтер көнендә чыгыш ясарга кирәк һәм башкалар, һәм башкалар. Ярый, мин киттем, минем урынга башка кешеләр килде, алар турында бит хәзер бер сүз дә юк. Димәк, бу депутатка, комитет рәисенә куелган таләпләр, милләтебезне кайгырту булмаган. Димәк, бу үч итепме, башка сәбәп беләнме, миңа гына куелган таләпләр булган. Димәк, алар парламенттан бернәрсә дә көтми. Мин ул вакытта бернәрсә дә эшләмичә тик кенә утырган булсам, бәлки тәнкыйтьләмәгән булырлар иде. Бу мәсьәлә эчне пошыра. Ул вакытта безне тәнкыйтьләгән кешеләр бүген ләм-мим авыз ачып сүз әйтми. Әйтерсең, бөтен проблемалар хәл ителгән…

Тәнкыйтьләүчеләр белән көрәшмәдегезме?

Көрәшүдән мәгънә юк. Алар бит кешене тыңламый. Сәясәттәге остазым Фәндәс ага Сафиуллин шулкадәр акыллы кеше иде: фикерен дә җиткерә белә, шуның өстенә кешене тыңлый да белә иде. Андый шәхесләр сирәк шул. Без бит хәзер кешене тыңламыйбыз, сөйлибез, сөйлибез, сөйлибез… Әйтерсең лә, безнең колакларыбыз юк, авызыбыз гына бар. Кешенеке безгә нипочём, булды ни дә, булмады ни. Язучылар җыелышларында да кайчакта шулай була — үзе чыгыш ясый да чыгып китә: аңа башка кеше фикере кирәк түгел — мин әйттем дә җитте.

Интрига корбаны булмас өчен нишләргә?

Бирешмәскә һәм теләсә кем белән бәхәскә кермәскә кирәк. Интрига дигәннән, заманында аларны күп күрдем инде. Депутатлыкка кадәр дә булды ул. Әмма миңа каршы чыгыш ясаган, этлек эшләгән кешеләргә беркайчан да этлек белән җавап бирмәскә тырыштым. Чөнки кешене этлек белән җиңеп булмый. Әдәбият институтындагы укытучым Лев Ошанин бервакыт болай диде: «Этлек эшләгән кешеләргә үч саклап йөрмә! Күңелеңдәге үч эчтән кимереп, үзеңне генә бетерәчәк. Оныт син аларны». Интригалардан котылуның иң әйбәт чарасы — эшләргә дә эшләргә! Алар сөйли торсыннар — син эшли тор! 

Тоттыгызмы бу киңәшне?

Тотарга тырыштым. 100 процент тота алмаганмындыр, әмма тырыштым. Сезнең сораулар һаман депутатлык турында, ахрысы… Ә мин хәзер башка дөньяда, башка даирәдә, башка уйлар белән яшим.

30 ел — ярты гомер бит ул. 

Артыккарак киткән шул… Мин ул чорны «Үтенечләр һәм үкенечләр белән үткән еллар» дип атар идем…

«Мин күп нәрсәне беләм, әлегә шуларны ничек кәгазьгә төшерәсен генә белмим»

Шкафта «скелетларыгыз» күпме? Без белмәгән әйберләр.

Кеше белмәгән… Мин, гомумән, бик ачылып китәргә, «урамда шәрә йөрергә» яратмыйм. Беркемгә дә сөйләми торган серләрем шактый. Бәлки, аларны кайчан да булса язармын. Әле сөйләргә теләп тә, сөйли алмаганнары да бар. 

Вакыты җитмәгәнме, әллә тыңлаучысы өлгереп җитмәгәнме?

Мин язганымны ничек кабул итәрләр дип уйлыйм. Мәсәлән, Әфган чоры. Мин бит 1985 елда Әфганстанда булдым — анда күргәннәрне язганым юк. Кыскача вариантын яза да башлаган идем, 100 биттән артык язылган да иде, Татарстан китап нәшриятына тапшырган да идем — ләкин кулъязмаларны «главлит ярдәме белән» юкка чыгардылар. Чөнки ул вакытта — сугыш барганда — аларны тәфсилләп язарга ярамаган икән. 

Кулъязмалары да калмагач, хәтердәме соң инде алар?

Хәтердә алар. Кыска-кыска гына язып барган көндәлегем бар. Ничек тә булса вакыт табып, аларны язарга кирәк. Мин анда бик күп нәрсәләр күрдем. Парламент тормышы буенча да язасыларым күп. Безнең язучылар арасында 30 ел буе ул даирәдә кайнаган бүтән кеше юк. Мин андагы бик күп нәрсәләрне беләм. Бүгенге көндә аны ничек итеп кәгазьгә төшерергә икәнен генә белмим. 

Барысын да көндәлекләргә язып бардыгызмы?

Барысын да түгел. Вакыт-вакыт… Кыска-кыска… Туксанынчы еллардагы сессия стенограммалары бар. Мине иң борчыган нәрсә шул инде — төннәр буе йоклый алмыйча шуларны уйлап ятам, шуны ничек итеп язып чыгарга? Яза да башладым мин аны, ләкин әлегә канәгатьлек кичергәнем юк. 

Әлеге көндәлекләрегез чит кеше кулына, әйтик, минем кулга килеп эләксә, бу сезнең өчен куркынычмы?

Юк, куркыныч түгел, чөнки анда барысы да тәфсилләп язылмаган. 

Ягъни, сез аны үзегез генә аңлыйсыз…

Нәкъ шулай, андагы символларны сез аңламаячаксыз. Чөнки «шифрлы» ул, кеше болай гына аңлый ала торган түгел. Минем әле шул чордагы меңләгән фотоларым бар — алар да көндәлек шикелле — карыйм да искә төшә. Миңа бик күп кешеләр белән аралашырга туры килде, Мәскәүдә Шартнамә төзегәндә мин Татарстан ягыннан комиссия әгъзасы идем. Андагы хәлләр — нинди бәрелешләр-чәкәлешләр булганлыгы әле язылмаган. Фәндәс ага Сафиуллин аларны бераз кәгазьгә төшереп калдырды, Индус Таһиров, Рафаил Хәкимов та язды. Ләкин әле аларда бөтенесе дә язылган дип әйтеп булмый.

Сез документлар, язу-сызу мәсьәләсендә тәртип ярата торган кешеме? Архивыгыз тәртип белән тезеп куелганмы?

Кайбер иҗат әһелләренеке кебек тәртипле дә түгелдер бәлки: әрҗәләргә салып куелмагандыр. Әмма мин үземнең нәрсәм кайда ятканны яхшы беләм. Дәүләт Советында кабинетымда зур өстәл торды, анда йөзләгән кәгазь аркылы да, торкылы да куелган. Минем хезмәткәрләргә дә, җыештыручыга да үтенечем бер иде — зинһар өчен, өстәлемә тимәгез. Тәртипсез кебек тоелса да, минем үз тәртибем бар. Мин иртәгә яки берсекөнгә эшлисе эшләремне һәрвакыт язып куя идем, эшләнгән эшне сызып бара идем — Парламентта шунсыз эшләп булмый. Ә иҗатта андый тәртип була алмый. 

Разил абый, сүзебез барыбер әйләнә дә Парламентка кайта. Парламенттан киткәч, үзегезне ирекле итеп тойдыгызмы? Ни телим — шуны эшли алам дигән уй булдымы?

Ярты елмы, бер ел чамасымы — аңкы-миңке килеп йөрдем. Мөрәҗәгать итәләр, хатлар язалар, шалтыраталар… Чөнки мине һаман депутат дип беләләр, әле дә «Сез депутат түгелмени?» диючеләр бар. Иң беренче эшем итеп мин галстукны салып ташладым. Ул шулхәтле буып тоткан икән. Галстук дигән нәрсәне тагарга да озак өйрәнгән идем. Пионерга кергәч, бабам миңа: «Салып ташла әле шуны, син бит бозау түгел муенчак тагып йөрергә», дигән иде. Ул бик хөр фикерле кеше иде, гомер буе колхозга кермәгән, мөлкәтен үзе эшләп тапкан. 

Билгеле, башта бераз катлаулырак булды. Иртән уянам, кырынам, теш чистартам, күлмәк-костюм киям… Хатын: «Син нишлисең?» дигәч кенә эшкә барасым юклыгы искә төшә. Автоматка әйләнәсең икән ул. 

Әкрен-әкрен өйрәндек, бу тормыш миңа ошый. Парламент тормышы да ошамады димим, чөнки ул мине тәртипкә өйрәтте, күпмедер дәрәҗәдә кысага кертте, вакытның кадерен белергә өйрәтте. Ә хәзер өлгермәсәң дә, эшләмәсәң дә беркем ачуланмый. 

Язучылар берлегендә сайлаулар алдыннан «Разил Исмәгыйлевич Язучылар берлеген җитәкләячәк икән», дигән сүзләр бик актив йөрде. Бу сезнең теләккә дә бәйле идеме, әллә сезне шушы урында күрәсе килүдәнме?

Минем янга бер төркем язучылар килде, хәер, бер төркем генә түгел, яшьләр дә килде, өлкәннәр дә мөрәҗәгать итте: «Язучылар берлегенә син килсәң иде, Чаллы язучылар берлегендә дә уңышлы эшләгән идең, Парламент тәҗрибәң дә бар, җитәкчеләр белән дә сөйләшә беләсең, сорый да беләсең, ала да беләсең, син булсаң әйбәт булыр иде», диделәр. 

«Мин болай да бик күп вакытымны административ эшкә әрәм иттем, өстәл янына утырып, язып кына яшисем килә», дидем. «Миннән башка да эшләүчеләр булыр, яшьрәкләрне сайлыйк», дидем. Чынлап та, һич кенә анда барырга исәбем юк иде. Элегрәк булса, 40-50 яшьтә — бәлки, барган да булыр идем. Ә бүгенге көндә минем яза башлап, язып бетермәгән әсәрләрем бик күп. Алар шул килеш ятсынмыни?! Шуларны әкренләп тормышка ашырасым килә. 

Ләкин ТНВга бардыгыз бит. Иҗат итеп кенә утырмыйсыз.

Мин бер ел иҗат итеп кенә утырдым. 

Без инде иҗат җимешләрен көтеп утыра башлаган идек.

Бөтен ниятем шул иде. Беркайда да эшләргә исәбем юк иде, чөнки пенсиям килеп тора, артык зур ихтыяҗларым юк — торыр урыным бар, балаларым үсеп җиткән. Инде чын язучы тормышы белән яши башладым дигәндә, чакырып әйттеләр: «Син 30 ел буена Дәүләт Советында телне якладың, телне сакларга тырыштың, безне ничек эшләргә өйрәттең, әйдә, хәзер үзең эшләп күрсәт инде», диделәр. Алар шулай төрттереп сөйләшә бит…  

«Юк, мин язып кына утырмакчы булам», дим. Безнең әдәбият тарихында калган язучылар — Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлилләр эшләмәгәнме әллә — эшләгәннәр дә, язганнар да. Шул ук Туфан Миңнуллинны карагыз! Димәк, талантың булса, эшләп тә, язып та була икән. «ТНВга кил әле, бүгенге көндә тел мәсьәләсендә анда проблемалар күп. Радио-телевидение телен чын мәгънәсендә әдәби татар теле итү өчен кулдан килгәнне эшләргә, милли тапшыруларның эчтәлеген баетырга, сыйфатын күтәрергә тырыш әле», диделәр. 

«Күпме булдыра аласың — шулкадәр эшләрсең, гомер буе эшлә димибез», диделәр. Уйладым-уйладым да, ризалаштым. Чөнки бу бит чиновник эше түгел, мин монда — киңәшче. Беркемгә дә әмер бирмим, тегеләй эшләгез дип кистереп әйтмим, беркемне дә эштән куа, эшкә ала алмыйм. Бары тик киңәш кенә бирәм.

Тоталармы соң киңәшне?

Нигездә, тоталар. Эшне «Шаян ТВ»дан башладык — һәр тапшыруның, мультфильмның телен, эчтәлеген тикшердек. Мин андагы балаларның сәләтлелегенә һәм анда эшләүчеләрнең үз эшенә бирелгәнлегенә шаккатам. «Шаян ТВ» күңелемә бик тирән керде. Телевидениедә бөтен тапшырулар да кирәк, әмма иң кирәклесе — балалар тапшырулары. Чөнки без өлкәннәрне үзгәртә алмыйбыз инде: ничек булган — шулай яшәсеннәр. Без аларга фикер генә өсти алабыз. Ә балаларны үзгәртеп, үзебезнең якка — милләт ягына бора алабыз. «Болгар» радиосын да тыңлап барам — эчтәлегенә, теленә анализ ясыйм. Һәр дүшәмбе саен җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр белән җыелып сөйләшәбез. ТНВ тапшыруларына да күптән түгел генә шундый зур анализ ясадык. Анда төзәтерлек, үзгәртерлек урыннар бик күп әле.

Радиода яңгыраган мәгънәсез җырлар өчен дә җаваплылык тоясызмы?

Шулкадәр күп мәгънәсез җырлар. Радиода, телевидениедә генә түгел, ә бөтен җирдә. Әмма аларны бер селтәнүдә үзгәртеп булмас, ә фикеремне һәрдаим җиткереп торам. Кайбер сәнгать әһелләре: «Алай димәгез инде, алар татарча җырлый бит», диләр. Татарча җырлыйлардыр, ләкин нинди татар телендә, нинди мәгънә салып җырлый алар?! 

Сез бик җиңел позиция алгансыз киңәшче генә дип. Үтәлсә үтәлә, үтәлмәсә үтәлми. 

Ә сез миңа нәрсә тәкъдим итәсез? Мин киңәшче, минем вәкаләтләрем шундый. Төпле киңәш ул кайчагында әмергә караганда да көчлерәк була. Бөтенләй үк хәл ителми дип әйтә алмыйм. Кайбер җырларны минем тәкъдим белән конкурсларда төшереп калдырдылар. 

Ул җырчылар: «Разил абый, нишләп минем җырны төшереп калдырдыгыз?» димәделәрме?

Әлегә шалтыраткан кеше юк. Сәнгать советлары булырга тиеш дигән теманы күп күтәреп чыктылар, ләкин законнар буенча бездә цензура булырга тиеш түгел — цензура таләпләре куя алмыйбыз. Әмма сәнгать советы тәкъдиме белән аларны яңгыратмаска була бит. Монда финанс мәсьәләләре дә килеп катнаша торгандыр, чөнки ротация дигән әйбер бар. Шулай да, таләпчәнлек артырга тиеш. Элек тә җырның төрлесе булган. Ләкин ул вакытларда милли рух көчле иде, хәзер вазгыять бик нык үзгәрде. Җырларыбызның бик асылларын гына бирәсе иде. 

Без эшне иң гадиеннән башладык. Бүгенге көндә халык иң күп карый торган тапшыру — һава торышы. Шунда да күпме хилафлык китә. Алып баручы, мәсәлән: «Иртәгә болытсыз аяз һава булачак», — ди. Ә татарда иртәгә һава түгел, ә көн аяз булачак, диләр. Бик гади генә ул, өстә генә ята, әмма телнең конструкциясен, мәгънәсен бозабыз. Бездә хәтта кайбер журналистлар да, шагыйрьләр дә телне беләләр, әмма тоймыйлар. Телевидениедә һәм радиода еш кына: «Һава бозылды», — диләр. «Һава бозылу» начар мәгънәне аңлата ул дим, көн бозылды дип әйтергә кирәк. Аш пешерергә өйрәткәндә бәрәңге чистартам диләр, ә татарда бәрәңгене чистартмыйлар, әрчиләр. Кар чистартам диләр, ә карны көриләр…

Бәлки моның белән килешергәдер, төзәтеп бетерерлек түгел кебек.

Килешсәк, телне бетерәбез. Һәрдаим тукып торырга кирәк. Тукый торгач ияләшәсең ул. Онытылып барган сүзләребезне дә әкренләп кире кайтарырга кирәк. Без яшь вакытта «мәдәният министрлыгы» дигән сүз юк иде, «культура министрлыгы» иде. Башта ят күренсә дә, ияләштек хәзер. Элек «Таткнигоиздат» иде, хәзер «Татарстан китап нәшрияты». Өйрәндек бит…

«Язучылар берлеге — мөстәкыйльлек утравы»

Оныкларыгыз татарча сөйләшәләрме?

Сөйләшәләр. Бигүк камил дия алмыйм, дөрес итеп сөйләшүне әле журналистлардан да таләп итә алмыйбыз. Бүгенге татар телендә сөйләшәләр инде. 

Берлек темасын дәвам итеп, яңарак кына Россия язучылары килеп китте, аларның безнең берлекне үз канаты астына аласы килә. Ләкин татар язучыларының үз фикере — алар тигез мөнәсәбәтләр яклы. Ә сез кайчандыр СССР язучылар берлеге әгъзасы да булган кеше — нинди фикердә?

Заманында СССР язучылар берлеге әгъзасы гына түгел, аның идарә әгъзасы да идем. Ул вакытта, чыннан да, анда керүнең мәгънәсе бар иде. Без СССР һәм РСФСР язучылар берлекләре аша язучыларның иҗат йортларына бара идек, безне төрле чараларга катнаштыралар, Мәскәүдә китапларыбызны чыгаралар иде. Литфонд бар иде — язучыларга матди яктан да ярдәм күрсәтелә иде. Бүгенге көндә Россия язучылар берлегенә керүдән бер файда да юк. 

Татарда «бергә булыйк, аерым яшик» дигән әйтем бар — шушы принцип буенча барырга кирәк. Аралашып яшик: алар безгә килсен, без аларга барыйк, әмма ләкин мөстәкыйльлегебезне саклап калыйк. Мөстәкыйльлегебез болай да көннән-көн тарая — республикада мөстәкыйль оешмалардан бердәнбер язучылар берлеге генә калып бара бугай. Россия Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән закон гамәлгә керсә, без хәтта үзебезнең министрларыбызны да Мәскәү ризалыгы белән генә билгеләп куя алачакбыз. Дөресрәге, алар билгеләп куя. Язучылар берлеге дә мөстәкыйльлеген югалтса, безнең нәрсәбез кала соң? 

Разил абый, сез яшьләр әдәби журналы булсын дип заманында даулап йөргән кешеләрнең берсе. Яшьләр кәгазь матбугаттан читләшеп барганда «Идел» журналының киләчәген күрәсезме? Профессиональ киңәшче буларак, киңәш бирегез әле.

«Идел» журналының кирәк булуында шигем юк. Заманында без аны булдыру өчен бик каты тырышып йөргән идек. Шуның аркасында үземне чак кына Әдәбият институтыннан читләштермәделәр, Ходай Тәгалә саклап калды. Ә бүгенге көндә әдәбиятыбыз нинди, фикерләү дәрәҗәбез нинди — «Идел» журналы да шундый: ул язучы белән журналист нәрсә яза — шуны гына бирә ала. 

Әмма бүгенге «Идел»не дә, башка журналларны да башкачарак күрергә теләр идем. Югыйсә, без демократик илдә яшибез дип әйтәбез, ә кыюлыгыбыз көннән-көн кими бара. Бу инде җәмгыятьтәге, дәүләттәге вазгыять белән бәйледер. Дер түгел, бәйле. Язучы моны бик тиз сизә, журналист бигрәк тә. Мин журналның редколлегия әгъзасы да — карап барам. Журналистикасында заманча рух бар, әмма әдәби әсәрләрдә заманча рух бар дип әйтмәс идем. Шигырь әле үзен иркенрәк тоя, ә прозабыз шактый басынкыланып калды, саекты.

Иҗат бит ул күңел хөрлегеннән тора. Күңел хөрлегең нинди — иҗатың да шундый. Поэзиядә хатын-кыз шагыйрәләребез бик көчле — Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина… Аптырыйм да: нишләптер… матриархатка күчәбездерме… хатын-кыз талантлырак. Кыюрак та. Егетләр сирәк-мирәк. Шигырьдә Рүзәл Мөхәммәтшин, прозада Рөстәм Галиуллин бар. Әмма барыбер кызлар күбрәк.

Проза дип башлаганбыз икән, сорыйм инде: язучыларыбызның төрле юллар табып үз әсәрләрен татар әдәбияты үрнәге дип чит илдә тәкъдим итәргә хакы бармы? Без моңа сөенергә тиешме, әллә әсәрнең сыйфаты өчен борчылыргамы? Франциядә заманча татар прозасы антологиясе чыгуга бәйләп соравым.

Талантлы әсәр икән, ничек чыкса да хуплыйм. 

Язучыга үз әсәре һәрвакыт талантлы булып күренәдер.

Анысы шулай. Минемчә, мондый басмалар Язучылар берлеге аша үтсә, дөресрәк булыр иде. Язучылар берлеге тәкъдиме һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән Әдәби тәрҗемә үзәге булдырылды. Без татар әдәбиятын чын мәгънәсендә дөньяга чыгарырга телибез икән, ул әсәрләр шушы Үзәк аша узарга тиеш. Ул китап чыккан вакытта бу Үзәк булмагандыр, анысы үзешчәнлек булгандыр.

Мин французча бик яхшы белмим, шуңа нинди әсәрләр чыгып, ничек тәрҗемә ителүен әйтә алмыйм. Әмма бигүк камил булмаган әсәрләрне башка телгә тәрҗемә итеп чыгарабыз икән, бу безнең әдәбиятка файдага түгел, зыянга эшләячәк. Без милләт дәрәҗәсен төшермәслек әсәрләрне генә читтә чыгарырга тиешбез. Ни өчен әле Әмирхан Еникине тәрҗемә итмибез? Аны бөтен дөнья күләменә чыгарырга була. Дәрдмәнд, Тукай шигырьләрен чыгарырга кирәк. 

Сез күп тәрҗемә ителдегезме?

Аз-маз чыккаладым инде. Минем «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә, булмаса, үзем үзгәрәм» дип башланган «Шагыйрь» исемле шигырем 53 телгә тәрҗемә ителгән икән — моны Пен клуб һәм Милли китапханә аша эзләп ачыкладык. Юбилеема шул бер шигырьдән бер китап бастырып чыгардылар. Бу уникаль китап инде.

Пен-клуб бүгенге көндә ничек яши?

Халыкара Пен-клубның Татарстанда Пен-үзәге бар — оешуына 12 ноябрьдә 25 ел тулды — безне 1996 елда Мексиканың Гвадалахара шәһәрендә кабул иткәннәр иде. Пен-клуб ел саен берәр илдә үзенең форумын үткәрә. Чираттагы форум 2006 елда Муса Җәлилнең 100 еллыгы көннәрендә Берлинда булган иде, анда канцлер Меркель дә катнашты. Туфан ага Миңнуллин шунда Муса Җәлил турында чыгыш ясады, бөтен дөнья язучыларын аякка бастырып җәлилчеләрне искә алдык, делегация белән Плетцензее төрмәсенә барып чәчәкләр салдык.

Җәлилнең киносы гына чыга алмый.

Әйе шул. Татар турында кулга алырлык кино булганы юк бит әле — үзебезнекеләрнең тәҗрибәсе һәм мөмкинлекләре җитми торгандыр, читтәгеләрнең татарга күңелләре ятмыймы. Бирелеп, татарны күтәрәм дип фильм төшерелгәне юк. 

Акчаны алып китәләр.

Акчаны алалар — әйе. 

Ягъни, Пен-клуб язучыларның элитар клубы кебек инде. Пен клубка әгъзалар ничек алына?

Безнең Татар ПЕН-үзәгенә 30 гына әгъза керү каралган — артыгын алмыйбыз, бүгенге көндә 27 әгъза. Аның уставында: «Халык тарафыннан танылган күренекле әдипләр алына», дип язылган. Безнең беренче Президентыбыз Туфан ага Миңнуллин иде, хәзер мине сайлап куйдылар. 

Кайчакта: «ПЕН-үзәк ниләр эшли?» — дип сорыйлар. Аның төп максаты — татар әдәбиятын дөньяга чыгару. Без инде теләсә нәрсәне тәрҗемә итмибез. Чыгарасы китап турында башта үзебезнең җыелышыбызда фикер алышабыз, шуннан соң гына эшкә тотынабыз. Аннары ниятебезне тормышка ашыру өчен акча эзли башлыйбыз. Без иҗтимагый оешма бит, финанс мөмкинлекләребез чикле.

Китапларны кем хисабына чыгарасыз?

Спонсорлар табабыз. Бераз гына хөкүмәт тә булыша. Без минюстта теркәлгән оешма: Язучылар берлегенең нинди хокуклары бар, безнең дә шундый ук хокукларыбыз бар. 

Элек сезгә депутатлык мандаты белән иганәчеләр табу җиңелрәк булгандыр. Ә хәзер?

Кинетик энергия дигән физик термин бар бит әле — шул ярдәм итә: танышларым булыша. 

Рәмис Аймәт тә Пен-клуб әгъзасы дип беләм. Талантлы шагыйрь һәм тәҗрибәле оештыручының эшсез йөрүе борчымыймы сезне?

Борчый. Язучылар берлегендә начар эшләмәде. Эш тәртибен белә, булдыклы егет. 

Тагын бер эшебезне халык күрмиме, күреп тә игътибары җитмиме — 30 елдан артык безнең «Җыен» фонды эшләп килә. Аның башында режиссер Дамир Сираҗиев торды — бу эшне аның белән икәү башлап җибәрдек, уставын бергәләп яздык. Аннары Туфан ага Миңнуллинны, Миркасыйм Госмановны җәлеп иттек. Миркасыйм ага тәкъдиме белән «Шәхесләребез» сериясен чыгара башладык. Халыкны кем тотып тора бүгенге көндә? Шәхесләр! Дәүләтчелегебезнең хәлен беләсез инде. Татар халкын Казан ханлыгы җимерелгәннән соң бер җепкә тезеп аягында бастырып торучы шәхесләр бар. Без бүгенге көндә бу сериядә 70тән артык китап бастырып чыгардык. Алар бик популяр. Без моңа дәүләттән бер тиен акча алмыйбыз. Әле күптән түгел Борһан Шаһиди турындагы китапны татарча да, русча да бастырдык. Ул Мао Цзедунның урынбасары булган кеше. Андый дәрәҗәгә ирешкән башка татар юк. 

Китапларны сатуга куясызмы?

Аларны мәктәпләргә, китапханәләргә таратабыз. 

Бушка бирелгән әйбернең кадере булмый.

Килешәм. Әмма ләкин бу хәйрия фонды, без коммерция белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Без китапларыбызны Татарстан китап нәшриятында бастырабыз, ә нәшрият сату өчен өстәмә тираж чыгара ала. Чыгарсыннар да сатсыннар! Акчабыз күп булса, без аны күбрәк тә чыгарыр идек, бик сорыйлар. 

Чиратта кем?

Яңа гына Мәҗит Гафуриның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган җыентыгыбыз чыкты. Безнең рухи байлыгыбызны тегеннән дә тарткалыйлар, моннан да. Аны башкорт язучысына әйләндереп бетерделәр. Бу китапны укыган кеше аның чын мәгънәсендә — иҗаты ягыннан да, нәсел-нәсәбе ягыннан да, фикерләү ягыннан да 100 процент татар икәненә ышаначак. 

Яңа гына Муса Җәлилгә багышланган китапны типографиягә тапшырдык. Безнең принцип шул — моңа кадәр дөнья күрмәгән документларны бирергә тырышабыз. Архивларда, музейларда, китапханәләрдә актарынабыз, шәхси фондлардан эзлибез. Безнең китапларда чыккан документларның күбесе беренче мәртәбә басыла. Тукайның 2 томын чыгардык — 75 проценты моңарчы беркайда чыкмаган яисә кыскартылып басылган истәлекләр. Нәкый Исәнбәт буенча эш бара — элек Йолдыз апа Исәнбәт белән эшләгән идек, хәзер әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова белән эшлибез. 

Ягъни, Нәкый агага ишарә белән җүнсез әсәр басылып чыгуы әдипне популярлаштырырга сәбәп булды.

Безнең ул барыбер чыгачак иде. Чөнки алдан төзеп куйган исемлегебез бар. «Шәхесләребез» сериясен чыгарырга карар иткәч, һәрберебез исемлек төзеде. Туфан ага, Миркасыйм ага һәм минекен кушкач 500дән артык шәхес килеп чыкты. Миркасыйм абый: «Моңа беребезнең дә гомере җитмәячәк», диде. Кыскарттык — 300 калды. «Елына биш-алтыны чыгарсак та өлгерә алмыйбыз, тагын кыскартыйк», ди. Кыскарта-кыскарта 100гә калды — бүгенге көндә шул исемлек буенча барабыз. 

Тагын бер кызыклы факт — без бакыйлыкка күчкән шәхесләрне генә чыгарабыз дип карар кабул иттек. Бервакыт бер мөхтәрәм генә ага шундый-шундый эшләр эшләдем дип, безгә мөрәҗәгать итте. «Гомерем дә күп калмагандыр, минем китапны чыгарсагыз иде», ди. «Риза, дибез, сез, чыннан да, күренекле шәхес. Ләкин бер принцибыбыз бар — бакыйлыкка күчкәннәрне генә чыгарабыз, әгәр шуңа риза булсагыз…», дидек. Көлде инде. 

Бу «кара юмор»ны дәвам итеп, үлеп өлгермәгәннәргә Тукай яткан Яңа бистә татар зиратында урын калмады, дип көләбез инде.

Аны мин дә әйтәм, зиратта урын юк, шуңа күрә үлмәскә кирәк, дим. 

«Гөнаһымны юар өчен игелек кылганым бар»

Сезнеңчә нәрсә ул гөнаһ һәм савап?

Гөнаһ ул бик киң төшенчә һәм аны кем ничек кабул итә бит. Изге Коръәни Кәримдә язылган гөнаһлар бар — алары инде расланган, документлаштырылган диик. Әле анда язылмаганнары да күптер, чөнки дөньялар үзгәрә тора. Кыска гына итеп әйткәндә, минемчә, иң зур гөнаһ — кешегә һәм кешелеккә зыян итү. 

Болар бит икесе бер түгел. 

Ләкин алар бер-берсенә бәйләнгән, масштабы гына төрле. Кешелек кешеләрдән тора. Кешелеккә китергән зыян кешегә китереп бәрә. Аерым бер кешегә китергән гөнаһ кешелеккә барып тоташа. Без прогресс галәмәтләре белен кешелеккә зыян китерәбез икән — бу иң зур гөнаһларның берсе. 

Савап — кешелеккә һәм кешегә файда китерү. Кешегә изге гамәл кылу — тәрбия ягыннанмы, матди яктанмы, рухи яктанмы, иҗат ягыннанмы. 

Сез гөнаһны киң итеп алгач, гөнаһларыгыз бармы дип сорарга да уңайсыз? Кешелеккә зыян салуны күздә тотмыйм, әмма гөнаһларыгыз бармы дип сорыйсы килә. 

Бардыр, бардыр… Яшь вакытта уйламыйча эшләгән эшләр булгандыр. Мин аларны үзем генә беләм, алар турында уйланам. 

Тегендә җавап бирәсе була дип уйлыйсызмы?

Тегендәгесе турында бик артык уйларга тырышмыйм, бүгенгесен уйларга кирәк. Нишләп алай иттем икән ул вакытта дигән уйлар килә. Ул вакытта шулай дөрес дип уйлаганмын. Ләкин еллар узган саен, бәлки, алай итәргә кирәк булмагандыр, ялгыш булгандыр дигән уйларым да бар. 

Бу гамәлләр кешеләргә зыян китергәнме? Әллә үзегезгәме?

Күпмедер дәрәҗәдә кешегә дә, үземә дә зыян китергәндер. 

Гаебегезне юарга тырышканыгыз, яки гафу үтенгәнегез булдымы?

Андый катастрофик зур зыян ясадым дип санамыйм, бәлки кемнәрнедер рәнҗеткәнмендер… Аңлашканым бар, махсус шуның өчен — гөнаһымны юар өчен игелек кылганым бар. Гөнаһ та түгел инде ул бер караганда, яшьлек хаталары…

Юылмаган гөнаһлар бармы әле?

Бардыр. Бардыр… Мин дә фәрештә түгел бит, гап-гади адәм баласы…

«Мин ике фикер чәкәлешүен тыңлап үстем»

Авыр чакта туганнар белән аралашам, дидегез, Разил Исмәгыйлевич.Татарда «Баҗай туган түгел», диләр инде диюен, сезнең зур шагыйрь баҗаегыз бар — Рәдиф Гаташ белән аралашасызмы? Каләмдәшләр генәме, әллә фикердәшләр дәме?

Менә хәзер без әңгәмәләшеп утырганда ул инде өч тапкыр шалтыратты… Миңа Казанның әдипләр дөньясын ачкан кеше Рәдиф Гаташ булды. Ул вакыт баҗай түгел идек әле. Димәк, без баҗайдан алда дус булганбыз, бәлки, дус булганга баҗай булганбыздыр — башта мин өйләндем, аннары — ул.

Мин Рәдиф Гаташны әдәбиятта үземнең остазым саныйм, аннан бик күп нәрсәгә өйрәнергә була. Чөнки ул дөнья әдәбиятын да, татар әдәбиятын да, татар тарихын да шулкадәр яхшы белә. Тукайданмы, Дәрдмәндтәнме цитата кирәк икән, китап актарып тормыйм, Рәдиф сүзен сүзгә, өтерен өтергә әйтеп күрсәтә. Тагын кемдә андый хәтер бар икән!

Нинди дә булса вазгыятькә, яки аерым бер кешегә карата фикерегез капма-каршы булса, нишлисез — бәхәсләшәсезме, әллә бу темага кагылмыйсызмы? 

Күп урында фикерләребез килешә. Килешмәгәндә һәркем үз фикерендә кала. 

Дуслар һәм баҗайлар булсагыз да, сез шулкадәр төрле — Рәдиф абый романтик шагыйрь образында, ә сез җирдә нык басып торган кеше кебек. Болар образлар гынамы? Чынбарлык нинди? 

Безнең тәрбияләребез башка. Ул Башкортстандагы чеп-чи татар авылында ярымятим үскән — үз иркендә яшәгән дала баласы дип әйтик инде. Ә мин Татарстандагы татар авылында үстем. Әнкәйнең әтисе кулак саналган — чөнки су тегермәне һәм яргычы булган. Аны сөрелүдән авыл халкы саклап калган. Чөнки ул китсә, тегермәннең рәтен белүче булмаган. Бабай гомере буе колхозга кермәде, балаларын да кертмәде. «Бу режим барыбер бетәчәк, уртак малны эт җыймас», дип әйтә иде. Аңа җирен дә бирмәделәр, бәрәңге дә утырттырмадылар, малын да чыгарттырмадылар, урманга да йөрттермәделәр — бик тә үҗәт карт иде, барыбер, кермәде колхозга. 

Шунысы кызык — ул колхозның рәисе минем әткәй иде. Колхоз республикадагы иң атаклы хуҗалыкларның берсе, әткәйгә Кызыл байрак орденнары биреп бетерделәр. Әнкәй дини — намазда, әткәй — кызыл коммунист. Әткәй белән әнкәй һәрвакыт бәхәсләшә иде. Әнкәй бабай философиясен сөйли — миңа дөрес тоела, әткәй коммунизм булачак дип сөйли — анысы да дөрес шикелле. Мин ике фикер чәкәлешен тыңлап үстем. Дөнья бертөсле генә булмавы турындагы фикерләр шул вакыт уяна башлагандыр. Дөнья каршылыклы икән — аның төрле ягы бар икән, кайсы дөрес? 

Әткәй бик тәртипле кеше иде. Каядыр барганда биш минутка соңга калсаң, син инде кеше түгел, вәгъдә бирсәң, үтә! Беркайчан да алдама! Артык дөрес кеше, дөрес коммунист иде. «Исмәгыйль, кайтканда тарантасыңа бер кочак печән булса да салып кайт», дия иде әни. «Таһирә, мин рәис булган килеш бер кочак печән салсам, колхозчылар миннән күреп йөге белән урлый башлаячак», дия иде. Бервакыт энекәш кар астында калып өшеп яткан чөгендерне төяп кайткан. Әти шуны күреп, кире илттерде. 

Дингә мөнәсәбәтегез?

Ул беркайчан да начар булмады. Биш вакыт намаз укымасам да… Сиксәненче еллар азагында мин Милли китапханәдә директор булып эшләгәндә, китап сакларга урын булмагач, Печән базары мәчетен бирделәр. Мәчеткә хилафлык килмәсен дип без анда гарәп язуындагы борынгы китапларны гына китердек. Шунда гарәп язуын өйрәтү дәресләрен ачып җибәрдек. 

Хөкүмәт ремонтка акча бирде. Уйлап-уйлап йөрдем дә, мәчеткә манара куйдырырга булдым. «Ремонтлагач манарасын да куясы иде бит», дип, хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Мансур Хәсәнов янына килдем. Киңәшләшеп «Смета проектной документации на реставрацию мечети „Печән базары“ с восстановлением архитектурной части» дип документлар эшләттек. Рәсемендә — манара, ә язуында «архитектурная часть» иде ул. Шулай итеп 1989 елда Казанда беренче манара торгызылды. 

Туган авылым Ташлыктагы мәчетне заманында минем бабай — әнкәйнең әтисе торгызган булган. «Яшен тамыры» дигән китабым чыккан иде, шуның гонорарын алдым да, Казаннан ике реставратор алып кайтып, манарасын ремонтлап ай куйдык. Заманасында шундый эшләр эшләп йөрдек. 

Димәк, саваплы эшләрегез бар.

 Авыл халкы моңа бик сөенде инде. Ләкин шикаять язучы да булды.“Мәчет манарасына ай куеп йөргән кеше балаларны тәрбияли торган «Ялкын» журналында эшләргә лаеклымы икән» дип обкомга язган иде. Ләкин инде демократия җилләре исә башлаган иде, артык кагылмадылар.

Мондый шикаятьләр кеше башын ашый да ала иде бит. Тормышта еш очраштыгызмы шикаятьләр белән?

Андый шикаятьләрне Дәүләт Советында эшләгәндә бик күп күрдем. Алар шулкадәр пычрак — берсе өстеннән берсе яза. Зыялылар дисәм, мондый кешеләрне зыялы дип тә әйтеп булмый инде — аларга ул сүз әрәм. Мәктәпләрдән, иҗат оешмаларыннан, театрлардан — яза белгән кешеләрдән шикаятьләр күп килә иде, авыл халкыннан күп килми. Берсе өстеннән берсе, бигрәк тә, җитәкчеләр өстеннән язалар иде. 

Анониммы?

Күбесе аноним. 99 проценты. Интернет челтәрендә дә шулай бит. Чын исемнәрен күрсәтергә куркып язучыларга игътибар итмәскә кирәк тә бит. Бу әңгәмәбездән соң да булыр андыйлар. Куак артыннан таш атучылар...

Ул хатларда хаклык та булырга мөмкиндер бит?

Шикаять сүзе үзе үк начар — донос бит инде. Аларны тикшереп бик күп гомер әрәм була. Хатларны гаделлек эзләп язучылары да бар. Гаделлек эзләп язсалар, гадәттә имзаларын куялар. 

Бервакыт өлкән яшьтәге бер язгалап йөрүче кеше — журналист дип әйтимме инде — безнең янга кереп йөри башлады. Килә дә Туфан абый белән безне сөйләштерә. Шуннан безнең өстән обкомга, ЦКга жалу килеп төшә. Нишләп безгә үч иткәндер инде ул?! Почеркы аша шикаятьне шул кеше язганны ачыкладык. Фәрит Хәйруллович яныннан чираттагы шикаяте турында сөйләшеп кенә төшкән идек, үзе килеп керде: «Сиңа бик олы йомыш төште әле», ди. Мин моны кулыннан тоттым да ишектән чыгардым, каршыда туалет иде. «Абзый, олы йомыш белән икенче юлы шушында йөр, безнең бүлмәгә керәсе булма!» дидем. Бүтән килмәде, аңлады. 

«Пычрак ыргытып, кешене үзгәртә алмыйсың»

Иҗат итеп яшисем килә, дисез — көн саен бер юл булса да язып куясызмы?

Һичшиксез. Төнлә торып та язып куям. Нәрсә дә булса язмасам, кәефем шулкадәр начар була. Язмыйча үткән көн — әрәм үткән көн. Язарга кирәк! 

Былтыр республиканың 100 еллыгына иҗатчыларга грантлар бирделәр. Сез дә алган идегез. Яздыгызмы?

100 процент әзер. Тапшырылган. Ул хәзер мәдәният министрлыгы милке, алар аны җыентык итеп чыгармакчы. Дәүләт советында эшләгәндә дә шулай гадәтләнгән — мин кысалардан чыкмаска тырышам. Грант шартларына килешеп кул куйганмын икән — ул инде аларныкы. Мин Ибн Фадланның 922 елда Болгарга килүе турында пьеса язган идем. Аны Болгар җыенында ачык һавада кую турында да сүз булган иде, әмма ковид аркасында бу ният тормышка ашмый калды.

Иҗатка килгәндә, иң борчыганы –– без язучылар бер-беребезне укымыйбыз. Халык укымый дибез, мин халыкны гаепләмим, болгавыр заманда яшибез. Ә 300дән артык Язучылар берлеге әгъзасының ничәсе «Казан утлары» белән «Идел”не укып бара икән?! Бер-беребездән ничек кенә булса да гаеп табып, этлек эшләргә тырышабыз. Һәр язучының үзе турында объектив бәя аласы килә. Күптән түгел генә «Мәдәни җомга”да Газинур Моратның тәнкыйть мәкаләсен укыдым — шулкадәр матур, аңлаешлы итеп язган. Чын мәгънәсендә игелек кылам дип язылган андый мәкаләләр аз шул.

Ә үзегез фикерегезне әйтәсезме?

Әйтергә тырышам, аңламый торган кеше икән, әйтми дә калам. Кайберләре үпкәли генә бит, кешене үпкәләтәсем килми. 

Сорасалар, дөресен әйтәсезме?

Әйтәм. Рәнҗетмәслек итеп әйтергә тырышам. Аңлаганы аңлый, аңламаганы — юк. 

Ә үзегез катырак әйтелгәнгә үпкәлисезме?

Яхшы ният белән әйтелсә, үпкәләмим, рәнҗетерлек итеп әйтелсә, үпкәлим. Шәхескә кагылса…

Алай да әйтеләме?

Әйе. Безнең милли хәрәкәт көчле иде һәм анда лидерларыбыз бар. Алар бик күп игелекле эшләр эшләделәр. Республикада күпмедер дәрәҗәдә уңышка ирешкәнбез икән, монда аларның өлеше искиткеч зур. Әмма аларның миңа ошап бетмәгән сыйфатлары да бар — ул да булса, шәхескә кагылу. Шәхескә кагылма! Аңларлык, ләкин рәнҗемәслек итеп әйт! Проблеманы күтәр, ләкин кушаматлар тагып ташланма! Пычрак ыргытып кешене үзгәртә алмыйсың, бу кире реакция генә бирә. Кешене үзгәртүе бик авыр.

Сез 30 ел элек Милли китапханәгә ярдәм итү өчен депутат булып сайланган кеше. Бүгенге Милли китапханә — сез хыялланган китапханәме?

Китапханәгә зур, иркен, заманча җиһазландырылган бина бирелү — зур казаныш. Без моның өчен утыз елдан артык көрәштек. Әмма мин китапханә өчен махсус яңа бина төзелер ул, башкачарак булыр дип хыялланган идем. Чөнки мин дөньяның бик күп илләрендә Милли китапханәләрдә булган, аларның эшен өйрәнгән кеше, Милли китапханәнең нәрсә икәнен шактый яхшы беләм. Бәлки, мин артта калганмындыр, заманалар үзгәргәндер — бүгенге китапханә шундый булырга тиештер. Китапханә ул тынлык ярата дип белә идем, бәлки, хәзер ул шундый шау-шулы булырга тиештер.

Анда булгалыйсызмы?

Әйе. Мин үземне Милли китапханәдән читләшкән кеше дип санамыйм, әлегә — китапханәнең Кайгыртучылар советы рәисе.

Сезнең белән киңәшәләрме?

 Китапханәгә киңәштән бигрәк матди ярдәм кирәк бүген.

Татар дөньясын тулаем итеп күз алдына китерүе авыр инде хәзер. Аның аерым утраулары гына бар. Татар милләте укмашып, җыелып бетмәгән, аерым утраулардан торган милләттер инде ул бүгенге көндә. Безнең республиканы авыз тутырып милли республика дип атау да авыр: Казанны да, Чаллыны да, Әлмәтне дә, Зеленодольскины да татар шәһәре дип әйтеп булмый. Казанда татар утраулары бар — Камал театры утравы, Тинчурин театры утравы, Милли китапханә, Милли музей утравы… Милләтне бербөтен, укмашкан итеп яшәтү мөмкинлегебез чикле. 

Камал театры «утравының» урыны алышуга ничек карыйсыз? Китапханә язмышы көтмиме аны?

Бар андый борчу. Мин яңа бина проекты буенча жюри әгъзасы да әле, Камал театры бинасының төзелеш тарихын яхшы беләм. Аның хәзер парковка урнашкан урынында да бина булырга тиеш иде, акча кытлыгы аркасында ул бина төзелмәде. Ә бүген шул якка таба зурайтырга кем комачаулый? Машина кую урыны юк диләр. Узган ел Женевада булдым. Анда Женева күле астында дүрт катлы машина кую урыны бар. Безнең уч төбе кадәр Кабан күле астында эшләп булмыймы аны?! Була! Теләк кенә кирәк! Мин шул яклы идем. тик минем фикер белән генә исәпләшеп тормаслар инде. Карар кабул ителгән — театр яңа урында булыр. Әмма бу бинаны да театрның филиалы итеп саклап калырга иде. 

Алдагы көнгә өмет белән карыйсызмы? Сез оптимистмы?

Оптимист булырга тырышкан пессимист мин. Оптимист буласы килә. Өметсез шайтан буласым килми. Дөньялар болай гына бармас дип уйлыйм — тарих шуны күрсәтә. Мин туксанынчы елларда дөньяга килгән балаларга зур өметләр баглаган идем. Бездә — совет чорында тәрбия алган кешеләрдә — совет аңы. Без әле шулай да бәйсезлек турында сөйләп һәм гамәлләр кылып йөрергә тырышкан буын. Бүгенге хәлләргә безнең буын төп сәбәпче булды. Туксанынчы елларда революцион рухлы балалар тәрбияләнергә тиеш иде. Мин әле һаман да шулар дөньяга чыгар дип өметләнәм

Алар хәзер утызда бит инде. Кайда соң алар?

Бу сорауга җавабым юк. Россиянең милли сәясәтен үзгәртергә, туган телебезне мәктәпләрдә мәҗбүри укытыла торган фән итәргә көчебез җитәрме? Мин әлегә бу гаҗәеп авыр эшкә алынырлык милли аңлы, милли рухлы сәясәтчеләрне, милли рухлы буынны күрмим. Миллилекне тәрбияләү мәктәптән һәм гаиләдән торадыр. Милли мәктәп бетте бит, милли мәктәптә без азмы-күпме татар халкы һәм Татарстан тарихын, татар әдәбиятын өйрәнә идек, фәннәрне туган телебездә күңелгә сеңдерә идек. Бер фикерне гел әйтеп киләм — без мәктәптә хәзер татар теле ике-өч сәгатькә калды дип бәхәс алып барабыз, әйе, ул алай гына булырга тиеш түгел. Ләкин фәннәрне татарча укытмаска дигән закон да юк бит. Билгеле, монда ата-аналар теләге килеп кушыла. Монысы инде глобаль проблема. Монысы милли аңыбызның ни дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Милли аң булсын өчен… тагын милли мәктәпкә килеп терәләбез. Мәктәп тә өйрәтмәгәч, кем өйрәтсен?!. Ата-ананың аны өйрәтергә җитәрлек белеме дә, теләге дә булмаска мөмкин. Эшлисе эшләребез искиткеч күп әле.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100