Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәхси нәшриятка балалар өчен татарча китап чыгару отышлы түгел: «Русчага тәрҗемә итәбез»

news_top_970_100
Шәхси нәшриятка балалар өчен татарча китап чыгару отышлы түгел: «Русчага тәрҗемә итәбез»
Рамил Гали, Михаил Захаров, Владимир Васильев Рузилә Мөхәммәтова фотолары

Татарча балалар китапларын коммерция проекты буларак чыгаручы «Юлбасма» нәшрияты балалар өчен татарча китаплар чыгаруны киметә һәм моңарчы чыкканнарын рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә башлый, дигән күңелсез хәбәр килеп иреште.

Әлеге нәшриятка нигез салган һәм 11 ел җитәкләгән Гүзәл Хәсәнова социаль челтәрләрдәге аккаунтына шундыйрак хәбәр элгән: «Безнең нәшриятның төп китаплары һәрвакыт балалар өчен татарча әдәби китаплар булды. Нәшрият үзе Татарстанның күп кенә яшь рәссамнары өчен китап иллюстрациясе иленә лифт иде. Соңгы бер елда мин бераз күләгәдә калып (декретта), бар игътибарымны гаиләмә юнәлттем. Командама рәхмәт – ел дәвамында алар яңа китаплар әзерләде, маркетплейслар өчен китапларны төргәкләделәр һәм заказларны тараттылар, нәшриятны ярминкәләрдә һәм фестивальләрдә тәкъдим иттеләр. Декреттагы директорның менеджмент бушлыгын аңлаулары өчен рәхмәт. Хәзер мин әйләнеп кайттым, сәүдәне анализлыйм һәм алдагы үсеш мәсьәләләрен өйрәнәм.

Беренче нәтиҗә: 1000-1500 данә тираж белән чыккан татарча балалар китаплары 3 елдан артык сатыла. Бу проект өчен үзен акламый торган күрсәткеч. Әмма без бу күрсәткечкә тәэсир итә алмыйбыз. Шунлыктан без алга таба бу категориядәге китаплар чыгаруны киметәбез һәм чыкканнарын рус теленә тәрҗемә итәбез...»

  • «Юлбасма» нәшрияты – авторлардан акча алмыйча, киресенчә, үзе гонорар түләп, үз хисабына китап чыгаручы нәшрият. Мөгаен, бердәнбердер! Башка коммерцияле нәшриятлар автор акчасына яки автор тапкан иганәче акчасына эшләсә, Татарстан китап нәшрияты «Социаль әһәмияткә ия әдәбият» программасы буенча китаплар өчен Татарстан Хөкүмәтеннән акча алса, «Юлбасма» нәшрияты авторларны эзләп табып, яңа заказлар биреп китаплар чыгара иде.

Нәшриятка бәйле вазгыятькә Гүзәл Хәсәнова үзе аңлатма бирде:

Балалар китапларын бөтенләй чыгарудан туктыйбыз, димим. Безнең ел дәвамында чыгарган китаплар арасында балалар өчен чыгарылган китаплар саны күбрәк иде. Хәзер, дөресен әйткәндә, китаплар начар сатыла башлады, аеруча, татар телендәге балалар әдәбияты. Үз бюджетыбызга китап бастырабыз икән, безгә чыгымнарны ябарга һәм нәшрият яшәсен өчен керем алырга кирәк. Без шул 1000 данә тиражны да сата алмасак, табышлар чыгымнарны каплый алмый.

Гүзәл, халык китапларны, гомумән, начар ала башладымы, әллә китаплар кешенең акчасы җитмәслек дәрәҗәдә кыйммәтләндеме?

Монда берничә сәбәп бар. Беренчедән, китапларның бәясе кыйммәтләнде – бу китапның үзкыйммәте артуга бәйле. Чөнки китапны типографиядә бастыру бәясе үсте, бәяләр үскәч, авторларга да, рәссамнарга да күбрәк түләргә кирәк. Бөтен чыгымнар китап бәясенә керә. Бу – бездә генә түгел, башка нәшриятларда да шулай. Икенчедән, бәлки, кешенең беренчел, икенчел, өченчел ихтыяҗы китап түгелдер. Чөнки Татарстанда гына түгел, Россия нәшриятларында да китаплар начар сатыла башлады. Өченчедән, татар телендә китап укый алырдай балалар елдан-ел азая. Бу сәбәп тә бар.

Сатылмыйча яткан китапларыгыз күпме?

Сатылмаган дия алмыйбыз. Китап сатыла, әкренләп сатыла – 1000 данә тираж 3, 4, 5 ел сатылырга мөмкин. Китап озак сатылса, инфляция булуын да искә алсак, безнең яңа китап бастыру мөмкинлеге калмый. Шул ук вакытта безнең рус телле китаплар, туристлар өчен чыгарылган китаплар яхшы сатыла. Мөгаен, без андый китаплар сәүдәсен арттырырбыз. Балалар өчен татарча китапларны без, барыбер, бастырабыз, чөнки ул – безнең миссия, дисәм дә ярый. Әмма аларның саны әзәя.

Сезгә дәүләттән бернинди дә ярдәм юк, әйеме?

Безнең китаплар тиражының 5-10 процентын Милли китапханә ала. Былтыр китапларыбызны республика бюджетыннан мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен сатып алу турында сүз барган иде. Әмма бер ел үтсә дә, әлегәчә ул барып чыкмады. Шул план барып чыкса дип, бастырасы китапларны да күздә тоткан идек. Без бит грантлар да сорамыйбыз, республиканың социаль әһәмияткә ия әдәбият программасында да катнашмыйбыз. Бастырылган китапларыбызның беразын булса да дәүләт сатып алса, безнең өчен ярдәм булыр иде. Ул да юк…

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар белән традицион очрашуыннан соң, мин бу проблеманы министрга җиткердем.

«Минемчә, безнең татар әкиятләрен тәрҗемә итеп, чит илләргә сату юнәлешен алырга була. Без төрле илләр белән эшлекле сөйләшүләрдә дә китаплар темасын күтәрәбез. «Балалар өчен китаплар кирәк», – диләр. Безнең китаплар ике телдә – татарча һәм инглизчә, татарча һәм гарәпчә чыга ала. Бер китапта ике тел булса, начар түгел. Беренчедән, телебезне популярлаштырабыз. Икенчедән, финанс ягыннан да файдасы булачак. Бу мәсьәләдә сөйләшүләр бара», – диде Ирада Әюпова.

Ул теманы дәвам итеп, «авырткан урынга» басты. «Хәтерлисезме, «Әкият» курчак театрында татарча спектакльләр юк», – дип күпме кычкырдылар, хәзер алар күп, ә спектакльгә баручы юк. Акча түләүгә калгач – монысы икенче сорау. Дөресе шул бит! Билетлар ничек сатылуын Илгиз Зәйниевтан сорагыз әнә».

ххх

Казан Кремлендә «Дәртфест» яңа татар мәдәнияте фестивале кысаларында «Юлбасма» нәшрияты 35 китап саткан. Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестивальгә 40 000 кеше килгән. Бу – металл эзләгечләр аша үтүчеләр саныннан чыгып бирелгән мәгълүмат.

Гүзәл Хәсәнова фестивальләрдә көненә 35-40 китап сатылуын табигый дип саный.

Аның каравы быел «Печән базары» фестивалендә сәүдәләр яхшы барган – 150 китап сатылган.

«Дәртфест» яңа татар мәдәнияте фестиваленең төп оештыручысы булган Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының әлеге чараны яктырткан фоторепортажында китап ярминкәсе фотоларын күрмәдем, алгы планда –кием-салым һәм дизайнерларның эшләнмәләре иде. Кемдер, бәлки, китап ярминкәсен күрми дә калгандыр. Татарстан Рәисе ел саен 30 августта бу фестивальне йөреп чыга. Аның маршрутына да кертелмәгән булса кирәк – Рәис катнашындагы фоторәсемнәрдә дә китап сәүдәсе күренмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100