Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миләүшә эшли һәм кем беләндер дулаша икән – бу Йолдыз Исәнбәтнең аңа тапшырган әманәте»

Тинчурин театрында «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү тантанасыннан хәбәрчебез репортажы. «Татар-информ» тантананы онлайн да күрсәтте.

news_top_970_100
«Миләүшә эшли һәм кем беләндер дулаша икән – бу Йолдыз Исәнбәтнең аңа тапшырган әманәте»

Соңгы елларда Нәкый Исәнбәт исеме тирәсендәге ыгы-зыгыны Тинчурин театрында чыгучы «Идегәй» дастанының пиар-кампаниясе буларак карарга да мөмкин. Яки шушы ыгы-зыгыда гаделлекнең җиңүе кебек.

Тинчурин театрында «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү тантанасының узуы – «пиар-кампаниянең» югары ноктасы, һәм аның аншлаг белән узуы әлеге китапның да, дастанның сәхнә версиясенең дә нәкъ вакытында чыгуын дәлилли.

Туфан Имаметдиновның әлеге дастанны кую идеясе күптән булса да (миңа ул бу хакта 2018 елда биргән интервьюсында әйтте. Ә мәгълүм роман 2019 елда басылып чыкты), ул нәкъ менә хәзер – «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә Нәкый Исәнбәткә багышланган китап басылу белән бер чорга туры килде. Әлбәттә, Тинчурин театры әлеге презентацияне үзендә үткәрү хокукын яулап алды. Бу – әлеге китапның авторы Миләүшә Хәбетдинованың Тинчурин театры режиссеры Туфан Имаметдиновка ышанычы. Чөнки Тинчурин театрындагы «Идегәй» дастаны афишаларында Нәкый Исәнбәт исеме барлыкка килеп, театр зур батырлык күрсәтте.

ххх

Презентациянең иртәнге 10да узуы тамашачыга сынау кебегрәк булды бугай. Янәсе, иртүк киләлерсезме? Ә зал шыгрым тулы иде.

Әлеге язма – 2 сәгатькә сузылган кичәдәге чыгышларның кыскартылган варианты.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: Хәерле көн, Нәкый Исәнбәтнең иҗатына гашыйк кешеләр! Күркәм йөзләрегезне театрыбызда күреп күңелләребез шатлана. Нәкый Исәнбәт кебек зур шәхесебезне искә алып торыйк.

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов: Килгәнегез өчен зур рәхмәт! Шулхәтле күп кеше килгән, күпме бөек шәхесләребез залда утыра! «Идегәй» – ул халык дастаны. Борынгыдан килгән шушы әсәр бүген дә татар халкын рухландыра. Безнең спектакль – Нәкый агага рәхмәтебез. Ул бик зур хезмәт башкарган, алга таба да татар халкы бу әсәр белән яшәр дип өмет итәбез.

Разил Вәлиев: Нәкый ага хакында китап чыгару зур вакыйга булса да, аның мирасын кайтару, шәхесен мәңгеләштерү буенча республикада бик аз эшләнә

Разил Вәлиев: Иртәнге 10да халык җыелырмы икән дип, аптырап та калган идем. Халык иртәнге 10да Нәкый Исәнбәткә багышланган кичәгә килгән икән, бу – безнең аңа биргән бәябез, аңа күрсәткән хөрмәтебез. Бу инде Нәкый Исәнбәтнең кем булуы турында ачык сөйли.

Нәкый Исәнбәт турында төрле сүзләр дә булды. Аның хуплаучылар күп, хәтта аны хурлаучылар да булды. Әмма Нәкый Исәнбәткә биргән иң зур бәя – халык бәясе. Без – мондагылар – барыбыз да Нәкый Исәнбәт дәресен узган кешеләр, аның әсәрләре рухында тәрбияләнгән кешеләр. Мин аның иҗаты белән күпмедер дәрәҗәдә мәктәптә укыганда ук таныш идем.

Беренче мәртәбә мин аны 1963 елда Казан дәүләт университетының I курсында укыганда Тукай клубындагы очрашуда күрдем. Кыюлыгымны җыеп, мин аңа бер сорау биргән идем. «Татар халкы бик авыр чорлар үткән. Дәүләтсез озак еллар гомер кичергән. Ул ничек сакланып калды икән?» – дигәч, бераз уйланып торып, ул болай дигән иде: «Татар халкын ислам дине һәм мәгърифәт саклап калды».

Шактый еллар узгач, Илһам Шакиров: «Татар халкын ислам, мәгърифәт һәм татар моңы саклап калды», – дип өстәде. Мин үземнән өстәр идем: «Татар халкын ислам, мәгърифәт, татар моңы һәм шәхесләре саклап калды». Нәкый Исәнбәт кебек шәхесләребез татар халкын саклап калды.

Монда сүз «Җыен» фонды хакында бара. Без аны 30 ел элек Туфан Миңнуллиннар, Дамир Сираҗиевлар белән оештырган идек. Аның җитәкчесе Миркасыйм Усманов: «Әйдәгез, татарның мәшһүр шәхесләренә багышланган серия булдырыйк – китаплар чыгарыйк», – дип тәкъдим итте. Туфан, мин һәм ул үзе исемлек төзедек – анда 500дән артык шәхес булып чыкты. Миркасыйм ага: «Безнең гомеребездә 500 шәхестән торган серияне эшләп чыга алмыйбыз», – диде.

Аннары Миркасыйм ага үзе тотынгач, безнең 113 шәхестән торган исемлек барлыкка килде. Шушы исемлек буенча эш алып барабыз – 90га якын китап бастырып чыгардык. Елына 4-8 китап бастырабыз. Аларның һәрберсе – татарның аңа юл күрсәткән зур шәхесләре. Нәкый Исәнбәт – шундыйларның берсе.

Мин Нәкый аганы беләм дип йөри идем. Бу китапны әзерләгән вакытта Миләүшә Хәбетдинова китергән материаллар белән танышкач, үземне Нәкый Исәнбәт өлкәсендә шактый надан икәнемне аңладым. Беренче чиратта, мин Миләүшә ханымга рәхмәтле. Ул титаник хезмәт алып барды. Чөнки Нәкый аганың мирасы искиткеч зур. Ул мирасны алуы да бик авыр иде – ул ниндидер бер дәүләт оешмасында түгел, шәхси архивларда. Аларга ачкыч табып, ышаныч казану өчен, Миләүшә ханым күп тырышлык күрсәтте. Йолдыз Исәнбәтнең дә, башкаларның да бу мирасны ышанычсыз кулларга тапшырасы килми иде. Алар Миләүшә ханымга ышандылар.

Нәкый ага хакында китап чыгару зур вакыйга булса да, аның мирасын кайтару, шәхесен мәңгеләштерү буенча республикада бик аз эшләнә. Тукай, Такташ, Җәлил, Урманче, Илһам Шакиров һәм башкалар – шәхесләребез бик күп. Нишләп алар белән янәшә Нәкый Исәнбәт исемен атамыйбыз? Безнең шәхесләр исемен йөрткән оешмаларыбыз, премияләребез бар. Илһам Шакировның премиясен дә булдырдык, зал да бар. Ә Нәкый Исәнбәтнең исемен берәр оешмага бирдекме? Нәкый Исәнбәт – үз тормышында күп авырлыклар кичергән кеше. «Җидегәнчелек»тә дә гаеплиләр, аңа каршы эш бүген дә дәвам итә. Чөнки милләтне бетерәм дисәң, иң җиңел юлы – мәгърифәтен-мәктәбен һәм шәхесләрен бетерү. Бу яктан караганда безнең шактый уңышлы эшләүчеләр бар. Бүген монда килгән кешеләр, дәүләт ягыннан булсын, оешмалар ягыннан булсын, Нәкый Исәнбәткә игътибарны арттыру ягыннан үз өлешен кертергә тиеш дип саныйм.

Үткән ел без «Шәхесләребез» сериясеннән Сөембикәгә, Бакый Урманчега, Муса Ярулла Бигиевка, Гали Чокрыйга багышланган китаплар чыгардык. Быел да эшебезне дәвам итәчәкбез. Бу эшләр финанс ярдәменнән башка барып чыкмый. Безгә ТАИФ та булыша иде, «Татнефть» тә ярдәм күрсәтә. Аларга зур рәхмәтемне җиткерер идем.

Әзһәр Шакиров: Чын талантларны ачарга Миләүшә кебек кешеләр кирәк

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: Газиз милләттәшләрем! Разил монда шундый матур итеп сөйләде. Бер генә фикерне әйтәсем килә – бүген килүегез өчен бик зур рәхмәт! Милләтебезнең горурлыгы булган кешеләребезне без күтәрмәсәк, без зурламасак, аны беркем дә зурламаячак. Миләүшә Хәбетдинова турында якты, матур сүзләр әйтелде. Чын талантларны ачарга Миләүшә кебек кешеләр кирәк. Халык чын талантны кабул итәргә әзерме? Миләүшә ханым кебекләр күрсәтә аларны. Сезнең исемнән Миләүшә ханымга зур рәхмәт!

Монда килүемнең төп сәбәбе шул – мин Рафис Корбанның Җидегәнчеләр турындагы китабын укып чыктым. Нәкый Исәнбәт турында күпме яздылар, күпме сөйләделәр... шул катлаулы заманны ачып бирергә тырышкан Рафис Корбанга рәхмәтем чиксез. Ни өчен татар кешесе берсеннән берсе көнли? Нишләп бер-берсенә ярдәм итергә теләми? Нигә аларны шулай тәрбияләгәннәр? Үз милләттәшенең бөеклеген ачарга теләмәгән язучыларны кем шулай тәрбияләгән?

Адәм баласының язмышының катлаулылыгын ача, аны кешегә аңлата белгәне өчен, кешеләрнең ул вакыттагы гамәлләренә гадел бәя бирергә тырышканы өчен Рафис Корбанга мин чиксез рәхмәтлемен. Ул әсәрдә эчке гаделлек ята. Бу – кешенең ак белән карадан гына тормавын күрсәтә белү. Без бит «бу – начар», «бу – яхшы» дип бүлергә өйрәнгән. Кешенең катлаулылыгын ача белү – ул икенче этап.

Шундый матур оркестр белән шушы кичәне уздырган өчен, Тинчурин театрына зур рәхмәтемне җиткерәм.

«Идегәй» турында да берничә сүз әйтим әле. Үземчә аңлатыйм әле «Идегәй»дә нинди мәгънә ятуын. Идегәй – ул татар халкының бөек дәүләтен таркатучы. Болгар дәүләтен яндыручы, юкка чыгаручы шәхес. «Идегәй» безнең Камал театрында куелганда, мин Марсель Сәлимҗанов белән талаша идем. Ул Идегәйне «милли герой» дия иде. «Әйе, милли героебыз, ләкин трагик герой», – дим. Бу – фаҗигале язмыш. Безнең язмышыбыз. Үз бөеклегебезне күрсәтү өчен, үз дәүләтебезне дә җимерергә мөмкинбез. Татар, үз талантын күрсәтү өчен, иптәшләрен дә батырырга мөмкин.

Рамил Төхфәтуллин: «Идегәй» дастаны афишаларында Нәкый Исәнбәт исеме барлыкка килде

Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин: Бүгенге кичә җыелыш кына түгел, бу – җыен. Димәк, татар халкы битараф түгел. «Кояш вакытлыча гына баткан» дип, Тукай сүзләрен мисалга китерәсе килә. Безнең халык бәхетле, чөнки Нәкый агабыз бар. Ул, татар халкына мирас итеп, биниһая әдәби җәүһәрләр калдырган. Аның иҗаты безнең өчен саф һава кебек.

Миләүшә ханым, мин дә сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сез, зур фидакарьлек белән, киләчәк буыннар өчен дә зур эш башкарасыз. Сезнең тырышлык белән «Идегәй» дастаны афишаларында Нәкый Исәнбәт исеме барлыкка килде.

Нәкый Исәнбәтнең әдәби даһилыгы нидән гыйбарәт, дип саный башласаң, аның әсәрләренең заманча, актуаль булуын күрәсең. «Идегәй»гә килгәндә, Әзһәр абый, бәлки, бәхәсле фикер әйткәндер. Ләкин ул фикер бар, яши. Ләкин ул безгә бу ягы белән түгел, дастан буларак кыйммәткә ия. Ул татар халкына гына түгел, бөтен төрки халык өчен зур әсәр. Башка әсәрләренә килгәндә, актер буларак, бәхетемә, минем аның сәхнә әсәрләрендә катнашырга туры килде. «Мырау батыр»дан башлап «Портфельле кияү», «Хуҗа Насретдин» булсынмы... «Идегәй»дә мин Морадым ролен башкардым.

Тинчурин театрында чыга торган «Идегәй» дә уңышлы спектакль булсын иде. Ул әсәр буларак зур әһәмияткә ия – мәгънәләрен югалтмасын, киресенчә, үстерелсен иде. Премьерада күрешергә язсын!

Марсель Бакиров: Нәкый Исәнбәтне, китапны әзерләгән Миләүшә Хәбетдинованы да бик хөрмәт иткәнлектән, мин, таякка таянып булса да, бу кичәгә килергә булдым

Казан федераль университеты профессоры Марсель Бакиров: «Соңгы могикан» дигән китапны беләсездер. Мин асылда соңгы могиканнарның берсе – миңа 90нчы яшь бара. Бу залда утыручылар арасында иң карты миндер. Шуңа да карамастан, Нәкый Исәнбәтне бик хөрмәт иткәнлектән – ул минем остазым да бит әле, китапны әзерләгән Миләүшә Хәбетдинованы да бик хөрмәт иткәнлектән, мин, таякка таянып булса да, бу кичәгә килергә булдым.

Нәкый аганы мин күпмедер дәрәҗәдә якыннан белә идем. 1972 елда ул минем шигырь төзелеше буенча кандидатлык диссертациямне яклау утырышында катнашты һәм бик матур чыгыш ясады. 1985 елда аның «Балалар фольклоры» җыентыгына рецензия язарга насыйп булды. Аның турында махсус китап чыккач та, мин рецензия язарга алындым. Ул «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыкты.

Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән бу китап искиткеч әһәмияткә ия. Аның фәнни редакторы – Фәнзилә Җәүһәрова, рецензенты мин булдым. Миләүшә ханым 2-3 ел буе Нәкый Исәнбәт шәхесен өйрәнгән, Нәкый аганың кызы Йолдыз ханым белән бәйләнешкә кереп, шушы архивны өйрәнгән һәм бик кызыклы материаллар актарып чыгарган. Әлеге хезмәтнең иң зур әһәмияте әнә шунда. Моңарчы аз билгеле булган яки бөтенләй билгеле булмаган архив материаллары кергән. Анда Нәкый Исәнбәтнең үз кулы белән язган иҗат биографиясе, сәяси биографиясе китерелгән, күренекле кешеләр турында язган хезмәтләре урын алган, документлар урнаштырылган. Китапның эчтәлеге төрле һәм бай. Эчтәлеккә килгәндә, төп өлешне тоталитар режим шартларында шул мохиткә бәйле материаллар алып тора. Ул шартларда татарларның кысылып яшәгәнен беләсез инде – аларга «милләтче» дигән, «панисламист» дигән төрле исемнәр такканнар. Ул чорда сыйнфыйлык позициясеннән чыгып бәя бирелгәнгә, Нәкый ага үзе дә эзәрлекләүләргә дучар булган.

Мөмкин булса, «Идегәй» дастаны турында да бер сүз әйтим. «Идегәй татар дәүләтен җимерүче булган» дигән фикер әйтелде. Мин капма-каршы фикер әйтер идем. Ул татар дәүләтен җимерүче түгел, Алтын Урда дәүләтенең гомерен озайтучы булган. Бөтен материаллар шул турында сөйли...

Рәдиф Гаташ: Бу китапта күп яңа фактлар ачыкланды

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ: Кадерле дуслар! Искиткеч бер бәйрәм көне. Нәкый ага – яшьлегенә тугры калган, мәдрәсә белемен университетлардан да ныграк үзләштергән, Тукай мәктәбе белән горурланып яшәгән кеше. Тәкъдим ителгән китапта аның Тукай мәктәбе өчен ничек көрәшкәне бәйнә-бәйнә тасвирланган. Бу юлда ул хәтта Галимҗан Ибраһимов белән дә көрәшкә чыга. Фәтхи Бурнаш белән Нәкый Исәнбәт Тукай яклы була. Аның Һади Такташ белән дуслыгы, Бабичлар белән аралашуы турында истәлекләр бар. Бу китапта күп яңа фактлар ачыкланды.

Нәкый Исәнбәт архивыннан Бабичның соңгы шигыре дә килеп чыкты, Бабичның үтерелү тарихы да тикшерелгән. Башкортлар моны күтәреп алдылар, һәм яңарак кына Уфа телевидениесе зур тапшыру эшләде. Ул Нәкый Исәнбәт йортында төшерелде, Миләүшә ханым белән без дә анда катнашып, нурлы йөзләребезне Уфа тамашачысына күрсәттеләр. Бу да бер бәхет булды. Тукай, Такташ, Бабич кебек бөек исемнәрне югары күтәреп яшәгәне өчен дә мең-мең рәхмәт Нәкый ага Исәнбәткә. Ул – безнең уникаль шәхесебез. Энциклопедик шәхес! Баш иябез аңа!

Әлфәт Закирҗанов: Нәкый Исәнбәт – үз театрын булдырган шәхес

Филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов: Сүземне Разил абыйга кушылып дәвам итәсем килә. Ул Нәкый Исәнбәт сүзләрен китереп, «татарны саклап калуда ислам дине һәм мәгърифәт», Илһам абый фикерен өстәп «моң» диде һәм үзе «шәхесләребез» дип өстәде. Мин «китап һәм театр» дип өстәр идем. «Татар – китаплы халык» дигән гыйбарә барыбызга да яхшы таныш булган кебек, соңгы 120 елда татарны театрдан башка да күз алдына китермибез.

Нәкый Исәнбәтнең күпкырлы эшчәнлегендә аның драматург буларак үзгә урыны бар. Татар театры тарихындагы берничә багананы атыйбыз икән, аның берсе, һичшиксез, Нәкый Исәнбәт. Ул үзенең үзгә бер стиле, язу манерасы белән аерылып тора. Инкыйлабларга бәйле язылган «Һиҗрәт»е, совет чорында урын ала башлаган күзбуяучылыкны фаш иткән «Портфель» кебек әсәрләре белән ул киң танылу ала. Халык фольклорына мөрәҗәгать итеп, «Хуҗа Насретдин»не яза. Әсәрләре аны халыкчан драматург итеп таныта.

50нче елларда Нәкый ага күпмедер дәрәҗәдә идеологик басымга бирелергә мәҗбүр булган. Аның Хрущевка, Татарстан Язучылар берлегенә язылган хатларында шундый фикер әйтелә: «Идегәй» дастанына бәйле мин күпмедер дәрәҗәдә кыенсыну кичерәм», – ди. «Күпмедер дәрәҗәдә хаталарым булуны да таныйм», – ди. «Мин совет чоры турында язарга мәҗбүр булдым», – дигән фикерне әйтә. Аның «Рәйхан», «Зифа» кебек әсәрләре 50нче елларда татар театрын саклап калырга ярдәм итә. Муса Җәлил исеме калкып чыгуга, беренчеләрдән булып, «Муса Җәлил» трагедиясен иҗат итә. Шундый шартларда да Нәкый Исәнбәт – үз театрын булдырган шәхес. Гаять катлаулы булган 20нче – 60нчы еллар аралыгында иҗат иткән байтак шәхесләребезнең әсәрләре бүген сәхнәләрдә куела алмый. Болардан аермалы буларак, Нәкый ага Исәнбәтнең «Һиҗрәт»е булсын, «Портфеле», «Хуҗа Насретдин»е, «Идегәе» театрларыбызда уңыш белән бара. 90нчы елларда аның балалар өчен язылган «Мырау батыр» әсәре буенча куелган телеспектакль шул чор балалары өчен үзе бер мәктәп булган иде. Урта буын бу әсәрне бүгенгәчә хәтерли дип уйлыйм.

Биредә Нәкый Исәнбәт исемен оешмаларга биреп мәңгеләштерү турында гаять кирәкле тәкъдим яңгырады. Аның өчен Нәкый аганың киңкырлы эшчәнлеген халыкка танытырга кирәк. Нәкый Исәнбәтнең татар тарихындагы мәртәбәле урынын халыкка җиткерә алабыз икән, аның исемен мәңгеләштерү юлындагы төп эшебез шул булыр.

Фәнзилә Җәүһәрова: Йолдыз апа әтисе архивын тыныч күңел белән Миләүшә Хәбетдиновага тапшырды

Фольклорчы галимә Фәнзилә Җәүһәрова: Бик үзенчәлекле, безнең өчен бик көтелгән кичә бара. Нәкый ага мирасына бәйле бер сорауга җаваптан башлыйсым килә. «Ни өчен Миләүшә соң?» – диләр. Йолдыз апа Исәнбәт 2 ай тирәсе Миләүшәне сынап йөртте. Ул аңа чын мәгънәсендә интеллектуаль, эрудицияле, татар мәдәнияте, татар тарихы, андагы сикәлтәләргә бәйле сораулар бирә иде. Мин хәзер дә хәтерлим – Йолдыз апаны Миләүшә белән таныштыргач, Йолдыз апаның бик канәгать, шул ук вакытта сынаулы елмаюы чыкты. Бу әле имтиханның башы гына иде. Йолдыз апа әтисенең беркемне дә кертмәгән архивын, әманәт итеп, тыныч күңеле белән Миләүшәгә тапшырды. Ниндидер сораулар бар икән, Миләүшә эшли һәм кем беләндер дулаша икән – бу Йолдыз апаның Миләүшәгә тапшырган әманәте.

Мин рәхмәтнең зурысын Нәкый аганы – авыру картны 20 ел буе тәрбияләгән, архивындагы бер генә кыйпылчык кәгазен дә югалтмыйча саклаган Нәҗибә апага әйтәсем килә. Нәҗибә апаның кызы Биллур ханымга рәхмәт әйтәсем килә. Мин аларны күптәннән беләм – Биллур апаның балалары Хәсәнне дә, Җәмиләне дә беләм. Мин Нәҗибә апага сокланыплар куям. Үз атасы түгел бит, ләкин Нәҗибә апа аны татар дөньясының күренекле шәхесе икәнлегенә ничек инандырды микән, дим. Биллур апа инанып, алай гына да түгел, аның улы Хәсән дә, зур хәзинә итеп, мирасны саклыйлар. Алар аны риясыз саклыйлар, «татар халкы телле вакытта калдырасы иде» дип, 20 яшьлек Хәсәннең миңа килгәне булды.

Йолдыз апаның хәле авырайганда, беребез дә аның янында булмадык. Шул исәптән, мин дә. Гел янында булган кеше – Миләүшә.

Мин бүген Миләүшәгә дә, Биллур апага да рәхмәтле – алар шушы кырыктартмалы хәзинәне әзерләп тоттырдылар. Кырыктартма дип юкка гына әйтмим – күп тартмаларга ачкыч табылмаган. Бер тартма үзе кырыкка бүленә. Мин Миләүшәгә сокланам – Аллаһ аны махсус китерде ахрысы, дим. Аның фидакарьлегенә һәм эшләү тизлегенә сокланам. Бер чүп үләнен алып ата да, бер чәчәкне күрсәтә – аның артында татар тарихы. Миләүшәнең дәрте булып, күңеле сүрелмичә эшләсә, милләтебезнең әллә нинди баскычларын күрәсебез бар.

Нәкый ага язмышына Тукай язмышы насыйп булсын иде. Совет чорында Тукайны без кызыл әләм итеп күтәреп йөрдек, эченә кермәдек. 90нчы елларда ул әләмне яшел төскә әйләндердек. Еш кына ул сарыга, бушкуыкка да әйләнде. Алай булмасын иде, дим. Алай булмасына өметем зур. Исәнбәт өчен кирәк булса, кешенең авызына да сугарга, кулына да сугарга Миләүшәбез бар.

Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев: Алда әйтелгән фикерләр белән килешәм. Дастанга килгәндә, шуны истә тотарга тиешбез: дастанның үз жанры. Үз вакытында милләт дастаннар аша үз тарихына караган. «Идегәй» дастанының кайсы гасырдан килгәнен белә алмыйбыз, бәлки XVI гасырдандыр, дибез. Алтын Урда дәүләтен халык онытмаган. Идегәйне «күпкырлы шәхес» дибез.

Казахта да, нугай да, каракалпакта да «Идегәй» дастаннарының версияләре бар. Ләкин аларда шигъри телдә ясалмаган. Тик татарныкы гына шулай шигъри итеп ясалган. Нәкый ага шула эшләмәсә, ул булмас иде.

Миләүшә ханым, сезгә зур рәхмәт! Зур эшләр эшләнә – әмма күрсәтә белмиләр, Миләүшә ханым күрсәтә дә белә.

Язучы Рафис Корбан: 2019 елда «Казан утлары»нда чыккан бер әсәр миңа бу романны язарга мәҗбүр итте. Шаккаттым мин аны укыгач. Бу романга каршы роман язырга кирәк, дигән уйга килдем. Йолдыз Нәкыевна белән очраштык. Миләүшә ханымга бирелгән материалны Йолдыз Исәнбәт миңа да күрсәтте. Ул миңа бик мөһим көндәлекләр бирде – ул әнисе Гөлсем апаның көндәлекләре. Шушы көндәлекне нигез итеп алып, бу романны иҗат иттем. 1921 елда ул «Мәйдан» журналында басылып чыкты. Татарстан китап нәшриятында 2 ел ятканнан соң, үзем бастырдым.

Миләүшә Хабетдинова: Сезнең буын исән чакта бер әйберне эшлисем килә. Бу кара тапларга ноктап куярга кирәк. Нәкый Исәнбәтне яклаучы кеше Аяз Гыйләҗев була. Ул «өйрәнергә кирәк» дип, язучыларга мөрәҗәгать итә. Без өйрәндек. Минем халкым бар һәм ул миңа ярдәм итеп тора. Сез булмасагыз, бәхеткә ирешмәс идек. Барыгызга да зур рәхмәт!

Нәкый Исәнбәтнең хатыны Нәҗибә ханымның кызы Биллур Низаметдинова: Мин Миләүшәдән: «Бу сиңа нәрсәгә кирәк?» – дип сорадым. Кешенең төрле максат булырга мөмкин, бәлки, докторлык өчен кирәктер... «Юк, миңа татар халкы өчен уңайсыз. Исәнбәт дәрәҗәсендәге кешенең күмелеп калуы кызганыч. Тартып чыгарасым килә», – диде ул.

Мин әнием сүзләрен искә төшерәм. Ул, Исәнбәткә кияүгә чыгып, 70 яшьлек картның гомерен 22 елга озынайтты. Мин аның карт кеше гомере өчен көрәшүен күреп: «Бу сиңа нәрсәгә кирәк?» – дип сорадым. «Мин моны халкым өчен эшлим», – диде әнием. Мин аны аңлап та бетермәдем, пафос дип кабул иттем. Үләр алдыннан, әнием миннән Нәкый аганың архивын саклавымны сорады. Үзе дә аны, машинистка белән эшләп, укырлык хәлгә китереп калдырды. Миләүшәгә зур рәхмәт!

Әлеге кичәдә Йолдыз Исәнбәтнең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка бирелгән интервьюсыннан өзек беренче мәртәбә яңгырады. Шул ук көнне ул, Миләүшә Хәбетдинова рөхсәте белән, беренче мәртәбә «Интертат» электрон газетасында да дөнья күрде.

Алга таба Идегәй шәхесе турында аерым конференцияләр дә булу мөмкинлеге карала.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Китап 2021 нче елга чыккан. Эчендә шулай язылган. Әмма ул фонд сайтында юк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100