Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Таулар китеп бара» – Татар халкы Разил Вәлиевне соңгы юлга озатты

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне соңгы юлга Камал театры залыннан һәм Мәрҗани мәчетеннән озаттылар. Халык Разил абый белән сәхнәгә менеп хушлашты һәм залда рәсми сүзләрне тыңлады. Камал театры залыннан хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
«Таулар китеп бара» – Татар халкы Разил Вәлиевне соңгы юлга озатты
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Камал театры залында бүген бөтен кешене күрергә була иде – Разил абый барысын да җыйган иде. Кешеләр сәхнәгә менеп хушлашып төшәләр дә акрын гына килеп утыралар.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев: «Мин Разил абыйның авырганын белеп яшәдем. Ләкин китәр дип кем уйлаган. Күңелемдә бик күп Разил Вәлиевләр бар – язучы, шагыйрь, депутат, җәмәгать эшлеклесе – бөтен җирдә Разил Вәлиев. Без аның белән яшьтән үк аралашып яшәдек. Мин аның 2 спектаклен куйдым: «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» һәм «Шомбай маҗаралары»н.

Разил абый Түбән Кама җирлегеннән булгач, безгә абый булып торды. Без авылда үскәндә, абыйлары булмаган малайларны клубтан кыйнап кайтаралар иде, абыйлары булганнарга тимиләр иде. Казанда да Туфан абый, Разил абый кебек зур абыйлар кирәк булды – алар күңелләре-рухлары белән бөтен кешене яклый-саклый беләләр иде. Шундый урыннарда олпат кешеләрнең булуы зур нәрсә иде. Хәзер бу урыннар саега бара. Без хәзер шул ятимлекне сизәбез. Шушындый зурлыклар кирәк. Таулар китеп бара, дүмбәскәлекләр һәм чокыр-чакыр гына калып бара. Разил абыйның урыны җәннәттә булсын, халык белән яшәде».

«Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин: «Разил абый Милли музейның гыйльми совет әгъзасы иде. Тукай музее, «Татар китабы йорты» концепцияләрен төзүдә аның роле зур. Ул безнең Шәриф Камал премиясенең жюри рәисе иде – ел саен, әсәрләрен укып, яшь язучыларга бәя бирә торган кеше иде. Быел премияне тапшырганда әйткән сүзе истә калды: «Монда яшьләр килә, чөнки монда яшьләргә урын бар», – дигән иде ул.

Быел без аның белән «Шәхесләребез» сериясеннән Шәриф Камал турында китап әзерләдек. Ул аның инициаторы да, фәнни мөхәррире дә иде. Соңгы төзәтмәләрне хастаханәдә ятканда раслады. Шул мәсьәләдә сентябрьгәчә аралашып тордык. Шәриф Камал исемен саклаган өчен дә зур рәхмәт аңа».

«Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова: «Разил абый искитмәле кеше иде. Иҗат кешесе бик нечкә күңелле була. Разил абый әкрен генә әйткән сүзгә дә игътибарлы иде. Гомумән, игътибарлы иде. Бер туган көнне котламыйча калдырмый торган бердәнбер депутат булды.

Без аның белән берничә ел «Бәкер»дә ял иттек. Ял иткәндә, кеше башкача ачыла. Ул болай да җор телле кеше – безнең компаниянең йөрәге булды...» Миләүшә Ләбибовна башка сөйли алмады. Яшьле күзләрен яшерергә тырышып, читкә карады.

Ул арада халык утырышып беткән, залда урыннарга урнашмыйча басып торучыларга балконга менәргә тәкъдим итә башладылар. Мин алдарак рәтләрнең берсендә буш урын күреп, тиз генә шунда утырдым. Чаллылар арасына эләккәнмен булып чыкты. Факил Сафин үз итеп дәште. Янәшәмдәге абзый – «Чаллы икмәге» ширкәтенең генераль директоры Рафаил Юнысов икән.

«Чаллы икмәге» ширкәтенең генераль директоры Рафаил Юнысов: «Разил Исмәгыйлевич белән күп еллар дус булып яшәдек. Икебез дә депутат чагында төрле милли проектлар эшләдек – дус итеп, мине гел чакыра иде. Бүген күңелгә бик авыр көн: арабыздан милләтебез өчен, Татарстан халкы өчен, дәүләтебез өчен зур шәхесебез, кичәгесе, бүгенгесе һәм киләчәк өчен өлеш керткән әдибебез, ни кызганыч, бакыйлыкка китеп барды. Без аның белән хушлашырга җыелдык. Урын оҗмахта булсын. Зур хезмәте өчен рәхмәт аңа!»

Әйе, Разил абый үз тирәсендә милләтебезнең акчалы улларын да янына җыя белгән һәм аларга милләтнең рухи байлыгы өчен дә эшләргә мөмкинлек биргән шәхес иде.

Сәхнәнең сул ягында Разил аганың якыннары – хатыны Алия ханым, кызы Сөембикә, оныгы Җәмилә һәм аның ире Эмиль Гарипов, хатыны ягыннан туганнары Тәлгать Абдуллин, башка туганнары утырган. Уң якта чыгыш ясаячак шәхесләр баскан. Сәхнәгә мәрасимне алып барачак Ркаил Зәйдулла чыгып басты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Без бүген бик кайгылы мәрасимгә җыелдык. Татар әдәбияты, Татарстаныбыз, татар дөньясы зур югалту кичерә – Разил Исмәгыйль улы Вәлиев фани дөньядан бакый дөньяга күчте. Разил Вәлиев турында бүген дә сүз булыр, киләчәктә дә хезмәтләр язылыр.

Ул татар әдәбиятының алтын баганаларыннан берсе иде. Шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, публицист та һәм, иң мөһиме, үзеннән соң килгән каләм әһелләренә чын остаз иде. Аның белән һәрвакыт киңәшләшеп була иде, төпле киңәшләрен, акыллы сүзен каләмдәшләренә дә, татар җәмәгатьчелегенә дә җиткерә иде. Тукай әйткәнчә, ул шагыйрь генә түгел иде, җәмәгать эшлеклесе дә, дәүләт эшлеклесе дә: 19 ел Татарстанның Дәүләт Советында депутат булып торды.

Сезнең арадан да бик күпләрнең аңа йомышы төшкәндер. Һәркемгә ярдәмчел булды. Милләт язмышы мәсьәләләрендә сүзен өзеп әйтте. Зур югалту! Күңелдә ачы сагыш! Ләкин бер нәрсә күңелне юатып тора – Разил Исмәгыйль улы чын мөселман булып бакыйлыкка күчте. Җомга – мөселманнар өчен изге көн. Каләмдәшебез Фатих Котлы соңгы атна-ун көндә аның янына һәр кичне диярлек барып, Коръән укып кайта иде. Соңгы сулышын алганда, Фатих әфәнденең ясин чыккан вакыты булган. Урының оҗмахта булсын, Разил абый, татар халкы исән чакта, син һәрвакыт күңел түрләребездә».

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Кадерле дуслар! Республика җәмәгатьчелеге авыр кайгы кичерә. 77нче яшендә күренекле җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе, биш чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре, күренекле әдип Разил Вәлиев вафат булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев исеменнән, дәүләт хакимияте органнары исеменнән һәм җәмәгатьчелек исеменнән гаиләсенең, хезмәттәшләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашам.

Парламентта озак еллар бергә эшләдек. Разил Вәлиев биредә кешеләргә хезмәт итүен үзенең төп бурычы итеп санады. Бөтен тормыш һәм хезмәт юлында телне, әдәби мирасны саклауда барлык көчен куйды, хезмәттәшләренең һәм җәмәгатьчелекнең хөрмәтен яулады. Аны халык үз тавышын биреп Парламентка сайлады. Ул Парламентның гуманитар юнәлештәге комиссияләрен һәм комитетларын җитәкләде. Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр – ул яхшы белгән өлкәләр иде.

Аның катнашында Татарстан Республикасының Дәүләт телләре һәм башка телләр турында законнар, республикада татар теленең дәүләт теле кебек кулланылышы турында, мәдәният, мәгариф, фәнни эшчәнлек турында законнар кабул ителде. Разил Вәлиев республикада парламентарий үсешенең чишмә башында торды. Авыр сәяси һәм икътисади шартларда Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге нигезе булган документларны, шул исәптән, Татарстан суверенитеты турындагы Декларацияне, Конституцияне эшләгән чагында көчен, дәртен, белемен кертте. Табигать аңа күп яклы талант биргән – нинди генә эшкә алынса да, ул аны җиренә җиткереп, ахырына кадәр алып барды.

Мин 45 яшькә кадәр татарча сөйләшә белми идем. Югары Совет утырышын ике телдә алып барырга, дигәч, йөрәгем өзелде. Фәүзия Бәйрәмова, Марат Мөлеков, Разил Вәлиевләр тавышка куйдырдылар, Югары Совет хуплады. Иң авыр чакта «туган телемне өйрәт әле, бик авыр миңа» дип, Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттем. Разил Вәлиевнең һәм Туфан Миңнуллинның китапларын укып өйрәндем. Тел өйрәнгәндә, Разил Вәлиев миңа бик булышты – мин аңа гомерем буе рәхмәтле.

Быел, Таулы Алтайга баргач, Ркаил Зәйдулла Разил Исмәгыйлевичның хәле начарлануын әйтте. Исән чагында өенә кереп, кул бирешеп, рәхмәтемне әйттем. «Китәм инде», – диде. «Ашыкма, син безгә, җәмгыятебезгә кирәк, нинди ярдәм кирәк?» – дим. «Рәхмәт. Рөстәм Нургалиевич ярдәм итте. Ләкин мин китәрмен инде», – диде. Бик авыр булды. Хуш, Разил дустыбыз».

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: «Мөхтәрәм җәмәгать! Татарстан Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән шушы авыр югалтуның кайгысын уртаклашам. Разил абый турында үткән заманда сөйләү бик авыр. Без аны гел илебезгә һәм милләтебезгә хезмәт итү юлында күреп тордык. Аның тормыш девизына әйләнгән сүзләре: «Хаксызлыкны күреп елыйм, шашам, матурлыкны күреп тезләнәм: я дөньяны үзгәртәм мин бүген, я булмаса үзем үзгәрәм». Аны, татарлар яшәгән кайсы гына төбәккә барса да, татар активистлары көтеп ала иде.

Соңгы елларда очрашканда, ул һәрвакыт китап белән килә торган иде. «Шәхесләребез» сериясе кебек бик матур проектны – милләтебезгә хезмәт иткән шәхесләр турында, финанслар табып, китаплар чыгару эшен башлап йөрүчеләрдән иде. Бәлки, Разил аганың эшчәнлегенә бәя бирергә иртәрәктер дә әле, ләкин әлеге проектның редколлегиясе Разил ага турында да матур китапны язып, халкыбызга бүләк итәр».

Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин: «Һәр җирлекнең үз йолдызлары бар. Разил абый Түбән Каманың иң зур йолдызларының берсе иде. Аның нуры республикада гына түгел, Россия күләмендә балкып торды, киләчәктә дә шулай булыр, дип өметләнәм.

Аның Аллаһы Тәгалә биргән 76 еллык тормышында төрле чак булгандыр. Без бүген яхшысын гына искә алабыз, чөнки яхшылыклар бик күп булды. Ул ватанпәрвар булды, милләт өчен хезмәт итте. Аллаһ рәхмәте белән зур сәясәтче булды. Ул минем өчен укытучы да иде, җирлеге өчен янып торган кешеләрнең берсе булды.

Разил абыйны озатырга теләгән бөтен кеше килә алса, безнең Татарстанда аларны сыйдырырлык зал юктыр. Безнең вазифа – аның мирасын саклау. Аллаһның рәхмәте киң – аның эшләре дәвамлы булыр. Барлык түбәнкамалылар исеменнән зур рәхмәтләремне җиткерәм, Аллаһы Тәгалә гөнаһларын кичереп, урыннарын җәннәттә булдырсын».

Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов: «Разил Исмәгыйль улы безнең Академиянең шәрәфле әгъзасы иде. Ул үзенчә галим иде һәм татар гуманитар фәнен үстерүгә зур өлеш кертте. Аның әдәби мирасы бәяләп бетергесез. Разил Вәлиев үзенең китүе белән дә күпме кешене, зур шәхесләрне бирегә җыйды.

Тормыш бара. Бүгенге җыелуның да нәтиҗәсе булырга тиеш: Разил аганың эше дәвам итәр. Авыр туфрагы җиңел булсын!»

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов: «Бүген республика өчен, татар халкы өчен, безнең телерадиокомпания өчен һәм шәхсән минем өчен зур югалту. Разил Вәлиев ул «Поэт в России больше чем поэт» иде. Ул язучы да, остаз да, галим дә булды. Мин аның чыгышларын күз алдына китерәм. Декларация кабул ителгәндә ул: «Без тарих алдында, халык алдында имтихан бирәбез», – диде. Ул үз имтиханын бирде.

Соңгы елларда ул бездә эшләде. Балаларны яратып, «Шаян» телеканалында балаларга татар теле өйрәтте. Ул алар янында яшәреп китә иде. «Карале, Илшат, сездә «чыктым аркылы күперләр» азайды бит», – диде. Ул телнең нечкәлеген, байлыгын аңлата иде безнең балаларга.

Минемчә, шагыйрьләр үлми, алар мәңгелеккә атлый. Разил Исмәгыйлевич мәңгелеккә атлады. Шигырьләре аша ул әле безнең белән сөйләшәчәк. Бүген «хуш» дип әйтәм, китабын ачкач, «исәнме» дип дәшәрмен. Татар милләте яшәгәндә – ул яшәячәк».

Башкортстан Дәүләт корылтае, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов: «Бүген Татарстан халкы өчен генә түгел, төрки дөнья өчен олы югалту. Разил агай – тормыш кредосы, иҗаты белән, халыкларга булган мөнәсәбәте белән, Татарстан өчен генә түгел, төрки халыкларга якын һәм газиз кеше. Аны чит илләрдә дә яхшы беләләр. Башкортстан язучылар арасында да дәрәҗәсе бик зур иде.

Бүген мин Башкортстан корылтае Рәисе Константин Толкачевның кайгы уртаклашуын җиткерәм. Башкортстан язучылары исеменнән олы кайгыгызны уртаклашам. Олы йөрәкле шәхес иде. Ул гел матур сүзләр белән кешеләргә канат куярга тырышты. Ул үз халкын яратты һәм татар халкының лаеклы улы булды. Моннан берничә ел элек Роберт аганы соңгы юлга озатсак, бүген шушы ук буынның күренекле вәкиле, татар әдәбиятының алтын баганаларының берсе Разил аганы озатабыз. Тыныч йокла, Разил агай!»

Айгиз Баймөхәммәтов чыгышына «Рамазан» татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов һәм Туймазыдан билгеле эшмәкәр Фәнир Галимов та кушылды. Марат Шәрипов Разил аганың «Ватаным» шигыреннән өзек укыды.

Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев: «Республикабызның меңләгән китапханәчеләре, нык сыкрап, үзләренең остазын, киңәшчесен, яклаучысын, саклаучысын, Милли китапханәне югары дәрәҗәләргә күтәргән, китапханәчеләргә уңайлы шартлар тудырган, алар белән бер сулышта булган олы шәхесне соңгы юлга озата. Китапханәчеләр Алия ханымның һәм озак еллар хезмәттәшебез булган Сөембикә ханымның авыр кайгысын уртаклашабыз. Без олуг шәхескә рәхмәтлебез, аны юксынырбыз, якты истәлеген күңелләребездә сакларбыз, мирасын яшь буыннарга җиткерербез».

Халык шагыйре, Разил Вәлиевнең баҗасы Рәдиф Гаташ: «Разилнең нурлы йөзе татар күңелендә сеңеп калган. Әүлияләр дип, безнең халыкта җанын-тәнен аямыйча халкына хезмәт иткән кешене әйтәләр. Аның юлдашлары-дуслары да үзе шикелле иде. Фәндә ул Әбрар Кәлимуллин, Миркасыйм Госмановларга таянса, аның дуслары Туфан Миңнуллиннар булды, җыр дөньясын баету өчен аңа яшьтән үк Илһам Шакиров белән дус булу насыйп булды. Разилнең бөтен тормышы халкына хезмәттә иде. Бүген бик авыр булса да, күз яшьләрен тыйыйк, алар эчтә саклансыннар. Чөнки Разил Вәлиев дигән олуг затны бөтен халык матәм кичереп озата.

Тукайның соңгы сүзе: «Актык корректура кайчан була?» – булса, Разил дә соңгы көнгә кадәр «Шәхесләребез» сериясеннән чыгасы китаплар белән кызыксынып торды. Ул китаплар онытылмас. Разил Вәлиев үзе дә шушы китап герое булыр.

Муса Бигиев, Тукай үлгәч: «Тукайны бөтен халык белән озаттык. Тукай үлде, халык терелде», – диде. Бүген без Разилне озатырга килгән меңнәрчә кешене күрдек. Халык улын белә, ярата. Разил дустым, теге дөньяда үз замандашларыңны – Зөлфәтне, Робертны, Мөдәррисне очратырсың. «Җанга якын дуслар китә тора, җанга якын ирләр китә тора, ава тора халык йөрәгенә...» Син дә халык йөрәгенә аудың, Разил дустыбыз, үлемсезлеккә! Хуш, Разил, бәхил бул!»

Хушлашырга килүчеләргә Разил Вәлиевның гаиләсе һәм якыннары исеменнән рәхмәт сүзләрен озак еллар депутат булган, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Абдуллин әйтте.

Тәлгать ага чыгышын рус телендә ясады: «Разил Вәлиев – татар язучысы, Татарстаннан, ләкин ул – дөнья масштабындагы язучы. Ул безгә зур байлык – тәҗрибә, белем калдырды, зур әдәби мирас калдырды. Бу – зур югалту», – диде ул.

Мәрасим азагында соңгы сүзләр Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирелде. «Безнең язучыларыбыз дөньядан үткәч теге дөньяда бездән риза булып ятсыннар дисәк, без балаларыбызны, оныкларыбызны язучыларның әсәрләрен ана телендә укырлык итеп үстерергә тиеш. Без шуны эшли алмасак, никадәр генә матур сүзләр сөйләсәк тә, хезмәтләребез исраф булып ята, дип, безгә үпкәләп ятачаклар», – диде Җәлил хәзрәт.

Разил Вәлиевнең җеназа намазын Мәрҗани мәчетендә укыдылар. Ул Курган зиратында җирләнде. Дусты, көрәштәше Фәндәс Сафиуллин да шунда җирләнгән иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 октябрь 2023
    Исемсез
    Искиткеч олпат зат иде. Бөтен яктан килгән. Нинди генә системада,нинди генә режимда яшәмәдек, ул һәрвакыт һәр җирдә искиткеч кешелекле кеше булды. Кеше хәленә керә белгән түрәләр сирәк, ул исә беркемнең гозерен аяк астына салып таптамады. Силләтебезне саклау, күтәрүгә бөтен җанын биреп эшләде. Аның юклыгын кабул итү бик авыр. Ходай урынын җәннәттә кылсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100