Гөлүсә Закировага яңа татар әдәбияты тудыру бурычы йөкләнде (Яшьләрне генә табасы калды)
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга һәм бу эшчәнлекне Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте.
«Көн кадагында торган мәсьәлә – татар әдәбиятының киләчәге. Киләчәк турында уйласак, безгә яшь язучылар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Беркадәр алар белән эш башланды. Без «Татмедиа»дагы эшчәнлекне Язучылар берлеге белән бергә уртак эшкә әверелдерергә дигән фикергә килдек. Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырып, яңа команда формалаштыру тәкъдиме белән чыктым. Без Гөлүсә Закированы тәкъдим итәбез. Ул бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятында эшли. Аның алдына җитәкчелек тарафыннан яңа татар әдәбиятын барлыкка китерү бурычы куелды», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Язучылар берлегендә яшьләр иҗатына багышланган утырышта.
Утырыш «Татмедиа» инициативасы белән оештырылган иде.
ххх
«Татмедиа»ның бу идея белән беренче чыгуы түгел. 2018 елда «Татмедиа» журналларының берсе булган «Идел»нең баш мөхәррире Радик Сабиров та шундый идея белән чыккан, әмма ул вакыттагы рәис Данил Салихов тарафыннан каршылыкка очраган иде.
«Бу идея күптән булгандыр инде – «Идел»гә килгәннән бирле бераз шашып йөрим. «Яшь язучылар берлеге» дигән формаль гына булса да оешма кирәк, һәм аны «Идел» журналы астында җыя башларга мөмкин. Бездә «Иделем Акчарлагы», «Әллүки», «Калеб» кебек чаралар бар, әмма алар ничектер бергә тупланмаган, җыелмаган. «Идел»гә әсәрләрен яшьләр бирми, без аларны сорап алабыз. Олы буын элеккеге гадәт белән, яшьләр журналы булса да, әсәрләрен бирә. Ул – «ВКонтакте»да гына калу гадәтеме, куркумы, гонорар юк, дип уйлаумы – анысын аңлата алмыйм», – дигән иде Радик Сабиров.
Моңа җавап итеп, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Дөресен генә әйткәндә, берлек ул бер генә була, ун берлек булмый. Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе бер булуы белән дә бүгенгесе көндә бердәнбер булып калды. Россия берләшмәсендә оешма төзер өчен бөтен чүпне дә җыя алалар. Татарстан Язучылар берлегенә керә алмаган бик көчсез язучылар Россия Язучылар берлегенә кереп беттеләр. Аны бүлгәлисең икән, татарга, мишәргә, керәшенгә бүлгән кебек, таркала да бетә. Шуңа күрә мин мондый әйбергә кул куймыйм. Яшь язучыларга беренче китабын бастырырга булышканда алар белән өстәмә эш алып барырга мин каршы түгел», – диде.
«Интертат» тема селкеткәләп карады, әмма тема ябылды. Аннары җитәкчелек алышынды.
Ркаил Зәйдулла белән май азагында чыккан интервьюда да яшьләр темасына җентекләп сөйләштек. Менә кайбер өземтәләр:
- «Подвалдагы 2 бүлмәне тоташтырдык, араларын арка белән генә бүлеп куйдык. Рәхәтләнеп яшьләргә бирер идем. Янып тора торган яшьләр булса... юк бит... үзең ясый алмыйсың яшь язучыларны...»
- «Янып торган егетләр юк! Булсалар, күтәреп алыр идек. Яшьләрнең килүе турыдан-туры мәктәп белән бәйле бит ул... Хәзер әдәбиятка, өлкәнәйгәч, тәҗрибә туплап киләләр. Нидер югалган була, әлбәттә. Дәрт, фидаилык... Кызлар күп яза. Араларында сәләтлеләре дә бар».
- «Артык өлкәнәйдем бугай, еш кына уйланып ятам, нәтиҗәләр ясыйм – мине мәктәптә укыганда ук күреп алганнар, иркәләп үстергәннәр. Мин заманында аның кадерен дә белмәгәнмен. Миңа булышканнар икән, мин дә башкаларга булышырга тиеш. «Тиеш» дигән сүзне өнәп бетермим, бу теләгем, омтылышым – минем өчен җан таләбе. Минем кебек уйлаучылар, Аллага шөкер, язучылар арасында шактый».
- «Катырак та әйтим әле: яшьләр, гомумән, безне санга сукмый – шундый тәэсир кала. Без, мөгаен, аларга «нафталинлы» булып күренәбездер. Бер тапкыр Тукай клубында Йолдыз Миңнуллина җитәкчелегендә яшьләрнең иҗат кичәсен оештырган идек. Хатип Миңнегулов белән янәшә утырдык, ул миннән дә өлкән, университеттагы остазым – яшьләр үз язганнарын укыганда, берни аңламый, югыйсә, бөтен борынгы Шәрык, төрки шигъриятен айкап чыккан кеше! Миннән сораша... мин дә мондый опусларны төшенмим. Нәрсә әйтергә тели? Кафия юк, вәзен юк, сүз байлыгы юк дәрәҗәсендә... Шигырьнең бит аның үз музыкасы була, шигырь буш булса да, музыкасы бар икән, тәэсир итә ул. Монда ул да юк! Мин бит яшьләрнең кәгазьгә басылган шигырьләрен дә укып барам, яки бик примитив, яки бернәрсә аңламыйм. Яңа поэзия шулай буладыр, дип уйласаң, мин бит инде алай ук надан кеше түгел. Экзистенциализм, диләр инде алар аны, фәлән-төгән, диләр. Нинди генә талантлы булсаң да, шигырь ул ничә мең ел элек формалашкан һәм камилләшә барган. Син үз ритмыңны тотарга тиеш».
Язучылар берлеге рәисенең әдәбият киләчәге турында уйлануы сүздә генә булмауга бер дәлил – Ркаил Зәйдулла рәис булып килгәч, яшьләрне Мәскәүгә Әдәбият институтына җибәрү эшен башлап җибәрде. Әмма төркем булып барырлык яшьләр туплый алмады. «Өч кеше укый иде. Ләкин менә шушы көннәрдә генә Рамазан Рәхимҗановны армиягә алдылар. Исән-сау гына йөреп кайтсын инде балакай. Төркемгә 5-6 кеше җыярга, дигәннәр иде, җыеп булмады. Кайсының урыс әдәбиятыннан баллы җитмәде, кайберсенең ата-анасы риза булмады. Башкортлар, бурятлар зур төркем булып укыйлар», – ди ул.
Заманында яшь иҗатчылар белән, «Ялкын» журналының баш мөхәррире булганда, Йолдыз Миңнуллина шөгыльләнде. Ул, чыннан да, яшь буын өчен зур авторитет. Хәтта аны кабатлаучы тулы бер буын үсеп чыкты.
Гүзәл Сәгыйтованың «Калеб» яңа буын хәрәкәте дә яшь иҗатчылар белән актив эшләде.
ххх
Вазгыять шундый. Димәк, пыскып калган бу юнәлешне тергезеп җибәрү эшен «Татмедиа» «Идел» журналында башта баш мөхәррир урынбасары, аннары баш мөхәррир булган Гөлүсә Закировага тапшырды. Тәҗрибә бар. Ресурслар да. Чөнки хәзер Гөлүсә Закирова – нәкъ менә яшь иҗатчыларны табу юнәлешендә Татарстан китап нәшрияты генераль директорының урынбасары вазифасында.
Инде сүз башында телгә алынган утырышның үзенә килик. Ни кызганыч, «Яшьләр иҗаты буенча сөйләшү» дип билгеләнсә дә, утырышта бары тик 1 генә яшь кеше – остазы Халисә Ширмән чакыруы буенча килгән 1 генә яшь иҗатчы бар иде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова: Язучылар берлегенең яшь иҗатчылар темасын уртага салып сөйләшү теләге күптән бар – без көзләргә дип тора идек. «Татмедиа» безгә шундый тәкъдим белән чыкты.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков: Әдәбияттагы вазгыять тә шушы бүлмәгә охшагандыр. Салкын бүлмәгә җыелсак та, күңелләребез җылы. Шушы картинадан бөек әдипләребез карап тора – безнең бөек үткәнебез бар (Утырышлар залында Равил Фәйзуллиннар буыны шагыйрьләрен остазлары Сибгат Хәким янәшәсендә сурәтләгән картина тора. – авт.). Безне бөек киләчәгебез кызыксындыра. Түшәм нинди хәлдә – карагыз әле, бүгенге әдәбиятта шундый хәлдәдер (Ркаил Зәйдулла бинаны тишек түбә белән кабул итеп алды. – авт.). Безгә үзгәрешләр кирәк, яңа сулыш кирәк, татар әдәбиятына, образлы итеп әйткәндә, ремонт кирәк. Безгә яшь язучылар кирәк. КФУ белән дә бу юнәлештә эшлибез. Без «яшьләр аз» дип уйлый идек. Президентыбыз һәм Телләр комиссиясе булышлыгы белән, «Идел» журналында 4 әдибебез яшьләрне җыеп укыту эшләрен башлады. Без яшьләрнең бар икәнен аңладык, ләкин аларга юк бирергә кирәк, булышырга кирәк. Яшьләрне Берлеккә чакырсагыз, әсәрләрен бастырырга булышсагыз, эш җиңелрәк китәчәк. Хәзер Гөлүсгә сүз биреп, аның идеяләрен тыңлыйк.
Нәҗибә Сафина: Иң актуаль мәсьәлә нәрсә дидегез әле?
Шамил Садыйков: Яшьләргә юл ачу, булышу.
Нәҗибә Сафина: Ничек була соң ул?
Шамил Садыйков: Китап чыгарырга булышу. Иҗадын күрсәтергә булышу. Әйдәгез, Гөлүсәне тыңлыйк. Аннары фикер алышуга күчәрбез, бәлки.
Нәҗибә Сафина: Ул китапны кем укый?
Газинур Морат: Тыңлыйк әле Гөлүсәне.
Нәҗибә Сафина: Китап чыгару, диде. Ул китапны кем укый, дип сорадым. Укый торган яшьләр бармы?
Газинур Морат: Анысы – башка мәсьәлә бит әле...
Нәҗибә Сафина: Сөйләшергә килгәнбез икән – сөйләшик. Нигә тыясыз?
Шамил Садыйков: Ә сез нәрсә уйлыйсыз?
Нәҗибә Сафина: Яшьләргә юл бирәбез икән – аның туган теленә дә юл бирергә кирәк. Беренче актуаль тема – милли-мәгариф системасын торгызудыр. Мәктәпләрдә туган телдә укытмыйча торып... Мәктәпләрдә безнең яшьләребез. Монда мин 1 яшь кеше дә күрмим.
Залдагылар бертавыштан (Гөлинәгә ишарәләп): Менә бит 1 яшь кеше.
Шамил Садыйков: Синең исемең ничек?
Гөлинә: Гөлинә.
Гөлүсә Закирова: Хәерле көн!.. Без инде...
Нәҗибә Сафина: Пышылдап сөйләмәгез, картлар начар ишетә.
Гөлүсә Закирова: «Идел» журналы үз эшен яшьләр иҗатын барлаудан башлап җибәргән. Мин эшләгән дәвердә дә без аны шулай дәвам итәргә тырыштык, «Әдәби суд»лар үткәрдек. Узган ел «Яңа исем» дигән иҗат лабораториясе башлап җибәрдек. Анда 60лап 14 яшьтән 35кәчә башлап язучы катнашырга теләк белдерде. Гөлинә – шуларның берсе, аның әсәренең бер өлешен бергәләп яздык, әйеме? Әсәрне якын арада «Әдәби суд»та да карарбыз. Иҗади лабораториядә 4 остаз шөгыльләнә: Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллина һәм Ландыш Әбударова. Бүген «Татар китабы йорты»нда чираттагы утырышларныың берсен Ландыш Әбударова алып барачак. Без бик яхшы әсәрләрдән бер җыентык бастырып чыгаруны да күз алдында тотабыз.
«Идел»дә эшләгәндә шуңа инандым – яшьләрнең күбесе әсәрләрен социаль челтәрләрдә бастыру белән генә чикләнә. Күбесенә китап чыгару да, башкасы да кирәкми. Үз юнәлешен башка өлкәдә тапканнар. Татарча матур итеп, сурәтләү чаралары белән язар өчен, укырга да кирәк, нәрсәгәдер өйрәнергә дә кирәк.
«Яңа исем» иҗат лабораториясе дигәндә, без «Остаз мәктәбе»н күз алдында тотабыз. Безнең бүген мөнбәр тота торган язучыларыбыз яшьләргә остаз булырлык булсын. Вальтер әйтеп калдырган бит: «Һәркем үз бакчасында гына казына хәзер», – дип. Һәркем үз бакчасында гына казынырга тиеш түгел, татар телендә камил әсәрләр иҗат итеп, яшьләргә кул бирергә кирәк. Без остазлык мәктәбен күтәрүне күздә тотабыз – беренче чиратта шул.
Эшләр кызык булачак, мин һәр язучыдан ярдәм көтәм. Мәктәпләргә дә чыгып, иҗат берләшмәләре белән дә эшләп. Безнең зур эш планлаштырыла.
Нәҗибә Сафина: Тагын бер сорау бар...
Илсөяр Иксанова: Башта...
Нәҗибә Сафина: Сөйләшергә җыелдыкмы, әллә доклад тыңлап, «булды» дигән галочка куяргамы?
Илсөяр Иксанова белән Газинур Морат бертавыштан: Сөйләшергә җыелдык. Башта...
Нәҗибә Сафина: Ул җыентыкны яшьләр иҗатын архивировать итү максатыннан чыгарасызмы?
Гөлүсә Закирова: Җыентыкларны булдырганчы, авторлары белән эшләргә кирәк бит әле...
Илсөяр Иксанова: Язучылар берлегенең әдәби киңәшчесе Газинур Моратка сүз бирик әле.
Газинур Морат: Мөхтәрәм җәмәгать! Без Илсөяр белән 20 ел буе «Иделем акчарлагы» конкурсының жюриенда утырдык. Яшьләр иҗатын күпмедер беләбез дип саныйм. «Иделем акчарлагы»нда чыныккан яшьләр әдәбиятта үзен танытып килә. Китаплар да чыгардылар. Бу – бик яхшы бер сынау булды. Алар арасында бүгенге әдәбиятның йөзен билгели торган язучылар да бар. Берсе биредә утыра – Рифат Сәлах.
Илсөяр Иксанова: Анда гран-при алганнарның барысы да язучылар булып китте.
Газинур Морат: Күрәсең, шактый объектив булгабыздыр. Соңгы вакытта яшьләрне бик яхшы белмим. Гәрчә нәшриятта эшләгәндә, байтак яшьләрнең китапларын редакцияләргә туры килде, Аллага шөкер! Шамил әфәнде дөрес әйтә, «үкчәңә басып» килә торган яшьләр булмаса, әдәбиятның яшәве бәхәсле һәм мәгънәсез була. Бу утырышның «төтене дөрес чыга» – яшьләргә ярдәм итергә кирәк. Аларның «колагыннан тартып үстерү» турында сүз бармый, ә менә китапларын чыгару... хәзрәт, син хәтерлисең бит (Рифат Сәлахка дәшә) – нинди китаплар чыгардык! Шәп проект иде ул! Әсәрне ташка бастырсаң гына күңел үсә. Социаль челтәрләрдә шигырь бастыру – бер әйбер, китап нәшриятында чыкса – икенче әйбер. 64 битлек китап – бик зур стимул. Яшьләрнең рухын күтәрә торган юл. Ул авыр эш түгел. Альманахлар чыга иде. «Татмедиа»ның игътибары шуда юнәлтелсә, яхшы булыр иде. Китапларын никадәр тизрәк чыгарсаң, алар шулкадәр тизрәк өлгерәчәк һәм әдәбият мәйданына киләчәк.
Рифат Сәлах: Яшьләрнең иҗаты өчен презентацияләр кирәк. Бу – яшьләрне иҗатка тарту өчен дә кирәк. Яшьләр иҗатын вакыйга ясап, шаулатып күрсәтү өчен, «Татмедиа» ярдәме кирәк. «Татмедиа»ның мондый ресурслары бар – белеп торабыз: «Интертат»та берәр нәрсә чыкса, дөнья шаулый.
Шагыйрә, укытучы, «Әллүки» түгәрәге җитәкчесе Халисә Ширмән: Замана үзгәрә, яңа яшьләр калкып чыга. Яшьләр белән эшләүнең яңа алымнары кирәк икәнлеге аңлашыла. Без элеккеге алымнар белән бүгенге яшьләрне әйдәп бара алмыйбыз. Алымнарны үзгәртергә кирәк. Ничек итеп? Моннан 5 ел элек нәкъ шундый ук утырышта мин моны әйткән дә идем. Язучылар берлегендә 300дән артык язучы бар. Алар арасында яшьләр белән эшли алырдайлары яртысыдыр, мөгаен. Һәр язучының бер булса да шәкерте булырга тиеш. Бу бигрәк тә остазлар елында. Һәр язучы үз районыннан, мәктәбеннән бер генә яза торган баланы тапса да, «Татмедиа» ярдәмендә «продвижение» ясап, алга җибәреп, без шул юл белән генә яшь язучылар санын арттыра алабыз, дип уйлыйм. Хәзер язучының дәрәҗәсе элеккеге кебек түгел. Безгә хәзер һәр бала белән индивидуаль эшләргә кирәк. Аның өчен һәр язучы 1 шәкертне әзерләп, әдәбият мәйданына чыгара. Айга 1 мәртәбә генә шул бала белән күрешеп, аның әсәрләрен караса да, нәтиҗәле алым булыр иде, дип уйлыйм. «Язу осталыгы» дигән әйбер бар бит әле. «Әллүки» иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр арасыннан әсәрләрен бастырып булырдай 4-5 студентны гына күрсәтә алам. Берсе – Алинә Хәбибуллина, ул инде танылган. Тагын Ландыш Гобәйдуллина бар безнең. Шулай ук булачак журналист Ильяс Хаҗиев бар...
Минем тәкъдимем шундый – «һәр язучы остаз булып бер яшь язучыны тәрбияли» дигән шигарь белән эшлик.
Газинур Морат: Һәр язучы берничек тә тәрбияли алмый. Язучыларның күбесен үзләрен тәрбияләргә кирәк.
Халисә Ширмән: Әлбәттә, баланың теләге булса. Теләге булмаса, күпме генә сөйрәп йөрсәк тә, бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Бар үзе өчен яза торганнар. «Мин язучы булмыйм», – дип әйтә ул, ләкин яза. Бар язганын кешегә күрсәтмәүчеләр...
Газинур Морат: Болар барысы да кызлар инде... гадәттәгечә.
Халисә Ширмән: Кызлар шул. Быел яза торган егетләр дә бар. Равил Гыйздәтуллин, мәсәлән. Тагын шунысы да бар бит әле. Бар классик язу, бар җыр текстына оештыру, рэп итеп җырлыйлар. Шундый яңа юнәлешләр. Конкрет гамәлләр булсын иде...
Илсөяр Иксанова: «Татмедиа» тәкъдимен конкрет гамәлләр дип кабул итәбез инде. Остазлык дәресләре бара. Язып караган яшьләр күп, ләкин, кул кертмичә, бастырып булмый. Безнең Берлектә яшь язучылар өчен әдәби консультант бар. Яшьләрне Язучылар берлегенә чакырабыз. Ләкин аларны Берлеккә дә, остазлар янына да китереп булмый. Шундый проблема бар.
Халисә Ширмән: Ә язучыларга бурыч йөкләсәк? Алар катнашында ниндидер чаралар, кемнең укучысы җиңә дип, остазлар белән конкурслар уздырсак? Акчалата бүләкләр булса, кузгалып китәрләр иде.
Илсөяр Иксанова: Язучылар әзер дип уйлыйм. Ләкин яшьләргә бу кирәкме?
Шамил Садыйков: Әгәр дә язучы үз артыннан шәкерт калдыра ала икән, бу – язучының да сыйфат күрсәткече. Әгәр ул эгоист һәм үз иҗаты белән генә яшәүче шәхес икән, кызганыч, бу яхшыга китерми. «Татмедиа» тулысынча сезне фикерләрне яклый. Монда әйтелгән сүзләр юкка чыкмаячак.
Рәмис Латыйпов: Без монда әллә нәрсәләр сөйләшә алабыз. Ләкин монда бит яшьләр юк! Минем аңлавымча, монда беренчел максат – яшьләрне китерүдер. Аларга нәрсә кирәк икән соң? Авыл клубында да шулай бит – өлкәннәр кереп тула икән, яшьләр торып чыгып китә. Олылар урамга чыкса, яшьләр клуб артына китә. Безнең максат, аңлавымча – аларга ниндидер мәйданчык бирү. Нәрсә эшләргә тиешлеген үзләре билгеләми икән, аларга кызык булмаячак. Без «шулай итегез, болай итегез, тегене языгыз, моны языгыз» дип, «бөек» максатлар куя алабыз, ләкин алар аны эшләмәячәк. Безнең заманда күп кеше өчен «Яшь ленинчы»да бер юл язылса, шул шатлык иде. Хәзер «шушы оешмага йөрсәң, «Сабантуй» журналында бер шигырең чыга» дип кызыктыра алмыйсың. «Күпме түлисең?» – диячәкләр. Дөньясы шундый. Аларга кызык булырга тиеш. Кызык булсын өчен, алар күпмедер дәрәҗәдә курсны үзләре билгеләргә тиеш. Без аларга мәйдан гына бирә алабыз. Әсәрләре кайдадыр басылып чыга ала. Бик яхшы язалар икән, «кесә китабы» чыгачак...
Газинур Морат: Төп әйбер шушы инде. «Кесә китаплары» чыгару гаҗәеп проект булды.
Рузилә Мөхәммәтова: Остазлык дибез, гафу итегез, еш кына остаз булырга тиешлеләрнең үзләрен өйрәтерлек. Өлкән буын яңа заманның яңа жанрларын, яңа юнәлешләрен кабул итә алмый. Ябык әдәби конкурсның жюри утырышларында да кызык кына бәхәсләр барды. Әйтик, баланың көндәлеге формасында язылган әдәби әсәрне «андый жанр булмый» дип үткәрергә дә теләмәделәр. Соңыннан Вакыйф Нуриев: «Әйе, андый жанр бар, андый әсәрләр була», – дип таныды.
«Калеб» булган кебек, яшьләрне туплый торган урын, кичәләр дә кирәк...
Рәмис Латыйпов: «Тусалар» оештырырга кирәк...
Илсөяр Иксанова: Яшьләргә нәрсә кирәклеге аларның үзләреннән чыгарга тиеш. Аларга нинди ярдәм кирәк, нинди форматта җыелырга кирәк? Үзләре теләмәсә, без аларны «колакларыннан тартып», остазлык дәресләре бирәбез дип кенә, монда китерә алмыйбыз. Бүгенге утырыш та шуны күрсәтә: яшьләргә әйтелде, эшләре тыгызмы дыр, килмәделәр.
Гөлүсә Закирова: Безнең «Яңа исем» проектында катнашырга 60лап кеше теләген белдерде. Димәк, үзе өчен ниндидер яңа белем алырга теләүчеләр бар. Яшьләр белән «Исемсез кичә» үткәрдек. Рәмис әйтеп киткәнчә, «тусалар» кирәк була инде. Җанландырырга кирәк, алар белән эшләргә кирәк.
Фәнил Гыйләҗев: Безгә яшьләрдән әсәрләр өелеп килә, дип әйтә алмыйм. Без хәзер ел саен берәр темага бәйге игълан итә башладык бит инде. Анда бирелгән темага шигырьләр язарга дип, балалар өчен махсус номинация куя башладык. Килгән әсәрләрнең бер өлешен укытучылары әтмәлләп җибәрә, кайсыдыр әти-әнисе ярдәме белән языла, кайсындыр үзе язадыр. Дөресен генә әйткәндә, зәгыйфь формадагы әйберләр. Аларның бирелә алырдайларын сайтка биргәләп барабыз. «Яшьләрнеке» дип әйтеп «Казан утлары»нда бирерлекләре бигүк яшьләрнеке булмый.
Элек, Йолдыз Миңнуллинага охшатып язалар, дигән бер тенденция киткән иде. Лилия Гыйбадуллинага охшарга тырышып язучылар да бар. Алабуга кызы Гөлназ Галиевада Лилия иҗаты белән аваздашлык таптым. Алга таба Зөһрә Рамазанованы бирергә җыенабыз. Аңарда Эльмира Җәлилова тенденцияләрен күрәм.
Җәлилова кебек язарга теләүчеләр, дөресен генә әйткәндә, күп. Эльмира калыпларны бозып язса да, шигырь ясап яза. Кемнәрдер Эльмира Җәлилова кебек язарга тырышса да, шигырь булып чыкмый.
Кыскасы, безнең яшьтәге һәм бездән 7-8 яшькә яшьрәк буын бар. Аннан соң мәктәп бетереп килүчеләр юк дияргә була. Чөнки алар татарча укымый. Алар – русча укып, русча фикер йөртергә формалашкан балалар. Алга таба эшләр болай дәвам итсә, маңкорт әдәбияты киләчәк. Без күбрәк тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнәчәкбез – русча язып китергән татарларыбызны татар теленә аударып утыру белән шөгыльләнергә кайтып калачак.
Газинур Морат: Гәрчә «татарга тылмач кирәкми» дисәләр дә.
Нәҗибә Сафина: Син пәйгамбәр түгел...
Рузилә Мөхәммәтова: Яшьләр укый торган комикслар-график романнар жанры бар. Ул бездә бөтенләй кабул ителми. Комикс жанрын үстерергә кирәк...
Фәнил Гыйләҗев: Комикс бит инде ул...
Рузилә Мөхәммәтова: Ни кызганыч, ул – бүгенге көннең әдәбияты.
Илсөяр Иксанова: Без аны, жанр буларак, Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс нигезләмәсенә жанр итеп керттек. Быел да ул игълан ителәчәк.
Фәнил Гыйләҗев: Комикс – сценарик образлары күз алдында булган рәсем сәнгате жанры бит ул күбрәк. Аның әдәбиятка кагылышы шактый аз.
Рузилә Мөхәммәтова: Әдәбиятның киләчәге...
Илсөяр Иксанова: Бик кызганыч, алай булса. Ул әдәбиятның киләчәге була алмый, ләкин яшьләрне әдәбиятка якынайтуда адым була ала.
Газинур Морат: «Татмедиа» җитәкчелеге булганда әйтим әле. Әдәбият белән тәрбияләү балалар матбугатыннан башлана. Без «Ялкын» белән «Яшь ленинчы»ны һәрвакыт көтеп алдык. Кош тизәге җыеп алдынгы урын алучылар турында укырга дип түгел, язучыларның әсәрләре өчен көтеп ала идек. Мин моны 100 тапкыр кабатлаганмындыр инде. Баланы әдәбият белән тәрбияләп була. Әдәби әсәр белән тәрбияләп кенә аларны образлы фикерләргә өйрәтеп була. Шушы әйбер юкка чыкты.
Шамил Садыйков: Безнең «Татар китабы йорты»нда «Яңа исем» иҗат лабораториясе башлана. Бөтенебезгә яшьләрне тыңларга шунда барырга киңәш итәм. Яшьләрне тыңларга...
Яшьләр колагына:
Өйрәнү өчен:
Хәзерге вакытта «Идел» журналы карамагында «Яңа исем» иҗат лабораториясе бара.
Кариев театрында «Караш» инсценировкалар лабораториясе эшли.
Бик тырышсагыз, әҗере дә булырга мөмкин:
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан итте. Җиңүчеләргә бүләк фонды салымнарсыз 3 млн. 895 мең сум.
Яңа гына 10-17 яшьлекләр өчен «Глаголица» халыкара әдәби премиясенең 10нчы юбилей сезонына старт бирелде. Конкурсның җиңүчеләре һәм призёрларына кыйммәтле бүләкләр, әсәрләрен үзебезнең альманахта бастырып чыгару һәм Казанда үтәчәк әдәби сменада түләүсез катнашу мөмкинлеге биреләчәк.
Шушы арада Роберт Миңнуллин исемендәге балалар әдәбияты конкурсы игълан ителәчәк.
«Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналлары әдәби бәйгеләр игълан итеп тора.
«Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, нефтьчеләр һәм «Татнефть» турында иң яхшы хикәя һәм шигырьгә әдәби конкурс игълан иткән иде.
Татарстанда язучылар өчен күп төрле әдәби премияләр дә бар, дөрес, алары яшьләргә бик тими генә.
Кыскасы, язучы да гел бушка гына эшләми. Таланты һәм теләге булган кешегә бүләге дә була.
- Белешмә: Язучы, журналист Гөлүсә Закирова 1976 елда Апас районының Кече Болгаер авылында туган. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Архивлардан авыл тарихларын өйрәнеп, китап итеп бастырып чыгару эше белән дә шөгыльләнә. Алабуга районы Морт авылы, Әлки районы Карга авылы, Арча районы Шушмабаш авылы, Актаныш районы Куян авылы, Саба районы Икшермә тарихларын җыентык итеп туплады.