Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Разил Вәлиев: «Мин барысын да дөресен язармын. Ходай исәнлек бирсен!»

Камал театрында, аншлаг белән, Разил Вәлиевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Юбилей кичәсендә сәхнәгә чыгу хокукы кемнәргә бирелгән, ни өчен яз узасы кичә көзгә калган – хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Разил Вәлиев: «Мин барысын да дөресен язармын. Ходай исәнлек бирсен!»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның «Яшик әле!» дип аталган иҗат кичәсе тулы залда бер сулышта узды.

Театр ишегеннән кергәндә үк билет сорап торучылар бар иде. Залның бер өлешендә – 11 рәткә кадәр урыннарга чакыру билетлары таратылган, калганына сатылган икән. «Башкортстаннан туганнарым килгән иде, аларга билет сатып алдым», – диде кайтканда шагыйрә Нәҗибә Сафина. «Дөрес эшләгән билет сатып Разил абый, кеше билетны акча белән алгач, килми калмый. Ә бушка таратсаң – алуын ала, килмәскә дә мөмкин», – диде Камил Кәримов. Әйе, язучы, үзенең халыкта кадере барлыгын белү өчен, билет сатып иҗат кичәсе ясарга тиеш. Безнең күпме язучы болай эшли ала?! 

Иҗат кичәләре бер яктан юбилярны котлау булса, икенче яктан – татар зыялыларының бер очрашу-күрешү мөмкинлеге. Камал театрының фойесы кайнап тора. Фойеда шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылган. Разил абыйны «кулдан кулга йөртеп» диярлек котлыйлар да котлыйлар. Дуслары, туганнары, журналистлар... Котлаучыларның берсе – Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова чәчәкләрен һәм бүләкләрен фойеда гына тапшырды.

Гүзәл Сәгыйтова: «Кичә буласын алдан ук белгән һәм «барам» дип күңелгә беркетеп куйган идем. Минем аңа хөрмәтем чиксез. Ул – татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары ачылуга да, сакланып калуына да зур өлеш керткән кеше. Безнең яшьләр белән эш ягына килгәндә, «Калеб» берләшмәсе оешып кына килгән вакытта, кирәкле вакытта, кирәкле сүзләрен әйтә белде. Ул сүзләр безгә нык терәк булды. «Мәдәният дөньясында» тапшыруында 7 ел эшләп алдым бит инде. Нинди генә тема буенча сөйләшергә чакырсак та, ул, эфир вакытын тоеп, кыска гына итеп, тема буенча тәфсилләп сөйли белә иде. Шуңа безнең иң еш кунагыбыз булгандыр. Туфан абый белән дуслыгы өчен дә кадерле бер кеше инде. Сирәк кенә күрешсәк тә, ул минем өчен якты һәм җылы кешеләрнең берсе булып тора».

Хатыны Алия ханым белән Разил абый Вәлиев үзе дә зур кунаклар рәтенә – 7нче рәткә утырган иде. Биредә Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов, Ирада Әюпова, Нурия Хашимова һәм башкалар утыра.

Кичәнең сценариен шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова язган, режиссер Илдар Хәйруллин. Шигырь укырга Камал театры артистлары Фәнис Җиһанша, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Илнур Закиров, Ришат Әхмәдуллин, Тинчурин театрыннан Ирек Хафизов алынган. Сәхнәдә, кичәнең буеннан буена, «Казан нуры» оркестры һәм аның нурлы дирижеры Рәсим Ильясов иде.

Кичәдә сәхнәгә чыгып юбилярны котлау хокукы берничә кешегә генә – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы Рамил Муллинга, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага һәм халык шагыйре Рәдиф Гаташка гына бирелгән. Хәер тагын бер кешегә өлешчә хокук бирелгән иде – Алмаз Хәмзин, сәхнәгә чыгып, юбилярның үзе белән бергә җырлады.

Җырчылардан нигездә вокалы булганнары гына сайлап алынган иде. Аларга да сәхнәдә сөйләү хокукы бирелмәгән иде. Берсенә дә!

Сәхнәгә яшь буыннан Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин (Рафаэль Сәхәбиев җырлый торган «Сез кайсы халыктан, дисәләр...» җырын ул башкарды. – авт.), Алмаз Хөсәенов, Илнар Ялалов, Илүсә Хуҗина, Ильвина, Татьяна Ефремова һәм башкалар чыкты. Чулпан Йосыпова җырлады. Филүс Каһиров җырлады. Күптән күренмәгән Рамил Миндияр чыкты. Бала тапканнан соң беренче тапкыр Эльмира Кәлимуллина сәхнәгә чыкты. Венера Ганиева үзе җырлады. Түбән Камадан бию коллективы килгән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Ул әйткән сүзләрне еллар буе уйлап йөрисең»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Зал тулы, килгәнегез өчен рәхмәт, республикабызның бөек егетен, батыр депутатын, яхшы язучыны зурлыйсыз. Разил Вәлиев республика тормышында тирән эз калдырган язучылар һәм сәясәтчеләр арасында теле белән, үткерлеге белән аерылып тора. Ул әйткән сүзләрне еллар буе уйлап йөрисең. Без аның белән Югары Советта бик матур эшләдек. Суверенитет соралган вакытларда язучылар – Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фәүзия Бәйрәмова һәм башкалар безгә ныклы терәк булды. Алар Россиягә каршы чыкмады, республиканың мөмкинлеген арттыру нияте белән чыктылар, чыгышлары белән безгә этәргеч булдылар. Батырлык кирәк иде ул заманда, батырлык һәм турылык кирәк бүгенге көндә дә. Безнең Разил Вәлиев һәм башка депутатлар белән Мәскәүгә йөргән, барысын да уртага салып сөйләшкән, кайчакта аңлашып, кайчакта аңлашмыйча кайтып киткән чаклар истә. Разил Вәлиев – республикабызның бүгенгесенә һәм киләчәгенә, татар телен саклауга зур өлеш керткән шәхес. Рәхмәт сиңа!

Мин татар телен 45 яшьтә генә, үз алдыма шундый максат куеп өйрәндем. Ә минем сүз байлыгым юк иде. Разил, сиңа зур рәхмәт, мин синең шигырьләреңне көзге каршына басып кычкырып укый идем, чөнки миңа сүзне ишетергә кирәк иде. Шулай итеп, мине депутат язучылар татар теленә өйрәттеләр. Хәзер мин ана телендә сөйләшә алам.

Егетләребез бик булдыклы. Егетләребез сәламәт булсын! Ул тормыш юлы, эше белән безгә үрнәк булып торсын!»

Рәдиф Гаташ: «Ул яшьтән үк үзен ил агасы булырлык итеп әзерләде»

Рәдиф Гаташ: «Ташлык белән Шәңгәлчедә беркайчан да рухи-мәдәни ачлык булмаячак. Бер Ташлык авылыннан Разил Вәлиев белән бергә Алмаз Хәмзин да килеп чыккан. Башка шагыйрьләр дә бар иде аннан. Күрше Шәңгәлчедән безнең атаклы Рафаэль Сәхәбиев иде. Бүгенге көннең зур әдибе Зөлфәт Хәким. Шушы Зәй буйларының Таҗетдин Ялчыгол белән бәйләнеше бар. Ул шушы якларда укыткан һәм догасын, фатихасын биргән. Бу якларда Кол Гали туып үскән, дигән хәбәрләр бар. Разил Вәлиевның зәйдәше Батулла да шулай уйлыйдыр. Халкыбызның зур галиме Хатип Миңнегулов та шул яклардан. Бу – искиткеч матур яклар. Мин Ташлык якларын «оҗмах кебек җирләр» дип атар идем. Разил Вәлиев, бу якларны иманлы итәр өчен, яшь чагында ук мәчеткә манара куйдырды. Соңрак, депутат булгач, ил агасы булып әверелгәч, авылда мәктәп, мәдрәсә, мәчет ачтырып, елгаларны матурлап, чын татар авылы барлыкка китерүдә актив катнашты. Шагыйрь авылы шулай булырга тиеш!

Аның хатынына: «Оҗмах вәгъдә итмим сиңа, тәмугка да кертмәмен», – дигән сүзе тыйнаклыктан гына килә. Ул студент чагында да, соңрак та гаиләсен оҗмахта яшәтте.

Зәй буйларыннан килгән тагын бер егетне – Мөдәррис Әгъләмне искә алмасак, дөрес булмас, 1965 елны мәктәп тәмамлаган ике егет Казанны яулап алырга, шөһрәтле Парнас тауларына менәргә Казанга укырга килә. Алар ул тауларга менделәр. Икесе дә Татарстанның халык шагыйре булдылар. Разил, Зөлфәт, Зиннур Мансуров, Харрас Әюповлар белән Казанда чыныгу алганнан соң, Мәскәүгә укырга китте. Үзенә генә күңелсез булмасын өчен, мин фәкыйрегезне дә үзе белән алып китте. Бергәләшеп өйләндек – затлы нәсел белән туганлаштык (Разил Вәлиев белән Рәдиф Гаташ – баҗалар. – авт.). Алга таба да фикерләшеп, аның эшләренә хәерхак булып бергә яшәдек. Мин аның бөтен җирдә дә оҗмах тудырырга, халкына игелек эшләргә әзер икәнен күрдем. Ул яшьтән үк үзен ил агасы булырлык итеп әзерләде».

Ркаил Зәйдулла: «Күрәсең, шагыйрь сүзләренә Тәңре колак салучан була»

Ркаил Зәйдулла: «Разил абый, сиңа Язучылар союзыннан бүләк – шамаил, чыгып торма – тапшырырлар! Биштәрем җиңел булса да, күңелем сиңа ихтирам, рәхмәт хисләре белән тулы. Разил абыйның монда мәзәкләрен дә сөйләделәр инде, гади халык «телгә беткән» дип әйтер иде. Аның «тәртә очы» тимәгән язучы – чын язучы түгел. Миңа да кагылып киткән иде. Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсендә Опера театрында бик ярсып шигырь укыдым. Ул болай тәмамлана: «Нигә без һаман хокуксыз?! Нигә без һаман да ким?! Тукай Гаязга эндәшкән, мин соң кемгә эндәшим?!» Берничә көннән Разил Вәлиев белән очрашабыз, хәлләр сорашам. «Синекеннән әйбәтрәк», – ди. Мин моңа шикләнми идем, әлбәттә, аның хәле һәрвакыт минекеннән әйбәтрәк була торган иде, бигрәк тә – матди яктан. Ләкин инде йөзгә бәреп әйтер дип, һич башыма китермәдем: Разил абый андый кеше түгел – итагатьле кеше. «Нигә алай әйтәсең?» – дип сәерсенеп сорадым. «Минем эндәшер өчен син бар, ә синең беркемең дә юк бит. Кызганам»,–ди.

Разил Вәлиевның «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм» дигән программ шигыре бар. Бу шигырь – классика инде, ул 50 еллар элек язылган. Күрәсең, шагыйрь сүзләренә Тәңре колак салучан була. Муса Җәлилне генә искә төшерик, аның 13 яшендә язган «Бәхет» дигән шигыре бар. Анда «Мин кулыма кылыч алсам, яу кырында ятып калсам» дигән сүзләр бар. Ул ил өчен гомерен бирергә әзер булуын һәм аның бәхет дип санавын әйтә. «Соңгы җырым палач балтасына башым куйган килеш языла», – дигән соңгы юлларын искә алсак, димәк, ул үлгәнче мәсләгенә тугры кала. Разил абый да програм шигырендә дөньяны аз булса да яхшы якка үзгәртү фикерен куя һәм гомере буе шуңа тугры булып кала. Әлбәттә, бу шигырьдә бик күп мәгънә төсмерләре бар. Мин, бу шигырьне башкачарак күреп, иярү – нәзирә яздым.

«Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,

йә булмаса үзем үзгәрәм» –

Гомер язларында әйткән сүзнең

кайтавазы килде көзләрдә.

Алгысыдык дөнья үзгәртергә,

Разилләрдән күреп, безләр дә.

Үзгәрмичә, чал егетләр кебек,

килеп кердек менә көзләргә.

Ачылса да кайчак шигырь сере,

табылмады дөнья чыгыры.

Таңнар безне таныр кебек иде,

ә каршыга эңгер йөгерде.

Сары чәчен җилдә җилфердәтеп,

көз утыра менә тезләрдә.

Без һаман шул, үзгәрмәдек бугай,

дөнья гына, оятсыз, үзгәрә».

Рамил Муллин: «Биш чакырылыш депутат булуның файдасы бар инде – күпме эш эшләнде»

Рамил Муллин: «Барлык Түбән Кама халкы исеменнән сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Халыкта «шәхесләр туган якның тарихын бизи» дигән сүз бар. Разил Исмәгыйль улы – җирлегебезнең бер йолдызы. Ул – туган ягын, туган авылын, авылы кешеләрен яратучы шәхес. Түбән Кама җирлеге аның иҗатына зур эз салган. Без аның белән күптән таныш. Мин аның милләт җанлы булуына һәрвакыт сокланам. Аның туган авылына барсаң, ул – ачык музей, авыл музее. Биш чакырылыш депутат булуның файдасы бар инде аның: күп кенә клублар ремонтланды, китапханәләр баеды. Яшь буында иҗатка мәхәббәт салып, күп шәхесләрне тәрбияләгән кеше. Бу да – киләчәккә салган җимешләр. Киләчәк тормышыгызда милләтебезнең чәчәк атуын күреп яшәргә язсын».

«Татарстандагы бөтен җитәкчеләр дә безнең район башлыгы шикелле татарча сөйләшсә, татар теле мәңге яшәр»,– дип өстәп куйды Разил Вәлиев.

Сәхнәгә баян күтәреп Алмаз Хәмзин чыкты. Аның артыннан – Разил абый үзе.

Алмаз Хәмзин: Их, Разил кордаш, классташ, авылдаш...

Разил Вәлиев: ...партадаш.

Алмаз Хәмзин: Әйе, партадаш. 75 яшькә җитеп, икебез язган җырны Галиәсгар Камал театры сәхнәсеннән гөрләтеп җырларбыз, дип уйлаган идекме?

Разил Вәлиев: Син безнең 12-13 яшьләрдә Ташлык авылы клубына чыгып җырлаганыбызны хәтерлисеңме? «Яна йөрәк, яна йөрәк, ялкынлап яна йөрәк, янган йөрәкне басарга Әһли пожарник кирәк», – дип җырлаган идек. Ташлык авылында җырлаган ике егет Татарстаныбызның төп театры сәхнәсендә җырларга җыена.

Разил Вәлиев: «Юбилеем апрель аенда булырга тиеш иде, әгәр табиплар ярдәм итмәсә, сезнең каршыда басып та тора алмаган булыр идем»

Разил Вәлиев: «Бүген минем турында да, иҗат турында да, дөнья турында да матур сүзләр әйтелде. Аларны кабатламам, 80, 85, 90 яшемдә килсәгез, сөйләрмен. Язучыны беләсең килсә, әсәрләрен укы, диләр. Мин бүген сезгә өч шигыремне укыйм. Беренчесен 20 яшемдә Мәскәүдә Әдәбият институтында укыганда язган идем, гомер буе шушы шигыремә тугры булырга тырыштым (Разил Вәлиев «Шагыйрь» дип аталган шигырен укыды. «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм» дигән юллар шуннан алынган. – авт.).

Хыялларым шундый иде. Икенче шигырем 60 яшемдә Дәүләт Советында эшләгәндә язылган. («Түзсен генә йөрәк» дигән шигырен укыды. «Халык безгә терәк булган кебек, без халыкка терәк...» «Янсак яныйк, гомер буе барыйк ил арбасын тартып» дип тәмамлана. – авт.).

Монысы – 75 яшемдә укыла торган шигырь. («Хаклык эзләп, пакьлек эзләп җирдә, тирәнәйде маңгай сырларым...» дигән юллар бар. «Минем бәхет тик минеке булыр, туктамасын гына йөрәгем» дип тәмамлана. – авт.). Шушы өч шигыремә бөтен биографиям сыйган.

Мин сезнең каршыга рәхмәт әйтер өчен чыктым. Мин бу дөньяда күп яхшы кешеләрне күрдем. Биографиям шактый бай. Язучы ул – биография. Биографияң бай икән, димәк, иҗатың да бай була. Ходай сиңа күпме генә талант бирсә дә, биографияң бик шома икән, син беркайчан да халык күңеленә барып җитә торган яхшы әсәр яза алмыйсың. Ә мин дөньяда бик күп нәрсә күрдем – ачысын, төчесен дә. Мактаулар да ишеттем, гайбәтләр дә – алар барысы да кирәк.

Мин хәтта дошманнарыма да рәхмәт әйтәм. Минем дошманнарым юк та, өнәмәүчеләр бардыр. «Син шул кешене дошман күрәсеңме?» – дип сорыйлар. «Юк, дошман күрмим, каннарыбыз гына төрле группада», – дим. Дошманнарым юк, дусларым күп. Дусларны авылда да, Түбән Камада да, Дәүләт Советында да таптым. Мин бүген инде үткән тормышым турында уйламыйм, дөресрәге, уйламаска тырышам, чөнки ул үткән инде – мин аны үзгәртә дә, бернәрсә эшләтә дә алмыйм. Мин алга карап яшәргә тырышам. Киләчәктә нәрсә эшләрмен, нинди гамәлләр кылырмын – мине шул борчый. Нәрсә язармын, дип уйлыйм, ә язасы сюжетлар искиткеч күп.

Мин 30 ел депутат булдым, моңарчы бер язучының да анда ул кадәр әвәрә килгәне юк иде. Анда искиткеч кызыклы кешеләр бар икән, мин башта аптырап та калдым. Депутат итеп сайланып, аралашып йөри башлагач: «Болар арасында да юньле кешеләр бар икән бит!» – дим.

Сәясәттә мин Фәрит Мөхәммәтшиннан, Минтимер Шәймиевтан, Рөстәм Миңнехановтан бик күп нәрсә өйрәндем. Мин әле бу хакта язармын. Курыкмагыз, сүгеп язмам, мактап та язмам, дөресен язармын. Мин беркемгә дә үч саклап яшәмим. Мин һәммәгезгә дә бик рәхмәтле. Ходай сәламәтлек бирсен. Табиплар мине ике мәртәбә үлем тырнагыннан алып калды. Юбилеем апрель аенда булырга тиеш иде, әгәр табиплар ярдәм итмәсә, сезнең каршыда басып та тора алмаган булыр идем. Исән-сау булыгыз. «Исәнлек телим», – дисәң, Туфан Миңнуллин: «Мин генә исән булып кызык булмас», – дияр иде. Һәммәбез дә исән булыйк!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100