Равил Фәйзуллин музее ачылды: «Мәктәптә музейлар ачылсын, мәктәпләр музейга әйләнмәсен»
Балык Бистәсе районы Балтач авылында (Юлсубино) Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган мәктәбендә аңа багышланган музей салоны ачылды. Әлеге тантанадан хәбәрчебез репортажы.
Балтач авылына чистартылган юлдан җилдереп кенә килдек. Алдыбыздан җәяүле буран әкрен генә юлыбызны себереп тә барды әле. Авылга килеп җитәрәк хәтта ком сибелгән юлдан бару рәхәтен дә татыдык. Ком эзеннән барсак, шушы тантанага туп-туры килеп җитәрбез, мөгаен, авыл урамнары буйлап адашып йөрмәбез, дип фаразладык без һәм хаклы булдык – комлы юл мәктәпкә кадәр озатып куйды.
Ике катлы матур гына мәктәп. Ишегенә «Мәктәп 2003 елдан халык шагыйре Равил Фәйзуллин исемен йөртә» дип язып куелган. Димәк, Равил абый бу мәктәпнең «саклаучы фәрештәсе» – халык шагыйре исеме йөрткән мәктәп ябылмаячак. Ә инде республика җитәкчелегенең хәер-фатихасы һәм максатчан финанс ярдәме белән мәктәпнең беренче катында 55 квадрат метрдан артык мәйданда ачылган музей салоны мәктәпнең позицияләрен тагын да ныгыта.
Зур кунакларны бавырсак һәм чәкчәк тоткан милли киемле матур туташлар һәм гармунлы-баянлы түбәтәйле агайлар каршылады. Зур кунаклар дигәнем – ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков һәм газета-журналларның баш мөхәррирләре, Татарстан Язучылар берлеге, республиканың иҗади интеллигенциясе вәкилләре. Ә хуҗалар – Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов үзе һәм район хакимияте вәкилләре һәм, әлбәттә, мәктәп коллективы.
Музейда Равил Фәйзуллинның шәхси әйберләре, китаплары, фотосурәтләре, төрле документлар тәкъдим ителгән. Түрдә – язучының эш өстәле һәм урындыгы, өстәлдә басма машинасы. Киштәләрдә – шәхси китаплары.
Экспонатлар арасында Равил Фәйзуллинның мәктәп укучысы булган вакыттагы көндәлеге, Фәйзуллиннарның шәҗәрәсе игътибарга лаек. Музейда гадәти булмаган стенд-китап бар: ул әйләндереп була торган каты битләрдән төзелгән. Тәрәзәгә шагыйрьнең шигырьләре язылган махсус жалюзи эленгән.
Пәрдә-жалюзида шагыйрьнең 1958 елда язылган (15 яшендә!) «Вакыт» шигыре: «...башкалар бәхете өчен сарыф ителгән вакыт».
Алданрак килүчеләр, рәсми кунаклар кергәнче, стендларны карап чыктык.
Бер стенд җитешми: «Мине яратканнар һәм мин яратканнар» дип аталырга мөмкин иде ул, – дим, яңа гына халык шагыйре исемен алган Газинур Моратка.
Ул стендка иртә. Әле процесс дәвам итә, – диде шагыйрь гади генә.
Менә шартын китереп кунаклар каршы алынды. Алар музейга үтте. Экскурсовод ханым экспозиция белән таныштыра. Кунакларның игътибарын «Сигез айлык Равил төшкән» 1944 елгы уникаль фотога юнәлтә.
«Сугыш елларында төшергәннәрмени?» – дип ачыклык кертеп сорый Марат Готович. «Ул чакларда Степан Чиколкин дигән легендар фотограф булган. Лаеш районында Масловкада яшәгән. Ул авылларга йөреп, кешеләрне фотога төшергән», – ди экскурсовод вазифасын өстенә алган Фәридә Мортазина.
«Әти фронтта яраланып кайтып, 7 ай чамасы дәвалана. Пуля бер урыннан кереп, икенче урыннан чыккан, нечкә җиргә эләкмәгән. Шул сәбәп белән 1943 елда мин туганмын. Ул вакытта да тормыш дәвам иткән», – дип аңлата Равил Фәйзуллин һәм дәвам итә: «Менә бу фотода – без укыган агач мәктәп. Анда 300 бала укыдык. Бу – бер авылдан гына».
«Ничә буынны ача алдыгыз?» – дип сорый Марат Готович. «Газиз – тугызынчы буын», – дип җавап бирә Фәридә ханым.
«Равил Фәйзуллин 2нче класста укыганда ук үз алдына «мин шагыйрь булам» дигән максат куя. 1959 елда шигырьләрен «Яшь ленинчы»га җибәрә, Шәүкәт Галиевтан «Энем, булдырасың!» дигән хат килә», – дип дәвам итә экскурсовод.
Алдагы стендта – Әхсән Фәсхетдинов хатлары.
Марат Әхмәтов: Нинди хатлар ул?
Равил Фәйзуллин: Аның миңа язган хатлары.
Марат Әхмәтов: Сезнең «җеннәр» килешә идеме?
Равил Фәйзуллин: Монда иҗатлар берләшү.
Марат Әхмәтов: Ул – сынчы, сез – шагыйрь, иҗат төрләре төрле бит.
Равил Фәйзуллин: Ул вакытта иҗат кешеләре – язучылар, композиторлар, рәссамнар аралаша иде.
Марат Әхмәтов: Ә нәрсә ул хатларда?
Равил Фәйзуллин: Аны укырга кирәк. Әхсән – ул философ. Мин шакката идем аларны укып.
Марат Әхмәтов: Миңа Равил Фәйзуллин турында язып бирелгән белешмәдә аның үзен дә «фәлсәфәче шагыйрь» диелгән.
«Кеше әзрәк «ычкынмаган» булса, шигырьләр язалмый», – дип сүзгә кушыла кунакларның берсе.
Марат Әхмәтов: Сиңа баш редактор булып эшләгән еллар иҗатка комачаулык итмәдеме?
Равил Фәйзуллин: Комачаулык иткәндер. Вакытны күп ала...
Марат Әхмәтов: Ул чорда син актив яздыңмы?
Равил Фәйзуллин: Актив яздым, дип әйтмәс идем. Ләкин алар да файдалы еллар булды.
Марат Әхмәтов: Балык Бистәсендә талантлар күп, дибез. Каян шулай килеп чыккан ул бу тирәдә? Аларның берсе артыннан икенчесенең бер-берсенә охшарга тырышып үсүеме?
Равил Фәйзуллин: Анысы да бардыр. Монда милли хис тә көчлерәк. Чөнки 1552 елда Казан егылгач та... монда Котлы Бөкәш янында Чаллы дигән җир бар, Калатау... алар 25 ел көрәшәләр, бирешмиләр.
«Болар бит – борынгы нигездә утырган халык, – дип кушыла Җәлил хәзрәт. – Казан халкы куылган, каядыр күчкән. Болар үз нигезләрендә. Боларны күчермәгәннәр, алар чын бабайлар нигезендә».
Марат Әхмәтов чираттагы соравын Равил Шәрәфиевка бирә:
Марат Әхмәтов: Ә сине театр сәнгатенә нәрсә алып килде?
Равил Шәрәфиев: Мин – сугыш елы баласы. Сугыш беткәннән соң «ренессанс» дигән нәрсә башланды. Сугыштан исән кайтканнар белән үзешчән сәнгать көчәйде. Миңа иҗат итү хисе салынганда, спектакль-концертлар тартты. Театрдан башка үзем кызыгырлык башка иҗат күрмәдем. Барысы да үзешчән сәнгатьтән башланды.
Марат Әхмәтов: Хәзер тормыш кыйммәтләре үзгәрде. Халык дөнья куа. Тормыш ихтыяҗы. Ул вакытта халык сәнгатькә мөкиббән китеп карый иде.
Равил Шәрәфиев: Ике ел элек безнең районда үзешчән театрлар фестивалендә катнаштым. Анда шулкадәр әйбәт спектакль күрсәттеләр. Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ен шундый шәп уйнадылар, безнең театрдан ким түгел. «Казанда уйнагыз, республикада күрсәтегез», – дим. Җитәкчесе: «Минем анда сыер савучылар», – ди. Шуны Казанга алып килеп халыкны шаккаттыра алмадык. (Әйе, Равил абый үз «репертуарында» – җае чыкканда кеше өчен сүзен әйтеп, ярдәм итеп калырга тырыша. – авт.)
Марат Әхмәтов: Райондагы үзешчән театрлар телне саклау өчен бик булыша инде. Анда – чын әдәби, матур татар теле. Безнең республика күләмендә андый бәйге бармы?
«Идел-йорт» бар, дип мәгълүмат бирергә ашыга тирәдәгеләр.
Марат Әхмәтов: Көчле бәйгеме? Әллә кызыксындыру җитмиме?
Фәридә Мортазина: Анда декорация, реквизитлар проблемасы да бар халык театрларының. Уйнавын әйбәт уйныйлар...
Марат Әхмәтов: Безнең «Йолдызлык, «Безнең заман» фестивальләре бар. Шулар дәрәҗәсендә республика бәйгесе кирәк. Зур гына кызыксындыру чаралары белән. Сәхнә декорацияләре ясау мөмкинлекләре белән...
«Марат Готович, без үзебез районда Равил Шәрәфиев исемендәге фестиваль оештырдык. 3 ел үткәрдек. Безнең аны республика күләмендәге фестиваль итеп үткәрү планы бар. Финанс яктан ярдәм булса, без аны республика күләмендә оештырырга әзер», – дип кушыла район вәкиле булган ханым.
Марат Әхмәтов: Без аны «Равил Шәрәфиев исемендәге республика күләмендәге бәйге» дия алмыйбыз. Чөнки аның иптәшләре, нигә минем исемдәге түгел, дип үпкәләргә мөмкиннәр.
«Безнең район өчен – Равил Шәрәфиев...» – дип дәвам итә ханым.
Марат Әхмәтов: Ә сез аны район кысаларында эшли аласыз.
«Үстереп җибәрергә була, дип әйтәм», – дип сүзен куәтли ханым.
Марат Әхмәтов: Хәлим абый исән булса, нишләп минем исем түгел, дияргә мөмкин иде...
Экскурсовод дәвам итә: Әгәр без көн саен 2 бит кенә китап укысак та, шигырьләрне ятлап үзебезчә сөйләсәк, безгә бернинди Паркинсон да, Альцгеймер да килмәячәк. Без дөньядан матурлык күреп яшәячәкбез. Китаплар укыгыз! Спектакльләр карагыз! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Белешмә: Музей салонын оештыру эшен Татарстан Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров йөкләмәсе буенча, Татарстан Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды финанслаган һәм кураторлык иткән. Салон оештыру эшен башыннан ахырына кадәр Фонд җитәкчесе Нурия Хашимова башкарган. Нурия ханым – Балык Бистәсе якташлык җәмгыяте рәисе дә. Музей төзү эше архитектор Светлана Алаева һәм Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина командасы тырышлыгы белән тормышка ашырылган.
Кунаклар кичәнең рәсми өлешенә – түргәрәк күчте. Равил Фәйзуллинны хөрмәтләп, инде музейга күчкән эш өстәле артына утырттылар.
Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов: «Балык Бистәсеннән бик күп язучылар чыккан. Аның иң хөрмәтлеләреннән берсе – Равил абый. Исән-сау булып, шушы музей-салонда очрашулар оештырып, озын гомер яшәгез. Нурия ханым Хашимова бу музейны күрсәткәч, миң шаккаттым. Мондый дәрәҗәдәге музей күргәнем юк иде әле. Бигрәк тә – авылда. Бигрәк тә – мәктәптә. Моннан соң безгә тагын да тырышырга инде».
ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова: «Хәерле көн, якташларым! Барыгызга да килүегез өчен рәхмәт! Без мондый эшләрне күп еллар дәвамында башкарып киләбез. Фондка быел 30 ел. Шәхесләребезне барлау һәм аларның иҗатын буыннардан буыннарга тапшыру белән шөгыльләнәбез. Бүген хөрмәтле шагыйребез Равил Фәйзуллинның музей салонына җыелдык. Ул зәвыклы һәм матур килеп чыкты. Биредә Равил Фәйзуллин белән бергә Балык Бистәсеннән чыккан иҗат кешеләре турында күп мәгълүмат бар. Балык Бистәсе – әдәбият һәм сәнгатькә кагылышлы шәхесләрне иң күп биргән райондыр, бәлки.
Зур шәхесләр, бигрәк тә халык шагыйре белән эшләү – җиңел эш түгел. Ул бик таләпчән. Равил абыйның күбрәк әйбер куясы килә. Музейның үз кагыйдәләре бар. Без кайчакта йомшак кына, дусларча гына ачуланышып та ала идек, дуслашып та китәбез. Равил абыйның шигырьләрен укысагыз гына аны аңларсыз».
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов: «Беренчедән, бу – бик матур үрнәк һәм киләчәктә дәвамлы булуын тели торган үрнәк. Безнең мондый хөрмәткә лаек һәм тарихка керерлек шәхесләребез бик күп. Бу тәҗрибәне республика күләмендә таратырга тырышырга кирәк. Рәхмәт республикага шундый үрнәк күрсәткән өчен. Мәдәнияткә ярдәм итү фонды матур эшләр башкара, алга таба безнең комиссия белән бергә эшләр, дип уйлыйм.
Равил абый мәсьәләсенә килгәндә, мин аның иҗаты белән таныш түгел. Мин аның бер генә шигырен беләм, гәрчә музей белән таныштыручы апабыз: «Язган китаплары бер «КамАЗ» булыр иде», – дисә дә. Безнең бер уртаклыгыбыз бар – Равил абый биредәге Балтач авылында туган, ә мин – Балтач районында. Миңа бу очрашуга килер алдыннан бик зур белешмә әзерләгәннәр иде. Кызыклы фактларга игътибар иттем. Беренче шигырен 3нче сыйныфта язган. Класста староста булып саналган, әмма тәртип саклый алмаган – класс җитәкчесе характеристика язганда «класстагы тәртипне үз агымына куйды» дигән. Ул Тукай бүләген иң яшьли – 33 яшендә алган язучы. «Шигъри фәлсәфәче» дигәннәр. Аны «мәхәббәттә бик тирән йөзгән» дип әйтәләр. Мин аның бер шигырен беләм, дидем бит әле, тирән йөзмәсә, андый шигырь язып булмас иде. «Яратып китеп кара» дип атала ул шигырь. Аның икенче куплеты бигрәк тә көчле:
«Хәлемне сорама, теләсәң, –
Син үзең мин булып кара.
Иреннәр пышылдавына
Кешеләр карап кала...
Үз-үзенә сөйләнә,
Исәр, ахры, бичара».
Мәхәббәттән башы әйләнгән вакыты булгандыр...
Шөгыльләре – каен суы җыярга ярата, дигәннәр. Каен суы белән иҗатташларын, күршеләрен сыйларга ярата һәм, сыйлаганда, аның белән генә туктамыйлар, диелгән. Чүп-чар җыярга ярата, дигәннәр. Гогольнең «Мертвые души» әсәрендәге Плюшкин дип әйтмим инде, иҗат шөгыле булмаса, һичшиксез, архивариус булган булыр иде, дим.
Беркөнне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковтан сораштым. «Ул бит – безнең татарның Мостае, татарның Маяковские. Иң мөһиме – телебез сакчысы», – диде».
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Исән чагыңда үз музееңны төзерлек итеп яшәү – юкка яшәү түгелдер. Бик зур рәхмәт сезгә. Әмма күңелне борчыган бер әйбер бар. Мондый матур көнне аны әйтергә ярыймы икән? Җәмәгать, мәктәпләребез музейга әйләнмәсен иде. Шул мәктәптә укыган шәхесләрнең бүлмәләре булсын иде... әмма кайбер җирләрдә мәктәп музейга әйләнеп бара.
Равил абый «300 бала укыдык» дип әйтте. Бүген монда 25 бала укый. Беренче класста – 1, икенчедә – 1, өченчедә – 1 бала... Болай барса, бу авылдан киләчәктә Равил Фәйзуллин чыгар, дип әйтә алабызмы? Шундый шәхесләребез бар, дип горурлану хисе кичергәндә, алмашка кемнәр киләчәген дә фикерләшсәк иде. Бу авыл зур юлдан ерак түгел, яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар, нишләп кеше авылда калмый?! Мин үзем һәр намаз саен «авылда яшьләр калсын иде» дип дога кылам. Безнең киләчәк тә булырга тиеш.
Рәхмәт сезгә, Равил абый. Мин сезгә сокланам. Картайгач хезмәтеңне күрсәләр дә күңелле. Нурия Миңнеәхмәтовна, сезгә дә зур рәхмәт – Равил абыйны бәяләп хезмәтен күрдегез, сездән акча алу бик җиңел түгел. Равил абыйга хәерле гомер бирсен!».
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Равил абый, һәр эшкә тотынганда, сез борчылып тотынасыз. Мондый музей ачылу – ул зур хөрмәт. Андый хөрмәт язучыларга җитешми ул. Марат Готович «үрнәк» дип әйтте бит. Ул – безнең яшәешне язган кешеләргә хөрмәт бар икән, дигән үрнәк тә. Ул яшьләрне әдәбиятка килергә өндәп торыр иде. Барыгызга да зур рәхмәт! Бу – бик зур эш! Бу бит – авылның рухын күтәрә торган чара».
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров: «Кадерле милләттәшләр! Равил Фәйзуллин – әдәбиятка ишекне тибеп кенә кергән каләм әһеле. Ул поэзиябезне кырмыска оясын таягы белән бутаган кебек үзгәртеп бетерде. Шигъриятебезнең формасы, юнәлешләре, рухы үзгәрде. Ул үзенең буынын җитәкләде. Ул җитәкләгән буын затлы буын булып тарихка кереп калачак. Ул үз артыннан яшьләрне ияртте. Мин үземне дә аның бер мөрите итеп саныйм.
Равил Фәйзуллинның каен суы җыюын әйттеләр. Ул каеннарның күбесе авып бетте инде. Ничә еллар ул «Фәйзуллин йөзүләре»н оештыра. Быел ул, Аллабирса, Татарский пролив – Татар бугазына барып йөзәргә уйлый. Нияте барып чыксын! Менә шундый шәхес ул! Ул шушы музее белән сокландыра да, шаккатыра да. Бу гамәлне халкыбыз горурланып кабул итсен!»
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов: «Равил агайга хөрмәтебезне белдерергә дип, башкорт язучылары исеменнән килдем. Равил агай – татар әдәбиятында гына түгел, киңрәк планда үз урынын тапкын олы шәхес. Бүгенге көндә аңа музей ачылу – бик тә табигый, шулай булырга тиештер. Башкортстанда Равил аганы хөрмәт иткән язучылар күп, хәтта сезнең иҗатыгыз буенча кандидатлык диссертациясе язучылар да бар бит инде бездә. Сез безнең халык шагыйре Равил Бикбаев белән озак еллар дус булдыгыз – ике Равил идегез.
Без былтыр сезнең белән Агыйдел елгасы буйлап агарга вәгъдә итешкән идек. «Фәйзуллин йөзүләре»нең географиясе шулай киңәйтергә булган идек. Без аны быел тормышка ашырырга тиешбез».
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Монда шәп сөйләделәр, мин сөйлисе сүзне әйттеләр. Миннән журналистлар: «Үзе исән чакта музей булдыруга ничек карыйсыз?» – дип сорадылар. «Бик әйбәт карыйм», – дидем. Шагыйрь ул – хөкүмәт кешесе, сәясәтче түгел, аның иҗаты кешегә билгеле, үзе барда музей ачылу – бик дөрес. Равилнең шигърияттә өйрәнчек чоры булмады. Аның иҗатын бөтенесе кабул итте. Мин аңа озын бәрәкәтле гомер телим».
Авыл хуҗалыгы профессоры Фарис Мусин: «Мин дә Балык Бистәсе кешесе. Балтач авылын әйләндереп алган урманнар – безнең урманнар. Бу урманнарның Равил абый иҗатында роле әйтеп бетергесез. Без – Күки урманнарыннан башланган Чошы елгасында су коенып үскән егетләр.
Һәр мәктәпнең горурлыгы – аның укучылары. Байлыгы – укытучылар. Минем әнием – укытучы, һәм ул Равил абый белән гомере буе горурланды.
Казан шәһәрендә Горький паркы бар, Чехов скверы бар, ә татар язучыларына сквер да юк, парк та юк. Без мәктәп территориясенә Аграр университетның Урман һәм экология факультеты студентлары белән кайттык, эскизларын ясадык – без монда Равил Фәйзуллин исемендәге сквер ачарга телибез. Беренче агачны Равил абый утыртырга тиеш. Ул гади агач түгел, үзенең имәнен утыртырга тиеш».
Равил Фәйзуллин: «Мин бүген бик бәхетле. Өченче класста укыганда язылган беренче кулъязма китабым монда тора. Мин аңа үз биографиямне яздым. «Мин шагыйрь булырга телим», – дип язганмын. Шул вакыттан хыялый булганмын. «Үзең язган китабыңны тотып кайтсаң иде туган ягыңа», – дип язганмын. Аллага шөкер, язмышыма рәхмәт – сабый вакытындагы хыялым тормышка ашты. Киләчәк тормышыңны ничек иртәрәк ачыклыйсың икән – үзеңне рухи яктан шулкадәр бәхетлерәк хис итәсең һәм җәмгыятькә дә файдалы буласың.
Музейга килгәндә, музей бит инде ул гадәттә мәрхүмнәргә ачыла, шуңа «музей» сүзеннән әзрәк куркып, без аны «музей салоны» дип атадык. Бу – кечкенә генә булса да зал. Ул үле булмасын иде. Җанлы булсын иде! Бирегә фикердәшләр җыелып, рухи байлыгыбыз, киләчәгебез, әдәбиятыбыз турында сөйләшүләр булсын иде. Шулай булыр дип ышанам. Бәлки, туристларны да кертеп чыгарырга мөмкиндер.
Районнарда музейлар бар: Аксубай районында – Хәсән Туфан музее, Арчада Мөхәммәт Мәһдиев музее эшли. Мәктәптә туган телнең авыр хәлдә икәнлеген беләбез. Авыр вакытларда кечкенә генә мәктәп музейлары да безне саклауның бер урыны, мәгърифәт учагы булсын иде. Мин шуны телим.
Үз җиреңдә танылу алу һәм зур шәхесләрнең сиңа бәя бирүе, әлбәттә, уен эш түгел. Без бу дөньяга килгәч, эз калдырырга тиеш. Бәхетемнең шаһитлары булган өчен сезгә рәхмәт! Бу дөньяда кешенең иң кадерле әйбере – саулыгы, икенчедән – вакыты.
Бүгенге тантанада дәүләт җитәкчеләре, «Татмедиа» җитәкчеләре, хезмәттәшләрем килгән. Телевидение биредә – ул идеология һәм тәрбиянең төп үзәкләренең берсе. «Татмедиа» – зур оешма. Айдар Сәлимгәрәев – безнең министрыбыз ул. Бик рәхмәтлемен. Бу – берләшү түгелмени?! Мин моны берләшүнең бер формасы дип исәплим. Без яшәргә тиеш!»
Музей экспонатына әверелгән өстәле янында басып торган халык шагыйре – кадерле Равил абыебыз сүзен тәмамлады. Равил Фәйзуллинның шатлыгын уртаклашырга килгән кунакларны Балык Бистәсенең кунакчыл хуҗалары чәй табынына чакырды...
ххх
Әйе, бүген музейның беренче кунаклары – Равил Фәйзуллин аны чыгышында да әйтте – шагыйрьнең хезмәттәшләре, каләмдәшләре иде. Барысы да таныш йөзләр, барысы кадерле кешеләр – газета-журнал җитәкчеләре, каләм ияләре... Ә миңа мәктәптә бала тавышы җитмәде. Бу мәктәптә укучы 25 бала юк иде музейда, ак яулыклы авыл әбиләре, авыл картлары – Шагыйрьнең яшьтәшләре дә күренмәде. Әлбәттә, зал зур түгел, анда бөтен кеше сыймый. Ачылу тантанасына оештыручылар Равил Фәйзуллинның хезмәттәшләрен чакыруны хуп күргән.
Балаларның күренмәве, алардан Равил Фәйзуллин шигырьләрен сөйләтмәү ниндидер пессимистик уйлар да тудырды булса кирәк. Бер журналист – коллегам Мөршидә Җиһаншина хәтта соравын: «Бу мәктәптә 25 бала гына укый һәм алар артмаячак – анысы безгә билгеле», – дип башлады. Мәктәп җитәкчелеге, әлбәттә, андый пессимистик уйда түгел. Баласыз класс юк һәм мәктәпкә керәчәк балалар әле бар, ди алар.
Ә инде ул 25 бала һәм тагын керәчәкләрдән Фәйзуллиннар чыгармы – монысы инде Равил ага Фәйзуллинның һәм аның күренекле якташларының да җаваплылыгында. Музейның музей гына түгел, салон булуы – шуңа ишарә.
Бик ышанам – Равил Фәйзуллин бу музей салонында авылдашлары белән дә очрашыр, бер очрашуда кордашлары белән хатирәләрне яңартса, икенчесендә шушы мәктәпнең 25 укучысы белән шигърият, әдәбият турында сөйләшер, ә бәлки, эксклюзив татар теле дәресен дә үткәрер. Хәер, нигә 25 кенә, районның башка мәктәпләреннән дә килерләр. Яңа Фәйзуллиннар аксакал Фәйзуллин белән бергә шушы музей салоннарында формалашыр.
- Равил Фәйзуллин – РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты, «Казан утлары» журналының элеккеге баш мөхәррире. Шулай ук ул – татар һәм рус телләрендә басылып чыккан 40тан артык китап авторы, аның әсәрләре башка телләрдә дә басылган. Шигырьләре музыкаль һәм шигъри, аның сүзләренә иҗат ителгән «Аккошлар», «Иясез шатлык» һәм башка бик күп җырлар чын мәгънәсендә халык күңелен яулаган.