Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру кичәсендә: «Исемен байрак итеп күтәрсәң дә горурлык»

news_top_970_100
Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру кичәсендә: «Исемен байрак итеп күтәрсәң дә горурлык»
Рузилә Мөхәммәтова

Быел «Татнефть» һәм Татарстан Язучылар берлеге бергәләп гамәлгә куйган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия беренче тапкыр Казанда тапшырылды. Милли китапханәдә 19 октябрь Саҗидә Сөләйманова һәм татар шигърияте көне иде кебек. Кичәнең залга кадәрге өлешендә шагыйрьләрнең «Ирекле микрофон»ы гына ни тора! Уңга карасаң да шагыйрь, сулга карасаң да шагыйрь – шундый күңелле көн булды. Рәфкать Шаһиев җитәкчелегендәге Әлмәт шагыйрьләре десанты да, Факил Сафин җитәкчелегендә Чаллы шагыйрьләре десанты да килгән.

Ел саен Әлмәт театры артистлары куйган шигъри-музыкаль композиция быел Кариев театры артистлары тарафыннан башкарылды. Энҗе Яруллина, Алсу Шакирова, Гөлназ Галимуллина, Эльдар Гатауллин, Илназ Хәбибуллин Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен укыдылар да укыдылар – шигырь ташкын булып ургылды. Казанлылар яңгыраткан Саҗидә апа белән Әлмәтләрнеке аерыла икән. Казан артистлары Әлмәтләрчә укымады – алар күзаллаган Саҗидә Сөләйманова кискенрәк, кыюрак диимме? Ә Әлмәт артистлары укыганда, күңелне иркәләп җай гына агыла иде кебек. Хореограф Алина Мостаева куйган бию композициясендә Саҗидә Сөләйманованың күкчәчәге гәүдәләнде: «Син якты булсаң, киләчәк, өстемдә үсәр күкчәчәк...»

Кичәнең режиссеры – Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев, сценарий авторы – Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева. Традицион алып баручылар – Татарстанның атказанган артистлары Мәдинә Гайнуллина белән Динар Хөснетдинов.

Инде рәсми өлешенә күчик. Лауреатларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, «Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Рухият» программасы җитәкчесе Флера Шәйхетдинова сәламләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов: «Миңа сезнең белән уртак телдә сөйләшү җиңел түгел. Мин – иҗат дөньясында йөзеп түгел, икмәк үстереп яшәгән кеше. Әмма мондый матур шигърияткә гашыйк булмый мөмкин түгел. Без «Галиҗанәп шагыйрь» циклыннан әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә башлагач, аны Саҗидә Сөләйманова иҗаты белән башлап җибәргән идек. Кичә барышында зал тоташ елап утырды. Чөнки аның шигыренең һәр юлында – һәркем күңеле аша үтә торган вакыйгалар. Ул шигырьләр тыңлаучыны шулкадәр әсир итә, аны тикмәгә генә татарның Анна Ахматовасы дип әйтмәгәннәрдер инде. Шул вакыт зал Саҗидә Сөләйманованың исән вакытында Тукай премиясе иясе була алмавына бик үкенеп таралган иде. Үкенечле, әлбәттә.

Егетләребез-кызларыбыз аның шигырь юлларын җиткергән вакытта, үз-үзеңә сорау бирәсең: «Ничек Тукай бүләген ала алмый китте икән?» – дисең. Сәбәпләре булгандыр.

Икенче фикерем «Татнефть» җәмгыятенең никадәр игелекле проектларны гамәлгә куюы турында. «Рухият» фонды үзе генә дә – никадәр социаль проектлар авторы. «Татнефть» ярдәме белән бик күп милли мәктәпләребезне җиһазландыру чаралары күрәбез.

Быел бу премияне Казанда тапшыру – башкалабыз өчен дә зур үрнәк. «Рухият» фонды кебек фондларны булдырырдай җитәкчеләребез кирәк. Халкыбызның киләчәген без милли рухыбызны баета барып кына саклый алабыз. Бу эшләребез дәвамлы булсын!»

«Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, «Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев: «Сезне нефтьчеләр исеменнән сәламлим. Биредә бик матур кичә бара. Илфак Мирзаевич, хәтерлисеңме, бергә башлаган идек премияне. Илфак Ибраһимов Язучылар берлеген җитәкли иде ул вакытта. Хәзер бу премия бик дәрәҗәле, лаеклы премиягә әверелде. Аның кыйммәте елдан-ел арта бара.

Әлеге кичәне оештырган Әлмәт театрына зур рәхмәтләребез чиксез. Без ел саен яхшырак эшләргә җыенабыз. Быел инде Казанга җиттек. Алга таба ничек яхшыртырга дип уйлаячакбыз».

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Без 16 ел дәвамында, Әлмәткә кайчан чакырырлар, дип атлыгып тора идек. Быел үзләре килергә булдылар һәм залга кергәнче үк безне кунак итә башладылар.

Әлеге премияне гамәлгә кую идеясе белән чыккан, ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимовка, әлеге тәкъдимне күтәреп алган «Татнефть»кә һәм «Рухият» фондына зур рәхмәт. Башланганда, бу премия шундый масштаб алыр дип уйламаган да идек. Безнең олы шагыйрәнең исемен шулай мәңгеләштерә башлау фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килгәндер. Булмаганны күтәреп булмый, Саҗидә апаның шигырьләре – татар исән чагында татар күңелендә мәңге яши торган шигырьләр. Андый кешенең исемен байрак итеп күтәрсәң дә горурлык.

Саҗидә Сөләйманова заманында Тукай премиясен ала алмыйча китеп барган, кызганыч, әлбәттә. Ул вакытсызрак китте. Хәзер, еллар үткәч, ул Тукай премиясе лауреаты булганмы, Җәлил премиясе лауреаты булганмы – ул үзе Саҗидә Сөләйманова. Шагыйрь ниндидер бер ноктага җиткәч, аның турында премияләре түгел, исеме сөйләргә тиеш».

Сәхнәгә лаеклы бүләкләрен алырга иҗатчылар чыкты. Быелгы премия шагыйрә һәм тәрҗемәче Алия Кәримовага, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәраповага һәм Әлмәт шагыйрәсе Минзифа Әхмәтшинага тапшырылды (һәркайсы 150 мең сум).

С.Сөләйманова исемендәге әдәбия премия кысаларында кызыксындыру бүләге Буада яшәүче шагыйрә Гөлнур Айзатулловага, Нурлатта яшәүче язучы Илдус Диндаровка, Казанда яшәүче шагыйрә Ольга Овчинниковага тапшырылды (һәркайсы 75 мең сум).

Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия иҗатта үзләрен күрсәткән 10 студентка да бирелә. Бер тапкыр бирелә торган стипендиянең суммасы 60ар мең сумны тәшкил итә. Быел бу стипендия А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (Мәскәү) сәнгатьчә тәрҗемә кафедрасына караган махсус бүлектә белем алучы Теләче авылы кызы Руфия Мортазина һәм Теләче районы Үзәк авылы егете Илмир Газизовка да тапшырылды.

«Татар телендә язу һәм татар әдәбиятын үстерү – безнең уртак максатыбыз. Бу премия иҗат белән шөгыльләнгән яшьләргә зур этәргеч бирә, дип саныйм», – диде Илмир Газизов, барысы исеменнән дә рәхмәт сүзләрен әйтеп.

Әлеге стипендиягә шулай ук КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыннан Алинә Закирова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан Ландыш Гобәйдуллина, Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Дарина Мороз һәм Екатерина Мершина, Түбән Кама педагогия көллиятеннән Виктория Обручникова, Әлмәт политехникумыннан Полина Валова, Әлмәт медицина көллиятеннән Алинә Гыймадиева һәм Чаллы дәүләт педагогия университетыннан Полина Яковлева лаек булды. Аларның һәммәсенә сертификатлар тапшырылды.

«Әни, гомеренең соңгы 4 елы калганда, бик әһәмиятле сүзләр язган: «Без яшәдек һәм яшәрбез, яңгыратып елларны. Яңа яшьләрдә яшәрә безнең яшьлек җырлары». Бу аның: «Безнең җырларыбыз яңа буыннар белән яңарганда, без исән», – диюе. Биредә аны хәтерләгән кешеләр һәм аның дәвамчылары утыра – димәк, аның җыры исән», – диде Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов яшь иҗатчыларны котлап.

«Без бүген бу кичәгә йөрәгебезне салырга тырыштык. Рәхмәт сезгә», – дип кичәне төгәлләде «Рухият» программасы җитәкчесе Флера Шәйхетдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100