Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Клара Миңнуллина: «Роберт кичәләрне үзе өчен түгел, кешеләргә бәйрәм итеп уздыра иде»

news_top_970_100
Клара Миңнуллина: «Роберт кичәләрне үзе өчен түгел, кешеләргә бәйрәм итеп уздыра иде»
фото: Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исән булса, быел аңа 75 яшь тулган булыр иде. Шагыйрьнең 75 еллыгы уңаеннан Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Үзеннән башка үткәрелгән беренче юбилей кичәсе. Әмма искә алу кичәсе булса да, күңелдә юксыну ятса да, моңсулыкка корылган кичә түгел иде ул. Без сәхнәдән сәнгать әсәре тәкъдим ителде. Кайсыдыр мизгелдә йөрәкне юксыну чеметеп алса да, без тагын онытылып шигърияткә, музыка дөньясына, театрга чумдык.

Кичә Роберт Миңнуллинның хәләл җефете Клара Миңнуллинаны сәхнәгә чакырудан башланып китте.

Клара Миңнуллина: «Хәерле кич, мөхтәрәм җәмәгать! Робертны зурлап, аның иҗатына игътибар итеп килгәнегез өчен зур рәхмәт! Робертны сагынгансыздыр, тавышын ишетәсегез киләдер, дип ышанам. Бүген экран аша булса да тавышы да яңгырар, җырларын-шигырьләрен дә сагынгансыздыр. Үзебез сагынгач, сез дә сагынгансыздыр, дип уйлыйбыз.

Быел Робертка 75 яшь тулган булыр иде, исән булса ул аны бик матур уздырган булыр иде, күтәренке рухта булыр иде. Ул аларны колачлы итеп уздыра белә иде. Юбилейларны 40 яшеннән башлап уздырды. Ул аларны үзе өчен түгел, туганнары, якташлары өчен бәйрәм итеп уздыра иде. Әле дә истә – бәләкәй генә Шәммәт авылында Башкортстанның һәм Татарстанның олпат язучыларын җыеп очраштырган иде. Алар рухланып кайтып китәләр иде. Робертның максаты да язучыларны гел элемтәдә тоту иде.

Без үз туганнарыбыз белән генә мондый чара уздыра алмас идек. Робертка зур игътибар өчен Хөкүмәтебезгә, Мәдәният министрлыгына, Язучылар берлегенә рәхмәт әйтәсем килә. Робертның истәлегенә килгәндә, Роберт Миңнуллин исемендәге балалар әдәбияты конкурсы үткәрелә, республика балалар китапханәсенә Роберт Миңнуллин исеме бирелде. Бу китапханә бик зур эш башкара. Әдәби конкурс та зур эш башкара. Быел гаризалар бик күп килгән иде. Мин аның жюри эшендә үзем дә катнаштым. Быел миңа анда бик көчле булып тоелды. Заманча әсәрләр күп иде.

Роберт һәр чыгышын «Бәхетле булыгыз!» дип тәмамлый иде. Бәхетле булыгыз!»

Сәхнәгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. Ул Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламнәр тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Зал тутырып җыелган халыкны күргәч шатландым – онытмыйлар якын кешебезне. Иртә китте... Сөйкемле кеше иде. Фикерен туплап әйтәсе сүзен җиткерә белә иде. Менә шундый татар егетебез иде. Табигать Роберт Миңнуллинга тыйныклык һәм мөлаемлык, иҗатта да, сәясәттә дә киңәшләренә ышандыру сәләтен мулдан биргән. Иптәшләре аның юмор хисенә, күңел зирәклегенә сокланды. Ул тәнкыйтьләсә дә, аңа ачу калмый иде. Үзара сөйләшкәндә ул: «Бәхетле кеше шагыйрь була алмый», – дигән иде. Мин бу фикер белән килешеп бетмәдем. «Ватаныңа, халкыңа шулкадәр файда китергәндә, шулкадәр яратылганда һәм кадерләнгәндә бәхетсез була алмыйсың», – дидем мин аңа. Ул бәхетле кеше иде.

Бүгенге кичә өчен оештыручыларга зур рәхмәт! Бу кичә аңа түгел, безгә кирәк. Баһадир егетебезне кадерләп искә алып, без яшьләребезне тәрбиялибез. Барыгызга да рәхмәт!»

Сәхнәгә Дамир Натфуллин чыкты: «Мөхтәрәм җәмәгать! Бүген без күренекле шагыйребез, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган кичәгә җыелдык. Роберт Миңнуллин – татар әдәбиятында зур эз калдырган шәхес. Аның шигырьләре һәр татар баласына таныш. Аның лирикасы туган ягына, туган халкына багышланган. Ул безне яшәргә, мәгънәле яшәргә рухландыра. Андый шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү – безнең Хөкүмәтнең, Мәдәният министрлыгының төп бурычларының берсе. Без бу мәсьәләдә зур эш алып барабыз һәм алга таба да дәвам итәчәкбез. Без бүген Роберт Миңнуллин исемен йөрткән әдәби бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итәбез».

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы драма әсәрләре» номинациясе:

Айгөл Әхмәтгалиева

Фото: © Салават Камалетдинов

I урын. «Әллә юри, әллә чын» – Айгөл Әхмәтгалиева (псевдоним – Галәм);

II урын. «Тылсымлы пароль» – Гөлүсә Батталова (псевдоним – Айтишник Вахит);

III урын. «Аҗдаһаны җиңәр мәхәббәт» – Әлфис Гаязов (псевдоним – Суварлы).

Иң яхшы комикс (сюжеты иллюстрацияләр белән сөйләнгән хикәя):

Сәлимә Аскарова һәм Елизавета Буланкина

Фото: © Салават Камалетдинов

I урын. «Кем җинде икән?» – Дилә Гыйльметдинова;

II урын. «Өрәкле йорт» – Сәлимә Аскарова (текст авторы һәм рәссам) һәм Елизавета Буланкина (коллектив псевдонимы – Укулеле);

III урын. «Әти патефон алды» – Азалия Ибраһимова (псевдоним – Йолдыз)

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәрләре» (повесть, хикәя) номинациясе:

Роберт Миңнуллин Дәүләт Советына киткәч «Сабантуй» газетасын җитәкләгән Ләлә Гыймадиева – конкурс лауреаты.

Фото: © Салават Камалетдинов

I урын. «Мәдинә нигә елый?» хикәясе – Ләлә Гыймадиева (псевдоним – Каплан);

II урын. «Шакмак туп» повесте – Лилия Сираева (псевдоним – Дус);

III урын. «Туган көн» повесте – Галимҗан Гыйльманов (псевдоним – Җан).

«Иң яхшы балалар шигыре» (шигырьләр циклы яки поэма) номинациясе:

Гөлназ Хәйруллина

Фото: © Салават Камалетдинов

I урын. «Төшләрем» шигырьләр циклы – Гөлназ Хәйруллина (псевдоним – Гөл);

II урын «Йомгак кая качкан?» шигырьләр циклы – Илдус Диндаров (псевдоним – Әнсар Морат);

III урын. «Төнбоек» шигырьләр циклы – Ленар Шәехов.

Рәсми өлеш шуның белән тәмамланды. Лауреатлар диплом, приз суммасы язылган сертификат һәм зур чәчәк букеты белән залга төшеп утырды.

ххх

Язучыларның, артистларның кичәләрен күп күрдек бит инде яшәү дәверендә. Котлау кичәләре дә, искә алу кичәләре дә... Төрлесе булды.

Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсе – аларның берсенә дә охшамаган үзенчәлекле бер кичә иде. Дөресен әйткәндә, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Роберт Миңнуллин иҗатына багышлап, быел август аенда оештырган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган кичәне мин «высший пилотаж» дип уйлаган идем. Шагыйрь исән чакта үзе хыялланганча «шигырь белән җырлары кушылган» концерт иде ул. Кичәнең исеме «халык шагыйре шигыреннән алынган юллар белән» дип куелган иде. Режиссеры – Илдар Хәйруллин.

Илдар Хәйруллин

Фото: ©

Анысы – күңел кушуы белән һәм, аңлавымча, филармония тырышлыгы белән үткәрелгән концерт булса, халык билет табалмыйча тилмерсә, билет эләктерү бәхетенә ирешкәне озын чират торып филармония ишегеннән үтсә, монысы вип-рәткә – рәсми затлар, беренче рәткә Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс лауреатлары тезелеп утырган, теләге булган язучыларга Берлек аша билетлар бирелгән рәсми чара иде. Әмма Роберт Миңнуллин озак еллар дәүләт эшлеклесе булып та, халыкчан булып кала алган кебек, кичәсе дә рәсми оештырылган хәлдә дә халыкныкы була алган кичә иде.

Алдагысы белән төрле стилистикада, төрле башкарылуда булса да, мин аларны бәйләп карадым. Анысы – саллы, классик кичә булса, монысы шагыйрь иҗатына ихлас ярату белән сугарылган заманча караш иде.

Кичәнең режиссеры – Марсель Мәхмүтов. Сценарий авторы – Альберт Шакиров. Иң мөһиме шунда: идея авторы – Роберт Миңнуллинның кызы, Роберт Миңнуллин исемендәге Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды җитәкчесе Таңсылу Сабирова икән. «Идея – бер нәрсә, аны дөрес формага салып, рәвешен китерү – монысына сәләт һәм профессиональлек кирәк», – дип, командасын мактый Таңсылу ханым.

Кичә театральләштерелгән тамашадан + шагыйрь сүзләренә язылып, танылган җырчылар башкарган җырлардан + шагыйрьнең драма артистлары башкарган шигырьләреннән + танылган шәхесләрнең шагыйрь әсәрләрен башкарган видеоязмалардан төзелгән иде.

Театральләштерелгән тамаша үзенә күрә бер ребус кебек – рама, бишек, кәгазь көймә, гармун, чемодан һәм башка предметларның тамашадагы асыл мәгънәләрен чишә алсаң, күңелеңдә шагыйрь шушы предметларны ачкан шигырьләре яңгырый башласа – канәгатьләнү хисе кичерә аласың, үзеңне шагыйрь рухына якынайган кебек тоясың.

Театральләштерелгән тамашадан күренеш.

Фото: © Салават Камалетдинов

Икенче мәртәбә Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреаты булган язучы Айгөл Әхмәтгалиева әйтмешли: «Роберт абый – гадилеге белән гали була белгән шәхес. Һәркемгә таныш хисләрне шигырь юлларына салып, өр-яңа, бәгырьне чеметеп алырдай хис тудыра алган шагыйрь».

Концертта Илгиз Мөхетдинов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Ильвина, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлсирин белән Азат, Илнар Миранов җырлады. Азактан, әлбәттә, Винера Ганиева башкаруында «Яратыгыз!» җыры иде. Тыңлап утыра торган гына җыр түгел, җырлап утырырга караоке кебек сүзләре экранда барды. Кушыл, татар! Җырла, татар!

Раяз Фасыйхов

Фото: © Салават Камалединов

Ә шигырьләрне Камал театрыннан Фәннур Мөхәммәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Минзәлә театрыннан Динара Акманова, Ринат Бәдретдинов, Илмир Кашапов һәм Әдилә Манасыпова, Тинчурин театрыннан Әдилә Хәсәнова, Кариев театрыннан Рамил Вафин, Гөлназ Галимуллина башкаруында тыңладык. Алар гына да түгел, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов та укыды Шагыйрь шигырьләрен. Таңсылу Сабирова (Миңнуллина) үзе дә укыды.

Винера Ганиева

Фото: © Салават Камалетдинов

Ә экранда, йөрәкне сулкылдатып, Роберт абыйның фотолары, видеолары уза. Видеоларга карап, «Клара һәм Роберт Миңнуллиннар тәрбияли белгән балаларны» дигән уй ялтырап уза. Әнә бит, Роберт Миңнуллин истәлеген мәңгеләштерү эшен дәүләткә генә салып калдырмыйча, үзләренең ничек көч түгәләр! Әтиләренең исемен кадерләп, варислык вазифаларын матур итеп башкаралар.

Оныклар

Фото: © Салават Камалетдинов

Кичә беткәнче үк күңелдә аны тагын-тагын кабатлатасы килү хисе бөреләнгән иде. Кичә тәмамланды, тамашачы фойедагы портретлар янәшәсендә фотога төшә. Фотоларда Роберт абый мыек астыннан елмаеп карап тора...

Юбилей булса-булмаса да, мондый кичәләрнең булачагын тоям. Сәбәбе бик гади – аларга ихтыяҗ бар һәм әлеге кичәне оештырырга бай материал бар. Рухы шат булсын Роберт абыйның!

Ильвина

Фото: © Салават Камалетдинов

Алинә Шәрипҗанова

фото: Салават Камалетдинов

Минзәлә театры артисты Илмир Кашапов

Фото: © Салават Камалетдинов

Ринат Бәдретдинов

Фото: © Салават Камалетдинов

Әдилә Хәсәнова

Фото: © Салават Камалетдинов

Динара Акманова

Фото: © Салават Камалетдинов

Илнар Миранов

Фото: © Салават Камалетдинов

«Сабантуй» коллективы Роберт Миңнуллин портреты янында фотога төшә

Фото: © Салават Камалетдинов

Гөлүсә Батталова Дамир Натфуллин кулыннан диплом ала

Фото: © Салават Камалетдинов

Лилия Гыйбадуллина Дамир Натфуллин кулыннан диплом ала

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100