Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган батыр: китап өчен аны нейрочелтәр ясаган, спектакльдәгесе – рус халык әкиятләреннән

news_top_970_100
Туган батыр: китап өчен аны нейрочелтәр ясаган, спектакльдәгесе – рус халык әкиятләреннән
Салават Камалетдинов, Рузилә Мөхәммәтова

Туган батырның, ниһаять, чын йөзе барлыкка килде – проект авторлары яңа милли геройның йөз-кыяфәтен барлыкка китереп, «Туган батыр һәм Гаделлек кылычы» китабын презентацияләү кичәсендә аудиториягә тәкъдим итте. Туган батырның йөзе, бөтен дөнья балалары фотоларын кушып, нейрочелтәр ярдәмендә ясалган.

«Туган батыр һәм Гаделлек кылычы» китабыннан

Фото: ©

  • Туган батыр – эшмәкәр Радик Абдрахманов командасы тарафыннан, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашы белән уйлап табылган бренд. Аның максаты – балаларга һәм яшьләргә милли мәдәнияткә һәм тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләү. Туган батырның маҗараларын халык язучысы Зөлфәт Хәким яза.
  • Авторлар Туган батырның төп 8 сыйфатка ия булуын ассызыклый – игелек, мәрхәмәт, чыдамлык, Аллаһка өмет баглау, юмартлык, гаделлек, сер саклый белү, тугрылык.

Проектның идея авторы, эшмәкәр Радик Абдрахманов: «Без Бөтендөнья татар конгрессын да, федераль матбугат чараларын да, блогерларны да эшкә тарттык, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да булышты. Япониядән, Канададан, Европа илләреннән балалар фотографияләре җибәрделәр, һәм шуның аша, нейрочелтәр ярдәмендә, Туган батырның йөзе ясалды. Туган батырның йөзе – күп балалар катнашы, борынгы бабаларыбыз рухы. Безнең проектта «Геройлар вакыты җитте» дигән сүзләр бар. Бу проект аша безнең балалар традицион кыйммәтләребезне сеңдерсен иде. Бу – борынгы бабаларыбызга хөрмәт, буыннар алмашы, ватанга мәхәббәт, атага хөрмәт».

Туган батырның ясалма интеллект тудырган йөзен бер китапта күрсәк, персонажны чын кеше итеп спектакльдә күрдек. Проект авторлары Милли китапханәдә презентация кысаларында батыр турында спектакльдән өзек тәкъдим иттеләр. Спектакль рус телендә.

Мин Туган батыр образы, персонажның кием-салымы, төс-кыяфәте турында нидер язмыйм, фотографыбыз Салават Камалетдинов төшергән фотолардан үзегез карагыз.

Радик Абдрахманов: «Әлеге спектакль балалар бакчаларында күрсәтеләчәк. Миңа бүгенге герой кызыклы, көлкеле булып тоелды – артист яхшы уйный. Гомумән, барысы да яхшы уйныйлар. Артистларны мин сайламадым – дөресен әйтим. Бу спектакльне икенче тапкыр күрәм. Тулы прогонны караган идем – көлкеле күренде, һәм бу – балаларга ошаячак. Ул интерактив – балалар рәхәтләнеп катнашачак».

– Миңа ул совет чорында рус халык әкиятләре буенча төшерелгән балалар киноларындагы классик геройны хәтерләтте: блондин, ачык йөзле...

Соравыгызны аңладым. Әлегә безнең актерларыбыз шушылар, без шушы егетне сайладык. Башка алмаш төркемнәр дә булачак. Бәлки әле татар йөзле актер да табарбыз. Татарлар бит җирән чәчле дә – төрле чәчле булганнар. Иң мөһиме – балаларга кызыклы булсын һәм без геройга салган кыйммәтләр аларга күчсен. Ә геройның тышкы кыяфәте – икенче мәсьәлә. Татар баласына охшамаган икән, балалар бакчасында да татарлар гына түгел, төрле балалар бар. Без Туган батыр образы өчен төрле балаларны куеп карыйбыз. Бу спектакль – әлегә прогон. Спектакль өчен берничә команда булачак.

Туган батыр турында китаплар язарга алынган, инде 2 китап язып, өченчесенә алыначак Зөлфәт Хәким спектакльдәге Туган батыр персонажы турында бернәрсә дә әйтмәде, китаптагы геройның йөз-кыяфәтенә уңай каравын әйтте.

«Туган батыр һәм Гаделлек кылычы» китабыннан

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100