Казанбаш мәктәбендә әдәби бәхәс: Нәҗибә Сафина чыгышы һәм Наилә Ахунованың күз яшьләре
Арча районы Казанбаш авылы мәктәбенә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исеме бирелде. Шул уңайдан Казанбаш авылы мәктәбендә оештырылган тантанада әдипнең кызы Наилә Ахунова, бертуганы Сания Ахунова һәм Татарстан Язучылар берлеге делегациясе белән бергә безнең хәбәрчебез дә катнашты.
Белешмә: Халык язучысы Гариф Ахунов Татарстанның Арча районы Кече Өчиле авылында туган. Хәзер ул авыл юк, авыл урынына, иганәче ярдәме белән, «Ахун чишмәсе» истәлек комплексы ясап куелган. Сүз уңаеннан, шушы чишмәне һәм тагын башка объектларны ясаган шәхесләргә – «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга һәм җәмгыятьнең матбугат үзәге җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Зәкуановка Тукай премиясе бирелде.
Белешмә: Казанбаш авылында Диас Вәлиев (1938-2010) һәм Мөхәммәт Мәһдиевның кызы, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Хәсәнова туган. Әлбәттә, Гариф агага Казанбаш мәктәбе чит булмаган – ул биредә укыган.
Юлга кузгалганда, миндә шик бар иде. Татар әдибенең исеме һәм рухы татар авылы мәктәбен саклап кала алырмы? Гомумән, шушы авылда нигезе булмаган, балалары авыл кешеләре белән турыдан-туры аралашып яшәмәгән язучының исеме ул мәктәпкә берегерме? Әлбәттә, боларын без берничек тә әйтә алмыйбыз, аны мәктәп үзе дә тәгаен генә әйтә алмастыр, анысын киләчәк күрсәтер. Әмма барлык кеше дә «ярдәмчел, яхшы кеше» дип искә алган, туган җирен яраткан язучының рухы Казанбаш мәктәбенә килешер, дигән өмет тә бар.
Борын төбендә имтиханнар булуга карамастан, Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирү тантанасына коллектив җитди әзерләнгән, Казаннан килгән делегацияне дә зурлап каршы алдылар. Мәктәпнең кунакчыллыгыннан хәтта уңайсыз булып китте – май аенда язучы кайгысымыни мәктәптә?!
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов: «Безнең Арча төбәге – зур шәхесләргә бай як. Казанбаш төп белем бирү мәктәбенә шуларның берсе – Гариф Ахунов исемен бирү мәктәп өчен дә, район өчен дә зур дәрәҗә дип саныйм. Шушы дәрәҗәле исемне матур итеп сакларга, шуңа лаеклы шәхесләр әзерләргә булсын».
Мәктәп директоры, тарих укытучысы Ришат Камалов, сәламләү сүзләренә кушып, авылга бәйле шәхесләр турында мәгълүмат бирде: «Казанбаш җирлегендә Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм аның хатыны Лилия ханым яшәгән, Лилия ханым – Гомәр Бәшировның кызы. Шулай ук, Диас Вәлиев туган. Безнең җирле шагыйрьләребез бар – мәсәлән, Гөлара Шәрипова».
Мәктәп залында оештырылган тантананың беренче өлешендә Казанбаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары Гариф Ахуновның тәрҗемәи хәленә һәм балачак хатирәләренә бәйләп инсценировка әзерләгәннәр. Җыр-бию осталыкларын да күрсәттеләр. Аннары түргә берәм-берәм кунаклар чыга башлады. Беренче сүзне татар язучыларының аксакалы Рәдиф Гаташка бирделәр.
Рәдиф Гаташ: «Бик матур тормыш юлы узды Гариф ага»
Тантананың икенче өлешен Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ башлап җибәрде: «Безгә Гариф абый белән 40 ел бергә аралашып яшәргә туры килде. Ул бик күңелле кеше һәм бик юмарт кеше иде. Кешеләргә ихтирамлы иде. Язучылар берлеген җитәкләгәндә, ул һәр райондагы башлап язучыларны белә һәм ярдәмгә килә иде. Берлек тормышын бик җанлы алып барды. Аны сагынабыз. Сибгат ага Хәким дә Гариф ага Ахунов пьесасы өчен: «Ага чишмә чылтыр-чылтыр, ага чишмә, ничек онытыр, ничек онытыр» дигән шигъри юллар язган иде.
Бик матур тормыш юлы узды Гариф ага. Элеккеге СССРда ул булмаган җир булмады. Ул бит СССР Югары Советы депутаты булган кеше. Ул Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим, Кайсын Кулиевлар белән кулга-кул тотышып, сөйләшеп, төрле тостлар әйтеп, бик матур итеп яшәде. Безнең язучылар да яхшы белә – мәҗлесләр булса, ул тамада була торган иде. Озак сөйләми: «Алтын сүзебезне көмеш пута белән буып куйыйк әле», – дип тәкъдим итә торган иде. Шуңа мин дә озак сөйләмим, шуны гына әйтәсем килә: ул безнең укытучыбыз булды. Бик абруйлы кеше иде. Мәсәлән, минем үземә ул берничә мәкалә язды. Сүзе бик үтемле иде: премия биргәндә булсын, башкасында булсын – аның фикере искә алынгандыр, дип уйлыйм».
Гариф Ахуновның кызы тантанага әзерләнгән – музей өчен әтисенең портретын, китапханә өчен китаплар алып кайткан. Чакырасы килгән язучыларын да, җырчы Регина Вәлиеваны да чакырган.
Наилә Ахунова: «Безнең гаиләдә – 5 язучы»
Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә Наилә Ахунова: «Исәнмесез, кадерле дуслар! Мин үземнән, ирем Борис Вайнердан һәм башка язучылардан мәктәп өчен автографлы китаплар алып килдем. Китаплар күп булсын! Әти бик укырга ярата иде. Без дә яратабыз. Шуңа күрә безнең гаиләдә – 5 язучы. Рәхмәт!
Тагын шуны да әйтәсем килә – иремнең дә килү теләге зур иде, чирли, шуңа килә алмады, «Полотенце в семь цветов» дигән китабын җибәрде. Монда Тукай белән Җәлилдән башлап барлыгы 20 шагыйрьнең әсәре, шул исәптән, Йолдыз Шәрапова, Хәнәфи Бәдигый шигырьләре тәрҗемәдә кергән. Русча да әйтим, монда 1-2 кеше аңлап бетерә алмый (рус телендә дәвам итте. – авт.). Бу – иремнең юбилей китабы. Аңа 75 яшь. Ул Державин, Сөләйманова премияләре лауреаты, шулай ук, күп кенә халыкара премияләр лауреаты. Бүген килә алмаса да, кайнар сәламнәрен җибәрә. Ул профессиясе буенча укытучы булгач, бу – аңа бик якын. Ул рус теле һәм әдәбияты буенча пединститут тәмамлаган. Ул 1985 елдан бирле татар шагыйрьләрен тәрҗемә итә... Бу авылга минем кызымның да, оныгымның да килгәне бар. Аларга бик ошады».
Наилә Ахунова 2 елдан Гариф Ахуновның тууына 100 еллык юбилей булачагын искәртте.
Сания Әхмәтҗанова: «Гариф абыйларның нурында коенып яшәү ул зур җаваплылык та өсти»
Тумышы белән Арча районының Курса Почмак авылыннан булган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: «Минем мәктәпкә зур рәхмәт әйтәсем килә. Безне башта «кичәбез шәһәрнекеннән калышыр» дип куркытып куйдылар. Ләкин авыл балалары кадәр ихлас, табигый балалар безнең шәһәрләребездә юк, анда – шәһәрләшкән татарлар. Мин дулкынланып, һәрберсенең хәрәкәтен күзәтеп, балалар биегәндә чыгып биисе килеп, шулкадәр рухланып карадым. Монда укытучыларның күпме хезмәте кергән! Моны минем кебек үзе укытучы булган кеше аңлый, күрә. Шундый матур сценарий сәхнәләштергәнгә бик зур рәхмәт! Без сәхнәдә Гариф абый образын күрдек. Гариф ага минем күңел түрендә, ул – минем рухи остазым. Безнең Арча ягыннан бик күп талантлы әдипләр чыккан. Кулыма каләм алсам, мин иң элек алардан рөхсәт сораган кебек, алардан тартынып кына язарга тотынам. Чөнки Арчадан чыккан язучы булу бер яктан горурлык булса, икенче яктан, Гариф абыйларның нурында коенып яшәү ул зур җаваплылык та өсти».
Вакыйф Нуриев: «Шушы ике могҗизага мин бүген тагын бер могҗиза өстәр идем – Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелү»
Тумышы белән Арча районының Сеҗе авылыннан булган язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев: «Арчаның ике могҗизасының берсе – чишмә, берсе – Әлифба», – дигән Гариф Ахунов. Бу могҗизалар Гариф Ахуновның үзе тирәсендә. «Әлифба»ның туган йорты – Арча педагогия училищесы. Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, минем әнием Нәкыя Абдуллина да алар белән шушы училищеда бергә укыган. «Могҗизаның икенчесе – чишмә», – дип язган Гариф Ахуновның үз чишмәсе бар, моннан берничә ел элек без, бер төркем язучылар, шул чишмә комплексының ачылу тантанасында булдык.
Шушы ике могҗизага мин бүген тагын бер могҗиза өстәр идем –Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелү. Бу исемне теләсә кайсы мәктәп ала алмый, Казанбаш мәктәбе генә ала ала һәм ул аны алды. Мәктәпнең статусы үзгәрде – хәзер ул Гариф Ахун мәктәбе! Хәзер сез, балалар, «Гариф Ахун мәктәбендә укыдым» дип горурланып йөрергә тиеш».
Йолдыз Шәрапова: «Сез бик бәхетлеләр – сезнең үрнәк алыр кешегез бар»
Балалар шагыйрәсе, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Йолдыз Шәрапова: «Гариф агага мәктәптә укытучылары юл күрсәтмәгән булса, ул «Хәзинә» кебек, хезмәт кешесенә дан җырлаган әсәрләрен язмаган булса, бүгенге бәйрәм булмаган булыр иде. Сез бик бәхетлеләр – сезнең үрнәк алыр кешегез бар. Нинди шәп якташыгыз бар! Сез, аңа охшап, кулларыгызга каләм алсагыз, язучы исемен йөрткән мәктәпләрдә язучының рухы уңышка өндәп торачак. Сезне киләчәктә зур уңышлар көтәчәк. Гомер буе балалар газетасында эшләп, Казанбаш мәктәбенә килгәнем юк иде әле. Бирегә бик теләп килдем. Арча – серле язучылар биргән төбәк. Киләчәктә дә алар булсын иде».
Флера Дәминова: «Гариф Ахунов музее Арча төбәгендә барлыкка килсен иде»
Музейлар белгече, халык шагыйре Газинур Моратның хатыны Флера Дәминова: «Бу очрашуга аеруча дулкынланып кайттым. Чөнки монда беренче мәртәбә генә булуым түгел. Миңа үз гомеремдә Мөхәммәт Мәһдиев музеен төзү насыйп булды. Аның эзләреннән әлеге авылга кайтып, әлеге мәктәптә булып, әлеге коллектив белән очрашып, якты хисләр кичергән идем. Шул чорда Мөхәммәт агага бәйле сораулар буенча мин Гариф агага мөрәҗәгать итә идем. Гариф абый бик ачык кеше иде. Мин аның белән аралашып кала алу мөмкинлеге өчен язмышыма рәхмәтлемен. Ул Милли музей фондларына шәхси китапханәсенең бер өлешен култамгалары белән бүләк итте. Эшләп торган сәгатен кулыннан салып, Милли музейга бүләк итте. Әйтәсе килгән сүзем шул – Гариф Ахунов музее Арча төбәгендә барлыкка килсен иде».
Флера ханым, тагын бер миссиясе итеп, Гариф абый белән озак еллар аралашкан Мөхәммәт Мәһдиевның шәкерте булган халык шагыйре Газинур Моратның култамгалы китабын мәктәпкә тапшырды.
Хатирәләргә үрелеп әдәби юнәлештә матур гына барган кичә кинәт кенә көтелмәгән юнәлеш алды – сәяси бер чарага әверелә язып калды. Чөнки Казаннан кайткан язучылар арасында шагыйрә Нәҗибә Сафина да бар иде. Шагыйрәне Арча районының Казанбаш мәктәбенә кайтучы язучылар делегациясе җитәкчесе драматург Хәбир Ибраһим тәкъдим итте: «Казан урамында йөрим – Нәҗибә Сафина очрады. 1 ел күргән юк иде аны. Бирегә килде ул, чакырыйк әле үзен түргә».
Нәҗибә Сафина: «Гариф Ахунов дип аталган зур корифей туган телен балаларына бирә алмаган!»
Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина: «Мин бирегә беләсезме нинди уй уйлап килгән идем. Рәдиф абый карады да: «Сизә күңелем – нәрсәнедер үзгәртергә, бозарга килгәндер бу», – дип уйлап куйды. Дөп-дөрес уйлый, чыннан да, мин 1 ел Язучылар берлегендә күренмәгәннән соң, беренче тапкыр Арчада пәйда булдым. Ник пәйда булдым? Чөнки мин туган авылыма кайтып андагы хәлләрне күрдем дә гаҗиз калдым. Минем туган авылым – Яңавыл районының Кисәк Каен авылы мәктәбенә, ат башы кадәр итеп, минем портретымны куйганнар. Әмма ләкин туган мәктәбемдә минем телемдә сөйләшмиләр. Миңа ул портрет кирәкми. Миңа туган телем кирәк! Минем биредә директордан: «Сездә Тукай телендә генә укыталардыр инде?» – дип сорыйсым килде. Ләкин нигә сорыйм? Мин бит рус телендә укытканнарын болай да беләм...»
Залдан «юк» дигән тавышлар ишетелде. Нәҗибә ханым дәвам итте.
Нәҗибә Сафина: «Бәйрәм тантанасы мине үзенә шулкадәр тартып алды, күземнән яшьләр акты, чөнки сәнгать көче – зур нәрсә ул. Ул – кодрәт! Мин беләм – кеше рухы сүз белән чыга, сүз белән сөйли, җилкенә, ритмлаша... Шуңа да минем бер китабым «Без – шигырь, тормыш – проза» дип атала...
Әле Рәдиф абый уйлаган уйның дәвамы да бар. Барыбер әйтәм! Рәдиф абый, әйтәм! Гариф Ахунов гаиләсендә 5 язучы рус телендә язалар. Гариф Ахунов дип аталган зур корифей туган телен балаларына бирә алмаган!
Язучының тарихи билгеләнеше – туган телен, гореф-гадәтен киләчәккә илтеп ялгау. Арча халкы ишетсен, белсен! Безнең язучылар шул эшне эшли аламы? Эшли алдылармы? Эшли алачаклармы? Булдырачаклармы?
Бәйрәм булса да, мин шушы сорауны бирергә мәҗбүрмен: без «язучының эш урыны – өстәл артында» дип торырга тиешме? Юк! Сүзең белән булмаган икән, үзең басма булып ят киләчәккә! Язучылар берлеге рәисе, үзеннән җаваплылыкны төшерергә теләп, бирегә килмәгән икән, мин аны яратмыйм!
Мәктәпкә Гариф Ахунов исеме бирелү – дөнья күләмендәге зур вакыйга! Аның романнары – дөньякүләм романнар, шулаймы, Рәдиф абый? Әгәр без телебезне югалтсак, Арча кешеләре дә телләрен җуйса, Тукай ни дияр иде дә, Гариф ага ни дияр иде икән?! Без бүген бәйрәм булса да, шатлыгыбызны уйга, фикергә төрергә тиешбез. Гариф Ахунов исемен йөрткән мәктәп – милли мәгариф системасын кайтару турында иң беренче аваз бирергә тиешле мәктәп...»
Нәҗибә ханым чыгышын балалар өчен язылган шигыре белән дәвам итте. Ул аны татар һәм рус телләрендә сөйләде. Ул шигырь сөйләгән мизгелдә күзләре яшьләнгән Наилә Ахунова урыныннан торып чыгып китте. Ә делегация җитәкчесе Хәбир Ибраһим зал уртасына чыгып вазгыятьне йомшарту ягын карады. Язучы һәм публицист Айрат Бик-Булатов та, белмим, нинди чыгыш турында планлаштырган булгандыр, әмма аның чыгышы тел темасына булды.
Хәбир Ибраһим: «Алар нинди телдә тели – шул телдә язарга ирекле»
Хәбир Ибраһим: «Бирегә делегацияне мин алып килгәч, җавап бирергә дә тиешмен. Нәҗибә апа белән килешергә дә була, килешмәскә дә. «Гариф абый гаиләсендә туган телдә яза торган язучылар әзерләмәде», – дигән сүз дөрес түгел, чөнки ул балалар шәһәр җирлегендә үсте. Мин аларны аңлыйм. Алар нинди телдә тели – шул телдә язарга ирекле. Бу мәсьәләдә Наилә үпкәләде. Үпкәләшмик, аңлашыйк, уртага салып сөйләшик. Нәҗибә апа белән килешергә дә була, килешмәскә дә... Мондый сүзләр белән сак булырга кирәк, җәмәгать!»
Маргарита Мангутова (Графова): «Әбиемнең өлкән апасы – танылган татар язучысы Рәйсә Ишморатова. Мин рус телендә язам»
Шагыйрә Маргарита Мангутова (Графова): «Минем әбием биредә яшәгән. Подгорная урамында, 25нче йорт. Минем әбиемнең өлкән апасы – танылган татар язучысы Рәйсә Ишморатова – Риза Ишморат хатыны. Мин рус телендә язам.
Мин «Татарстан» дип аталган шигыремне укыйм. Ул Санкт-Петербургта чыккан «Әдәби атлас»та басылды. Анда һәр регионнан бер шигырь кергән иде. Татарстанны анда мин тәкъдим иттем».
Айрат Бик-Булатов: «Мин безнең татар милләтенең дөнья милләте булуын телим. Дөнья халыклары арасында булуын телим»
Шагыйрь, публицист, галим Айрат Бик-Булатов: «Мин уйлаган һәм язган телемдә сөйләшергә оялмыйм. Мин 10 ел «Ялкын» балалар журналында эшләдем. 10 ел мин русча яздым һәм мин тәрҗемә итәләр иде. Мин мондагы бөтен татарча чыгышларны аңлыйм. Бүген, чыннан да, мәктәп һәм авыл өчен зур бәйрәм. Бу – иң мөһиме. Мәктәпкә Гариф Ахунов исемен бирү бик дөрес. Гариф Ахунов – дөнья кешесе. Мин безнең татар милләтенең дөнья милләте булуын телим. Дөнья халыклары арасында булуын телим. Ул дөнья белән аралашсын һәм дөньяга ачык булсын иде. Безнең өчен бу – бик мөһим. Без дөньядан ябылмасак иде. Диалоглар төзи алсак иде. Бу яктан караганда, Гариф Ахунов исеме искиткеч. Сез бу исемне лаеклы йөртерсез.
Наилә Ахунова турында аерып әйтәсем килә: ул, Гариф Ахуновның кызы булу-булмавына бәйсез рәвештә, мөстәкыйль иҗат кешесе, Казан сәнгате әһеле. Аның төрле телләрдә язучы бик күп укучылары бар. Нинди генә телдә язсалар да, бу – гаҗәеп гаилә. Алар безнең мәдәният өчен зур эшләр башкарды. Бу гаиләне алкышларга кирәк.
Милләтнең дәрәҗәсе – бөтенесен кабул итә белү. Мин – рус телендә язучы татар кешесе. Мин татар журналистикасы тарихын яздым. Шулай килеп чыкты – без русча язабыз. Безнең кебекләр турында Нияз Игъламовның интервьюсын хәтерлим. «Безнең милләт кешеләрне чыгарып атарлык дәрәҗәдә шулкадәр баймыни соң?» – дигән иде Нияз. Нәҗибә Сафина – хөрмәтле кеше, хөрмәтле язучы. Әмма шәхесләргә күчкән сөйләшү килеп чыккач, мин әйтми кала алмадым. Гафу итегез – чыгышым публицистик булып чыкты. Рәхмәт сезгә!»
Хәбир Ибраһим: «Җәмәгать, без бүген бөек шәхес – Гариф Ахунов турында сүз алып барабыз. Аның күпме иҗаты! Кызы Наилә алдында баш иям. Улы Рәшит – министр булган кеше. Әтисе романын улы тәрҗемә иткән. Минем андый улым булса, аның алдында баш ияр идем. Әйдәгез, язучының балаларына кул чабыйк әле».
Илһам Шакиров: «Гариф абый кебек булырга омтылып яшәргә кирәк»
Мәктәп директоры, тарих укытучысы Ришат Камалов: «Бу – сәяси чара түгел, бу – әдәби чара. Кайтканыгыз өчен зур рәхмәт!»
Элек бер ел мәктәпне җитәкләгән, хәзер районның Боз сарае директоры Илһам Шакиров: «Бу мәктәп, чыннан да, бик данлыклы мәктәп. Монда бик тирән белем бирелә. Мондагы баланың һәрберсе – бер сәләт иясе. Монда спорт көчле алып барыла. Монда бөтен бала җырлый, бии, сөйли. Монда татарча гына укытыла. Монда балалар бакчасында да беркем дә русча сөйләшми.
Гариф абыйның исеме бирелү – мәктәп өчен куанычлы әйбер. Бу мәктәп – бу исемгә лаеклы мәктәп. Администрациядә эшләгәндә, Гариф абыйны күп тапкырлар биредә каршы алырга туры килде. Аралашырга туры килде – бик күңелле кеше иде. Монда бар да элеккечә саклана. Шушы традицияләрне дәвам итеп, Гариф абый кебек булырга омтылып яшәргә кирәк. Ул язучы гына түгел, бөек шәхес ул. Безнең Арча районын бер генә район белән дә чагыштыра торган түгел. Арча – ул маяк!
Биредә мәктәп алдындагы Ленин һәйкәлен алу турында сүз булды. Мин мәктәпне җитәкләгәндә, без аны комиссия белән алдырдык, чөнки цементтан эшләнгән һәм ишелә башлаган иде ул. Постаменты тора, фундаменты эшләнгән. Мин анда Гариф ага бюсты торуын теләр идем. Шәп булыр иде мәктәптә көн саен Гариф ага каршы алып торса!»
ххх
Тантаналы кичә яңадан үз агышына кайтып матур гына дәвам итет. Язучылар белән бергә кайткан яшь җырчы Регина Вәлиева җырлады. Кичә Ранил Шакирҗанов башкаруында Гариф Ахунов сүзләренә язылган «Казанбаш» җыры белән тәмамланды.
Язучылар мәктәп музее һәм анда Гариф Ахуновка багышланган экспозиция белән танышты. Алар Арча үзәгендәге Язучылар аллеясында булды, Өчиле чишмәсенә тукталды һәм, Арча зиратына кереп, Гариф Ахунов кабере янәшәсендә әдип рухына дога кылды.
Мин бу кичәдә Гариф ага әсәрләренең үз чоры контекстында гына бөек булмыйча, бүгенге көн өчен актуальлеген тоярмын, аңлармын, дип кайткан идем. Аның исеме мәктәпкә бирелү тантанасы җитди темага – тел темасына барып тоташкан икән, бу – бүгенге вазгыятебез өчен Гариф аганың рухы борчылуы түгелме?
Ә мәктәпкә язучы исеме бирелүе ул документларда мәктәп исеменең яңача язылышы белән генә тукталып калмасын, укучыларның «Ахун мәктәбеннән» дип горурлануы белән генә дә чикләнмәсен, язучы туганнарының Арча администрациясенә кунакка кайтуы гына да булмасын, язучы иҗатын өйрәнәбез дип, совет чоры әдәбияты белән балаларның «башын катыруга» да кайтып калмасын, ә бәлки, мәктәптә чын мәгънәсендә гөрләп торган әдәби түгәрәк оештырылсын да, «Мин – Арчадан» дип горурланып йөргән язучылар, мәктәп ашханәсендә бәлеш ашап кына калмыйча, чиратлап шушы мәктәпкә кайтып, осталык дәресләре уздырсыннар (әйе, үзләре белән очрашу кичәсе түгел, осталык дәресе), алай гына да түгел, балаларның язмаларын редакцияләп, аларның ниндидер матбугат чараларында басылуын тәэмин итсеннәр – менә монысы язучы бөеклегенә тиңдәш эш булыр иде.