news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2025 елда татар театрлары ни күрсәтте: «Интертат» театраль ел вакыйгаларын барлый

news_top
2025 елда татар театрлары ни күрсәтте: «Интертат» театраль ел вакыйгаларын барлый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Күченүләр: Камал театры яңа бинага күченеп, 4 залга ия булды

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әзер булачак бинасын беренче булып журналистлар күрде, дияргә мөмкин, чөнки биредә узган иң беренче рәсми чара – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның федераль һәм республика матбугаты вәкилләре белән ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуы булды.

Камал театры бинасы үзе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы белән, ягъни рәсми чара белән ачылды. Спектакльләргә килгәндә, яңа бинада күрсәтелгән беренче спектакль – режиссер Айдар Җәббаров белән шагыйрә һәм драматург Резеда Гобәеваның «Казанга Тукай кайткан» спектакле.

  • Сүз уңаеннан, быел бу спектакль Тукай премиясенә дә тәкъдим ителгән иде. Әмма дәүләт премиясен театр һәм аның спектакльләре түгел, ә фотографы Риф Якупов алды.

Камал театрының яңа бинадагы беренче премьерасы – төрек драматургы Гүнгөр Дилмәннең «Тере маймыл рестораны» («Canly maymun lokantasi») пьесасы буенча «Сары елга» спектакле (төрек режиссеры Мостафа Курт сәхнәләштергән).

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Күченүләр: Тинчурин театры Камал театрыннан бушаган бинага (Татарстан, 1) күченеп «яңа сулыш» алды

Камал театрына яңа бина салына башлаганнан бирле аның Татарстан урамындагы бинасының киләчәге турында бәхәсләр-фаразлаулар барды. Камал театрының тарихи бинасына Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күченде. 2025 елның 22 октябре – татар театры дөньясында Тинчурин театрының үз тарихында икенче мәртәбә биналы булу көне.

Шунысы кызык һәм игътибарга лаек: бу бинада да беренче спектакль Айдар Җәббаров белән Резеда Гобәеваныкы (Камал театрындагы кебек). Дөрес, бу юлы театр ачылышы өчен спектакль махсус эшләнде. «Хыял артыннан» мюзиклы белән Тинчурин театры яңа бинада иҗатын башлады.

Күченүләр: Казан ТЮЗы ВАКЫТЛЫЧА Тинчурин театры бинасына күченде

...үз биналарында зур ремонт барган чорда гына, дип уйлыйбыз.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Килүчеләр: Камал театрының сәнгать җитәкчесе – Илгиз Зәйниев

Илгиз Зәйниев Камал театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде (Яңа ел алдыннан Камал театрына директор итеп билгеләнгән иде) һәм бу вакыйга журналистларга үзенчәлекле юл белән игълан ителде: «Нәүрүз» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Камал театры директоры Илгиз Зәйниев журналистлар алдында театрның сәнгать җитәкчесе вазифасында чыгыш ясады. Моны журналистлар очраклы гына белде – чөнки спикер «табличкасында» аның вазифасы «Камал театрының сәнгать җитәкчесе» дип язылган иде.

Камал театрында хәзер баш режиссер – Фәрит Бикчәнтәев, сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары – Илфир Якупов, тамашачы буенча урынбасары – Ранис Сәхибуллин, маркетинг һәм PR буенча урынбасары – Илшат Латыйпов... Труппа да үсә-зурая – Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган 15 артист, 10лап стажер алынды.

Килүчеләр: Тинчурин театрының баш режиссеры – Айдар Җәббаров

Моңарчы Камал театрында һәм башка театрларда спектакль куеп ирекле йөрергә тырышкан Айдар Җәббаров Тинчурин театрының баш режиссеры итеп билгеләнде.

«Иҗади потенциалыма ышанычыгыз өчен рәхмәт! Мондый мөнәсәбәттән соң минем үз-үземә ышанычым арта гына, ышанмаска хакым юк», – диде Айдар Җәббаров Тинчурин театрындагы үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясендә, Мәдәният министрлыгына, журналистларга һәм үзен яраткан тамашачыга рәхмәт әйтеп.

Айдар Җәббаров яңа вазифадагы беренче интервьюсын «Интертат»ка бирде һәм: «Мин алдагы 3 елда театрны кайда алып барырга кирәклеген яхшы күзаллыйм», – диде.

Югары дәрәҗәдә затлы спектакльләр куелачак. Театрда төрлесе булырга тиеш – музыкаль спектакльләр, фәлсәфи спектакльләр, авыр спектакльләр, арт-хаус спектакльләр, пластик спектакльләр, клоунада стилендәге спектакльләр, шигъри спектакльләр...

Мин татар тамашачысына «колхоз-навоз», «гармун-читән» спектакльләре кирәклеге турында зарланулар да ишеткәнем бар. Ямьсез яңгырый инде, шулай да, бу хакта ни уйлыйсың?

«Колхоз-навоз» тәгаен булмаячак – анысына сүз бирәм. Ә «гармун-читән» булырга тиештер.

Беренче спектакле – «Хыял артыннан». Хәзерге вакытта тагын 2 әсәр өстендә эш башлаган: Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» һәм Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл».

Эшеннән китүчеләр: Туфан Имаметдинов Тинчурин театрыннан «ирекле иҗат»ка китте

Туфан Имаметдинов Тинчурин театрыннан китте. Быел аның эштән китүе рәсми рәвештә августта игълан ителсә дә, быел ул үзе Тинчурин театрында спектакль чыгармады. Биредә соңгы спектакле – «Хыялга бер адым» драмасы – декабрь аенда чыкты. Быел Туфан Имаметдинов һәм аның командасы Әлмәттә 2 өлештән торган «Аркадаш» фестивален үткәрде. «Хәзер мин күп вакытымны ресторан белән шөгыльләнүгә бирәм (әйе, Туфан Имаметдинов хәзер ресторатор. – авт.), балалар өчен финанслар турында китап язам», – диде Туфан соңгы яңалыклары турында.

Эшеннән китүчеләр: Рөстәм Галиев директорлыктан китте, ул хәзер – штаттагы артист

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Озак еллар Түбән Кама театрын җитәкләгән Рөстәм Галиев вазифасыннан китте. Хәзер театрны Гүзәл Мөбәрәкшина җитәкли.

«Әйе, китүем дөрес, – диде Рөстәм Галиев үзе дә. – Минем бу турында әйткәнем дә булды. Баш режиссер Лилия Әхмәтова: «Сезне җибәрәсем килми, бергә эшлик әле», – дигән иде. Мин инде китәргә булдым. Бу – дөресрәк юл булыр. Театрга артист булып килдем, артист булып китәрмен. Яшем дә җиткән. Вакыт та җитте», – диде ул. Рөстәм Галиевка август аенда 65 яшь тулды. Декабрьдә театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова белән бергә «Интертат»ка биргән интервьюсында ул: «Яшь бара инде. Әкертен генә театрны бирергә кирәк. Мин сизәм вакыт җиткәнне», – дигән иде.

Эшеннән китүчеләр: Илфир Якупов Камал театры директоры вазифасыннан китте

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Камал театры директоры итеп Илгиз Зәйниев билгеләнгәч, Камал театрында 13 ел директор кәнәфиен биләгән Илфир Якупов урынбасар булып калды (беренче урынбасар), хәзер ул – сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары. Карьерасындагы нюансларга игътибар итмәстән, Илфир Якуповка быел, профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Марсель Сәлимҗанов премиясе тапшырылды.

Эшеннән китүчеләр: Рөстәм Абдуллаев Оренбург театрының сәнгать җитәкчесе вазифасыннан китте

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт театрын 35 ел җитәкләгән Рөстәм Абдуллаев үз вазифасыннан китте. Театр аны «Абдуллаевларда кунакта» дип аталган матур кичә белән озатты.

...һәм югалтулар: Фидан Гафаров

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел татар-башкорт дөньясы Фидан Гафаровны соңгы юлга озатты. Легендар артистка 77 яшь иде. «Без Фидансыз заманда калабыз, һаман саегабыз, ятимләнәбез», – дип сөйләде артистлар. Фидан Гафаров яратып уйнаган һәм Гафури театрында озак еллар барган «Бәхет хакы» спектакле соңгы тапкыр бу театрда Фидан Гафаровсыз күрсәтелде – ягъни, артистлар сәхнәдә уйнады, ә Фидан Гафаров сәхнәләре экраннан барды.

Бөек актерны җирләгән көннәрдә Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакленең репетицияләре бара иде. «Фидан абый бездә «Бәхет хакы» куелуын белә иде – аңа Халисә Мөдәррисова әйткән», – диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Югалтулар: Флера Хәмитова

Быел ТАССРның атказанган артисты, педагог, данлыклы щепкинчыларның берсе Флера Хәмитова (1936-2025) вафат булды. 2 майда аңа 89 яшь тулган иде. Матур яшәп, тыныч кына мәңгелеккә күзләрен йомган.

«Юксынып яшәгәндер, дим мин аны, Камал театры сәхнәсен… Гәрчә, ул вакыттагы яңа бинага (Татарстан урамы, 1 нче йорт) күчмичә, институтка укытырга китүенең сәбәбен ул беркайчан да әйтмәде. Шулай да, килеп, безнең уенны карап китә, аннан соң, шалтыратып, ничек горурланганын сөйли иде. Пенсиягә киткәндә дә, шалтыратып, үзе урынына укытырга килергә дә тәкъдим итте», – диде аның турында Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша.

Югалтулар: Камил Вәлиев

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев вафат булды. Аңа 82 яшь иде. Төнлә йөрәк белән китеп барган.

«Камил абый – комедияне дә, драманы да коеп куеп уйнаган актер. Ә бит махсус белеме дә юк иде, табигать биргән талант белән эшләде. Табигать аны шундый итеп яраткан. Бик күп артистларны эшкә һәм тәртипкә өйрәтте. Камил абый – аяклы тарих иде. Ул бу җәһәттән үз миссиясен Рафик Таһировларга, Фикрәт Сибгатуллиннарга тапшырып калдырды. Бу – әле аңлап та бетереп булмаслык зур югалту. Күңелемдә – ниндидер якты сагыш. Кемнедер җәфаламыйча, бу дөньядан тыйнак кына китеп барды. Мәңгелектә дә рухы шат булыр, Аллаһ боерса!» – диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Фестивальләр: Туфан Имаметдинов һәм аның тарафдарларыннан – Әлмәттә яңа фестиваль

Әлмәттә быел «Татнефть»нең җылы канаты астында берсе – «Караш», икенчесе «Аваздаш» дип аталган 2 фестивальдән торган «Аркадаш» фестивальләр фестивале үтте. Ягъни, фестивальнең рәсми сайтында язылганча, оештыручылар «әлмәтлеләр белән аваздашлык эзләде». Идея авторы һәм фестивальнең кураторы – Туфан Имаметдинов.

«Караш»ы – ГИТИСта режиссерлыкка укучы 5 студентның театраль эскизлары булса, «Аркадаш»ы инде үз брендын булдырган талантлы иҗатчыларның 4 спектакле: Мария һәм Марсель Нуриевларның «Нәкышь» бию спектакле, Нурбәк Батулланың «Балбаллар» физик театры, Йолдыз Миңнуллинаның «Мин түгел» шигъри романы һәм Туфан Имаметдиновның «Бакый» хор картиналары. Фестиваль бер генә булачакмы, дәвамлымы – билгесез.

Фестивальләр: «Нәүрүз» киң планда – театр олимпиадасы белән берләштереп үткәрелде

Камал театры «Нәүрүз» фестивален киң планда – театр олимпиадасы белән берләштереп үткәрде.

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале Камал театрының Татарстан урамындагы тарихи бинасыннан Такташ урамындагы яңа бинасына театраль йөрештән башланды: гармун-баяннар, курчаклар, милли костюмнар белән 300ләп артист ике бина арасын үтте.

Халыкара театраль олимпиада кысаларында бер уникаль проект тәкъдим ителде. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры һәм Шкетан исемендәге Мари дәүләт театрының уртак спектакле, ягъни, копродукциясе буларак, А.П. Чеховның «Дядя Ваня» пьесасы буенча күрсәтелде – Камал театры сәхнәсендә 2 театрның 16 актеры беренче мәртәбә очрашты. Әмма «Ваня агай»ны уңышлы проект дия алмыйм. Спектакль азагында сәхнәгә ни өчен кәҗә белән каз чыгаруларын да аңлатып бирердәй кеше тапмадым.

Фестивальләр: яңартылган «Һөнәр»

Кариев театры «Һөнәр» фестивален яңа концептуаль чишелеш белән үткәрде: 5 көн дәвамында республикадагы дәүләт театрында эшләүче артистлар (һәм башка хезмәткәрләр) куйган 5 дебют спектакле һәм 5 мастер-спектакль күрсәтелде. Фестиваль кысаларында яшь режиссерлар өчен Фәрит Хәбибуллин исемендәге театр премиясе гамәлгә куелды һәм аның беренче лауреаты Әтнә театры артисты Дамир Сидеев булды.

Фестивальләр: «Заман кыңгыравы»

Түбән Кама театры «Заман кыңгыравы» фестивале үткәрде. Рөстәм Галиев озак еллар хыялланган фестивальне яңа директор Гүзәл Мөбәрәкшина Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан директор булып килүгә үткәрде. Афәрин!

«Безнең Туфан Миңнуллин исемендәге фестивальгә баглаган өметләребез акланды. Чөнки татар режиссурасында чакырылган тәнкыйтьчеләрне сокландыра алган, классик язучының традицион рәвештә язылган әсәрен көтелмәгән күзлектән укый алган яңа исемнәр ачылды. Сүз Чаллы театрында артист булып танылган Фирдүс Сафин турында бара. Мин аның өчен шат. Жюри әгъзаларының берсе – Анастасия Ефремова, «Сөяркә» спектакленә кызыгып, аны алга таба да Россия күләмендәге фестивальгә чакыру теләген белдерде. Шулай ук 2 театрның, махсус безнең фестивальгә эләгер өчен, Туфан Минуллин әсәренә мөрәҗәгать итүләре да, миңа калса, безнең максатыбызга ирешкәнлегебез турында сөйли. Без Туфан Миннуллин исемендәге фестиваль оештырып, милли драматургларга игътибарны арттыра алабыз икән, аларның бүгенге театрга йогынтысын көчәйтә алабыз икән, без аны, һичшиксез, эшләячәкбез. Фестивалебез озын гомерле булсын!» – диде театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова.

Фестивальләр: Казанда «Алтын битлек» театр премиясе тантанасы үтте

Быел «Алтын битлек»кә дәгъва итүчеләр арасында Татарстаннан нибары 1 номинант иде – Илья Славутский. Качалов театры йолдызы Илья Славутскийга, «Клавдий ролен башкаруы өчен» дигән формулировка белән, жюриның махсус премиясен бирделәр.

Низаг һәм аның уңай чишелеше: «Су анасы»н саклап калдык – Аллаһка шөкер!

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татар фольклоры геройларын «үзенеке итеп», «Әкият» курчак театрыннан «Су анасы» спектакле өчен акча таләп итүче оешма мәсьәләсендә, бу темага нокта куелды. Мәдәният министры Ирада Әюпова белән шул хакта сөйләштек.

Ирада Хафизҗановна, Су анасын коткару темасыннан башлыйк әле. Су анасының «урлануы» темасы – быелгы борчулы темаларның берсе иде. Әле зурлап игълан ителмәсә дә, барысы да уңай хәл ителде, дип беләм. Без Сезне хәзерге фольклор геройларын коткаручы супергерой дип күз алдына китерә алабызмы?

– Беренчедән, бу – безнең өчен бик зур җиңү, безнең хәзер тәҗрибә бар. Хәзер шундый вазгыять – компания теләсә нинди әкият героен, фольклор персонажын үзенә регистрацияли дә, башкаларга аны куллануны тыя ала. Ул аны үзе дә файдаланмый, башкаларга да коммерциядә дә, иҗатта да куллану мөмкинлеге калдырмый. Мондый монополизация тормышыбыздан әлеге геройларның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Ә алар бу урынны кемгә чистарталар? Нинди контентка, нинди геройларга юл ачалар? Бу – бик зур сорау. «Изге урын буш тормый» категориясеннән чыгып карасак, чистартылган кырны ялган геройлар яулап алырга мөмкин. Мин моны иминлек мәсьәләсенә («национальная безопасность») тиңләр идем. Идеологик киңлектә, мәдәни катламда кешенең үз каһарманнарына урын калмый икән, бу бит – чын мәгънәсендә трагедия. Алар урынын башка геройлар алачак: алар тарихи яктан нигезләнмәгән яки кайдандыр читтән кергән булырга мөмкин. Һәр халыкның үзенчәлеге фольклорда, әкиятләрдә эзен калдыра. Бу бит – безнең үзенчәлегебез чагылышы, безнең мәдәни кодыбыз чагылышы. Бу – бик зур проблема.

Икенче яктан караганда, безгә бу теманы башка югарылыкка күтәрергә кирәк: без нинди геройларыбыз барлыгын аңларга тиешбез. Бер юнәлеш – эпосларыбызны өйрәнеп, фольклор катламын актарып, югалтканыбызны эзләү булса, икенче юнәлеш – борынгы әдәбияттан, дастаннардан килгән каһарманнарны яңа алымнар белән күрсәтү, таныту, өченче юнәлеш – иҗади эзләнүләрдә тукталмыйча, яңа героик образларны уйлап табу. Туган батыр күпмедер дәрәҗәдә әнә шушы запроска җавап булып тора.

Ә инде теге килеп чыккан вазгыять темасына нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: бәлки, безгә бу компаниягә рәхмәт әйтергә кирәктер – алар җәмгыятьтәге шушы проблемага күзебезне ачтылар. Әйе, безнең зур җиңү – без фольклор геройларыбызны саклап кала алдык. Нәкъ менә Мәдәният министрлыгы бу багланышларга нигез салды һәм нәкъ менә Министрлыкның дәгъвалары канәгатьләндерелде. Бүгенге көндә 3 персонажга караган 3 патент гамәлдән чыгарылды.

Пьеса өчен түләүләр театр җилкәсенә күчте. Драматурглар ризасызлык белдерә

«Татар-информ»да үткән матбугат конференциясе вакытында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да искә төшерде: «депутат запросы» дип ассызыклап, Мәдәният министрлыгы тарафыннан драматургларга гонорар түләү тәртибен кайтаруны сорады.

«Бәлки, безгә дә Татарстанда шундыйрак закон кабул итәргәдер? Театрлар, ТВ, радио үз репертуарының, эфирының кимендә фәлән хәтлесен хәзер яшәп иҗат итүче драматурглар әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакль һәм фильмнар исәбенә корырга тиеш, мәсәлән. Телиләрме, теләмиләрме, аларда драматурглар белән хезмәттәшлек итәргә, пьесалар язарга заказ бирергә, яшь талантларны укытуга кызыксыну уяначак. Алдарак әйткәнемчә, сан барыбер ахыр чиктә сыйфатка әйләнәчәк», – дип язган иде быел февраль аенда драматург Равил Сабыр да.

«Без инде былтыр ук театрларны кисәтеп куйдык – түләүләргә катышмыйбыз. Шуңа күрә монда форманы үзгәртү проблемасы килеп баса. Ягъни, театр гадәти эшчәнлеген башкара: режиссерга, рәссамга һәм башкаларга тиешле гонорарын түләп, продукт булдыра да аны сата. Алар драматургтан куллану хокукын алып, әлеге әсәрне куллану хокукы өчен җавап бирәләр», дип җавап бирде Ирада Әюпова бу тема буенча сорауга.

Нурбәк тә ризасызлык белдерә: «Иҗатта «сезнеке-безнеке» юк!»

Нурбәк Батулла сүгенде.

  • Моннан берничә ел элек ул «Театрда импровизация» лабораториясенең дәвамы булган спектакль барышында башкалар сүгенгән өчен гафу үтенгән иде (Туфан Имаметдинов белән бергәләп).

«Аваздаш» фестивале кысаларында куелган спектакльләрнең Әлмәт җирлеге белән бәйлелеге аз булуы турында бирелгән сорауга Нурбәк Батулла: «Мәдәният һәм сәнгать мәдәни һәм дәүләти кысалардан өстәрәк тора. Миңа калса, «безнекеләр»гә һәм «сезнекеләр»гә бүленешне мин аңлап та бетермим. Әлмәт тә безнеке. Безнең җир – Җир планетасы. Сезнеке, безнеке, кала, калмый... Бу бит матди кыйммәтләр түгел, моны бүлеп булмый, чөнки аңа беркем дә ия түгел. Бу – халәт: ул йә бар, йә юк. Бакый Урманче йә туа, йә тумый – ул «Татнефть»кә дә карамый, башкасына да, монда сезнеке-безнеке юк!» – дип җавап бирде һәм үз фикеренә каты итеп нокта куйды да… матбугат конференциясе шушы урында бетте, чөнки… бетте инде…

«Нурбәк Батулланың гадәттән тыш сөйкемле экспрессиясе сокландырды», – дип яздым мин «Интертат»ка.

2025 елда театр тарихына керергә лаек вакыйгалар: Әлмәттә суперспектакль

Әлмәт театры үзенчәлекле спектакль чыгарды. Театр аны 1 тамашачыга 3 тапкыр сата ала, ә тамашачы килгән саен яңа тамаша карый.

Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировский театрда беренче премьерасын – «Йорт» иммерсив спектаклен чыгарды (авторы – Равил Сабыр). Бу – 3 тапкыр килеп 3 тапкыр 3 сюжетны карап була торган гаҗәеп спектакль. Май аенда әлеге спектакльне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады һәм уңай бәя бирде.

2025 елда театр тарихына керергә лаек вакыйгалар: 3 уку йортында татар артистлары төркемнәре җыелды

Быел Фәрит Бикчәнтәев ГИТИСта татар артистлары һәм режиссерлары төркеме җыйды. Быел, шулай ук, Казан театр училищесында – Лилия Әхмәтова, Алабуга мәдәният көллиятендә Олег Кинҗәгулов курс җыйды. Болар барысы да – бюджет төркемнәре. Татар театрлары өчен артистлар әзерләү мәсьәләсендә бу дәрәҗәдә сайлау мөмкинлеге булганы юк иде.

Эстрада + театр

Театр һәм эстрада сәнгатен берләштерергә омтылган иҗади коллаборацияләр барлыкка килде.

Тинчурин театрында «Хыял артыннан» мюзиклында, килешү белән, Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов җырлый.

Минзәлә театры Казан гастрольләрендә «Өйләнү» спектакленә популяр җырчы Марат Яруллинны чакырды – ул шкафтан чыгып җырлады. Спектакль декорациясенең төп элементы булган шкаф-порталдан, кияүләр белән бергә, данлыклы буйдак Марат Яруллин чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар