Әлмәттә – «Бакый»: «Шәрыкъ аһәңе» аз, «тату» күп... Булса соң, әйбәт ягы да бар...
Әлмәттә быел берсе – «Караш», икенчесе «Аваздаш» дип аталган 2 фестивальдән торган «Аркадаш» фестивальләр фестивале үтте. Ягъни, фестивальнең рәсми сайтында язылганча, оештыручылар «әлмәтлеләр белән аваздашлык эзләде». «Караш»ы – ГИТИСта режиссерлыкка укучы 5 студентның театраль эскизлары булса, «Аркадаш»ы инде үз брендын булдырган талантлы иҗатчыларның 4 спектакле: Мария һәм Марсель Нуриевларның «Нәкышь» бию спектакле, Нурбәк Батулланың «Балбаллар» физик театры, Йолдыз Миңнуллинаның «Мин түгел» шигъри романы һәм Туфан Имаметдиновның «Бакый» хор картиналары.
«Караш» + «Аваздаш» = «Аркадаш» фестивале «Татнефть»нең җылы канаты астында Әлмәттә узды. Игътибар итсәгез, өчесе дә «аш» кушымчалы сүз сайланган. Тамашачыга – рухи яктан, оештыручыларга матди яктан да «аш» булырлык фестиваль булды, дип өметләник. Идея авторы һәм фестивальнең кураторы – Туфан Имаметдинов.
«Караш» фестивалендә барлыкка килгән театраль эскизлар фестиваль кысаларында 1-2 күрсәтелү белән фестиваль архивына күчте булса кирәк, аларның каядыр күрсәтеләчәге турында мәгълүмат юк, һәм сүзебез, гомумән, алар турында түгел.
Ә менә «Аваздаш» фестивале өчен махсус куелган 4 спектакль турында авыз тутырып сөйләргә дә, аларның камилләштерәсе урыннарын камилләштереп, фестивальдән тыш Әлмәттә яки Казанда күрсәтергә дә мөмкин, һәрхәлдә, матбугат конференциясендә оештыручыларның тел төбе шулайрак булды. Миңа әлеге спектакльләрнең икесен карау насыйп булды – «Бакый»ны һәм «Мин түгел»не.
«Бакый» – Бакый Урманче шигырьләренә Эльмир Низамов музыкасы белән барлыкка килгән спектакль. Жанры – хор картиналары. Бу, мөгаен, фестивальнең төп әсәредер. Чөнки аның режиссеры, беренчедән, фестиваль кураторы Туфан Имаметдинов үзе. Икенчедән, фестивальнең Казандагы матбугат конференциясе нәкъ менә Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында – Бакый ага белән бәйле уку йортында булуы да шуңа ишарә. Шуңа да бу язмада сүз «Бакый» – фестивальнең төп спектакле турында барыр.
Туфан Имаметдинов фестиваль алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә: «Мине Бакый исеме үк җәлеп итте. Бу – Аллаһ исемнәренең берсе. Ул – үзенең гади булмаган тормышы белән татар халкын профессиональ иҗади киңлеккә этәргән беренче татар профессиональ рәссамы. Татар интеллигенциясе арасында аның кебек кешеләр бик күп түгел. Ул, үзенең профессиональ уңышы турында да уйламыйча, яраткан эшен башкарган, һәм без бу яктан аның белән теләктәш – яраткан эшебезне башкарабыз. Бакый Урманче безнең өчен бу эштә флагман булып тора.
Бакый Урманче монументаль шәхес булгач, без дә аңа монументаль якын килергә тырыштык – әсәрне Миләүшә Тәминдарованың 40 кешелек хоры башкарачак (ТР Дәүләт хоры). Без моны ачык остаханәләрдә башкарачакбыз, чөнки бу – рәссамнарның иҗат киңлеге», – дигән иде.
Бу спектакльне карау өчен, Әлмәткә Татарстан Язучылар берлеге командасы – Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Дания Нәгыйм, галим Зөфәр Мөхәммәтшин һәм булачак галим Баязит Зәйдуллин белән бергә килдек.
- Ачык остаханәләр – Әлмәтнең кызыклы гына иҗади урыны: рәссамнар һәм аларның фикердәшләре өчен иҗади киңлек, сәнгати проектлар өчен очрашу урыны.
Ә инде фестиваль барган берничә көндә оештыручылар әлеге киңлекне театраль мәйданчыкка әверелдергәннәр. Моның өчен тамашачыларга, ярымтүгәрәк ясап, йөзләп урындык тезгәннәр. Түргә постамент куеп, анда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының иң чибәр биючесен – Вагнер Карвальоны (театрның балет труппасы премьеры, Бразилиядән килгән. Татарстанның атказанган артисты. Аны «Шүрәле» балетында Шүрәле партиясендә дә күрергә мөмкин) бастырганнар. Ул ялангач (диярлек) һәм тәненә гипс сыланган – һәйкәл кебек катып басып тора. Хәер, һәйкәл кебек дип арттырам икән, башына бернәрсә сыланмаган, чәче дә дулкынланып, бөдрәләнеп тора. Уң якта һәм баскыч басмаларына хор җырчылары тезелгән – сүз Миләүшә Тәминдарова җитәкләгән ТР Дәүләт хоры турында бара.
Спектакль алдыннан Туфан Имаметдинов тамашачы алдына чыгып: «Ни өчен без Бакый агага тотынырга булдык? Чөнки аның тормышы – авыр тормыш: күп тарихи трагедияләрне кичергән кеше – шундый чорда яшәде. Ул – безнең өчен көрәшче кеше. Шуңа күрә аңа багышлап опера яздык. Бакый ага – татарның беренче профессиональ рәссамы, шуңа күрә профессиональ хор һәм профессиональ биючене алдык. Сәнгатьтә беренче адымнарын ясаучылар классикага карап өйрәнә башлыйлар. Шуңа күрә безнең классик музыка, классик балет һәм классик тән булырга тиеш. Спектакль 7 шигырьдән тора. Бәлки, кемдер белмидер: Бакый ага рәсемнәр генә ясап калмаган, шигырьләр дә язган. Бу опера шул шигырьләргә таянып язылган. Опера 30 минут бара».
Эльмир Низамов: «Бу – символлар белән тулы перфоманс. Минем өчен бу спектакльнең квинтэссенциясе – кечкенә генә «Туучы кеше» шигыре. «Туучы кеше, үлүче кеше, төзүче кеше, бозучы кеше. Шатланып, тилереп, кайгыдан илереп, акыллы акылсыз булучы кеше». Миңа калса, бу – безнең туганнан алып үлемгә кадәр юлыбыз, шушы юлда төзибез, җимерәбез, акыллы да булырга тырышабыз, акылсызлыклар да кылабыз...»
«Бакый» спектакле/перфомансы, Туфан үзе әйткәнчә, ярты сәгатьлек тамаша иде – тамашачыга нык тәэсир итә торган кызыклы спектакль. Дөрес, театраль яктырту да булса, гел дә шәп буласы иде, әмма остаханә икән – остаханә, җәмәгать, музыкасы затлы, хор шәп, биючесе чибәр – тагын ни кирәк?!
Соңыннан, фикер алышу вакытында, кайбер тамашачылар кебек: «күк капусы ачылды», «шедевр» сүзләрен кулланмыйча, гади генә тасвирласак, тамаша болайрак күренә. Уң якта хор җырлап тора, хор алдында аның харизмалы сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова дирижерлык итә. Үзәктәге әйләнмәле биек постаментта Аполлон кебек матур биюче егет хәрәкәтләнә. Хәрәкәтләреннән тәненә сыланган гипсы коела бара, юеш гипста аягы таеп китмәсен дип борчылып куясың. 7 җыр дәвамында егетебез биеп бетерә дә, постаменттан төшә дә, коелган гипс кисәкләрен өеп куеп, китеп бара. Бу – «кешедән кабер генә кала» дигән сүз булдымы, әллә сәнгать әсәренә җан керүеме – кем ничек җаны тели, шулай аңлый ала.

Профессиональ биюче һәм профессиональ хор тәэсир итә, әлбәттә. Бер зал тамашачы (100 кеше чамасы) әсәрләнеп тыңладык. Шулай да биюе барышында Карвальоның тәнендәге бөтен татуировкаларын барлап-тикшереп чыгарга өлгердем. Татулары байтак чибәр егетнең, кем әйтмешли, атаң башы гына юк, чәчәк тә бар, бөркет тә бар, бүре башы да...
Туфан тамашаларының бер үзенчәлеге – фикер алышулар. Тамаша үзе ярты сәгать барса, фикер алышулар бер сәгатькә, сәгать ярымга сузылырга мөмкин. «Бакый» спектаклен карарга Казаннан, Чаллыдан, Мамадыштан, Чистайдан – Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгәннәр иде. Барысы да диярлек фикер алышуга калды һәм тамашаны югары бәяләде, гаять канәгать булуларын белдерделәр. Шулай да бер тамашачының – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың фикереннән башланган бәхәсне тәкъдим итмичә кала алмыйм.
Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «...Сезнең биючегез дә Бакый ага белән бергә Соловкидан кайткан кебек (татуировкага мөнәсәбәте булды шагыйрьнең. – авт.). Бакый ага –Көнчыгыш кешесе иде, әлбәттә. Чөнки аңа, иреккә чыккач, зур шәһәрләрдә яшәргә ярамаган, озак кына вакыт Урта Азиядә яшәгән. Ул үзе дә җырлый иде – хәтерлим әле. Шуңа да музыкада бераз Шәрык мотивлары ишетәсе килгән иде. Татар шигъриятенең дә тамырлары Шәрыктән бит. Ул көчле шагыйрь димәс идем, ләкин шигырьләре ихлас. Бакый ага шигырьләренең беренче нашире, аларны иске татар теленнән күчереп, өйрәнеп дөньяга чыгарган галим Зөфәр Мөхәммәтшин да биредә. Беренче тәэсирләремә килгәндә... бәлки, ялгышамдыр да... ләкин миңа Шәрык аһәңнәре җитенкерәмәде...»
Композитор Эльмир Низамов: «Мин ничек ишетәм – шулай язам. Минем бу шигырьләрне эчке тоемлавым шундый. Бу – минем бүгенге көнне тоюым, бу – минем дөньямның тавышы. Бакый Урманче – зур шәхес. Ләкин бит минем шәхесем дә бар. Ата белән анадан бала туганда, кайсыдыр сыйфатлары анадан, кайсыдыр – атадан. Мин Бакый Урманчега хезмәт күрсәтүче генә түгел. Мин хорны шулай ишетәм, мин сүзләрне шулай ишетәм. Ул шундый – кабул итсәгез дә, итмәсәгез дә. Нинди генә текст алсам да, мин үз музыкамны язам. Эльмир Низамов шулай яңгырый...»
Ркаил Зәйдулла: «Башта бит үзең: «Нинди сүз – шундый көй», – дидең».
Эльмир Низамов: «Ул сүзләр миндә шулай яңгырый».
ТР Дәүләт хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова: «Анда пентатоника аз, чыннан да. Көнчыгыш аһәңнәре аз. Миңа калса бу – Бакый аганы дөнья кешесе итеп тоемларга тырышу. Биюче безне классик башкаруга алып китте. Ул миллилектән дә, җирлелектән дә өстәрәк тора. Хор да хәзер традицион яңгырамый – ХХI гасырда яшибез. Музыканың бөтенебезгә ошаган 7 нче кисәге милли яңгырый, моңлы. Хәзер бит безнең яңа әсәрләр иҗат итү белән эшләр шәптән тормый...»
Ркаил Зәйдулла: «Бу шигырьләр бит музыка язуны күздә тотып язылмаган да. Ул аларны бастырырга да җыенмаган, көндәлек итеп кенә язып куйган. Җыр өчен шигырьләр махсус языла».

ххх
Ркаил Зәйдулла искәртеп үткәнчә, Бакый ага шигырьләрен гарәп графикасыннан кириллицага күчереп, дөньяга чыгаручы, аны китапка әзерләүче галим Зөфәр Мөхәммәтшин да залда иде. Аны Әлмәткә дә язучылар автобусы белән барырга мин генә чакырдым, оештыручылар түгел. Шунысы кызык, ул, гомумән, мондый спектакль булачагын «Интертат» язмасыннан гына укып белгән, үзенең консультатив ярдәмен күрсәтергә әзер булса да, иҗат коллективына аның ярдәме соралмаган. Кызганыч, әлбәттә. Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрында куелган «Идегәй» дастаны тирәсендәге ыгы-зыгы искә төшә. Булышырга әзер торган галимнәребез булганда галимнәр белән эшлисе иде бит, хөрмәтле иҗатчылар.

ххх
Фикер алышуларда чәчрәп чыкмыйча тыйнак кына утырсам да, биредә үз фикеремне язам. Әлбәттә, бу – шәхсән минем фикер. Миңа калса, «Бакый» – Туфан Имаметдиновның «Әлиф», «Дәрдемәнд» спектакльләре схемасы буенча куелган эше, бер үк шаблонга төрле тема яки шәхесләрне утырту гына. Татар сәнгатенең классикасына әверелә язган «Әлиф»тә, берничә музыкант уйнап һәм җырлап торганда, Нурбәк Батулла комда (яки комсыз) бии. «Дәрдемәнд»тә контр-тенор тавышлы Рөстәм Яваев Дәрдемәнд шигырьләрен скрипка, альт, контрабас импровизациясенә кушылып башкарганда, Нурбәк Батулла кан агызып бии (әле ярый Нурбәк Батулла бар – яратам да инде үзен. – авт.). Тегесендә дә, монысында да композитор – Эльмир Низамов, хореограф – Марсель Нуриев. Димәк, Эльмир да, Марсель дә, иҗат итеп, яңа продукция тудырганнар, ә Туфан әлеге иҗатны шул ук таныш схемага утырткан.
Мин Туфан Имаметдиновның эшчәнлеген аз гына да киметмим – ул үз тирәсенә талантлы иҗатташларын җыйган, яңа әсәргә рухландырган һәм, әлбәттә, үзенең бренды ярдәмендә әлеге иҗат җимешенә бер зал тамашачы (100 кеше) җыйган. Иң мөһиме – бюджет мәсьәләсен дә хәл иткән. Инде бу спектакльне Әлмәткә барып җитә алмаган, әмма Казанда карарга әзер булган тамашачыга күрсәтү мәсьәләсен хәл итү мәслихәт.