news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда «Алтын битлек»: Үзебезгә бирмәсәләр дә («махсус»ны гына) бүтәннәр өчен сөенеп...

Казанда «Алтын битлек» театр премиясе тапшыру тантанасы үтте. «Алтын битлек» театр премиясенең 2 көнлек программасын яктыртучы журналистлар арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.

news_top
Казанда «Алтын битлек»: Үзебезгә бирмәсәләр дә («махсус»ны гына) бүтәннәр өчен сөенеп...
фото: Салават Камалетдинов

«Алтын битлек» театр премиясе тапшыру тантанасы – 2 көнлек программаның якты финалы иде. Аннан алда Казан дәүләт консерваториясендә, Казан дәүләт мәдәният институтында, Милли китапханәдә һәм Камал театрының яңа бинасы залларында бик күп мәгълүмати һәм мәгърифәти программа үтте. Әйтик, 1996 елда «Алтын битлек» алган «Буря» спектакленә багышланган иҗади очрашу. ТЮЗда Борис Цейтлин куйган бу спектакль – Татарстанда беренче «Алтын битлек». Щукин исемендәге Театр институты ректоры, Россиянең халык артисты Евгений Князев белән иҗади очрашу да Казан тамашачына матур бүләк булды. Профессионаллар өчен тавыш саклау технологияләре, сәхнә хәрәкәте буенча осталык дәресләре, Вахтангов театры директоры Кирилл Крок катнашында түгәрәк өстәл, Россия Армиясе театрының баш рәссамы, ГИТИС педагогы Анастасия Глебова лекциясе, ГИТИС ректоры, театр белгече Григорий Заславский белән иҗади очрашу һәм башкалар.

Болар барысы да «темада» булган кешеләр өчен булса, Бауман урамындагы туристлар өчен Качалов театрыннан Шаляпин һәйкәленә кадәр театраль йөреш оештырылды. Моңа Әлмәтнең «Урам театры» артистлары җәлеп ителгән иде. Алар урам тулы халыкка «Алтын битлек» флажогы һәм плакатлары өләштеләр – шулай итеп, күпме кеше шушы фестиваль кисәкчеген өенә алып кайтып китте. Бауман урамында да, Камал театрының яңа бинасы янында да «Алтын битлек» логотиплы фотога төшү урыннары көйләнгән, димәк, кеше «Алтын битлек» турындагы мәгълүматны үз фотосы форматында телефон хәтеренә дә салып куйды.

«Театраль йөреш» дигәннән, быел Камал театры аны төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале башланганда оештырды, һәм анысы күңелгә якынрак иде – артистлар оркестр белән, гармуннар белән, махсус костюмнардан Кабан күле буеннан бер бинадан икенчесенә җылы итеп, матур итеп барганнар иде.

Монда башка формат – Бауман урамы аудиториясенә яраклаштырылган җиңелчә тамаша. Клоунада костюмлы артистлары туристлар өчен матур бүләк булды.

Инде төп чараны – кичке тантананы тасвирлауга күчим. Театр алдындагы мәйданчыктагы кызыл келәмнәр, бәрхет пәрдәле фотога төшү урыннары аша бинага үтәсең. Һәр кунакка – «Алтын битлек» логотиплы пакет, пакетта – программа, ручка һәм шоколад. Стойкаларда – саллы гына эшләнгән номинантлар каталогы, фестиваль логотибы сугылган Казан күренешле открыткалар, стикерлар. Фойеда, шампан шәрабы салынган бокаллар куелган поднослар тотып, кызлар-егетләр йөренеп тора.

Биредә без Камал театрында күреп өйрәнгән аудитория түгел, әлбәттә. Әмма алай үтсәм дә, болай әйләнсәм дә, зур «йолдызлар» күренмәде (мин белгән кадәресе). Хәтта, без «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында күреп өйрәнгән аудитория, ягъни, үзебезнең артистлар да юк диярлек. Аңлашыла инде, алар номинант түгел, булмагач, йөрисе дә түгел булып чыга, димәк. Ә башка елгы номинантлар һәм лауреатлар йөрсә ни булыр иде? Йөрсеннәр иде матур булып! Кыскасы, фойеда кайбер Камал театры артистлары гына күренештерде. Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллина, Илдус Габдрахманов, Дания Нуруллина очрады. Башка театрларга 1-2 билет кына бирелгән ахрысы – директорлар гына йөренә иде.

Фестивальнең матбугат сәркатибе үз эшен белә. Пресс-подход урыны алдан билгеләнгән. Монысы – журналистларның спикерларга сорау бирү мөмкинлеге дигән сүз.

Владимир Машков: «Алтын битлек» театр премиясе беренче мәртәбә Казанда – Камал театрының яңа бинасында үтә. Татарстан – театраль регион. Без бүген лауреатлар исемнәрен беләчәкбез һәм театраль Россиянең үсешен бәяли алачакбыз. Җылы кабул итүе өчен Татарстанга рәхмәт! Татарстанның Мәдәният министрлыгына рәхмәт! Президентның Мәдәни инициативалар фондына рәхмәт! Казан мэрына рәхмәт! Әлбәттә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! «Алтын битлек»не шушы талантлы җирдә уздырырга ярдәм итте. Бирегә килеп җиткән экспертларга, лауреатларга рәхмәт. Тагын башка бер регион безнең зур команданы кабул итәргә әзер булса, без киләбез. Без – театраль ил. Мин безнең ил мәдәниятен театрсыз күзаллый алмыйм. Театр – коллектив эше, дип әйттем инде, безнең коллектив бу премияне матур һәм ихлас итәргә тырыша».

Ирада Әюпова: «Бу чара безгә бик кадерле. Биредә үткән түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар бик кадерле, Милли китапханәдә ачылган афишалар күргәзмәсе... Театр сәнгате – ул зур команда эше. Командада һәр катнашучының роле бар – костюмер, постижердан башлап, рәссамнарга, артистларга һәм режиссерга кадәр. Бу – безнең өчен зур мөмкинлекләр. Үз мәдәниятебезне күрсәтү, төрле дәрәҗәдәге вакыйгаларны кабул итә алуыбызны күрсәтү. Иң мөһиме – бу төбәк өчен генә кадерле вакыйга түгел, бу – безнең мәдәни киңлекнең бердәм булуын күрсәтә, ул башкала һәм төбәк дип бүленми. Без – бер зур ил. Иҗатка, яңа багланышларга һәм яңа проектларга ачык булган талант кешеләре күп булган ил. Рәхим итегез! Алда безне шундый бик күп очрашулар көтә әле».

Фойе тула бара. Кичке күлмәкләрдән ханымнар, смокинглы ирләр…

Фойеда – Башкортстан мәдәният министры Әминә Шафикова, «Живой город» заманча мәдәниятне үстерү фондын гамәлгә куючыларның берсе Диана Сафарова күренде. Күңелсез хәлләргә тарыган Буа театры директоры булган Раил Садриев та биредә икән. «Бар да әйбәт булачак», – диде ул. Качалов театры «йолдызы» Илья Славутский да биредә. Быел «Алтын битлек» театр премиясенә Татарстаннан бердәнбер номинант. Режиссер Александр Славутский куйган Шекспирның «Гамлет» спектаклендә Клавдий роле өчен, «Алтын битлек» театр премиясенә Илья Славутский тәкъдим ителгән иде.

Тантана матур, зәвыклы композиция белән башланды. Сәхнәгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия театр әһелләре берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Владимир Машков чакырылды.

«Хәерле кич, кадерле дуслар! Исәнмесез! Сезне чын күңелдән матур театр бинасында сәламлим һәм зур уңышлар телим!» – дип татарча башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: «Хәерле кич, кадерле дуслар, хөрмәтле Владимир Львович! Сезне яңа театр бинасында шушы дәрәҗәле чарада кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә. Ышанычгыз өчен рәхмәт! Хуш килдегез!»

Владимир Машков: «Быел ул беренче мәртәбә Татарстанда – Казанда уза. бай тарихлы театрның яңа бинасында! Шушы катлаулы чорда безгә бирегә килергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич! Ансыз без шушы зур сәфәрне башкарып чыга алмас идек. Барлык килүчеләргә рәхмәт! Килеп җитә алучыларга рәхмәт! Шулай ук мин илебезне саклаучыларга рәхмәт әйтәм. Алар безне саклыйлар һәм яраткан эшебез белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәләр. Алкышлар – аларга! Ватаныбызны саклаучыларга! «Алтын битлек» – профессионалларның профессиональләрен тану билгесе, һәм номинантлар арасында җиңелүчеләр булмаячак. Сез – күпмилләтле Россия театры тарихында».

Аннары сәхнәгә клоуннар чыкты, һәм тамаша башланды.

Минем, бездән берәр алып баручы алырлар, дигән өметем бар иде. Актрисаны, ярар, үзләре алып килсен, ди, бездә бит инде сәхнә тотарлык харизмалы актерлар бар – берәрсен сайларлар, дип өметләндем. Ә алар бөтенесен клоуннарга тапшырган булып чыкты. Конвертны да клоуннар ача, лауреатны да алар озата. Клоун битлекле алып баручылар – Владислав Миллер, Севастьян Смышников һәм Артур Касимов.

  • Сүз уңаеннан, Артур – Удмуртиянең Кестым дигән татар авылында үскән. Олег Табаков театры актеры.

Кичәне тулысынча «Алтын битлек» театр премиясен оештыручылар үзләре ясаган. Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтмешли, безнекеләр булышып кына торганнар.

Беләсезме – нәрсә җитмәде? Алкышлар. Алар шактый сыек иде. Ни өченме?

Камал театры залының партерында һәм амфитеатрында урыннар бик күп түгел – 500дә юк. Бу – теләгән һәр кеше билет сатып алып тамаша кыла ала торган чара түгел. Монда – вип-кунаклар, номинантлар һәм... Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешма җитәкчеләре һәм эреле-ваклы түрәләр. Алар өчен «кадерле билет»ны табыштыру үзенчәлекле квестка тиң булгандыр. Кемнәр тапкан – амфитеатрга утырышканнар.

Мин моны нигә язаммы? Башка елларда онлайн карыйбыз бит инде «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасын. Күрәбез сөенечтән ничек гөрләшкәннәрен, нинди алкышлар яңгыравын... Ә быел чагыштырмача «сыек» кына алкышлар иде. Түрә ханым вә әфәнделәр, билет табыштырып кереп утыргансыз икән, һичьюгы гөрләтеп кул чабарга иде инде.

«Алтын битлек» лауреатларына барлыгы 38 премия тапшырылды. «Иң яхшы спектакль» номинацияләрендә – 6, индивидуаль номинацияләр – 25. Шулай ук, жюриның 5 махсус премиясе, «Алтын битлек» Президентының 2 премиясе.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры 6 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясен алды. Аның бишесе Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре нигезендә куелган опера спектакле иде, алтынчысы – театрның «Рахманинов. Симфония длиною в жизнь» балеты.

Саха опера һәм балет театры 3 премия алды. «Сияющий камень» – легендаларга нигезләнгән этно-балет, Якутиянең Опера һәм балет белән Олонхо театрының уртак проекты.

Кыскасы, ике милли республикадагы Опера һәм балет театры милли проект белән «Алтын битлек» театры премиясен күпләп алып кайтып китте. Безгә көнләшергә генә кала. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының милли проект булган спектакльләренең бар уңышы – Тукай исемендәге дәүләт премиясе.

Быел «Алтын битлек»кә дәгъва итүчеләр арасында Татарстаннан нибары 1 номинант иде – алда әйткәнемчә, Илья Славутский – әмма ул да ала алмады. Аның белән бер номинациядә Елец, Екатеринбург, Элиста, Ижевск артистлары да бар иде. Ижевск рус драма театрыннан Юрий Малашин «Алтын битлек» лауреаты булды. Ә Илья? Безнең Илья? Илья Славутскийга, «Клавдий ролен башкаруы өчен» дигән формулировка белән, жюриның махсус премиясен бирделәр.

Илья Славутский: «Шуңа бу приз миңа гына түгел дип уйлыйм, бу приз – бөтен Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрына!»

Фото: © Салават Камалетдинов

Илья Славутский: «Премия өчен һәм аның формулировкасы өчен рәхмәт! «Алтын битлек» премиясенең яңа командасына рәхмәт! Бу махсус приз миңамы? Үземә генәме? Театр – коллектив сәнгать. Моны барыбыз да белә. Шуңа бу приз миңа гына түгел дип уйлыйм, бу приз – бөтен Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрына! Бу приз минем гаиләмә дә – туры мәгънәсендә дә (Илья – театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский улы. – авт.), театраль гаиләмә дә – безнең театрга! Минемчә, безнең өчен иң зур бүләк – без көн саен яраткан эшебез белән шөгыльләнә алабыз. Аның өчен безнең илебезгә рәхмәт! Дәүләтебезгә рәхмәт! Безнең бөек, күпмилләтле Россиягә рәхмәт! Әйдәгез, без үз эшебезне яхшы башкарыйк, рольләребезне яхшы уйныйк. Яхшы спектакльләр куйыйк. Барыгызга да рәхмәт!»

Тамашаны алып баручы клоуннар лауреатны сәхнә артына алып кереп киттеләр. Президент премиясен тапшырырга сәхнәгә «Алтын битлек» театр премиясе президенты Владимир Машков чыкты. Ул премияне үткән ел бинасы янган Хабаровск крае академик музыкаль театрына тапшырды. Премияне өлкәнең мәдәният министры Дмитрий Кузнецов һәм театрның сәнгать җитәкчесе Никита Туранов кабул итеп алды.

«Алтын битлек» тантанасы шулай үтте. Бу соңгы тапкыр индивидуаль премияләр булган «Алтын битлек» иде. Алга таба алар булмаячак. Күп тапкырлар «Театр – коллектив хезмәт» дигән сүз кабатланды. Алга таба төрле форматтагы «Иң яхшы спектакль» номинацияләре генә булачак, димәк, аны иҗат итүчеләр барысы да лауреат булып йөриячәк.

Тантана зәвыклы да, затлы да, дип мактап куйыйк. Шулай да... шулай да сценарий язучы һәм әлеге тамашаны куючы режиссер Казан өчен әзерләүләрен истә тотмаганнар...

Ярый әле, Рәисебез татарча сүз әйтте, башка татарча сүз яңгырамады, татар символлары булмады. Юк, әлбәттә, клоуннар өчпочмак булып киенеп йөрсеннәр, димим... Шулай да тамаша барышында татар мәдәниятен бераз истә тотсалар яраган булыр иде... Хәерлесе инде... Булганы белән...

Хәер, Константин Станиславскийның «Наш труд дает нам радость тогда, когда мы к нему приступаем. Это радость сознания, что мы можем, имеем право, что нам разрешено заниматься любимым нашим делом, которому мы посвятили свою жизнь. И наш труд даст нам радость, когда мы увидим, что выполнив его, поставив спектакль, сыграв роль, мы принесли пользу зрителю, сообщили ему нечто нужное, важное для его жизни, для его развития» дигән сүзләре астында экранда театрның бөек шәхесләренең фотолары күрсәтелгәндә, Тукайның фотосы да күренде. Бәлки, тагын кем дә булса булгандыр, мин күрмәдем. Тукай өчен рәхмәт: «Халыкка дәрсе гыйбрәттер – театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр – яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә», – дип язган безнең Тукаебыз.

P.S.: Алдагы елларның берсендә «Алтын битлек»нең Уфага килүе дә мөмкин. Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова шулай диде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 июнь 2025
    Исемсез
    Татарстанда ничәмә ничә театр бар. Ә премияга тәкъдим итәрдәй спектакль дә, роль дә юк. Гажәп хәлләр.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар