Легендар актер Камил Вәлиев турында: «Кемнедер җәфаламыйча, тыйнак кына китеп барды...»

Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев вафат. Аңа 82 яшь иде. Төнлә йөрәк белән китеп барган. Бүген аны Әлмәтнең Үзәк мәчетеннән озатып, җир куенына иңдерделәр.
«Милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, кадерлебез Вәлиев Мөхәммәтшакир улы Камил вафат. Тормыш иптәше, театрыбызның нурлы артисты Луиза Солтанованың, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең, театр сәнгатен сөючеләрнең тирән кайгысын, кайтарып булмаслык югалту ачысын уртаклашабыз», – диелгән иде театрның хәбәрендә.
«Театрга мәхәббәтне Камил абый уятты»
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Кинәт булды. Көтмәгәндә булды. Төнге сәгать 1дә тыны кысылып дару эзләгән, «ашыгыч ярдәм» килгәндә йөрәге туктаган.
Камил абый – безнең иң дәрәҗәле актерыбыз бит инде ул. РСФСРның атказанган артисты булган башка кеше бездә әле юк. Гали Хөсәеновның актеры иде бит инде ул, аның бөтен спектакльләрендә уйнады. Гали Хөсәенов чорының безнең театрда алтын чор булуын беләсез. Әлмәт театры кайда гына булса да, беренче булып, Камил абый исемен телгә алалар иде. Өлкән буын: «Камил эшлиме әле?» – дип сорый иде. Театрыбызның йөзе иде инде. Формаль яктан, орденлы театр дип әйтсәк тә, ихлас итеп кенә әйтсәк тә, театрыбызның уңышларында Камил абыйның өлеше искиткеч зур.
Миндә театрга мәхәббәтне Камил абый уятты, дип, авыз тутырып әйтә алам. Нәкъ менә ул уйнаган персонажлар Әлмәт театрына мәхәббәт уятты. Чибәр иде, чибәрлеге белән, мәһабәтлеге белән, харизмасы белән җәлеп итә иде. Тавышы искиткеч. Мин Зәкия Туешева куелышында «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә Камил абыйның Шәкүрен әле дә хәтерлим. Гаҗәеп Шәкүр иде. Хәзер дә безнең яшьләр уйный ул спектакльне.
Камил абый тын гына яшәде. Нинди сәхнә «йолдызы» булуга карамастан, «публичный» булмады. Ул тынлык ярата иде. Бөтен юанычы табигатьтә иде. Балык тоту белән мәшгуль булды, әле күптән түгел генә балыкка барган, ди – шаккаттым.
Камил абый – комедияне дә, драманы да коеп куеп уйнаган актер. Ә бит махсус белеме дә юк иде, табигать биргән талант белән эшләде. Табигать аны шундый итеп яраткан. Бик күп артистларны эшкә һәм тәртипкә өйрәтте. Камил абый аяклы тарих иде. Ул бу җәһәттән үз миссиясен Рафик Таһировларга, Фикрәт Сибгатуллиннарга тапшырып калдырды. Бу – әле аңлап та бетереп булмаслык зур югалту.
Күңелемдә ниндидер якты сагыш. Кемнедер җәфаламыйча бу дөньядан тыйнак кына китеп барды. Мәңгелектә дә рухы шат булыр, Аллаһ боерса!»
«Тынлыкны тыңларга өйрәтте»
Камил Вәлиевлар буыны белән бүгенге труппаны бәйләп торучы Рафик Таһировның да сүзләрен җиткерәм.
Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров: «Татарда «остаз» дигән сүз бар. Ул мастер гына да түгел, укытучы гына да түгел. Ул шәп артист кына да түгел. Ул безнең буынның остазы булды. Әлмәт театрының мәшһүр Гали Хөсәеновлардан килгән традицияләрен какшатмыйча, безгә бирергә тырышты. Ул безгә аталарча киңәшләрен бирә белде. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да. Татарның җанын тоя белгән режиссер булды. Буш спектакльләр куймады, аның спектакльләре чиста, төгәл, матур, зәвыклы иде. Партнер буларак аның белән эшләү үзе рәхәт иде. Күз карашыннан, хәрәкәтеннән аның сине ничек үзгәртергә теләве, кузгалтуы күренеп тора. Ял иткәндә мәзәкләр сөйләшеп, театр «байка»ларын искә төшереп аралаша идек. Эштә җитди һәм кырыс булды, безгә иркәләнергә бирмәде.
Энергияне судан ала иде. Гомер буе балыкка йөрде. Тынлыкны тыңларга өйрәтте. Шәхес буларак көчле шәхес иде, инсульт кичерде, язва белән интегеп көчкә калды, ләкин сер бирмәде. Үзенчә үләннәр белән дәваланды һәм бөтен энергияне табигатьтән алды. Тукай әйтмешли, ул – табигать иркәсе».
«60 елга сузылган дуслык иде...»

Фото: © Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге
Берсе – Мөслимдә, берсе Әлмәттә яшәгән Фоат Садриев белән Камил Вәлиев 60 елга якын дуслар булганнар. Фоат ага дустын соңгы юлга озатырга килә алмавына бик өзгәләнгән, ди. Шулай да уй-фикерләрен, дога булып барырдай сүзләрен шушы язма аша җиткерсен әле, дип, шалтыраттым үзенә. Матур итеп татарча сөйләшеп, оныгы «бабай» дип телефонга дәшеп чыгарды үзен.
Тукай премиясе лауреаты, язучы Фоат Садриев: «Без Камил белән аралаша башлаганда, әле ул Луиза белән йөрми дә иде. Дуслашуыбыз аның безнең фатирга керүеннән башланды. Артистлар бит инде, театр белән килгәч, авылда фатирга керәләр иде. Безнең Олы Чакмакка да килгәннәр иде. Колхозда эшләгән чагым булдымы икән, китапханәдәме... Без Камил белән бер көн эчендә дуслашып киттек. Чөнки ул да егет, мин дә егет, уртак фикерләр бар – әдәбият, театр яратабыз. Мине Әлмәт театры белән дуслыкка Камил тартып китерде. Кулдан язылган беренче пьесамны да Гали Хөсәеновка китердем, ул аны куймаса да, театр белән элемтә югалмады. Камил белән дә гел аралашып тордык, Луиза белән өйләнешкәч тә бергәләп безгә килделәр. Соңрак, язучы да булып киткәч, юбилейларына чакырыла башладым. Шушылай яшәдек. Ул театр хәлләрен сөйли, мин авыл хәлләрен сөйлим. Уртак фикерләр күп иде. Актаныш ягына балыкка йөриләр иде. «И синең кырыңнан үтеп китәм, керергә вакыт җитми», – ди иде. «Туктыйм, һичшиксез, юлда яныңа туктыйм», – ди иде. «Киләсе атнада» дия-дия, очрашып булмады инде...
Ул бит театрда авылларда иң караңгы елларда эшләде. Әле электр да юк иде бит. Шул караңгы елларда авыл саен йөрделәр. Тузган инде организмы, тузган...
Ул минем әсәрләрдә дә уйнады. «Тозлы бал» драмасында дөньяны тота торган колхоз рәисен уйнады. Эпизодик роль булса да, ул аны югары күтәреп уйнады. Аның бит таланты әйтеп аңлата торган түгел. Әллә кайларда укымаган да бит инде. Режиссер вакытында «Син – сандугач, мин – каен» дигән әсәремне куйды. Тарткалашмыйча гына эшләдек, һәм халык карый торган әсәр булып чыкты.
Соңгы елларда күрешүләр бик булмады инде. Без бит инде Әлмәт театрына язучыларның иҗат кичәләренә бара идек, артистлар да катнаша иде. Шунда Камил янына кереп күрешеп чыга идек тә, 5-10 минут сөйләшеп ала идек. Вакыт булмый иде – шундый заман килде бит инде. Без – шушы заман коллары. Ә телефоннан сөйләшеп тора идек. Иҗат эшләре буенча гына түгел, чирләрне дә сөйләшә идек. «Нинди темалар беренчегә чыкты», – дип көләбез үзебез. Ул бит миннән 1 яшькә яшьрәк иде. Аның әнисе 100гә җитә язып үлгәч: «Син, Камил, 100не узасың», – ди идем. «Сөйләмә инде», – ди иде. Йөрәккә зарланды. Шул йөрәк алып та киткән инде аны. Тормыштан зарланмады. Хәрәкәтләнде инде, яшь чактан ук зарядка ясый иде. «Авырый» дигән сүз дә ишетелмәгәч, яшәр кебек иде. 60 елга сузылган дуслык иде...»
«Ул, исеме кебек, һәр яктан камил артист иде»
Камил Вәлиевның соңгы чыгарган спектакле – Ярослава Пулиновичның «Син кайда идең?» спектакле. Ул аны 75 яшьлегенә үзе сайлаган, һәм аны Илгиз Зәйниев килеп куйган. Камил Вәлиевнең сәхнә партнеры – Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова иде. Гаҗәеп спектакль иде ул. Сез фотоларына гына карагыз! 75 яшьлек Камил Вәлиевның басып торуларын гына күрегез! Әлеге спектакльне чыгарган Илгиз Зәйниевка шалтыратмыйча булдыра алмадым.

«Син кайда идең?»
Фото: © Рамил Гали
Камал театрының сәнгать җитәкчесе, драматург, режиссер Илгиз Зәйниев: «Камил абый – иң затлы татар артистларының берсе иде. Миңа аның белән 2 мәртәбә спектакль чыгару бәхете тәтеде. Камил абый сәхнәгә чыкканда, бала-чага кебек куанып утырасың залда. Ул, исеме кебек, һәр яктан камил артист иде. Аның акыллы, бераз гына мут карашы мәңге истә калыр. Аның өчен аерым әсәр сайлап, махсус спектакль эшлисе килә торган артист иде. Урыны оҗмахта булсын. Гаиләсенең кайгысын уртаклашам, уртак югалтуыбыз».

«Син кайда идең», Әлмәт театры спектакле
Фото: © Рамил Гали/архив
«Төшерә алмадым – шул үкенеч калды»
Шушы көннәрдә Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы нигезендә телесериал өчен кастинглар үтте. Режиссер әле дә Мирзанур роленә актер сайлый алмый. Мирзанур – Камил Вәлиевның шәп рольләренең берсе иде.
Кинорежиссер Александр Далматов: «Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы нигезендә телесериал чыгарырга әзерләнәбез. Хәзер бит Мирзанур һәм Мәдинә роленә кеше сайлыйбыз. Эшне башлаганчы ук, Әлмәт театрында Гали Хөсәенов куйган, Камил Вәлиев, Дамира Кузаевалар уйнаган Мирзанур, Мәдинәләр искә төште. Ул спектакльне караганым булмаса да, Тукай премиясе алган легендар спектакль булуын беләбез. Ул спектакль турында, Дамира Кузаева турында, Камил Вәлиев турында бу көннәрдә аеруча күп ишеттем. Камил абыйның вафаты да кастинглар барган һәм Мирзанурны эзләгән көннәргә туры килгән икән, бу да – язмышның бер билгесе дип әйтик.
Камил абый мәсьәләсендә минем бер генә үкенеч калды, Әлмәттә «Фәхрине үтереп ташладылар» («Бер хыянәт тарихы») киноспектаклен чыгарганда, Камил абыйдан Язучыны уйнатырга теләгән идем. Ул: «Сәламәтлек юк», – дип, рольдән баш тарткан иде. Ләкин мин әзрәк ялынган-ялварган булсам, бәлки, килгән дә булыр иде. Камил абыйны экранга төшереп калдыра алмадым – шул үкенеч калды. Әлмәт театрының зур артисты китте. Урыны оҗмахта булсын!»
Әйе. Камил абый чын мәгънәсендә легенда иде. Минем кебек Әлмәт театрының ул чорын сәхнәдә күрмичә, татар театрын телевизордан караган буын өчен Камил абый Мирзанур булып күңелгә килә. Шәхсән мин журналистикага кабат кайткач, иң беренче эшләремнең берсе итеп, Камил Вәлиевтан интервью алдым. Сокланып, яратып эшләгән эшем иде ул.
Интервьюдан кайбер юллар:
«Хәзер дә гастрольләргә чыккач: «Сез бит – Мирзанур», – дип дәшәләр. «Сез авылга спектакль белән килгәндә, без мәктәптә укый идек, клубка кертмиләр иде, тәрәзә аша карадык, сезне хәтерлибез», – дип сөйлиләр».
«Аннары татар театрында татар теле өчен борчылам. Килгән яшьләребездә күбесендә... Теге елларда тел саклана иде. Әллә хәзер без башта игътибар итеп җиткермибезме? Алар белән килгәч кенә эшләү авыррак... Яшьләр бик күп килде бит безгә. Гаҗәеп талантлылар, искиткеч! Сокланып карыйм. Бик ягымлылар, бик игътибарлылар, шулкадәр рәхәт алар белән эшләве».
«Менә, «Син кайда идең?» спектакле шулкадәр гаҗәп карала. Аны карагач, беркемнең дә: «Нигә тәрҗемә куясыз?» – дигәне юк әле. Элек, яшьрәк чакта: «Тагын тәрҗемә куялар», – ди идем, яратмый идем. Эшләргә дә авыр кебек иде. Хәзер спектакльләрдә нинди генә милләт кешесен уйнасаң да, спектакльләрдә милләт юктыр кебек тоела. Кеше бит! Аның яшәеше, аның эчке дөньясы, аның дөньяга карашы! Әлбәттә, безнең татар тамашачысы, башка халыкларга караганда, димме икән, нәзберегрәк, итагатьлерәк, нечкә күңелле, рухы бай. Алар татарлыкны ныграк кабул итәләр, үзебезнең милләт әйберенә өстенлек бирәләр. Аерма шул гына».
«Миннән: «Син бәхетлеме?» – дип сорыйлар. Мин иҗатым белән бәхетле. Күпме генә исемнәр такмасыннар, мин әле үземне төгәлләнгән иҗат кешесе, өлгергән актер дия алмыйм. Театрдан китәргә кирәктер, чыннан да, ләкин күңел театр белән яши. Репертуарда бу айда 3 спектаклем бар икән, дип, 3 көн алдан әзерләнә башлыйсың».
«Җәйләрен табигатьтән кайтып кермим мин. Үзебезнекеләргә: «Сез дөньяның тәмен белмисез», – дим. Ә кыш көне әле театрым бар...»
Белешмә: Вәлиев Камил Мөхәммәтшакир улы 1942 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Кандра районы Түбән Сәрдек авылында туа. Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1964 елдан эшли.
1997-2004 елларда баш режиссер булып эшли. Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде», Ф.Садриевның «Безнең гомер язлары», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», И.Йомаголовның «Мәхәббәт кошлары», Д.Салиховның «Чукрак», Ф.Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?», Г.Исхаковның «Җырчы сандугачым» һ.б. әсәрләрне сәхнәләштерә.

Фото: © Әлмәт театры архивыннан

Фото: © Әлмәт театры архивыннан

Фото: © Әлмәт театры архивыннан