news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нәүрүз» халыкара театр фестивале: әкрен генә, салмак кына...

news_top
«Нәүрүз» халыкара театр фестивале: әкрен генә, салмак кына...
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров, "Нәүрүз" фестиваленең матбугат үзәге

Казанда «Нәүрүз» халыкара театр фестивале ахырына якынлашты. Быел ул 9 июньдә башланды һәм бүген – 23 июньдә тәмамланачак. Ягъни, 2 атна дәвамында Казан халкы бәйрәм халәтендә яшәргә тиеш. Фестиваль чараларында безнең журналистыбыз да катнашты.

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале Камал театрының Татарстан урамындагы тарихи бинасыннан Такташ урамындагы яңа бинасына театраль йөрештән башланды: Казан танк училищесы оркестры белән (Камал театрының Данияр Соколов җитәкләгән үз оркестры «Башмагым» спектакленә әзерләнә иде. – авт.) гармун-баяннар, курчаклар, милли костюмнар белән....

Фестивальдә катнашучы 300ләп артист шаулап-гөрләп, җырлап-биеп үтте ул араны. Кабан күле яры буйлап Уфа «Нур» театры артистлары, Кыргызстаннан «Учур» дәүләт яшьләр театры артистлары, Алтай, Якутия театрлары коллективлары, Көньяк Африкадан артистлар, шулай ук, Тинчурин, «Әкият» татар дәүләт курчак театры һәм Камал театры артистлары үтте. Камал театры артистлары Рамил Төхвәтуллин, Фәннур Мөхәммәтҗанов, яшь артистлар Илсаф Нәҗипов, Ирек Хафизов (Тинчурин театры артисты түгел. Камал театрының үз Ирек Хафизовы бар хәзер. – авт.) һәм башкалар гармунда халык көйләрен уйнап бардылар.

Яңа бинаны Кабан күле ягыннан урап килеп, мәйданчыкка басып фотога төшеп, бинага килеп кердек. Анда безне... катнашучы илләрнең флаглары тезелгән фойеда тынлык һәм бушлык каршы алды. Камал театры оркестры репетицияләрен бетермәгән булса кирәк. Зарланып түгел, ярар соң, икенче яктан карыйк – «Башмагым» музыкаль комедиясе башланганчы аралашу өчен менә дигән вакыт аралыгы!

«Нәүрүз»не фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев белән фестивальнең директоры Илфир Якупов ачып җибәрде. Татарстан Республикасы Рәисенең сәламләү хатын да алар укыды.

«Татарстан күпьяклы арадашлык өчен ачык һәм традицияләрен саклау, заманча җәмгыятьтә сәнгатьнең этник һәм милли тәңгәллекне формалаштыруга юнәлтелгән бөтен сәнгать төрләренең үсеше өчен уңышлы эшли. Хәзерге вакытта Татарстанда театр дөньясы өчен әһәмиятле 2 вакыйга бара. Республика «Нәүрүз» халыкара театр фестивале базасында Халыкара театр олимпиадасы программасын кабул итә. Безнең горурланырлык һәм хезмәттәшләребезне сокландырырлык уңышларыбыз бар. Бу – республика мәдәниятендә эпохаль вакыйга», – диелгән иде Рәиснең сәламләү хатында.

Икенче көннән инде фестивальнең бик тыгыз программасы башланды. Хәтта бер үк вакытта 4 спектакль булган көн дә бар иде. Мәсәлән, Башкортстанның «Нур» театры, Кыргызстанның Яшьләр театры, Алтайдан милли театр һәм үзебезнең Тинчурин театры бер үк вакытта спектакль күрсәтте. Кайсын карарга икәнен сайларга мәҗбүр булдык.

Хәер, программа гел тыгыз түгел иде, руслар әйтмешли, «то густо, то пусто» – йә зарлана-зарлана сайланырга тиеш буласың, йә бөтенләй буш. Әлбәттә, оештыручылар, тамашачыга мөмкин кадәр кыен булсын дип, шулай өсте-өстенә өеп куймаганнардыр программаны – бәлки, театрларның мөмкинлекләреннән чыгып, көннәр шулай туры килгәндер. Әмма башлану сәгатьләрен бераз алга-артка чигереп була иде кебек. Әллә анысы тамашачының күнегелгән вакытын бутамау максатыннан үзгәртелмәдеме? Фестиваль бер яктан бәйрәм булса, театр бит әле билетын да сатып, тамашачы китерергә дә тиеш. Спектакльләрне «халявщиклар» түгел, театрны яратып, нәкъ үзе теләгән спектакльгә килүче максатчан тамашачы карарга тиеш.

Сайлап алу комиссиясенә афәрин – төрки республикалардан килгән спектакльләр нигездә начар түгел. Театрлар төрле спектакльләр китергән – милли драматургиядән башлап Софоклның «Эдип патша» трагедиясенә кадәр.

Программада Татарстан театрлары күп түгел: Тинчурин театрының «Туган-тумача»сы (Илгиз Зәйниев пьесасы һәм режиссурасы), «Әкият» курчак театрының «Әбугалисина»сы (Каюм Насыйри әсәрен Илгиз Зәйниев куйган), Чаллы театрының «Без – кырык беренче ел балалары» (Мөхәммәт Мәһдиев пьесасын Олег Кинҗәгулов куйган) һәм Камаллар үзләре. Программада – Камал театрының «Башмагым» музыкаль комедиясе (Таҗи Гыйззәт пьесасы, Җәүдәт Фәйзи музыкасы, Фәрит Бикчәнтәев режиссурасы), «Мең дә бер кичә» (гарәп әкиятләре буенча Дана Афаунова режисссурасы) спектакле, «Казанга Тукай кайткан» (Резеда Гобәева пьесасы, Айдар Җәббәров режиссурасы), «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (Мәхмүт Галәү дилогиясе буенча Фәрит Бикчәнтәев режиссурасы). Соңгысы Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә Халыкара Театр олимпиадасы кысаларында күрсәтелде.

Әйе, фестиваль белән олимпиада спектакльләре аралаштырылып барды. Әйтик, төрекләрне – Анкара шәһәре дәүләт театрының «Чехов машинасы» спектаклен – олимпиада кысаларында карасак, шул ук көнне Кырым татар академия музыкаль драма театрының «Фаҗига» спектаклен фестиваль кысаларында карадык. Хәер, тамашачы өчен нинди кысаларда караса да, бер аермасы юк инде аның. Шуңа да спектакльләр хакында сөйләшсәк – дөресрәк булыр.

Уфа «Нур» театры тулы залга беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Туташ» драмасын алып килгән иде. Карый алмаганга сызландык, әлбәттә. Чөнки нәкъ шул ук вакытта Алтайдан В.Кучияк исемендәге Милли драма театрының «Арина» спектаклен һәм Кыргызстаннан «Учур» дәүләт яшьләр театры «Любовь и голуби» фильмы буларак таныш пьеса буенча куелган «Чиркин Өмур» спектаклен күрсәтте.

Мин Алтайларны сайладым – аларның спектакльләрен электән яратам. Таул Алтай башкала булса да, безнең Алабугадан да азрак халык яшәгән шәһәр бит ул. Анда театр тоту – миллионлы шәһәрдә театр тоту белән бер түгел. Спектакль Алтай классигы Лазарь Кокышевның «Арина» романы буенча куелган. Театр артистлары аны үзләрендә ике телдә уйнарга мәҗбүр, ди. Казанда, әлбәттә, үз телләрендә уйнадылар – фестивальнең шартлары шундый.

Ә инде «Нур» театрының «Туташ»ына килгәндә, «Көзгә Казанга гастрольләр планлаштырылган. Без аны тагын бер кат алып киләбез», – дип тынычландырды театр директоры Фирзәт Габидуллин.

Майкоп шәһәреннән килгән Цей исемендәге Адыгея Милли театрының «Эдип патша» спектаклен дә бер сулышта карадык. Төп рольне уйнаган актер Ислам Удычак гаҗәеп иде. Сүз уңаеннан, Эдип патша – аның беренче зур роле икән.

Якутиядән килгән Ю.Е. Платонов исемендәге дәүләт эстрада театры «Кызыл кояш» дип аталган музыкаль әкият күрсәтте. Саха риваятьләре нигезендә куелган спектакль – Музыкаль театрның матур бер үрнәге.

Фестивальнең иң кызыклы спектакльләренең берсе – Көньяк Африка Республикасыннан (ЮАР) килгән курчак театры. Кейптаун шәһәренең «Janni Younge Productions» курчак театры Шекспирның «Гамлет» трагедиясен алып килгән. Капчык киндереннән ясалган курчакларны, дөресрәге, курчакларның башларын икешәр актер йөртә. Сәгать ярым барган гаҗәеп тамаша иде ул.

«Безнең спектакльдә Гамлет алдына тормыш максаты һәм сайлау сораулары куела. Без курчаклар аша кеше тормышының тиз уалучанлыгын күрсәтәбез», – диде театрның сәнгать җитәкчесе Джанни Янг матбугат конференциясендә.

Халыкара театраль олимпиада кысаларында бер уникаль проект тәкъдим ителде. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры һәм Шкетан исемендәге Мари дәүләт театрының уртак спектакле, ягъни, копродукциясе буларак, А.П. Чеховның «Дядя Ваня» пьесасы буенча күрсәтелде. Спектакль Россиянең Милли театрлар ассоциациясе ярдәме белән куелган. Спектакльнең башкорт варианты, мари варианты бар, Казанда милләтара версиясе тәкъдим ителде – Камал театры сәхнәсендә 2 театрның 16 актеры беренче мәртәбә очрашты. Әмма «Ваня агай»ны уңышлы проект дия алмыйм. Спектакль азагында сәхнәгә ни өчен кәҗә белән каз чыгаруларын да аңлатып бирердәй кеше тапмадым. Спектакльнең режиссеры – Мари Эл Республикасыннан Степан Пектеев. Аның төрле телләрне бер сәхнәдә яңгыратып экспериментлар ясаганы бар икән инде.

«Без милли театрларның базисында бөтен халыклар өчен уртак һәм универсаль нәрсәләр табарга тырыштык. Җанның нинди телдә сөйләшүе мөһим түгел, иң мөһиме – ул образлар, хисләр һәм эмоцияләр телендә сөйләшә, – диде матбугат конференциясендә режиссер. – Без башта спектакльнең мари версиясен чыгардык, аннары – башкортчасын. Бер спектакльнең 2 вариациясе ике төрле. Башта без 2 спектакль куеп, 2 театр артистлары белән уртак версиясен ясамакчы идек. Әмма без башкортча һәм марича сөйләшкән артистларны сайлап алу урынына, һәр персонажны берьюлы ике артисттан уйнатырга булдык».

Театр олимпиадасының тагын бер кызыклы спектакле – Грециянең Аттис театры алып килгән «Ио» монодрамасы. Театрның Көнчыгыш залында нибарысы 50 минут барган спектакль иде ул. Режиссеры – Теодорос Терзопулос. Моноспектакльнең субтитрлар белән күрсәтелүе, ни кызганыч, әсәрне актриса белән бер дулкында булып карарга мөмкинлек бирмәде. Мөгаен, тамашачыга текст белән алдан танышып чыгу мөмкинлеге тудырырга кирәк булгандыр.

«Ио» – борынгы мифологиядәге Ио һәм Прометей тарихына нигезләнгән спектакль. Ио – качакның архитибы. Ул көчләнгән, газапланган. Бу – бик символик тарих. Текстны тумышы белән Сириядән булган шагыйрә һәм рәссам Этель Аднан язды. «Ио» – зур булмаган пространствоны зур энергия белән тутырган спектакль», – дип сөйләде режиссер Теодорос Терзопулос журналистларга.

«Россия дигәндә, мин рус телле мәдәниятне генә күздә тотмыйм, мин бу ил мәдәниятен киң итеп алам», – дип ассызыклап куйды матбугат конференциясендә.

«Нәүрүз» фестивале программасы Кырым татар академия музыкаль драма театрының «Фаҗига» спектакле белән төгәлләнде. Бу – кырым халкының трагик вакыйгаларына багышланган мультимедиалы спектакль иде. Бәлки, перфоманс дияргәдер. Чөнки бу – чын мәгънәсендә спектакль түгел, авторлары аны үзләре дә «перфоманс» дип атады. Сәхнә әсәрендә Кырым татарларының туган җирләреннән куылу фаҗигасы күрсәтелә. Спектакльнең массалы күренешләрендә Казан театр училищесы студентлары һәм «Апуш» театр студиясе балалары катнашты. Аларның шаулашып залга кереп тулулары һәм аларны вагоннарга атулары чыннан да тетрәндерерлек иде.

ххх

Быелгы фестивальнең үзенчәлеге – театр тәнкыйтьчеләре эшчәнлегенә басым ясалмады. Алар катнашында ниндидер матбугат очрашулары да, түгәрәк өстәлләр дә булмады. Театр тәнкыйтьчеләре сыйфатында бөтен спектакльләргә ИЯЛИ белгечләре – филология фәннәре кандидатлары Елена Шевченко һәм Айгөл Габәши генә актив йөрде.

Фестиваль һәм олимпиада тәмамлана. Алда – Ф.М. Достоевскийның «Кроткая» әсәре буенча Бразилия-Колумбия командасы спектакле, ә Александрин театры Ф.М. Достоевскийның «Игрок» романы буенча Фокин тарафыннан куелган «Zero литургиясе» спектаклен алып килде.

26 июньдә Казанда «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы үтә дә, 4-6 июльдә «Горький +» фестивален үткәрәбез дә, көзгә кадәр театр сезонын ябабыз, ахрысы. Матур җәйләр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар