Тинчуриннар: «Харизмалы яшь режиссерыбыз белән яңа бинага күчәбез»

Тинчурин театрының Горький урамы 13 нче йорт адресындагы сәхнәсе белән хушлашуының шаһиты булырга теләүчеләр күп иде – аншлаглы зал. Театр музее гына ябык иде – күченгәннәр. «Театр музеенда сакланган фисгармонияне кайдарак урнаштырдылар икән?» – дип уйлап куйдым.

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Тинчурин театрының матбугат үзәге
Тинчурин театрының тарихи бинасында соңгы спектакле – «Яратам! Бетте-китте» иде. Халык театрлары репертуары аша дәүләт театрына күченгән гади генә спектакль – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов үзе куйган, үзе уйный. Шулай итеп, бинада соңгы тапкыр сәхнәне Зөфәр абый тотты. Спектакль беткәч, бөтен труппа сәхнәгә чыккач, микрофон да аның кулында иде: «Мөхтәрәм яраткан тамашачыбыз, яңа бинабызга –Татарстан, 1 адресы буенча урнашкан бинабызга да – бездән калмыйча төшәрсез. Шунда күрешеп яшәргә насыйп итсен», – дип, аншлаглы тулы залга мөрәҗәгать итте ул.
Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов үз сүзләрен микрофонсыз гына әйтте: «Мондагы акустика беркайда да юк. Хәзер без басып торган бинаның тарихы 1850 елдан башлана – 175 еллык бина бу! Монда Камал театры артистлары эшләгән, Опера һәм балет театры эшләгән. Монда нинди генә шәхесләр булмаган! Әле күптән түгел генә белештек – шушында беренче рәтләрдә Тукай утырган һәм Галиәсгар Камалның бер кичәсендә чыгыш ясаган. Күзләргә яшьләр килә... Хөрмәтле тамашачы! Сезгә зур үтенеч – бездән калмыйча, 22 октябрьдән башлап, сез дә шул бинага күчегез!»
Зөфәр Харисов микрофонны Айдар Җаббаровка тапшырды. Тапшырганда: «Киләчәктә безне – яңа тормыш башлаган театрыбызны – яңа юлдан әйдәп барачак яшь, дәртле, харизматичный, талантлы режиссерыбыз», – диде.
Айдар Җаббаров: «Әйтеп киттеләр – бу бина Тинчурин театрының гына түгел, татар театрының туган йорты. Сәхнәне, әлбәттә, шәхесләр генә бизи. Ә шәхесләрне сәхнә тудыра һәм үстерә ала. Без басып торган бу сәхнә бик күп шәхесләрне тудырган, үстергән. Аларның бөек вакытын гына түгел, сәнгатькә беренче адымнарын да, беренче уңышларын яки уңышсызлыкларын да, беренче җиңүләрен яки хаталарын да күргән сәхнә бу. Бүген без аларны зур хөрмәт белән искә алабыз һәм, баш иеп, рәхмәтебезне җиткерәбез.
Шушы хәтле шәхесләр тудырган өчен, бу сәхнәгә зур рәхмәт! Бу йорт безнең башлаган эшебезгә фатихасын бирәдер, дип уйлыйбыз – башкача мөмкин түгел. Кадерле тамашачы, сезне зур кунаклар итеп, яңа бинабызда көтеп калабыз. Сездән башка театрның киләчәге була алмый. Без сезнең өчен иҗат итәбез – безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт! Хәерле сәгатьтә башланган хәерле эш булсын!»
Тамашачы пәрдә ябылганчы озак алкышлады. Бу тамашачы – Тинчурин театрының үз тамашачысы иде, чөнки экраннан шәхесләр күрсәтелгәндә, нәкъ менә Исламия Мәхмүтова фотосыннан соң алкышлар көчәйде һәм озак тынмады.
ххх
Тинчурин театрының Татарстан урамына күчү процессы социаль челтәрләрдә кызыксыну уята. «Хыял артыннан» спектакленә куелган зур афиша да, Камал театры афишаларының җыеп алынуы да, Тинчурин театрының айлык афишасы да игътибар үзәгендә.
Менә аларның әлегә яңа бинага күчүе тәгаен билгеле спектакльләре: «Туган-тумача» (Илгиз Зәйниев), «Яратам! Бетте-китте!» (Ләйсән Әминова), «Йөрәккә дә ремонт кирәк» (Айгөл Әхмәтгалиева), «Бәхет хакы» (Халисә Мөдәррисова), «Стоп, кода! Туй була!» (Наил Гаетбай), «Сүнгән йолдызлар» (Кәрим Тинчурин), «Кияүләр» (Хәй Вахит), «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» (Туфан Миңнуллин), «Син бит минем бергенәм» (Исламия Мәхмүтова), «Өч аршын җир» (Аяз Гыйләҗев), «Мәдинә» (Илгиз Зәйниев), «Кияү урлау» (Салават Юзеев), «Хан кызы Турандык» (К.Гоцци әсәре буенча Кәрим Тинчурин). Болар октябрь һәм ноябрь афишасына кергән.
Әлегә бу афишада 4 ел әлеге театрның баш режиссеры булган Туфан Имаметдинов спектакльләре булмауга борчылучылар да бар. Аның спектакльләре болай да артык күп уйналмый иде инде, булыр әле. Биредә хәтта Рәшит Заһидуллин куйган спектакльләр дә бар ләбаса.
Ә сез, Зөфәр Харисов әйтмешли, «харизматичный» режиссер артыннан Татарстан урамына барырга әзерме?