Айдар Җәббаров: «Хәзер инде борчылырга да хакым юк, дөбер-шатыр эшләргә генә кирәк»

Айдар Җәббаровның Тинчурин театры баш режиссеры булачагы театр тирәлеге өчен көтеп алынган шатлыклы хәбәр булды. Ә Айдар үзе 1 сезонда 5 спектакль куячагын игълан итеп шаккатырды, беренчесе буенча эшен башлады да. Айдар белән Тинчурин театрының хәзерге бинасында очраштык – беренче премьерасы буенча техсовет киңәшмәсенә килгән иде. Дөрес, ул биредә сирәк була икән, аны Татарстан урамындагы бинадагы кабинетында ешрак очратып була, ди.
Айдар белән аның ырымнарга ышануыннан башлап, татар әдәбиятына мөнәсәбәтен дә кертеп, «киштәсендә» борчып яткан спектакльләрен дә искә алып, кыскасы, байтак теманы колачладык.
Тинчурин театрының хәзерге бинасы – зур театраль тарихы булган бина. Сез шушы берничә көндә бу бинада йөрисез – аның энергетикасын, «бичурасын» тойдыгызмы?
Интервьюны алдаудан башламыйк инде, дөресен генә әйткәндә... нигәдер театр училищесыннан ук бу бина белән мөнәсәбәтләрем авыр булды – минем өчен энергетикасы авыр бина булып истә калган. Монда минем Әлмәт театрында куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле уйналган иде – анда да каршылыклар аша үттек. Бу – шәхсән минем хисләр. Нигә шулай икәнен белмим. Уйларга кирәк...
Уйларга әле 2-3 атна вакыт бар. Татарстан урамына күчкәнче...
Бар.
Димәк, 2-3 атнадан: «Бинаның «бичурасын» тойдым», – дигән бөтенләй башка җавап булырга мөмкин.
Әйе. Нәкъ шулай! «Бичурасын» тоярга мөмкинмен.
«Бичурасы» белән уртак тел тапсаң хәбәр итәрсең, яме. Айдар, ырым-шырымга ышанасыңмы?
Ышанам.
Ырымнарың да бармы?
Бар. Минем башыма алар нык кереп утырган.
Балачактан килгәнме, әллә театр дөньясы өйрәттеме?
Балачактан килгәне дә бар. Космонавтларның миллион төрле ышанулары бар, хоккейчыларның да... алар плей-офф алдыннан кырынмыйлар, мәсәлән. Андый ышануларның кайберләре тормыш тәҗрибәсе белән сыналган да була. Минем дә үземнекеләр бар.
Ниндиләр? Әллә серме?
Сер түгел. Тиз генә искә дә төшми әле. Искә төшкәч тә әйтермен.
Яхшы. Үткән атнада Тинчурин театрының син тәкъдим ителгән матбугат конференциясенә кеше бик күп килгән иде, труппа җыелышында да 40 артистның 80 күзе сиңа өмет-ышаныч белән төбәлгән булгандыр. Бу җаваплылык бераз куркытамы? Әллә инде, аларның өметен аклыйм, дигән ышану бармы?
Данлыклы кинорежиссер Феллини үз истәлекләрендә беренче кинокартинасының беренче төшерү көнен искә ала. Диңгездә кораб тора, һәм бөтен съемка төркеме шунда. Шул вакыт яшь кенә малайны – булачак бөек режиссерны – кечкенә генә көймәдә кораб янына алып баралар. Ул шул чактагы кичерешләрен тасвирлый: калтырата, тешләр тешкә тими, эч авырта башлады, кире борыласым килә... Ә корабта 300-400 кеше көймәдә килгән яшь малайны көтә. «Корабка басуым булды, кулыма рупор тоттырдылар һәм барысы да онытылды», – ди ул. «20 кеше – уңга, 30 кеше – сулга, ут куючылар монда...» – дип, эш процессы белән идарә итә башлаган. Ягъни, син инде энергияңне хис-кичерешләреңә багышламыйсың, ә бәлки эшкә җибәрсәң – калган барлык уй-мәшәкатьләр үзеннән-үзе югала. Хәзер минем «өметләрен аклыйммы» дип уйларга вакытым юк. Аның турында алдан уйларга, алдан борчылырга иде – мин алдан шуның белән шөгыльләндем дә. Хәзер инде борчылырга хакым да юк, вакытым да юк. Хәзер дөбер-шатыр эшләргә генә кирәк.
Син хәзер биредә өр-яңа театр төзисеңме, әллә «традицияләргә хөрмәт» дигән искәрмәләр буламы?
Өр-яңа театр төзи алмаячакмын. Аның өчен яңа труппа, яңа цехлар җыярга кирәк – шул чакта гына яңа театр булыр иде. Әлбәттә, традицияләргә хөрмәт булырга тиеш, ул бит кешеләрнең канына сеңгән, аны берничек тә ыргытып та, онытып та булмый, традицияләр күчә, әлбәттә. Бәлки, яңа традицияләр дә барлыкка килер.
Нинди театр төзиячәгеңне күзаллыйсыңмы, төгәл беләсеңме? Әллә «война план покажет» диләрме әле – шулай барасыңмы?
Беләм. Мин алдагы 3 елда театрны кайда алып барырга кирәклеген яхшы күзаллыйм.
Димәк, үзеңә 3 ел вакыт бирәсең?
Әйе. Үземә 3 ел вакыт бирәм.
Нинди була инде ул шушы вакыт эчендә?
Югары дәрәҗәдә затлы спектакльләр куелачак. Театрда төрлесе булырга тиеш – музыкаль спектакльләр, фәлсәфи спектакльләр, авыр спектакльләр, арт-хаус спектакльләр, пластик спектакльләр, клоунада стилендәге спектакльләр, шигъри спектакльләр...
Мин татар тамашачысына «колхоз-навоз», «гармун-читән» спектакльләре кирәклеге турында зарланулар да ишеткәнем бар. Ямьсез яңгырый инде, шулай да, бу хакта ни уйлыйсың?
«Колхоз-навоз» тәгаен булмаячак – анысына сүз бирәм. Ә «гармун-читән» булырга тиештер.
Бу театрның бик гади спектакльләргә йөри торган үз аудиториясе бар. Алар өлкәнрәк яшьтә, ләкин алар бар һәм, кассадан билет алып, спектакль карарга киләләр. Аларны «указка тотып тәрбияләргә» җыенасыңмы?
Минемчә... Ә кайсы спектакльләр турында сүз бара? Биредә андый «колхоз» спектакльләр бармы?
Төрлесе бардыр инде, әйтеп тормыйм.
Мин репертуардагы спектакльләрне карый башладым, кайберләрен видеодан карыйм. Мин начар дип тапкан спектакльләр бар икән, алар репертуардан төшеп калырга тиешләр.
Театрда сәнгати яктан соңгы сүзне үзең әйтәсеңме әллә киңәш-табыш итәчәксеңме?
Бу – авыр симбиоз. Директор һәм баш режиссер – карар кабул итәргә тиешле 2 кеше. «Бу спектакльгә билет сатыла-сатылмый» диюче кеше – тамашачы буенча урынбасар да бар. Спектакльнең сыйфаты начар икән, билет сатылса да, төшеп калачак. Чөнки бу темага мин бик борчылам. Һәр спектакль – безнең йөзебез. Әйтик, каяндыр күчеп килгән гаилә беренче тапкыр спектакльгә килә дә, шундый спектакльне күреп, театрдан гайрәте чигәргә мөмкин. Без потенциаль тамашачыбызны югалтабыз. Безгә бик сак булырга һәм сыйфат турында бик уйларга кирәк.
Тамашачыга хөрмәт белән карый торган бу җавап миңа бик ошый...
«Миңа начар спектакль кирәк», – дигән тамашачы булмый бит инде ул. Андый тамашачы буламыни?! Яхшы сыйфатлы, яңа фикер ачкан спектакльне күреп, теләсә нинди тамашачы да сөенәчәк.
Айдар, Тинчурин театрында спектакль куярга ризалык биргән теге 8 режиссерның фамилияләрен әйтергә ярыймы?
Әлегә юк. Ырымнарымның берсе шул – алдан кычкырган тавыкның яки әтәчнең...
...күкенең башы таз була.
Әйе, күз тидерергә куркам.
Ярар, алайса, сорау мондый. Алар дөнья әдәбияты яки рус классикасын куячакмы әллә татар әдәбиятын куярга да мөмкинме?
Төрле яклап уйларбыз. Әлеге режиссерларның яртысыннан артыгы – йә казах, йә Якутиядән, йә гарәп кызы, яки татар тамырлары бар. Безнең менталитет белән, безнең холык белән аларның кисешкән нокталары күп. Шуңа күрә мин махсус шундый режиссерларга шалтыраттым.
Шушы сигезнең яртысын тәгаен чамаладым кемнәр икәнен. Мин бик шат. Алар безнең татар әсәре белән дә эшләргә мөмкин, дип аңларгамы?
Яки безнең әсәр, яки безгә якын булган авторлар бар. Мәсәлән, Чехов кебек татар халкына ераграк торган авторлар белән авыррак, ә Хемингуэй, Шекспирны татар халкына якынайтып була. Гарәп авторлары белән дә якын нокталар бар. Шуңа күрә, материал сайлаганда, аларга да кызыклы, безгә дә файдалы әсәрләр табарга тырышырбыз. Минемчә, кайбер режиссерларга татар әсәрләрен һичьюгы укытып карарга кирәк. Укысыннар, бәяләсеннәр, бәлки, мин генә татар әсәрләренә шундый югары бәя бирәмдер, кайберләре миңа Чехов прозасы дәрәҗәсендә булып тоела.
Татар әсәрләре буенча кем белән киңәшәсең? Фикердәшләрең кемнәр?
Камал театры артистларыннан Илдус абый Әхмәтҗановка еш шалтыратам, Эмиль Талипов белән сөйләшеп торабыз – ул бик күп укый. Камал театрының редакторы Гөлнур Гиматова күп кенә әсәрләрне җибәреп тора. Шушы 3 кеше – киңәшчем. Зөлфәт Хәким белән дә элемтәдә. Бу кешеләр яңа әсәр укысалар да язалар, яки үзем дә артларыннан сорап йөрим. Үзем дә эзләнәм инде...
Ни кулыңа эләгә – шуны укыйсыңмыни? Әллә ниндидер система бармы?
Миндә бөтен татар язучылары исемлеге бар. Ул зур исемлек – классиклар да, бүгенге язучылар да кергән. Шул исемлек буенча барып, башта авторның библиографиясен карыйм, рецензияләрне укыйм, бөтен әсәрен укый алмасам да, 2-3не укырга тырышам.
Кәгазь китап укыйсыңмы?
Кәгазь китап укырга тырышам. Интернеттан табып принтердан чыгарып алган әсәрләр дә бар. Татарстан китап нәшриятына рәхмәт – рульдә йөргәндә «Таткнига.ру»дан аудиокитаплар тыңлыйм. Шәһәр эчендә йөргәндә тыңлап булмый, ә менә Казан – Мәскәү трассасында 7-8 сәгать юлны үземә лекциягә әйләндерәм – шундый уңайлы.
Тыңлый башлаган әсәр ошамаса, кызыксыз булуын аңласаң, ташлыйсыңмы?
Тыңлый башлагач, ошамаса да, 1 сәгатьтән нәрсә икәнен аңласам да, принципиаль рәвештә тыңлап бетерәм. Югыйсә, ябылмаган гештальт булып кала. Ул – минем чир кебек: нәрсәнедер эшләп бетермәсәм, үземне эчтән ашый башлыйм, үземне үзем җимерәм. Андый хәлләр булды, башка булырга язмасын, спектакльгә репетиция ясый башлап, чыкмый калса, физик яктан үземне җимерәм. Тупланган энергиянең чыгалмый калуы бик авыр. Китап укыганда да шулай, 50 биттән аның начарлыгын аңласам да, укып бетермичә калдырсам, шул турында уйлап йөриячәкмен.
Куелып бетмәгән спектакльләр «киштәдә» тора бит инде, әйеме?
Бик торалар һәм яшәргә комачаулыйлар. Нык комачаулыйлар.
Димәк, аларны нинди дә булса рәвештә чыгарып бетерергә кирәк булып чыга.
Башка форматта, башка театрда... хәтта балаларның театр студиясендә булса да чыгарып, аңардан котылырга кирәк. Алар миңа яшәргә бирми.
Яңа бинада беренче премьера буларак, 2 ел элек Мәскәүдә Татарстан көннәре өчен куелган «Хыял артыннан» музыкаль спектакле чыгачак, диелде. Бу куелышта төп рольләрдә театр артистлары гына булачакмы, әллә теге юлы җырчылар башкарган кебек, бу юлы да читтән вокалистлар эзләрсеңме?
Спектакль буенча техсовет утырышы булды, хәзер техник һәм финанс якларын карап бетерәчәкбез. Ә артистларның вокал мөмкинлекләре турында дирижер Ильяс Камал әйтәчәк. Чөнки бу спектакль өчен җырчы артистлар кирәк – аның формасы шундый: төп акцент җырга һәм биюгә ясала. Ильяс белән очрашудан соң барысы да хәл ителәчәк.
Ягъни, театрда җырлый торган артистлар җитсә, спектакль алар көче белән куелачак, читкә карамыйсың.
Әйе.
Җитмәсә, аласың...
Әйе. Әлбәттә, миңа 2 состав итеп коллаборацияләр ясау да кызыклы. Төп состав бар, һәм чакырылган состав булырга мөмкин. Андый кешеләр бар, һәм аларны театр дөньясына тартасы килә. Икенче составка булса да.
Бу – театр артистларына стимул да бирәме? Әллә...
Монда ниндидер көнчелек булырга тиеш түгел, алар драма артисты буларак көчле, болар – вокал буенча. Монда төрле һөнәрләр турында сүз бара, һәм конкуренция була да алмый. Бөтенебез бер казанда кайныйбыз, бер көймәдә йөзәбез. Ниндидер җырчы килеп катнашса, бер сәхнәдә уйнасалар, сөенерлек кенә, ниндидер борчылулар булырга тиеш түгел.
Айдар, Тинчурин театрында сезонга 5 спектакль чыгарачаксың, Түбән Камада да куясың, Әлмәт театры да көтә, Камалда да чыгарып бетерәсең бар. Җыеп кына әйткәндә, 1 сезонга – 8 спектакль. Бу – нормаль хәлме?
Юк, нормаль хәл түгел.
Син куярсың ул, артистларыңның «выездларга» чыгасы да, гастрольләрдә йөрисе дә бар?
Анысы – икенче мәсьәлә. Нульдән башласак – авыр... Безнең Камал театрындагы «капустник»тагы бер пародия бар. Ишеткәнегез булмадымы икән? «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле чыгарга 10 көн калганда, әле спектакль юк иде. Юк ул! Билетлар сатылып беткән, спектакль юк. Бөтенесе паникада, мин – тыныч йөргән бердәнбер кеше икәнмен. «Капустник»та артистлар шуны уйнап күрсәттеләр. Янәсе, мин режиссер ярдәмчесе Миләүшәдән сорыйм икән: «Безнең премьерага кадәр ничә көн бар?» «Айдар, безнең 10 көн калды», – ди Миләүшә. «Тулы 10 көн калды. Димәк, безнең 10 көн бар да, 10 төн бар», –дим икән. Ягъни, 10 түгел, 20 булып чыга. Бу – шаяру инде, әлбәттә. Ләкин нульдән башланмаса, спектакль инде уйланган икән, өлгерермен, дип уйлыйм. Нәрсәгәдер өлгермәсәк тә – куркыныч түгел.
«Капустник» пародиясен искә алганбыз икән, мин синең турында бу көннәрдә ишеткән шаяртуны искә төшерим әле. «Ничек өлгерер икән, аның бит әле яшь, чибәр хатыны да бар», – дип тә сөйләште язучылар.
Аңа да вакыт калыр, Алла бирсә.
Айдар, бу театрда яшь артистлар юк дәрәҗәсендә – нишләрсең икән? Быел Казан театр училищесыннан чыккан курс тулысы белән Камалда, димәк, алам дисәң дә, артист табалмыйсың...
Табам. Минем күздә тоткан 15кә якын артистым бар.
Башка театрларданмыни?
Юк. Принципиаль рәвештә башка театрлардан алмаячакмын. Бу – этик яктан да килешми. Чөнки бу – бер театр төзү өчен икенчесен җимерүгә тиң булыр иде. Бу – дөрес түгел. Труппаны зурайтырга рөхсәт булса, күз тоткан яшь артистлар бар. Алар төрле елларда профессиональ белем алганнар һәм төрле сәбәпләр аркасында бүген театрда түгелләр. Икенче өлкәгә китеп, театрны сагынып яшәүчеләр дә бар. Рөхсәт көтәм – Тинчурин театрында яшьләр артачак.
Ул исемлектә хатының да бардыр бит? Чөнки Эльвина – татар тамашачысына таныш чибәр актриса.
Бар.
ГИТИСта укытасың, укыту тәҗрибәң бар. Казанда кайчан да булса курс җыярсыңмы икән?
Әлегә булмас. Чөнки ГИТИСта башка формат: бер остаханәдә 6-7 остаз белем бирә – димәк, минем спектакль чыгарган вакытым булса, алар эшли тора. Ә Казан театр училищесында студентлар белән яшәргә кирәк, теләгем булса да, әлегә физик яктан булдыра алмыйм. Студентларны укытып чыгарган остазларга һәйкәл куярлык!
Айдар, алдагы берничә елда Татарстан урамындагы бинада ремонт булырга мөмкин, чөнки бинага ремонт кирәклеге билгеле. Театрның төзелеш өстендә утыру перспективасы куркытмыймы?
Анда түбәне төзәтү дә торбаларны алыштырудыр инде. Минем күзаллауларым буенча, эшне туктатмыйча, аны параллель эшләп буладыр кебек. Бәлки, мин аңа ни дәрәҗәдә ремонт соралуын аңлап җиткермимдер, төзелеш кагыйдәләрен белмимдер...
Театрга үзең белән яңа команда китерәсеңме? Шул исәптән, штатка тагын бер режиссер алырга уйлыйсыңмы?
Быелга – юк, алга таба карарбыз. Ә чакырылган режиссер буларак, Салават Юзеев куячак, Фәрит Бикчәнтәев куяр, дип сөйләштек – боларын матбугат конференциясендә дә әйткән идем.
Камал театрындагы бер концертта яңгыраган бер юмор искә төште. Айдар Җаббаров Тинчурин театрында Илһам Шакиров турында спектакль куйса, Артем Пискунов Илһам абыйны уйнар, дигәнрәк шаярту иде ул. Шәхесләр турында спектакль көтеләме? Шул исәптән, Илһам абый турында.
Илһам абый турында дип, әле уйлаган юк. Төрле шәхесләр турында спектакльләр чыгачак. Бәлки, тарихчыларны чакырып, драматургларны кушып, лаборатория дә эшләрбез. Сезне дә чакырып... бәлки, драматург буларак ачылып китәрсез.
Бәйләнчек журналисттан котылу өчен яхшы ысул – үзе иҗат итеп карасын. Быел булырга мөмкинме бу лаборатория?
Карарбыз, ничек булыр. Махсус проектлар буенча җитәкче тапсак – эшләрбез. Көчле команда кирәк.
Театр штатын сүтеп җыясыңмыни?
Юк, монда көчле кешеләр эшлидер, дип өметләнәм, мин бит әле танышып та бетмәгән.
Ырым-шырым дип башлаган идем, интуиция белән тәмамлыйк әле. Интуициягә ышанасыңмы?
Ышанам. Интуициясез булмый. Театрда ярты эш интуиция белән эшләнә. Әйтик, артистка «бу кулисадан чыгып башыңны чиләктәге суга тыгасың» дисәң, ул «Нигә?» дип сораса, мин сүз белән аңлата алмаска мөмкинмен. Күңелем шулай эшләргә кирәген сизә икән, аңлатып торасы да юк. Бу – интуиция роленең бик гади өлеше генә. Интуиция, гомумән, зур роль уйный.
Уңышлар, Айдар!