«Хыял артыннан»: Тинчурин театры артистлары өстенә «әкәләле имән ауды», «идрит-кудрит»
Тинчурин театрының яңа бинага күчкәндә чыгарган беренче спектакльләре турында журналист Рузилә Мөхәммәтовадан күзәтү.
Тинчурин театры Горький урамыннан Татарстан урамына өр-яңа баш режиссер һәм шушы баш режиссерның өр-яңа спектакле белән дөнья шаулатып күченде. Күченү шулай була ул, җәмәгать, белмәсәгез – белегез! Айдар Җаббаров куелышында Резеда Гобәеваның «Хыял артыннан» мюзиклы – Тинчурин театры өчен яңа сулыш, яңа алымнар, яңа дөнья... Хәерле сәгатьтә!
Игътибар итсәгез (һәм хәтерләсәгез), Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрында баш режиссер булганда куйган соңгы спектакле «Хыялга бер адым» дип атала иде, Айдар Җаббаровның Тинчурин театрына баш режиссер булып килгәч куйган беренче спектакле – «Хыял артыннан». Бу ике спектакльне, әлбәттә, артистлары шул ук булу гына берләштерә. Без бүген Тинчурин артистлары яратып-тырышып-хыялланып куйган «Хыял артыннан» спектаклен «сүтеп үк җыймасак» та, караштыргалап чыгарбыз.

«Хыял артыннан» – моннан 2 ел элек театральләштерелгән концерт форматында Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә күрсәтелгән тамаша нигезендә куелган мюзикл. Анда Резеда Гобәева инсценировка итеп язган булса, монысы инде – тулы канлы пьеса. Мәскәүдә төп рольләрдә (җырлы рольләрдә) чын җырчылар (Илгиз Мөхетдинов, Айдар Сөләйманов, Илгиз Шәйхразиев, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар) булса, биредә театрның йолдызлы гаиләсе – Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов. Артем-Хәйдәрнең дуслары ролендә – Зөлфәт Закиров, Булат Зиннәтуллин һәм Илнур Байназаров.

Сюжеты катлаулы түгел. Вакыйга үткән гасырның 60 нчы елларында бара. Төгәлрәк әйтсәк, Гагарин галәмгә очкан вакытларда – 1961 елда. Егетләр-кызлар төзелештә эшлиләр, тулай торакта (бәлки, коммуналкадыр) яшиләр, эштән соң үзешчән сәнгатьтә шөгыльләнәләр. Алар арасында йолдызларга карап хыяллануы аркасында «Хыялый Хәйрүш» кушаматына ия Хәйдәр дә бар. Егетне мәхәббәтен көтеп ялгызы гына 50гә җиткән Әминә апасы караштыргалап тора, караштыргалап диюем, эшкә соңга калмасын дип йокыдан уятып, кием-салымын, мәсәлән, чалбарын юып, дигәндәй... Бервакыт Хәйдәр әбәт ашарга дип кибеттән кефир алып кайтып барганда гашыйк була. Чөнки аны юлда Чулпан туктатып, башына хан бүрке кидертеп куя. Кидертмәс иде, рәссам Чулпанга ханны ясарга натурщик кирәк була. Башкаларның натурщиклары килгән, аныкы килмәгән. Мәскәүдән килгән чая кыз югалып калмый, юлда очраган егетне (Хәйдәрне) туктатып тотып ала да, кичкә кадәр бастырып ясый.
Аннары яшьләр төне буе урамда йөриләр, обсерваториягә баралар, аннары кыз иртәнге якта поездга утырып китеп тә бара. (Сүз уңаеннан, нишләп кичке 7дә «Сәйдәш маршы» астында китә торган «Татарстан» поезды белән китмәде икән ул? Белүемчә, ул вакытта Казан вокзалында ул марш яңгыраган инде. – авт.). Чулпан адресын язып бирә, хат язарга вәгъдәләшәләр. Язар иде егет... Әминә апасы чалбарын юып куймаса. Кыскасы, Салисә Гәрәева шигырендәгечә: «Сукмаклар чуалган, адреслар югалган...» булып китә. Шуннан соң без егетнең нык кына кайгыру процессын, Чулпанны Мәскәүгә барып эзләү мәшәкатьләрен һәм табалмыйча кайтуын тамаша кылабыз.
Мюзикл бит бу, шушы урында мюзикл жанры, совет чоры эстрадасының иң билгеле җырларын кабатлау белән генә чикләнмичә, сюжетка да керә башлый – егетләр үзешчәннәрнең бөтенроссия музыкаль бәйгесендә катнашып, җиңеп чыгалар һәм, Мәскәүгә барып, телевидениедән чыгыш ясарга тиеш булалар. Җыеп кына әйткәндә, чыгыш ясыйлар да, шулай итеп, ике гашыйк берсен берсе таба инде.
Программада 2 сәгать 40 минут дип язылса да, спектакль артыгы белән 3 сәгать барды. Артистлар бик тырышып, тәмләп уйнадылар. Җырладылар, биеделәр...
Спектакльнең иҗат командасы: рәссам – Булат Ибраһимов, ут кую буенча рәссам – Ольга Окулова, видеорәссам – Игорь Домашкевич. Хореографлар – Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар. Композитор юк, чөнки барысы да – татар эстрадасының классикасына әверелгән таныш җырлар. Шуңа аранжировка ясаучы һәм, оркестрын тезеп, спектакльнең буеннан буена сәхнәнең сул ягында басып торучы Ильяс Камал гына бар. Һәм хормейстер Алия Хәмзина.

Шушы урында бер абзац кына тәнкыйть язып алырга рөхсәт итегез. «Мюзикл» дип аталган спектакльдә булып та, бер яңа җыр да ишетмәү күңелле түгел инде, дөресен әйткәндә, тагын күпме «үзгәреш җиле» ясап, үткәнне әвәләрбез икән? Мюзикл була торып, профессионал вокал булмау да кызык түгел. Консерватория белемле Илнур Байназаров җырлаганда гына колаклар яхшы вокал ишетеп иркәләнде. Их, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиеваның яшь чагында булса иде мондый мюзикл, дип сызланып куйдым – шәп Чулпан буласы иде. Хәзер уйнап йөри инде ул Әминә апаны. Шәп уйный! Бик тырышса, Чулпанны уйнарлыгы да бар иде әле аның! Вокал дигәннән, Хәйдәр ролендә, икенче состав булып, Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов язылган. Әлегә 3 көн дәвамында Артем Пискунов уйнады. Илгизне кө-тә-без!
Дәвам итәм. Массовка өчен Казан театр училищесының студентлары алынган. Кайбер таныш йөзләрне күреп, IV курс – Кариев театры артисты Лилия Низамиева курсы, дип аңладым. Кызганыч, программада аларның исемнәре куелмыйча, «КТУ студентлары» гына диелгән. Рәхәтләндереп исем-фамилияләре белән тутырып язмыйча, нигә хәреф жәлләп тордыгыз инде?!
Театр артистларына килгәндә, режиссер яшьләрнең җырлый белгәнрәкләрен сайлап алган. «Балкыш» ансамбле өчен кызык кына артистлар дүртлеге тупланган: Зөлфәт Закиров (озын-ябык Наил), Илнур Байназаров (ашыкмыйча гына сөйләшүче һәм ашарга яратучы симез Рифат), Булат Зиннәтуллин (блондин Шамил) һәм бөдрәләнгән чәчле Артем Пискунов (Хәйдәр). Кыланмышлары белән Луи де Фюнесны хәтерләтүче бригадир Хәлим абый (Рамил Минханов) да бар. Моңарчы гел бертөрлерәк уйнап йөргән Харис Хөснетдиновны гел яңача ачкан өчен рәхмәт – менә дигән Тәлгать Заһитович килеп чыккан. Кем дисезме? Баргач күрерсез – минем язма карау тәэсирен алмаштыра алмый.

Хәзер Айдар Җаббаровның эшчәнлеген тасвирлауга күчәм. Тамашачыга нәрсә тәкъдим итеп, аны театрга китерергә кирәген шулкадәр яхшы белә – шәп маркетолог! Әйе, ул тамашачы күңеленә Камал театрындагы «Ситса туй» һәм «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакльләре аша сыналып табылган юлны бу спектакльдә оста кулланган. Тинчурин театрының традицион тамашачысы да курыкмаслык, кызыксынып яңа килгән тамашачы да кызыгырлык алымнар оста кереп киткән. Дөресен әйткәндә, шәхсән миңа совет чорын романтикага төреп күрсәткән әсәрләр кызык түгел, борчаклы күлмәкләр дә, рок-н-роллар да туйдырды, әмма режиссерның шул чорның романтик һәм наив фильмнарындагы атмосфераны тудыра алуы гаҗәп инде. Шулай итеп, концерт та кебек, кино да кебек, хәтта Рамил Минхановны түбәдән төшергән цирк алымнары да булган, кыскасы, сәнгатьнең бөтен алымнары (диярлек) кулланылган «Дуслык, мәхәббәт һәм хыял турында мюзикл» (жанры шулай атала) килеп чыккан.
Җыеп кына әйткәндә, «өсләренә әкәләле имән ауды» инде Тинчурин театры артистларының – эшләсеннәр дә эшләсеннәр, үзләре спектакльдә әйтмешли, «идрит-кудрит»...
Тагын бер кат хәерле сәгатьтә!



