«Сезнеке-безнеке»: Рузилә Мөхәммәтова Нурбәк Батулланы ничек чыгырыннан чыгарды?

Әлмәттә зур вакыйга көтелә – «Аваздаш» театр фестивале. Бу – язын узган «Аркадаш» фестиваленең икенче кисәге: фестивальнең рәсми сайтында язылганча, оештыручылар «Әлмәтлеләр белән аваздашлык эзли». Матбугат конференциясеннән хәбәрчебез репортажы биредә. Ә бу язмада без аңлашылып җитмәгән бер мәсьәләне күтәреп сорау куябыз.
Проектның рәсми сайттагы кереш сүзендә «Әлмәтлеләр белән аваздашлык эзлибез» диелгән, «Основа проекта – регионализм» һәм «беренче лаборатория төбәк тарихын өйрәнә, икенчесе – җирле халык күңелендә сакланган һәм мәдәниятендә чагылыш тапкан тарихка мөрәҗәгать итә» дип язылган.
- «Проектның мәркәзе – Әлмәт, ягъни без Әлмәттә төпләнеп, беренче елны – Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә (алга таба – Зәй, Чирмешән, Баулы, Менделеевск, Алабуга, Тукай, Ютазы, Чистай) районнарында эшлибез».
- «Без җирле халыкның уртак тарихын, көнкүрешен, тел үзенчәлекәрен, йола-гадәтләрен, үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнәбез һәм шуларны сәнгатьтә тулырак чагылдыру өчен яңа алымнар эзлибез».
Әмма тәкъдим ителәчәк 4 спектакльнең бары тик берсе генә Әлмәт җирлегендә яшәгән күренекле шагыйрә Клара Булатова иҗатын үз эченә ала. Шунлыктан миндә сорау туды, һәм мин аны «Татнефть» хәйрия фонды җитәкчесе Эльмира Газизовага адресладым.
Рузилә Мөхәммәтова: «Биредә 4 спектакль турында сөйләдегез. Анда бары тик Йолдыз Миңнуллинаның тамашасы гына шушы җирлектә яшәгән шагыйрә Клара Булатова белән бәйле. Калганнары – төрле җирдә куела алган тамашалар, һәм алар соңыннан барысы да Казанда күрсәтелә. Берсе дә Әлмәт җирлегенә төпләнеп калмый кебек, аларда Әлмәт җирлеге белән бәйлелек тә аз. Проектта катнашучыларга Әлмәт төбәге белән бәйлелек шартлары куелмаган идеме?»
Эльмира Газизова: «Андый максат куелмады. Бергәләп башкарып чыгу һәм безнең шәһәр халкына күрсәтү әһәмиятле иде. Әлмәттә генә түгел, премьералар Казанда булачагы әйтелде. Мин проектның яшәвенә шатмын. Тагын бер кат кабатлыйм: безнең максат регионның һәм илнең икътисади үсеше генә түгел, ә сәнгать һәм уңайлы киңлекләр аша кешеләр өчен уңайлы һәм сыйфатлы тормыш булдыру. Без кешеләрне җәлеп итү, илһамландыру максаты белән эш итәбез. Безнең республика мәдәнияте, традицияләре белән бай, бик күп милләт халкы яши һәм барыбыз да дус-тату яшибез. Безнең көчле республика, көчле лидер. Яшь буын киңкырлы булып, конкуренциягә сәләтле булып үссен иде – безнең өчен бу әһәмияткә ия. Без хезмәттәшлеккә ачык».
Туфан Имаметдинов: «Проект кысаларында «Караш» фестивале үтте – анда яшь режиссерлар Әлмәт, Лениногорск һәм башка шәһәрләр буенча сәхнә әсәрләре иҗат иттеләр. Алар региональ тематика белән иде. Миңа калса, бу фестивальдә дә региональ тематиканы калдырсак, без тамашачыга мөмкинлекләрне тарайтабыз. Алар үзләре турында күрделәр бит инде, тагын киләләр дә тагын күрәләрмени? «Караш» дәвам итсә, без анда регионга кагылышлы темалар белән дәвам итәргә уйлыйбыз. «Үземә, өемә» дигән татар психологиясе белән генә эш итсәк, нәрсәгә әйләнеп калачак? «Моя прелесть, моя прелесть» дип утырып беркемгә бирмәсәң, коточкыч монстрга әвереләсең. «Татнефть» республика турында кайгырта – без моны беләбез һәм аңлыйбыз: бу – әлеге компаниянең бик әһәмиятле сыйфаты».
Нурбәк Батулла: «Минем дә өстисем килә – мәдәният һәм сәнгать мәдәни һәм дәүләти кысалардан өстәрәк тора. Миңа калса, «безнекеләр»гә һәм «сезнекеләр»гә бүленешне мин аңлап та бетермим. Әлмәт тә безнеке. Безнең җир – Җир планетасы. Сезнеке, безнеке, кала, калмый... Бу бит матди кыйммәтләр түгел, моны бүлеп булмый, чөнки аңа беркем дә ия түгел. Бу – халәт: ул йә бар, йә юк. Бакый Урманче йә туа, йә тумый – ул «Татнефть»кә дә карамый, башкасына да, монда сезнеке-безнеке юк!»
Нурбәк Батулла фикеренә каты итеп нокта куйды да… матбугат конференциясе шушы урында бетте, чөнки… бетте инде… Нурбәк Батулланың гадәттән тыш сөйкемле экспрессиясе сокландырды. Ә шулай да, Нурбәк Батулланың иҗатына гашыйк тамашачының берсе булган хәлдә, фестиваль контентына карата кайбер фикерләремне өстәргә җөрьәт итәм. Фестивальнең киләчәге буламы-юкмы – була калса, концепциясе бу мәсьәлә сорау тумаслык итеп хәл ителсен иде. Чөнки Әлмәт җирлегендә барлыкка килгән фестивальнең контенына бәйле ике төрле чишелеш мөмкин.
Беренчесе – «төбәк тарихын өйрәнеп», «җирле халык күңелендә сакланган һәм мәдәниятендә чагылыш тапкан тарихка мөрәҗәгать итеп», оештыручылар шушы әсәрләрне зуррак мәйданга – Казанга, Мәскәүгә, Нурбәк әйтмешли, бөтен планетага чыгара ала – бу «Татнефть» ярдәмендә Әлмәт төбәген – нефть типкән төбәкнен уникаль күренешләрен һәм легендар кешеләрен дөньяга таныту булыр иде.
Икенчесе – оештыручылар дөньякүләм яки татар-төрки дөнья өчен кызыклы күренешләргә һәм уникаль шәхесләргә дан җырлаган әсәрләрне Әлмәт җирлегендә куеп, шуның аша Әлмәтне – «нефть башкаласын» – дөньяга танытыр иде, кыйтгалар аша кешеләр әлеге әсәрләрне күрергә Әлмәткә килерләр иде.
Менә шушы хакта сөйләшәсе иде фестивальне оештыручылар белән. Децентрализация, регионализм кебек темаларга кагылып узасы иде. Фестиваль спектакльләрен зарыгып көтәбез.